Муса Җәлил Кол Ул, куркып, дошманы алдында, Калтырап күтәрде кулларын. Сугышның иң кызган чагында Ташлады кулыннан коралын. Дошманы, сүгенә-җикренә Кулларын каерып бәйләде. Өстенә тау хәтле йөк төяп, Камчылап тылына әйдәде. Ул бара, кан юа җилкәсен Камчы һәм дошманы йөгеннән. Шәм кебек төз буе, нишләсен? Көянтә шикелле бөгелгән. Кешелек сыйфаты бу чакта, Әйтегез, бармы бу мескендә? Аягы, куллары һәм хәтта Җаны да хуҗасы иркендә. Юк сиңа кешечә көн итү, Бикләдең син гомер юлыңны... Дошманың алдында, егетем, Бер куркып күтәргәч кулыңны. Йә сугыш син яклап хаклыкны, Йә сайла кызганыч коллыкны. Беренче юл нинди данлыклы, Икенчесе нинди хурлыклы. 1943 ел