Муса Җәлил Куян (Уенлы җыр) Куян салкыннан Туңган, куырылган, Башы салынган, Колагы шиңгән. Әйдәгез, дуслар, Аны терелтик, Җылы бүлмәгә, Мәктәпкә илтик. Куян уянды, Куркып уйланды, Сикреп урманга Чабып югалды. — Куян, син кайда? — Яшел тугайда. — Куян, син кайда? — Ерак чүлләрдә. — Куян, син кайда? — Калын урманда. — Куян, син кайда? — Карлы буранда. Әйдәгез, дуслар, Кырны, урманны, Чүлне актарып Табыйк куянны. 1930 ел