Муса Җәлил Карлар Җил изүемне чиште, кар каймагын Күкрәгемә сылап җибәрде. Ул, ахрысы, минем йөрәк утын Шул кар белән басыйм дигәндер. Җил, белмисең, йөрәк эссесенә Түзә алмый синең карларың. Күкрәгемдә һаман ялкын калды, Син китергән карлар калмады. Мин каерылып карыйм көнчыгышына, Баса алмыйм күңел газабын. Җил, сизмисең, минем уйлар сагына Фәйрүзәсе булган Казанны. Якын идем, поезд еракларга Алып китте мине каныгып, Нигә инде мине аерды ул, Нигә инде аны калдырды? Инде менә күңлем чәшкәләрен Тутыра алмый хәзер саргая, Көләч, матур Фәйрүзәсе булган Шул Казанны өзелеп сагынам. 1933 ел