Муса Җәлил Зөбәрҗәттәй алтын... Зөбәрҗәттәй алтын, гәүһәр сүзләремне Түгәм сиңа, син шуны да аңламыйсың. Ачып бирмәк булам бөтен серләремне, Син аларны санламыйсың, санламыйсың. — Ышанмыйм, ди. Телдә әйтер сүз калмагач, Җан газабын ничек әйтеп ошатыйм мин? Ничә әйтеп үзең миңа ышанмагач, Йөрәгемне ничек ярып күрсәтим мин? 1923 ел