Муса Җәлил Күңлемә Ник кенә киттең, күңел, җирдән бизеп, Күккә омтылдың нигә? Нәрсә сизеп? Белмисеңме, күктә соң нәрсә барын? Дөньяда бар нәрсә тыштан ялганын! Уйлама күргәч тә йолдыз нурлы дип, Ай тагы изге яхуд саф, серле дип. Ул кояш та тик ерактан тын кебек, Нурлы, чын изге гарешле гөл кебек, Бар да бер, бар хәл аларда җир кебек, Бар да бер валчык яхуд бер җим кебек. Юк, саташма, кайт кире, күңлем, бире, Кайда барсаң да бер үк хәл, билгеле. Очма, барны эзлә тик җирдән генә, Эзлә җирдән, җирдәге илдән генә. Эзлә нык, күңлем, табарсың эзләсәң! Шарты: тик түзсәң, өметең өзмәсәң. 1921 ел