Муса Җәлил *** Илгә кергәч Йоган, чик калмады Халыктагы үчкә, ачуга. Кояш сүнсә, бәлки, бу кадәрле Булмас иде җирдә фаҗига. Тар-мар итеп коллык, караңгылык Саклап яткан дошман оясын, Каны белән халык саклап калды Кешелекнең якты кояшын. 1943 ел