Муса Җәлил Ишек төбендә Үтеп барам шулай урам буйлап, Парадныйда күрәм: бер бала Звонокка үрелә, буе җитми, Аптырагач, карап уйлана. Мин балага киләм: — Әллә, — димен, — Звонокка буең җитмиме? — Җитми шул, — ди. — Кая, үзем басыйм. Бернеме, — дим, — әллә икеме? — Биш, — ди. Басам. Шуннан бала әйтә: — Абзыкай, син нинди йөрәкле! Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса, Икебезгә дә бирер кирәкне! 1942 ел