Сайт турында

Хәзерге вакытта күзне киң ачып халкыбызга карасаң, бик яман сурәт күренә. Үз телләрен белгән ата-ана балалары белән урысча сөйләшә — балалары татар телен белми дә. Башкалабызда татарларның яртысыннан күбрәге үз телләрендә ачык сөйләшә алмыйлар. Авылларда исә — «Бисмиллә» әйтеп аракы эчәләр, ике сүз артыннан бер сүгенәләр...

И родной тел

И родной тел, и красивый,
Папам, мамамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада
Мамкам сказку көйләгән.
А затем төннәр буе
Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом ни сәбәптәндер
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы, тик шушы телдә
Алам духовный азык.

Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр,
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр?

Говорят, син Мамай теле,
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.

Вузга поступать иткәндә,
Говорят, син кирәкми.
Дальше — больше жить иткәндә
Нужен ли ты вряд ли.

И родной тел, и матур тел,
Мамам, папамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар:
Можно жить и быть синсез.
Папа, мама и бабуля
Оставили меня телсез.

Вил Казыйханов

Бу аска тәгәрәүне бераз булса да әкренәйтәсе иде...

«Туган тел» сайты татар телендә булган төрле әсәрләрне, аудио-видео язмаларны (җырлар, фильмнар, мультфильмнар, һ.б.), тарихыбызны һәм башка мәгълүматларыбызны туплый.

Сайтның төп максаты — татарларга үз туган телләрен, тарихларын, йолаларын, мәдәниятләрен онытмаска, үстерергә ярдәм итү; дингә-әхлакка кайтырга этәргеч бирү.

Киңәшләр һәм ярдәм

Әгәр дә сез бу сайтта берәр хата тапсагыз (берәр бит дөрес күрсәтелмәве, берәр хәреф хатасы булуы, һ. б.), яки сайт буенча берәр киңәшегез булса, я берәр соравыгыз булса, зинһар, астагы «Элемтә» бүлегендәге форма ярдәмендә безнең белән элемтәгә керегез.

Ләкин, хат җибәрү алдыннан, алдагы бирелергә мөмкин булган сорауларга җавапларны укып чыгыгыз. Бәлки, анда үз соравыгызга җавап табырсыз:

Ни өчен кайбер сылтамалар (Аудио, Видео, Татар дөньясы һ. б.) эшләми?
Моңа ике төп сәбәп бар. Беренчесе — вакыт җитмәү, икенчесе — автор хокукларын бозмау.
Беренче сәбәп күбрәк «Татар дөньясы» бүлегенә һәм башка төрле бүлекләрдә мәгълүмат әз булуына кагыла. Мин әз-әзләп мәгълүматларны туплап, аларны сайтка куям. Әмма бу бик озак эш, чөнки мин һәр әсәрне өстән-өстән булса да тикшерәм, хаталарын төзәтәм. Ә санак өчен күпчелек программаларны үзем татар теленә тәрҗемә итәм. Моңа бик күп вакыт китә.
Алла бирсә, сайт әкренләп үсер һәм зураер.
Әгәр сезнең дә бу эшкә булышасыгыз килсә, һәм сез татар әдәби телен яхшы белсәгез, миңа хәбәр итә аласыз — сезгә дә берәр эш табырбыз :)
Икенче сәбәп сайтның бөтен бүлекләренә дә әз-әзләп тәэсир итә. Әмма асылда «Аудио» һәм «Видео» бүлекләрендә чагыла.
Билгеле булганча, һәр әсәрнең, җырның, фильм-мультфильмның авторы, хокук иясе бар. Һәм без аларны авторының рәсми рөхсәтеннән башка урнаштыра алмыйбыз — бу канунны гына түгел, кеше хакын да боза.
Шуңа күрә, мондый мәгълүматлар, авторының рөхсәтен алмыйча, сайтка куелмас. Рөхсәтләр алу буенча тәҗрибәгез булса (хокук белгече булсагыз) һәм ярдәм итәсегез килсә, зинһар, хәбәр итегез.
Кайбер сылтамалар буенча күчкәч, «Андый бит юк» дигән хата чыгара.
Күбрәк мондый хәл төрле шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләренә, иҗатларына алып бара торган сылтамалар белән булырга тиеш. Сәбәбе гади: ул бит әле ясалмаган. Бераздан, бәлки, ул бит барлыкка килер.
Мин сайтта хата/кимчелек таптым. Ничек итеп хәбәр итәргә?
«Элемтә» бүлеге аркылы ирекле рәвештә хат язып җибәрегез. Берәр хата булса, шул хата булган битне, кайсы җирдә/сүздә хата булганлыкны языгыз.
Әгәр дә сайтны үзгәртү, яхшырту буенча тәкъдимнәрегез һәм киңәшләрегез булса, ни өчен алай яхшырак булачагын да аңлатуыгызны сорыйм.
Мин сайтта булмаган татарча санак өчен программаларны беләм...
Әгәр дә ул программа автор хокукларын бозмыйча тәрҗемә ителгән булса, хәбәр итегез — рәхәтләнеп аны да сайтка куярмын.
Шулай ук, Android һәм iOS системалары өчен дә программалар (кушымталар) сайтка куелыр.

Элемтә

«Туган тел» сайтына электрон хат җибәрү өчен, алдагы кырларны тутырыгыз: исемегезне, электрон почтагыз адресын һәм соразыгыз/киңәшегезне.

Әгәр дә хатыгызга җавап кирәк булмаса, электрон почтагыз адресын язмасагыз да була. Шулай ук, электрон почтагыз адресы урынына «Вконтакте» яки «Facebook» адресыгызны яза аласыз (мәсәлән: vk.com/id0?12345678).