Муса Җәлилнең тәрҗемәи хәле

Муса Җәлил

Муса Мостафа улы Җәлил — Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында 1906 елның 2Юлий календаре буенча (искечә) (15)Григорий календаре буенча февралендә гаиләдә алтынчы бала булып туа. Әтисе — Мостафа Җәлил* — 1919, әнисе — Рәхимә Җәлил (Сәйфуллина)* — 1928.

Алты яшендә ул авылларындагы мәктәпкә укырга керә. Анда ул укырга-язарга өйрәнә, Коръәннән берничә сүрә ятлый. Бер елдан соң, 1914 елны, гаиләләре белән Оренбург шәһәренә яшәргә күчәләр. Муса белем алуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам итә. Бу мәдрәсәдә укыган вакытта ул әдәбият белән бик кызыксына. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев кебек әдипләрнең иҗатлары белән якыннан таныша. Аларның шигырьләре белән канатланып, үзе дә шигырьләр яза башлый, аларны мәдрәсәсендәге кулъязма журналда чыгара.

1921 елның көзендә, партиянең губерна комитеты тәкъдиме белән, Оренбург хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Ул анда алты ай буена укый һәм, аны тәмамлагач, халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китүе сәбәпле, укуын ташлый.

1922 елның көзендә Муса Җәлил Казанга килә һәм бераз вакыт «Татарстан» газеты редакциясендә эшли. 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Анда ул төрле фәннәрнең нигезләре белән таныша, алдынгы яшьләр, язучылар белән аралаша. Газет һәм журналларда аның иҗаты бер-бер артлы чыга бара.

1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы чыга. Шул ук елны ул Рабфакта укуын тәмамлый.

Рабфакта укыган елларда Муса Җәлилнең дөньяга карашы һәм фикер йөртүе бик көчле үзгәрә. Ул 1924 елга кадәр язган шигырьләренең чынбарлыкка туры килмәүләре турыдна үзе яза.

Укуын тәмамлагач, Муса Җәлил туган авылына кайта, соңрак Орск өяз комитетында инструктор булып, ә аннары Оренбург губерна комитетында татар-башкорт секциясенең инструкторы булып эшли.

1927 елда Комсомолның Үзәк Комитеты Муса Җәлилне Мәскәүгә чакырып ала, һәм шул ук елның август аенда аны Комсомолның Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясенең бюро әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул еш кына башкала оешмаларында лекцияләр һәм нотыклар белән чыгышлар ясый. Мәскәүдә Җәлилне «Кечкенә иптәшләр» исемле татар телендәге балалар журналы мөхәррире итеп билгелиләр, ә соңрак аңа «Октябрь баласы» исемле журналны оештырырга һәм җитәкләргә кушыла. Шул ук елны Муса Җәлил Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетына керә.

1929 елны Мәскәү дәүләт университетының партия оешмасы бертавыштан Муса Җәлилне Большевикларның Бөтенсоюз Коммунистик Партия әгъзасы итеп кабул итә. 1930 елны Муса университетны тәмамлый.

1932 елга кадәр Муса Җәлил «Октябрь баласы» журналы мөхәррире булып эшләвен дәвам итә. 1933 елдан татар телендәге «Коммунист» газетының әдәбият һәм сәнгать бүлегенең мөдире итеп билгеләнә. Газетка мәгълүматлар җыю өчен, ул төрле өлкәләргә сәяхәт итә, төрле эшчеләр белән сөйләшә. Үзенең репортажларында ул авыл күмәк хуҗалыкларының уңышлары турында, эшчеләрнең көннәре турында, яшьләр һәм илне саклаучы сугышчылар турында яза.

1934 елны Муса Җәлилнең «Орденлы миллионнар» исемле зур шигырьләр җыентыгы һәм беренче тапкыр урыс телендә сайланма шигырьләре белән «Стихи Мусы Джалиля» исемле җыентыгы чыга.

1935 елны Муса Җәлилне Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы яңа оештырылган Татар опера студиясенә әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Бу яңа эшкә шагыйрь дәртләнеп тотына, тиз вакытта опера сәнгатенең үзенчәлекләрен үзләштерә. Аның тәкъдиме буенча чит телләрдәге күп классик либреттолар татар теленә тәрҗемә ителә. Шулай ук ул бу эшкә танылган татар язучыларын туплый, үзе дә либреттолар яза.

1938 елны Казанда Мәскәүдәге Татар опера студиясе нигезендә опера театры ачыла. Бу театр тиз вакытта эшче халык арасында бик киң тарала. Муса Җәлил бу театрның әдәби бүлегенең беренче җитәкчесе була. Бу эштә ул Бөек Ватан сугышы башланып фронтка киткәнчегә кадәр эшли.

1939 елда Муса Җәлилне Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп билгелиләр. Шул ук елның 19 ноябрендә Матбугат йортында Казан язучылары аны шәһәр шурасына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр.

1941 елның 23 июнендә Муса Җәлил сугышка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка гариза иилтә, ә 13 июльдә хәрби кием кия. Алты айлык политик тәрбиячеләр курсларын тәмамлагач, 1942 елның февралендә ул Волхов фронтындагы «Отвага» газетының алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.

1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның бүлеге чолганышта кала. Чолганышны өзү омтылышында, каты яраланган хәлдә Муса Җәлил дошман әсирлегенә төшә.

Күп айлар буена Муса Җәлил хәрби әсирләр өчен булган лагерьлардан лагерьларга йөргәннән соң, аны Демблин исемле поляк кальгасына китерәләр. Монда гитлерлылар әсирлеккә төшкән Идел ягында яшәүче халыкларны (татарлар, башкортлар һ. б.) җыя торган булалар.

1942 елның ахырында фашистлар «милли легионнар» әзерли башлыйлар. Едлино исемле поляк җирендә күп өлеше татарлардан торган «Идел-Урал» легионын төзиләр. Әсирләргә идеологик тәэсирләр ясап, Советлар гаскәренә каршы сугыштырмакчы булалар. Муса Җәлилнең билгеле татар шагыйре икәнен белгәч, гитлерлылар аны үз максатларында кулланмакчы булалар һәм милли комитетка кертәләр. Шагыйрь килешә, әмма яшерен рәвештә аларга каршы эшли. Ул һәм башка әсирләр фашистларга каршы яшерен оешма төзиләр. «Идел-Урал» редакциясенә яшерен рәвештә кереп, фашистлыкка каршы булган кәгазьләр бастырып, аларны әсирләргә тараталар, махсус яшерен төркемнәр ясыйлар.

1943 елның 21-22 февралендә, көнчыгыш фронтка җибәрелгән «Идел-Урал»ның беренче батальоны (825нче батальон; барлыгы алты батальон була, 825-831) 60-70 фашист офицерларын үтереп, белорус партизаннарына кушыла (Герман документлары буенча, 557 кеше). Шулай ук башка батальоннарны да куллану омтылышында күпчелеге баш күтәреп, партизаннарга кушылалар.

1943 елның августында фашистлар бу яшерен оешманың эзенә төшәләр. Аны оештыручыларны (шул исәптән Муса Җәлилне дә) кулга алалар һәм Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Сорау алулар һәм җәзалаулар башлана. Бу эшкә сәбәп булып лагерьдан берничә кешенең алманнарга яшерен оешма турында хәбәр итүләре дә тора. Мәхмүт Җәмәлетдин, Шәфи Алмас, Гариф Солтан һәм Кунафин исемле кешеләр бу оешманың яшерен серләрен «Идел-Урал» идарәсенә җиткерәләр, яшерен рәвештә мәгълүматлар җыялар.

Моабит төрмәсендә дә Муса Җәлил шигырьләр язуыннан туктамый. Үз иҗатларын ул кечкенә генә дәфтәрләр ясап, анда туплап бара. Дәфтәрләрне шагыйрь көн саен аларга таратыла торган фашистларның «Völkischer Beobachter»«Халык Күзәтүчесе»
1920 ел — 30 апрель 1945 ел
газетларының киң кырыйларыннан ясый. Ул дәфтәрләрне «Моабит дәфтәрләре» дип атыйлар. Хәзерге вакытта шагыйрьнең ике дәфтәре билгеле, алар Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана. Моабит дәфтәрләренең саны күбрәк булуы ихтимал, әмма алар әле хәзергә кадәр табылмаганнар.

Беренче Моабит дәфтәренең зурлыгы — 9,5 x 7,5 сантиметр. Аның тышлыгында алманча «Scharipow. Taschenbuch für deutsches-türkisch-rusisch Wort und Gedicht»«Шәрипов. Алман-төрек-урыс сүзләре һәм шигырьләр өчен язу дәфтәре» дип, ә астарак латин хәрефләре белән татарча «Sigъrlar hem lөget»«Шигырьләр һәм сүзлек» дип язылган. Соңгы битендә шагыйрь үзенең васыятен калдырган (гарәп хәрефләре белән):
«Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115енең 60ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, улгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул. 1943, декабрь».

Бу дәфтәрдә шагыйрьнең гарәп графикасы белән язылган 60 шигыре бар. Беренче шигырь — «Буран» (2 ноябрь 1943 ел), соңгысы — «Егет көче» (19 ноябрь 1943 ел). Бу дәфтәрне Моабит төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга, ә 1946 елны Нигъмәт Терегулов аны Казанга алып килеп, Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра.

Икенче Моабит дәфтәренең зурлыгы — 10,7 x 7,5 сантиметр. Тышлыгында латин хәрефләре белән татарча «Муса Җәлил. Минем якын дустым Андре Тиммерманска Муса Җәлилдән, 1943—1944 — Берлин» дип язылган. Бу дәфтәрдә 50 шигырь бар. Беренчесе — «Җырларым» (1943 ел) шигыре, ә соңгысы — «Яңа ел теләкләре» (1 гыйнвар 1944 ел). Бу шигырьләр арасында унтугызы кабатлана. Бу дәфтәрне Моабит төрмәсеннән шагыйрь белән бергә утырган кеше, аның якын дусты, Бельгия партизаны Андре Тиммерманс алып чыга, һәм 1947 елны Брюссельдагы СССР илчелегенә тапшыра.

1944 елның февралендә Дрезденда Муса Җәлилгә һәм көрәштәшләренә хөкем чыгаралар, һәм шул ук елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гильотинада гомере өзелә. Алар арасында Гайнан Курмашев, Фуат Сәйфелмүлүков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров була. Үлгәндә алар Коръән укып, кулларында аны тотып үләләр.

Мәгълүмат Муса Җәлилнең «Тормыш юлым» әсәреннән, Исхак Забировның «Джалиль и джалильцы. Документальные очерки и этюды.» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1983 ел; 144 бит) китабыннан һәм «Шигърият» сайтыннан алынды.

← Артка

Өскә
Артка