Муса Җәлил Төрмә сакчысы («Казан») (Ядкарь хан монологы) Йортым ишеген саклап, сакчы йөри, Җиңнәрендә «сөңге» билгесе. Йөрәгемә кадак каккан кебек Аның салмак атлап йөреше. Куркып аның ерткыч күзләреннән, Тынып калган тирә-әйләнә. Җир сыкрыйдыр кебек ул басканга, Кояш аңа артын әйләнә. Кешелеккә ямьсез бүкәй булып, Кулларына тотып камчысын, Ул утыра менә төрмә саклап, — Коллык, вәхшәт, үлем ялчысы. Тоткыннарның йөрәк итен чукып Үтә аның козгын тормышы. Аңа икмәк — кан һәм күз яшьләре, Мәхкүмнәрнең соңгы сулышы. Белсә иде шакшы бу кулларның Күпме гомерләрне буганын, Җир күтәрмәс иде бу кешене, Кояш бирмәс иде нурларын! 1943 ел