Муса Җәлил Шагыйрь сые Кунак җыйды шагыйрь... Яшьне, картны, Ир-хатынны, дусны, якынны. Шигырь булып тойгы чәчәк аткан Йөрәк бакчасына чакырды. Чәкчәктән соң шагыйрь, кунакларның Күңелләре булсын өченме, Йөрәгеннән утлы бокалларга Салып кайнар җырын эчерде. Ялкыныннан җырның исерделәр Мәҗлестәге картлар, егетләр; Канатланды уйлар, акты хисләр, Артты көчләр, артты өмитләр. Ак сакаллы бер карт кузгалды да Әйтте: «Шагыйрь! Рәхмәт сыеңа! Мин күрмәгән идем мондый сыйны Туксан еллык гомрем буена. Күп татыдым ачы-төчене мин Туксан еллык тормыш юлымда. Күптән җуйган дәртле яшьлегемне Таптым бүген синең җырыңда». 1943 ел