Муса Җәлил Кыз теләге Күп яучылар килде таң кызына, Тау иленнән, диңгез артыннан; Киемнәре ефәк һәм атластан, Көймәләре сары алтыннан. Кызны котлап җәүһәр муенсалар, Беләзекләр бүләк иттеләр. Тик барсы да, кире җавап алып, Буш кул белән кайтып киттеләр. Шагыйрь килде, аның бар бүләге — Ялкынлы җыр тулы йөрәге. Шушы булды кызның сайлаганы, Шушы булды кызның сөйгәне. 1943 ел