Муса Җәлил Катыйльгә Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел, бары йөзен генә Юк италдым синең сыңарның. Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен Мин, тезләнеп, гафу сорармын. 1943 ел