Муса Җәлил *** Үткәндә кичергән Кайгылар, газаплар Барсы да онтыла, Барсы да җуела. Төн үтеп, күңелле Көн тугач, азактан Берсе дә булмаган Шикелле тоела. Аһ, ләкин онтылмый Гомергә, гомергә Электә татыган Шатлыклар, рәхәтләр — Яндырып йөрәкне, Саклана күңелдә Кадерле минутлар, Бәхетле сәгатьләр. 1942 ел