Кара урман

Карурманны кичкән чакта
Менеп кичтем акбүз атка;
Карурман кергәч,
Карурман кергәч,
Юллар таш кына,
Күңелем ашкына

Егет булсаң, дан югалтма,
Куркакларга төзәп уклар атма!
Карурман кергәч,
Карурман кергәч,
Төннәр караңгы,
Зиһенем таралды.

Карурманның уртасында
Төлке уйный торган урларУр — сай гына чокырсу урын. бар;
Карурман кергәч,
Карурман кергәч,
Кошлар сайраша,
Хәйран тамаша.

Типсен йөрәк, сүнмәсен дәрт,
Дәртлеләргә якты юллар бар.
Карурман кергәч,
Карурман кергәч,
Юллар таш кына,
Күңелем ашкына.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә