VLC Медиа Уйнаткычы

Android өчен VLC

Android™ өчен VLC — ачык чыганак кодлы киң танылган VLC медиа уйнаткычы версиясе.

Бу медиа уйнаткычы локаль аудио-виеофайлларны, шулай ук челтәр агымнарын һәм DVD-ISO форматларын тәэмин итә. Бөтен киң таралган медиафайл төрләрен, шул исәптән MKV, MP4, AVI, MOV, Ogg, FLAC, TS, M2TS, Wv һәм AAC форматларын укый ала. Шулай ук, ул субтитрлар, телетекст һәм ябык субтитрлар белән эш итә ала.

Android өчен VLC уйнаткычында аудио һәм видео уйнату битләрен төзергә, яки папкалар белән турыдан-туры эш итәргә мөмкин.

Программаны татар теленә күчерү өчен, аның көйләүләренә керегез («Settings»), «Өстәмә» бүлегенә күчегез («Advanced») һәм тел билгеләү төймәсенә басып («Set locale»), инглиз хәрефләре белән «tt» дип язарга кирәк. Шуннан соң программаны тулысынча сүндереп кабызырга кирәк. Моның өчен шул ук биттә иң аста ургашкан «Quit and restart application» төймәсенә басарга кирәк. Программа сүнеп, татар телендә җибәреләчәк.

Программаның рәсми интернет-сайты: VideoLAN.

VLC Медиа Уйнаткычын «Google Play»да ачарга:

← Артка

Өскә
Артка