Банкрот

Пьеса 3 пәрдәдә

КАТНАШАЛАР:

Сираҗетдин Туктагаевзаһирдә бик суфиЗаһирдә бик суфи — тыштан бик изге. күренә торган сәүдәгәр.

Гөлҗиһан — Сираҗетдинның хатыны.

Җамалетдин Туктагаев, Камалетдин Туктагаев — Сираҗетдинның бертуган карендәшләре.

Хәдичә — Сираҗетдиннарга белеш тол хатын.

Нәгыймәим-том итепИм-том итүче — төрле өшкерүләр ясаучы, сихерче-күрәзәче. Ешрак дини кеше булып кылана. йөри торган карчык.

«Туганым» — Гөлҗиһанның карендәш тиешле кешесе.

Гарифә, Мәликә — кунаклар.

Мөхәммәтҗан 1нче, Закир — кибетчеләр.

Мөхәммәтҗан 2нче — кибетче малай.

Гарәфи — Сираҗетдинның юлдашы.

Хәмди, Мәрфуга, Гайниҗамал — асраулар.

Доктор һәм Москва доверенныйлары.

Вакыйга Казанда.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Сираҗетдин Туктагаевның йорты. Яхшы итеп җыештырылган, бай сымак бер өй. Сул якта кантор өстәле, аның янында бер шкаф, уң тарафта диван, өстәл, креслолар. Стена буенда урындыклар, көзгеләр, ике тарафта һәм түрдә ишекләр, ике як янда тәрәзәләр. Пәрдә ачылганда сәхнәдә бер кеше дә юк.

БЕРЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Сираҗетдин ялгыз.

Сираҗетдин (ишектән бик кызуланып кереп, як-ягына каранып). Бик яхшы булды әле, бер кеше дә юк икән. (Өстеннән намаз тунын салып ташлап.) Бер дә шаулама, эшләрнең һәммәсе дә минем файдага баралар әле. (Кесәсеннән бер гәзитә чыгарып.) Менә бүген дә бик шәп хәбәрләр язганнар әле. (Укый.) «Астраханнан менеп килә торган «Кавказ-Меркурий» пароходының беренче классында килә торган юлчы — Тарабаров исемле бер бай — өстенә-башына бик яхшы киенгән бер кеше белән белешләнгән. Аның белән берничә мәртәбәләр чәйләр эчеп һәм бергә ашап килгәннәр. Кич белән чәй эчкән вакытта, теге кеше Тарабаровның стаканына йоклата торган дару салып эчерткән. Тарабаровның һушы китеп егылгач, янында алып бара торган унбиш мең сум акчасын алып, өстеннән каютын бикләп, үзе бер пристаньда төшеп калган». Шәп иткән бит, ә, Тарабаров йоклаган диген, ә? Йоклаган шул, йоклаган. Бигрәк аңгыра нәрсә икән. Хәзерге заманда шул кадәр күп акчаны үзең белән бергә юлга алып чыгарга ярыймы соң! Җүләр нәрсә, аны алдан сандыкка салып, кладавайга бикләп китәргә ярамаган икән. Кладавайга бикләп киткән булса, бер дә югалмас иде. Җүләр икән шул, җүләр. Җүләрне чәчеп үстермиләр аны, ул үзе үсә. Ну, ярый, бик шәп булды әле, бу да бик шәп. Ярый, үземезчә гәзитәләр чыгуның файдасын быел ук күрдем. Үземезчә гәзитәләр чыкмаса, мин әле ул фикерне кайдан уйлап чыгара алыр идем? (Гәзитәне шкаф астына куя да, аннан бер кочак гәзитә чыгарып.) Менә алар монда никадәр! Боларның һәммәсендә дә шундый хәбәрләр тулып ята. Мин аларның монда талаучылары бер дә тотылмаганнарын гына сайлап җыеп куйдым. Миңа аның талаучылары тотылганнарының кирәге дә юк. Мине талыйсылары да юк, һәм минем үз янымда акча йөртәсем дә юк. Янымда акча йөртергә мин җүләр түгел. (Гәзитәләрне тыгып куеп.) Барыгыз әле, сез шунда ятып торыгыз әле. Сез минем өчен бик кадерле нәрсәләр. Сез миңа никадәр зур гакыл бирдегез. Сез биргән гакылны шайтан үзе дә эзләп таба алмас. Коры көе генә, турыдан-туры гына, зарар иттем, кеше өстендә алачакларым бик күп китте-фәлән дип кенә шартлапШартлау — бөлү, банкротка чыгу. булмый. Алай итеп кенә мәскәүләргә сумына ун-унбиш тиен генә биреп булмый. Аның мудасы да беткән, ышанмыйлар да. Ә болай булганда үзләренең дә күзләре алакаер. Биргәнне тизрәк алып калырга тырышырлар. Ну, болай монда вакыт уздырып, озаклап торырга ярамый, тизрәк банкыга барырга кирәк. (Шкаф астыннан бер кечкенә саквояжны чыгарып һәм аңа берничә төргәк кәгазьләрне салып.) Барыгыз әле, сез шунда ятып торыгыз. Сезнең һәрберегез бишәр йөз сумнан — барысы 49 мең тәңкә акча, ди. Ну, инде вакыт җитә. (Сәгатен чыгарып карап.) Сәгать унбер булган, озакламый пуезга төшәргә вакыт җитә. Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм! Кая, син, бире кил әле!

ИКЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Сираҗетдин, Гөлҗиһан.

Гөлҗиһан (ишектән кереп). Ай Алла, син кайткансың да икән. Мин белми дә торам. Теге якта, сиңа юлга булыр дип, кәтлит пешереп ятадыр идем.

Сираҗетдин. Мин хәзер банкыга барам, аннан акча алып кайтам, пуезга төшәргә вакыт җитә, син нәрсәләрне тизрәк хәзерләп куй.

Гөлҗиһан. Хәзерлә дип, мин әллә нәрсәләр хәзерләмим; юлга чәй, шикәр, ике алма бәлеше, бер табак сумса, бер тавык гөбәдиясе, ике чебеш хәзерләдем. Аннан ары — менә хәзер кәтлит пешерәм. Шулар җитәр бит?

Сираҗетдин. Ярар, җитәр. Комган белән чәйнекне онытма. Юк исә юлда бик уңайсыз була. Аннан соң, теге бохар намазлыгын да куй.

Гөлҗиһан. Ә, кара әле, хәтеремдә дә юк икән, намазлык дигәч исемә төште, анда сиңа ничә пар күлмәк кирәк булыр?

Сираҗетдин. Мин анда бик озак тормыйм, куй шунда бер-икене. (Контор өстәленең тартмасын актара.)

Гөлҗиһан. Мин өч пар күлмәк, ике сөлге, бер пар эскәтер, ике пар аяк чолгавы, өч тастымал куйдым. Шулар җитәр бит?

Сираҗетдин. Ярар, җитәр. Ләкин тизрәк хәзерлә. Мин хәзер кайтам, мин кайтуга һәммә нәрсә дә хәзер булып торсын. (Бер кечкенә дәфтәрне тартмадан алып, кесәсенә салып, өстенә киенә дә, кечкенә саквояжны алып чыга башлый.)

Гөлҗиһан. Берәр калай савыт белән варинья дә куйыйммы?

Сираҗетдин. Ансы булмаса да ярар. (Чыгып китә.)

ӨЧЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан ялгыз.

Гөлҗиһан. Әй, харап булдым, сорарга да оныттым. (Ишеккә тиз генә барып, ишекне ачып.) Кара әле, сиңа әйтәм, нинди көрпәне куйыйм, зурнымы, кечкенәнеме? Юрган куйыйммы, адиялмы? (Ишекне ябып.) Йә, ярар инде, ишетмәде. Әле онытмаска кирәк, Мәскәү өстендәМәскәү өсте — Мәскәү ярминкәсе вакыты. бер-ике табын хатыннар уздырып алырга кирәк. Инде мәҗлес уздырмаганга әллә никадәр булды. Мәкәрҗә өстеннән бирле бер табын да мәҗлес уздырганым юк. Гыймран хаҗи Газизәсе Мәскәү өстендә сигез табын хатыннар уздырды. Безнекенең һаман ужуы бетми, «уздырырсың әле», ди. Мәскәүдә анда әйбер бик арзан була, ди. Беркөннәрдә Гыймран хаҗи Газизәгә ике йөз илле тәңкәгә бик киң ике алтын беләзек алып кайткан, күрсәң — матурлыгына исең китәр. Мин дә бер брушка алып кайтырга әйтим әле.

ДҮРТЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан, Хәдичә.

Гөлҗиһан. Әйдүк, Хәдичә абыстай, хуш киләсең!

Хәдичә. Исәнме, Гөлҗиһан, исән генә торасызмы?

Гөлҗиһан. Аллага шөкер. Әйдә, Хәдичә абыстай, түрдән уз. (Берсе диванга, берсе креслога утырып, дога кылалар.)

Хәдичә. Әйтүең-нитүең юк, синең Сираҗетдиның Мәскәүгә бара икән ич.

Гөлҗиһан. Әйе шул, хәзер озакламыйча бакзалга төшә.

Хәдичә. Мин дә шуны ишетеп, китеп-нитеп бармасын дип, ашыга-ашыга килдем. Аңа әйтеп җибәрәсе йомышларым бар иде.

Гөлҗиһан. Нинди йомыш?

Хәдичә. Нинди йомыш дип инде, әллә нинди зур йомыш түгел. Без Мәргубәнең кызы Фатыйманы кияүгә бирмәкче булабыз бит. Минзәлә кайткач, туйларыбыз буласы. Шуңа бер пар чиккән өстәл эскәтере, дүрт намазлык, аннан соң берничә пар аяк чолгаулары кирәк буласы иде. Шуларны барган юлы Сираҗетдин Мәскәүдән алып кайтып бирмәс микән дип килгән идем.

Гөлҗиһан. Алып кайтыр, ник алып кайтмасын? Бик авыр хезмәт түгел ич ул.

Хәдичә. Зинһар инде алайса, бер юлга, сүз тыңлап кына, шуларны алып кайтып бирсен инде. Менә шуңа дип илле тәңкә акча да алып килгән идем. Җитмәслек булса, тагы үз яныннан бераз кушып булса да алып кайта күрсен. Кайткач исәпләшербез. Зинһар инде, яхшыны ала күрсен, кеше арасында оятка калырлык була күрмәсен. Безнең үзебезнең барып алырга ир-атыбыз да юк. Әле инде алтын сәгатьне дә моннан гына алмакчы булдык.

Гөлҗиһан (акчаны алып). Ярар, әйтермен, алып кайтыр. Нәрсәләр, нәрсәләр кирәк дигән идең әле?

Хәдичә. Нәрсәләр икәнен менә яздырып алып килгән идем. (Бер кәгазь чыгарып бирә.) Зинһар инде тыңлый күрсен!

Гөлҗиһан. Яхшы, яхшы, алып кайтыр.

Хәдичә. Хуш, Гөлҗиһан, сәламәт булып торыгыз, Аллаһ тәгалә хәерле сәфәрләр бирсен.

Гөлҗиһан. Хәзер китәргә ашыга, шуның өчен инде сине хәзер утыр дип тә кыстый алмыйм.

Хәдичә. Юк, юк, кирәк түгел, юк сүзне сөйли күрмә. Утырган вакыт та булыр әле. Мәскәү өстендә, Алла бирсә, үзең рәхим ит. Ярый, хуш, сау бул! (Чыгып китә.)

Гөлҗиһан. Хуш! (Озатып кала.)

БИШЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан ялгыз.

Гөлҗиһан. Намазлык димәктән, үземнең дә хәтеремә килмичә тора икән әле, үзебез өчен дә чиккән постау эскәтерләр кирәк иде. Бер дә хәтерем юк шул. Ишек чаршаулык яхшы плүш тә әйтермен дигән идем. Бөркөннәрне Мәңгәр Йосыфларның ишек чаршауларын күреп исем китте. Мәскәүдән алып кайтканнар. Бөтенләй менә, алтынлаган нәрсә төсле, җалык-җалык итеп, ялтырап тора. Ул кәнәфиләрен, урындыкларын күрсәң, исең китәр, һәммәсен бер очтан хәзерләгәннәр. Беркөн үзенә әйткән идем: «Без дә шундыйны алыйк»,— дип. «Тукта, байыйк әле, баегач алып кайтырмын»,— ди. Без кайчан баербыз әле, баеганчы көтеп торсаң, ул вакытта тагын әллә нинди матурлары килеп чыгар.

Асрау (ишектән кереп). Абыстай, Нәгыймә әби килгән, монда гына чыгып керсен әле, ди.

Гөлҗиһан. Ярар, хәзер чыга диген. (Асрау чыгып китә.) Мәскәү өстендә тамыр кайнаттырып эчә торган идем. Шуны кайнатып бирергә дип килгәндер әле. (Чыгып китә.)

АЛТЫНЧЫ МӘҖЛЕС

Сираҗетдин ялгыз.

Сираҗетдин (ишектән кызуланып кайтып кереп, өстен чишенеп ташлап). Һәммәсе дә мин теләгәнчә булды. Барысына да бишәр йөз сумлык акчалар алдым. «Андый акчалар ни эшкә кирәк соң алар?» — диләр. «Акчаны үзем белән алып барам, шуның өчен кирәк»,— дигән булам. Фидыр Иваныч әйтә: «Ай-Һай, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович, хата кыласың икән. Хәзерге заманнарда акчаны үзең белән йөртү апасны бит, пирават белән генә җибәрергә кирәк иде»,— ди. (Өстәл тартмасыннан әллә нәрсә эзли.) «Ничава дим, Алла кушмаган эш булмас»,— дим. «Мин бит мөселман кеше»,— дим. «Мөселман кеше ул андый юк-бар эштән курыкмый»,— дим. Миңа нигә куркырга? Аны, кладавайдагы тимер сандыктан кем килеп урлый ала? (Өстәл тартмасыннан ачкыч алып, саквояжны шкафка куеп, кесәләрендәге акчаларны бераз чыгарып, яңадан тыгып куеп.) Әйдәгез әле сез, акчалар, мин кайтканчы кладавайда бик һәйбәтләп, тынычлап кына ятып торыгыз әле. Эшне төзәтергә бәлки сез артыгы белән җитеп торырсыз. (Чыгып китә.)

ҖИДЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан, Нәгыймә.

Нәгыймә. Мин Сираҗетдинны киткәндер дип белгән идем, ялгыш иртәрәк килгәнмен икән.

Гөлҗиһан. Килсәң ни булган, син аннан кача торган кеше түгел бит.

Нәгыймә. Әйе шул, кызым, ә Сираҗетдин бит ул минем балам шикелле кеше. Рәхмәт инде аңа, мине һичбер вакытта да хәтереннән чыгармый. ЗәкятыннанЗәкят — дини салым. да, нәзер-ниязларыннанНәзер-нияз — берәр теләккә ирешүне Аллаһ тәгаләдән «Ирешсәм, шундый-шундый сәваплы эш эшләр идем» дип сорап, ул теләккә ирешсәң, вәгъдәңне үтәү. да һичбер вакыт коры калдырмый. Әле узган Мәскәүгә баруында да: «Мә, әби, Хуҗа БаһаветдинХуҗа Баһаветдин — XIV гасырда Бохара шәһәре тирәсендә яшәгән суфи, динчеләр аны изге кеше дип йөрткәннәр. рухына багышлап дога кылырсың»,— дип, илле тиен сәдака биреп киткән иде. Җылый-җылый хәер-догалар кылдым, рәхмәт яусын инде аңа. Дәүләтенең дөнья вә ахирәт игелеген күрсен. Мин һәрвакыт догада гына торам. Безнең шикелле ятим карчыкларны зурлаган өчен инде аны Алла үзе зурласын.

Гөлҗиһан. Амин!

Нәгыймә. Кызым, инде «сәдака бирде» дигәч тә, мин аны болай гына әйтәм. Син тагы, «бүген дә шулай сәдака өмет итеп килгән икән», дип уйлый күрмә. Аннан-моннан әйтүем түгел. Инде моңа кадәр биргәннәрең дә Алла үзе кабул итсен. (Асрау керә.)

Асрау. Абыстай, син ул чебешләрне кайсы кәрзинкәгә салырга дип әйткән идең?

Гөлҗиһан. Кайсы кәрзинкәгә булсын, капкачлы түгәрәк кәрзинкәгә. Кеше әйткәнне яхшылап колагыгыз белән тыңламыйсыз да, аннан ары тик миегез череп йөри. Күлмәкләрне хәзерләдеңме?

Асрау. Юк әле.

Гөлҗиһан. Һи, аңгыра нәрсәләр! Хәзер бит абзаң кайтыр вакыт җиткән. Бакзалга төшәргә кызуланып йөри. Үзең карамасаң, бер эшне дә җүнләп эшләүче кеше юк. Нәгыймә абыстай, син бераз утырып тор әле, мин чыгып шул нәрсәләрне генә рәтләп керим әле.

Нәгыймә. Ярар, кызым, бар, бар. Минем өчен эшеңнән кала күрмә. (Гөлҗиһан чыгып китә.)

СИГЕЗЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Нәгыймә ялгыз.

Нәгыймә. Биргән кешегә Алла бәхетне учлап биргән. Бирмәгәнгә бер тиен дә юк. Әле мин белгәндә генә Сираҗи кышкы суыкта бер кат юка бишмәт белән калтырап туңып йөри торган бер кибетче малай иде. Аз арада гына нинди баеды да китте. Әүвәлге йорты да нинди яхшы һәйбәт йорт иде. Базарга йөрергә ерак дип, ансын сатты. Хәзер инде Сираҗи зур пулатлы бай булды. Хәзер инде Сираҗиның ялтыраган көмеш көпчәкле ризиновыйларда киерелеп утырып йөргәнен күрсәң, танымассың да. Ризиновыйларның көпчәкләре җылык-җылык итеп тора. Карарга күз чагыла. Ризиновыйның шиннәре бүрәнә җуанлыгы бар. Мескен Сәлимә генә бу рәхәтләрне күп күрә алмады. Үлеп китте. Берәү үлә, икенчеләре көн күрә. Ни эшләмәк кирәк соң, әҗәлдән котылып калыр хәл юк шул. Берәүнең бәхетенә икенче кеше керә алмый. Яшь хатын бәхете инде. Бичара Сәлимә бик яхшы хатын иде. Килгән саен учлап-учлап чәй-шикәрләр биреп җибәрәдер иде. КуркулыкларныКуркулык — гореф-гадәт: кеше авырганда, берәр нәрсәдән курыккан дип, шул авыру янында кургашын эретеп салу. да бик еш койдырадыр иде. Хәер, әле Гөлҗиһан да минем өчен файдасыз түгел. Әледән-әле тамырлар кайнаттырып ала. Тукта әле, мин тагы бу якта утырып, авызымны ачып юл сәдакасыннан колак кагып калмыйм. Сираҗи китеп-нитеп бармасын. Чыгыйм әле. (Чыгып китә.)

ТУГЫЗЫНЧЫ МӘҖЛЕС

Сираҗетдин, Гөлҗиһан, соңра Нәгыймә.

Сираҗетдин (ишектән кереп, язу өстәле янына барып, кечкенә дәфтәрне өстәл тартмасына салып). Инде эш тәмам булды. (Ишек янына барып.) Кара әле, сиңа әйтәм. Бире кара әле. (Гөлҗиһан керә.) Нихәл, нәрсәләрне хәзерләп бетердегезме? Миңа китәргә вакыт.

Гөлҗиһан. Хәзерләдем.

Сираҗетдин. Бик яхшы алай булса. Кая, миңа бик яхшы таза аякчулар китер әле.

Гөлҗиһан. Ни эшлисең ул аякчулар белән? Мин кичә генә ак аякчулар биргән идем бит.

Сираҗетдин. Бар әле син, тизрәк китер. Пуезга соңга калам. Ни эшкә икәнен соңыннан күрерсең. (Гөлҗиһан чыгып китә.) Эшне шулай итеп бик ныгытып пешереп эшләргә кирәк. Бер дә кеше шикләнерлек булмасын. (Шкафтан саквояжны алып.) Менә болар инде акчалар, ди. Аларны югалмасын өчен бик яхшылап балтырларга чорнарга кирәк. (Аякларын чишенә башлый.) Бераз йөрәк сикерә сикерүен дә, шулай да булса серне бирергә ярамый. Нык торырга кирәк. (Каты гына итеп тамагын кырып, киемнәрен төзәтеп, үзенә канәгатьле бер кеше кыяфәте биреп куя.) Менә шулай. Бер дә серне бирмә, нык тор. (Гөлҗиһан керә.)

Гөлҗиһан. Менә аякчулар китердем. Бу аякчуларың да ак ич әле.

Сираҗетдин. Мин сиңа әйттем бит, соңыннан аңларсың дип. Менә бу кәгазьләр акча булыр. Боларда кырык тугыз мең тәңкә, аңладыңмы? Кырык тугыз мең, кырык тугыз мең тәңкә акча бар.

Гөлҗиһан. И Ходаем!, Кая әле? (Бер төргәкне алып, ачып карамакчы була.)

Сираҗетдин. Чү-чү-чү! Тия күрмә! Мин аларны бик ыспайлап юка итеп төреп куйдым. Чуалтма. (Төргәкле кәгазьләрне ала. Халыкка карап.) Бөтенләй эшне боза язды. (Гөлҗиһанга.) Менә аларны шушылай итеп, бик һәйбәтләп читек балтырына батырабыз. (Төргәкләрне икешәр-икешәр итеп, балтырларының ике ягына куеп, аякчу белән чорный башлый.) Бар, син, кара әле, ишекләр яхшы ябылганмы? Анда ишек ярыгыннан карап торучылар булмасын!

Гөлҗиһан (ишекләрне барып карап). Юк, бернәрсә дә юк, һәммәсе дә бик яхшы ябылган. Кара әле, сиңа әйтәм, соң ул акчаларыңны читек балтырыннан төшереп югалтып, харап булмассыңмы? Әллә ни эшләп күңелем шикләнә. Шул сакваяжга гына салсаң, тагы да яхшырак булмасмы? Бу сакваяжның биге дә бар.

Сираҗетдин. Һи, хатын, хатын, синең бер дә башың йөрми икән. Соң шул сакваяжны урласалар? Ул вакытта ни эшләрсең? Ул бит кечкенә нәрсә, күтәрерләр дә алып чыгып китәрләр. Ә син акчадан колак кагып калырсың.

Гөлҗиһан. Хәер, инде ансын үзең беләсең. Шулай да ул кадәр күп акчаны читек балтырына гына кую, әллә ничек, бик куркынычлы шикелле тоела.

Сираҗетдин. Тәкъдирдә язылмаган булса, бернәрсә дә булмас. Бая банкыда Фидыр Иванич та шулай дип әйткән иде. Мин әйттем: «Мин мөселман кеше, тәкъдиргә ышанам»,— дидем. «Ето, дидем, судба, дидем. Судбада язылмаса, бернәрсә дә булмас»,— дидем. Фидыр Иванич башын селкеп, бик гаҗәпләнеп калды. (Киеп бетерә.) Нихәл, бик җуан булмадымы? Тыштан бик беленеп тормыймы?

Гөлҗиһан. Юк, алай зарарлы түгел, бик беленми.

Сираҗетдин. Кая инде алайса, әйберләрне чыгарсыннар. Пуезга төшәргә вакыт, Закирны дәшсеннәр, әйберләрне күтәреп чыгарыр. Кара әле, син минем акчаны читек балтырына батырганны бер кешегә дә сөйли күрмә. Бу чагында бер дә кешегә ышаныр хәл юк.

Гөлҗиһан. Алла үзе сакласын. Кешегә сөйләргә мин җүләр түгел.

Сираҗетдин. Бар әйт, тизрәк нәрсәләрне чыгарсыннар!

Гөлҗиһан (ишекне ачып). Кая, абзагызның багажларын чыгарыгыз! (Ишектән асрау белән Закир багажларны күтәреп керәләр.)

Закир. Абзый, менә шулай итеп бәйләгән идем, ярармы?

Сираҗетдин (нәрсәләрне карап). Ярар, яхшы бәйләгән. (Гөлҗиһанга.) Кирәкле нәрсәләрнең барысы да хәзерләнгәнме?

Гөлҗиһан. Хәзерләнгән, хәзерләнгән. Бер мендәр, көрпә, адиял куйдым. Комганны менә бу капчыкка тыктым. Өч пар күлмәк, ике сөлге, өч тастымал, бер пар аякчу, намазлык, кичке күлмәк, һәммәсен дә куйдым...

Сираҗетдин. Чәйнек, чынаяк?

Гөлҗиһан. Куйдым, куйдым, аларын да куйдым. Бер пычак, балкашык, тоз — һәммәсен дә куйдым. Юлга ашарга унике кәтлит, ике алма бәлеше, бер табак сумса, бер тавык гөбәдиясе, ике чебеш хәзерләдем. Менә алары бу кәрзинкәдә булыр. Чәй-шикәрләр дә шунда. Бер савыт белән варинья дә куйдым. Юл йөргәндә ашалыр әле, әрәм булмас.

Сираҗетдин. Ярый, бик яхшы. Закир, бар син тизрәк әйберләрне атка чыгарып сал. (Закир күтәреп чыгып китә.) Йә, әйдә, Аллага тапшырдым инде, дога кылыйк. Өйгә яхшы күз-колак була күр. Кибетчеләр, абзый өйдә юк дип, иркенләп йөрмәсеннәр. Вакытында кайтып, вакытында кибеткә чыксыннар. Кич белән капканы бикләтеп, ачкычны үз яныңа ал. Кич белән чыгып йөрмәсеннәр.

Гөлҗиһан. Ярый, Алла боерса.

Сираҗетдин. Йә, ярый, башка йомыш-юл юкмы инде?

Гөлҗиһан. Ә, хәтеремдә дә юк икән, онытып кала яздым. Бая Хәдичә абыстай килгән иде. Мәргубә кызы Фатыйманы кияүгә бирмәкче булалар икән. Минзәлә кайткач, туйлары буласы, ди. Шуңа эскәтерләр, намазлыклар, тагын әллә нәрсәләр кирәк буласы икән. «Зинһар, Сираҗетдин шул йомышларны гына йомышлап кайтсын ла»,— дип, илле тәңкә акча калдырып киткән иде, менә акчасы, менә язуы.

Сираҗетдин (халыкка карап). Ишкән икән! Мине чынлап та Мәскәүгә бара дип белә торганнардыр. (Чырайларын сытып.) Алар артыннан йөрергә минем эшем беткәнмени? Минем үз эшләрем дә күп. Башка кеше тапмаганнар икән.

Гөлҗиһан. Әманәт җан саклар, ди. Бер юлга гына тыңларсың инде. Мин аңа алып кайтыр дип ышандырып калдым.

Сираҗетдин. Ярар, хәерле булсын инде. Вакытым булса, алып кайтсам кайтырмын тагы.

Гөлҗиһан. Аннан соң, тагы шуны да әйтермен дигән идем. Мәскәүдә анда нәрсә бик очсыз була, ди. Барган көе шуннан бер-ике генә чиккән постау эскәтер белән, ишек чаршавы өчен яхшы плүш алып кайтсаң, бик һәйбәт булыр иде. Плүш чаршау бик матур була икән. Беркөн Мәңгәр Йосыфларда күргән идем, алар Мәскәүдән алып кайтканнар икән. Бик матур, кәнәфиләрен, урындыкларын да — һәммәсен бер очтан шуның белән тышлатканнар.

Сираҗетдин. Яхшы, ярый, вакыт тисә, алып кайтырмын.

Гөлҗиһан. Әле шуны да әйтермен дигән идем: Гыймран хаҗи Газизәгә бик һәйбәт, бик киң алтын беләзекләр алып кайткан икән. Минем беләзекләрем күп; юньле, яхшы брушкаларым гына юк. Шунда бер барган көенчә яхшырак бер брушка да алып кайт!

Сираҗетдин. Яхшы, ярый, вакыт тисә, алып кайтырмын. Йә, дога кылыйк инде: пуезга соңга калам.

Гөлҗиһан. Йә, ярый. (Дога кылырга утыралар.)

Нәгыймә (акрынлап ишектән кереп). Ярабби Ходаем, тәүфикълы, тәлигалеТәлигале — бәхетле. гомерләр насыйп ит. Байлык, шатлык белән көн күрергә, шатлык, рәхәтлек белән йөреп кайтырга насыйп булсын. (Урындыкка утыра. Дога кылалар.)

Сираҗетдин. Исәнме, Нәгыймә абыстай? Син монда идеңмени?

Нәгыймә. Әйе, улым, монда. Син Мәскәүгә китә дигәч, күрешеп калыйм дидем.

Сираҗетдин (кесәсеннән бер көмеш акча чыгарып биреп). Яхшы, Нәгыймә абыстай. Хәер-фатихада булыгыз инде.

Нәгыймә. Рәхмәт, улым, рәхмәт. Сәламәтлек, шатлык, куанычлык белән күрешергә насыйп булсын. Бай бул, улым! Баеп кайт. Минем шикелле ятим карчыкларны куандырган өчен, сине Алла үзе куандырсын.

Сираҗетдин. Хуш иңде, әби, хуш, Гөлҗиһан. (Гөлҗиһан белән күрешә.)

Нәгыймә. Хуш, улым, хуш. Исән-сау йөреп кайт. (Сираҗетдин чыгып китә, Гөлҗиһан озата чыга.)

УНЫНЧЫ МӘҖЛЕС

Нәгыймә, соңра Гөлҗиһан, соңра асраулар.

Нәгыймә (кесәсеннән акчасын алып карап). Ярый, ярый, хәерле сәфәр булсын. Бөтенне яудырган икән. Ахры, бу араларда файданы яхшы итә башлагандыр. Гөлҗиһан керсен дә инде, аннан ары акрынлап кайтырмын. Бәлки тамыр кайнатырга акча да бирер әле. (Гөлҗиһан кереп, тәрәзә саен карый.) Нихәл, кызым, озаттыңмы? Ярый инде, сәламәтлектә, шатлыкта йөреп кайтсын.

Гөлҗиһан (тәрәзәдән башын алып). Киттеләр. Мәскәү өстендә дүрт-биш табын хатыннар уздырып алырмын дигән идем. Үзеннән сорап калырга аз гына хәтеремнән чыкмаган, озата чыккач, өйалдында гына исемә төште.

Нәгыймә. Яхшы, яхшы, кызым, бик яхшы. Шулай байлыгыгызның кадерен белеп калыгыз. Хуш, сау бул, кызым, кайтыйм инде.

Гөлҗиһан. Тукта, китми тор, чәй эчәрбез. Ашны берсекөнгә үк уздырып алам. Асрауларга өйләрне җыештырырга гына кушыйм да, аннан ары чәй эчәрбез. Гайниҗамал, Мәрфуга, Хәмди! Керегез әле монда. (Асраулар керәләр.)

Асраулар. Нәрсә, абыстай, ни дисез?

Гөлҗиһан. Менә абзагыз сезгә юл сәдакасы биреп калдырды. (Бирә.) Хәмди, син теге бүлмәгә безгә чәй хәзерлә. Мәрфуга, син аш пешерүче хатынга бар. «Абыстай берсекөнгә биш табын гына хатыннар уздырам, бүген үк хәзерләшергә килсен»,— дип әйтте диген. Син, Гайниҗамал, кибеткә төш тә Мөхәммәтҗанга әйт: хәзер биш табынлык запискә язып менгерсен. Аннан кайтышлый Бәдри Мәфтухәсенә төшеп әйт: өйләр җыештырышырга килсен. Бар, тиз булыгыз. Аннан ары менә бу якларны җыештыра башларсыз. Барыгыз! Аңладыгызмы?

Асраулар. Аңладык, аңладык. (Чыгып китәләр.)

Гөлҗиһан. Әйдә, Нәгыймә абыстай, теге якка, чәй эчәрбез. Аннан, сиңа тамыр кайнатырга акча да биреп җибәрермен. Берсекөнгә ашка син дә килерсең. Онытма, йәме?

Нәгыймә. Ярар, кызым, ярар. (Тора башлый.) Алла! Ай! Билләрем авырта. Картлык. (Чыга башлыйлар.)

Пәрдә.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче пәрдәдәге зал. Ак эскәтерләр ябылган өстәлләр хәзерләнгән. Түрдәге сәгать икенче ярты булган.

БЕРЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Нәгыймә ялгыз.

Нәгыймә (ишектән чирекле шешә белән саргылт төстә сыек бернәрсә күтәреп кереп). Уф Алла, арып беттем. (Шешәне урындыкка куеп, башыннан шәлен сала.) Бүгенге мәҗлескә килгәнче тизрәк өлгерсен дип алып килдем. (Шешәне селкетеп.) Йөзе кара, бер дә күбекләнми. Тизрәк әчесен, тизрәк төнәсен дип, трахтир сырасын ике шешә итеп салган идем, алай да әле әчеп җитмәгән. Монысы кыйммәткә төште: егерме тиенгә тамыр алдым, ике шешә трахтир сырасы, ярты кадак шикәр салдым. Мин кайнаткан тамырны бай хатыннары бик яраталар: «Синең кулың бик шифалы, эчеп җибәргәч тә, бөтен тамырларга китә, тәмам изелдереп йоклата»,— диләр. Трахтир сырасын күбрәк салсаң, аның өстенә актан да бераз тамызсаң, йоклату гына түгел, җырлатыр да ул. (Шешәне алып.) Тукта әле, моны кая булса да бер җиргә яшереп куярга кирәк. Йә кунаклары-ниләре килеп күрерләр. Бай хатыннары алар бер дә серләрен кешегә сиздерәселәре килми. (Шешәне диван астына яшереп.) Аларның баш ярылса — бүрек эчендә, кул сынса — җиң эчендә була. (Икенче ишектән чыгып китә.)

ИКЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан белән «Туганым».

Гөлҗиһан («Туганым» белән ишектән кереп). Туганым, зинһар инде син булыша күр. Бер дә күз-колак булырлык, булышырлык кешем юк. Син, зинһар инде, шунда рәтләп, кунакларны карап утырта күр. Гарифә кодагый түбәнгә кала күрмәсен. Бик үпкәчән, бик гаепчән кеше. Түбәнгә калдырсаң, күзенә күренгән бер кешене дә калдырмас, һәммәсенә сөйләп йөрер. Аны менә бу табынга, түргә утыртырсың.

«Туганым». Ярар, ярар.

Гөлҗиһан. Аннан ары, аның менә бу ягына Гариф хаҗи хатыны Мәликәне утыртырсың. Аларның икесенең бер-берсе белән серләре бик килешә.

«Туганым». Һи, алар бер-берсен күрсәләр, бер дә сөйләшеп туя алмыйлар, икесе дә нәкъ тел бистәсе.

Гөлҗиһан. Шулай шул, икесе бергә килсәләр, бөтен шәһәрдәге кешене элеп алалар да селкеп салалар. Шуның өчен бер дә аларның теленә керәсем килми. Алар менә шунда утырырлар.

«Туганым». Ярар.

Гөлҗиһан. Гарифә кодагыйның бу ягына Хаммат Әхмәтҗанының хатыны Хәдичә кодачаны утыртырсың. Монысына Гәчтинни Салих хатыны Рәбиганы утыртсаң да ярар. Әптери Хәйрулласының хатыны менә монда, түбән утырыр.

«Туганым». Ярар, ярар.

Гөлҗиһан. Әнимай Ибрае, Самавар Кәрим, Кылтын Гарәфи, Чатан Хафиз хатыны шикелле бер төрлерәк кешеләрне теге якка табынга утыртырсың; аларга өстәл булмаса да ярар. Үзләре дә әллә кем түгел әле. Әнимай Ибраеның хатынын бөтенләй чакырмыйм да дигән идем әле, үзенә кардәш тигәнгә күрә, чакырмый калырга яхшысынмадым. Беркөннәрдә кызлар җыены җыйган, шунда, күршедә тора торып, мине утыртып калдырган. Бөтенләй менә җен ачуларым чыкты.

«Туганым». Тумачи җиңгине кайда утыртыйм?

Гөлҗиһан. Тумачи җиңгиләр, Апакъ абыстайлар — алар үз кеше. Алар урын булса, теге якка утырырлар, урын булмаса, тагы калып та торырлар. Соңыннан утырырлар. Камилә туганым да теге якка табынга утырыр. И Валлаһи, бу асрауларга ышансаң, һичбер эшне юньләп эшләмиләр. Кара инде бу урындыкларны, чат тузан. Өй җыештыруларының, һичбер элә-танагы юк. (Ишекне ачып.) Хәмди, кая, миңа бер кара сөлгеме, чүпрәкме бир!

«Туганым». Фатыйма тудыкъ кайда утырыр?

Гөлҗиһан. Фатыйма тудыкъ? Һә! Борын астыннан китеп торыр әле. Мин аны чакырмадым.

«Туганым». Ни эшләп?

Гөлҗиһан. Теле бик озын, шуның өчен. (Асрау сөлге кертеп бирә. Асрауга.) Сезнең, ахры, инде бөтенләй күзегез үк чыккандыр. Күзегез чыккан булмаса, менә бу тузаннарны күрер идегез. Бар, эшеңдә бул! Шәрифә остабикәгә ат җибәрсеннәр.

Хәмди. Ярый. (Чыгып китә.)

Гөлҗиһан (тузаннарны сөрткәләп, сүзендә дәвам итә.) Беркөнне Нәгыймә абыстайга дөньяга килмәгән сүзләр сөйләп җибәргән. Мине бөтенләй эреткән дә череткән: бичара Сираҗи бик бәхетсез икән, бәхетле булса, ул бер дә Гөлҗиһанны ала торган егет түгел иде, ди икән. Мине, Сәлимә үлгәч, үзе өфү-төфүләр китереп, яучы җибәреп, Сираҗига ялынып барды ди икән. Гөлҗиһан ул Сәлимә туганымның кисеп ташлаган тырнагына да торырлык түгел, өфү-төфүләр итеп-итеп, ярап тора инде шунда, дип әйтә, ди. Аллам сакласын, ашым-суымны аңар әрәм итәргә. Гомерем буена, Алла боерса, мин аны бусагамнан да атлатмам!

«Туганым». Аның инде бер дә теле-теше тимәгән кешесе юк. Кемне күрсә, шуңа бәйләнә. Шуңа күрә үзе дә кибеп, корып беткән инде. Им-том белән генә тора. Алар былтыр Уша Башына җыенга кайтканнар иде, шунда салып куйган җирендә бөтилеген онытып калдырган. Аны Фәхри абзыйның хатыны алып актарып караган. Эчендә бер дә юк нәрсә юк, ди: төргәк-төргәк чәчләр, җылан мүгезләре, һөдһед тиреләре — һәммәсе дә бар, ди.

Хәмди (ишектән кереп). Абыстай, Гаян остабикәнең асравы кергән, аларның ашлары бүген микән, иртәгә микән, дип әйтә, ди.

Гөлҗиһан. Син нәрсә дидең?

Хәмди. Бүген дидем. Миңа биргән запискәләрендә иртәгә дип язылган, Гыймади муллаларга биргән запискәләрендә бүген дип язылган, дип әйтә, ди.

Гөлҗиһан. Ул ни дигән эш икән, туганым, әгәр дөрес булса, харап булдык. Әгәр бүтән кешеләргә дә шулай дип язылган булса, хур булдык! Ул нинди эш икән! Мөхәммәтҗан мондамы?

Хәмди. Монда. Әле генә өндәүдән йөреп кайтты.

Гөлҗиһан. Бар, әйт, монда керсен. (Асрау чыгып китә.) Үзең карамасаң, һичбер эшнең рәте юк. Кара инде монда, табынга тоз савыты да куймаганнар. Туганым, бар, син генә чыгып, тоз савыты гына алып керсәнә. Алакайган күзләр, шуны да күрмиләр.

«Туганым». Ярый. Тоз савытларыгыз кай төштә?

Гөлҗиһан. Шунда асраулардан сорарсың, бирерләр. («Туганым» чыга башлый.) Ай Алла! Харап булдык! Күзләре чыккан нәрсәләр, бу табынга тишек эскәтер җәйгәннәр. Шул кадәр әйтеп, кулларына тоттырып бирдем, «бу тишек эскәтерне остабикәләр табынына җәясе» дип. Сүзне һич колаклары белән тыңламыйлар. Туганым, зинһар, тиз генә монысын да алмаштырып җәя күр! И Ходаем, кунаклар килер вакыт җиткән, безнең табыннар да хәзерләнеп җитмәгән. И Раббым! Үтте үзәгемә шул асраулар! (Тәлинкәләрне алып, эскәтерне җыялар. «Туганым» эскәтерне күтәреп чыгып китә.)

ӨЧЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан, Мөхәммәтҗан, «Туганым».

Мөхәммәтҗан (ишектән кереп). Нихәл, абыстай, ни йомыш?

Гөлҗиһан. Бирермен, өшегән авыз, сиңа йомышыңны! Күзең чыккан нәрсә! Ни эшләп Гаян остабикәнең запискәсенә «дүшәмбе көн» дип яздың?

Мөхәммәтҗан. Юк, абыстай, алай дип язмадым, «якшәмбе» дип яздым. Гаян остабикә ул үзе язу танымый.

Гөлҗиһан. Ялганлама миңа, остабикә кеше ни эшләп язу танымасын.

Мөхәммәтҗан. Абыстай, Валлаһи танымый менә, Билләһи, танымый. Кичә мин запискәне биргәч тә: «Син теге, лимунчы Гыйлаҗиләрдән килдеңмени?» — ди. «Абыстаң исәнме? Кечкенәләре исәнме?» — ди. Мин әйтәм: «Юк, абыстай, безнең бай хатынының баласы юк, аның баласы булмый»,— дидем. «Мин лимунчы Гыйлаҗи малае түгел»,— дидем.

Гөлҗиһан (ачуланып). Нәрсә? Кит моннан, йөзең кара, бар, тиз чык! Мин сине, абзаңа әйтеп, типкәләтеп чыгарырмын. (Мөхәммәтҗан чыгып китә.) Кара син аны?! Көчегенә кадәр: «Абыстайның баласы булмый аның»,— дип, очраган бер кеше саен сөйләп йөри бит! Мин телләрегезне бик тиз кыскартырмын. Ул аны зурлары авызыннан ишетеп сөйли торгандыр әле. Мин аларны коры тотармын. Абзаларына әйтеп, һәммәсен дә кибеттән кудырып чыгарттырырмын.

«Туганым» (ишектән кереп). Туганым!! Монда гына чыгып кер әле, харап булдык! Оятлы булдык! Кунаклар килер вакыт җиткән, безнең аш артыннан утыртырга бламажи да хәзерләнмәгән.

Гөлҗиһан. Ә, ни дисең? Ай Алла, туганым! Ул нинди сүз? Харап булдык! (Чыгып китәләр. Зал бераз буш тора.)

ДҮРТЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Хәмди ялгыз.

Хәмди (кулына эскәтер белән тоз савыты күтәреп, көлә-көлә). И Билләһи, кызык соң тегендә. Абыстай тетә тегендә безне тиргәп. Мине тирги, Мәрфуганы тирги, аш пешерүчене тирги. Аш артыннан утыртырга бламажи пешерелмәгән, ди. Аның өчен без гаеплемени? Йөрмәссең түшеңне киереп, калфакларыңны кәкрәйтеп! Үзенең кулыннан бер эш килми, кешене тиргәгән була. Бая тагы: «Безнең абыстайның баласы булмый»,— дигән өчен кибетче малайны куып, тиргәп чыгарган. Аның баласы булмаганга безнең нинди гаебебез бар? «Баласы булмый» дип әйтүче кеше без түгел. Абзый үзе беркөннәрдә кибеттә, кантур бүлмәсендә, Сафа абзыйга сөйләп утырган: «Минем хатынның баласы булмый, шуның өчен бер дә мәхәббәтем юк, әгәр эшләрем яхшы барса, Мәскәү кайткач монысын аерып, аның урынына икенче бер, бала китерә торган кыз алам, өйләнәм»,— дигән. Закир аны ишек артыннан тыңлап торган да Мөхәммәтҗанга әйткән. Мөхәммәтҗан миңа әйтте: «Безнең абыстай бала китерми икән, абзый аны яратмый икән, аны аерып икенче бер яшь хатын алмакчы була икән»,— диде. Ә абыстай монда беркөннәрне, Мәкәрҗә өстендә, абзый өйдә юк вакытта, Нәгыймә әби чүлмәк салырга килгән чакта, абзыйны гаепләп утырды: «Аның баласы булмый»,— диде. Аларның берсенә дә ышаныр хәл юк. (Чыгып китә.)

БИШЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гарифә белән Мәликә.

Гарифә (Мәликә белән ишектән кереп, түргә утырып). Син ишеттеңме? Алар анда нәрсә пыш-пыш сөйләшәләр?

Мәликә. Юк, мин ишетмәдем. Мин кергәч, шып туктадылар.

Гарифә. Мин кергәч тә, шулай иттеләр. Әллә нәрсә «бламажи» дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Йә бламажилары оемагандыр әле. йә җилемен аз салганнардыр.

Мәликә. Бламажилары оемаган дигәннән исемә төште, беркөннәрне мин чүпче Әхмәтләргә ашка барган идем, үрдәк бөккәннәре бер дә пешмәгән, авызга алгысыз чи иде, бөтенләй лычкылдап тора.

Гарифә. Андый була ул, әнә беркөнне мин читекче Таҗиларга чәйгә барган идем. Кабарткан паштитлары менә нәкъ такта шикелле булган. Бөтенләй менә үзе такта шикелле, үзе ике куллап сындырып булмаслык каты булган иде.

Мәликә. Читекче Таҗи дигәннән исемә төште әле, аларның бер шадра кызлары бар иде. Ончы Шакир улына кияүгә биргәннәр иде, ишеткәнең бармы, чибәр торалар микән?

Гарифә. Белмим, чибәрдер, сорашканым юк, каенанасының сүзен бер дә тыңламый диләр иде.

Мәликә. Каенанасының сүзен бер дә тыңламый дигәннән исемә төште әле, син ишетмәдеңме, тегүче Әхмәдулла хатынын аерган дигәннәр иде, чын сүз микән?

Гарифә. Чын булырга кирәк, беркөнне югары урамга кибеткә чыкканда күргән идем, кулына кәрзинкә күтәреп, бәрәңге алып йөридер иде.

Мәликә. Бәрәңге димәктән, безнең дә кәбестә тозлыйсы бар иде әле, алдырырга һич җитешә алганым юк. Сез тозладыгызмы әле?

Гарифә. Тозладык, алма белән карбыз да тозладык. Кәбестәләр бик һәйбәт туры килде.

Мәликә. Кавын тозламадыгызмыни?

Гарифә. Пудвалчы Әхмәтләр кавынны үзебез җибәрттерербез дигәннәр иде дә, ужулары җитмәде. Карбызлар көпшәкләнеп бетәр дип, көтмәдек.

Мәликә. Ул пудвалчы Әхмәтнең улы аталарын ташлап чыгып киткән дигәннәр иде, дөрес булды микән?

Гарифә. Дөрес. Аларның астында фатирда торган ямшекнең бер кызы бар икән. «Шул кызны алам»,— дип әйткән, ди. Аталары алырга риза булмагач, ташлап чыгып киткән, ди.

Мәликә. Ул башы белән чыгып кая бара инде ул? Алар инде бөтен нәселләре белән шулай булып чыктылар. Әхмәтнең энесе дә аның җүнле җирдән өйләнмәде. Нигъмәтҗан күчернең кызын ябыштырып чыгарды.

Гарифә. Хәзер инде кыз ябыштырып чыгару бер җола булып китте. Әле менә шул көннәрдә генә итче Вәлинең кызы тулчукчы Сабир улына ябышып чыккан, ди.

Мәликә. Ай Алла, ул шулаймыни? Миңа тагы аны беркөнне Хәмидә үзләре алдылар дип сөйләгән булды.

Гарифә. Алдылар, алмыйни! Кызлары ябышып чыкмаса, Вәлиләр кызларын үзләре риза булып тулчукчыга бирерләр идеме соң? Вәлиләр алар бай кешеләр бит.

Мәликә. И, бай булсалар да инде, бер дә затлы кешеләр түгел. Хатыны бөтенләй чирмеш әкәе төсле нәрсә.

Гарифә. Чирмеш әкәе дигәннән, шуны әитим әле, теге бүрекче Гобәйдулладан калган Мәфтуха үзләрендә торган Хәйретдингә кече хатынлыкка бара, ди.

Мәликә. Чынлапмы? И адәм көлкесе, адәм көлкесе! Мөгаен, аларның араларында элек тә берәр эш булгандыр. Юк исә аның хатынын, балаларын кан-яшь җылатып барып йөрмәс иде.

Гарифә. Йөрмәс дип, Әхмәтҗан бай хатыны карт башы белән үзләрендә торган япь-яшь егеткә бармадымыни?

Мәликә. Барса да инде, аның эше икенче, аның акчасы да күп, аннан соң ул Әхмәтҗан байны яратып та тормады.

Гарифә. Ә соң Фазлый хатыны?

Мәликә. Шәмсенисаны әйтәсеңме?

Гарифә. Әйе.

Мәликә. Ә, ул чибәр, бик матур бит! Аның әле бер дә яшь кызлардан аермасы юк. Аннан соң бит ул хатын өстеннән дә бармады.

Гарифә. Бармаса да инде, мыек чыкмаган япь-яшь егеткә баруы оят.

Мәликә. Оят димәктән, кара әле, син ишеттеңме, теге Галләм, кызын марҗага җибәреп, кул эше өйрәттергән була, ди. Ничек кешедән оялмый икән?

Гарифә. Алар марҗадан гына өйрәттерәләр әле, ул хатын кеше. Әле менә Миңнебай Фатихы өйләренә бер шәкерт китертә, ди. Кызын шул шәкерт көн саен килеп укытып йөри, ди. Фатих үзе, сакалын салпайтып, шуның укытканын карап утыра, ди. «Остабикәләр бик надан, бер дә укыта белмиләр»,— дип әйтә, ди. Алладан курыкмасалар да, бераз бәндәдән оялырга кирәк иде.

АЛТЫНЧЫ МӘҖЛЕС

Җамали, Гөлҗиһан, Камали.

Мөхәммәтҗан (ишектән сулу кабып йөгереп кереп). Абыстай! Абыстай! Әй, монда юк икән. Җамали абзый кереп килә: «Бик кирәкле йомышым бар, хатын-кызлар бер читкә китеп торсыннар»,— ди.

Гарифә. Һи, мәхәббәтсез, тапкан икән йомыш йомышларга вакыт! (Чыгып китәләр.)

Җамали (ишектән кереп, әрле-бирле йөгергәләп, ишекләр саен барып). Килен! Килен!

Гөлҗиһан (ишектән кереп). Нәрсә, абзый, ни бар?

Җамали (сулу кабып). Килен!.. Мин... мин... Сезгә... Уф...

Гөлҗиһан (каушап). Нәрсә бар? Нәрсә?

Җамали. Сираҗетдин... Сираҗетдинны... Талаганнар!

Гөлҗиһан (урындыкка егылып). Аһ! Харап булдык! Читек балтыры!

Җамали. Әйе, әйе, читек балтыры... Менә тилиграм... Сираҗетдинның читек балтырыннан акчасын алганнар!

Гөлҗиһан. Аһ!.. Кырык тугыз мең!

Җамали. Ни дисең? Кырык тугыз мең? Кырык тугыз мең дисеңме?

Гөлҗиһан (авыр сулап). Әйе... Кырык... тугыз... мең!

Җамали. Читек балтырында кырык тугыз меңме?

Гөлҗиһан. Әйе!

Җамали. Булмас!

Гөлҗиһан. Үзем, үзем күрдем.

Җамали. Алай булса, харап булдык! Малайның башы бетте! Читек балтырында кырык тугыз мең диген, ә! Әйтеп адәм ышанмаслык сүз! Ах, җүләр, җүләр! Читек балтырында кырык тугыз мең! (Урындыкка утыра, бераз аптырап тора.)

Гөлҗиһан. Үзем күрдем, бишәр йөзлек иде.

Җамали. Ах, җүләр, җүләр, соң читек балтырында кырык тугыз мең тәңкә акча йөртергә ярыймы?! Ах, җүләр, җүләр, шыр тиле икән!

Камали (ишектән кереп). Абый, абый!

Җамали. Ах, җүләр, җүләр! Читек балтырында кырык тугыз мең!

Камали. Нәрсә дисең?

Җамали. Кырык тугыз мең!

Гөлҗиһан. Ах! Читек балтыры!

Камали. Нинди читек балтыры? Нинди кырык тугыз мең?

Җамали. Сираҗиның читек балтыры!.. Сираҗиның кырык тугыз мең сумы!..

Камали. Читек балтыры ни эшләгән?

Җамали. Талаганнар.

Камали. Читек балтырынмы?

Җамали. Кырык тугыз мең сумын!

Камали. Ни дисең?

Җамали. Менә тилиграм...

Камали. Мин укый белмим.

Җамали. Мин дә белмим, Вәли укыды.

Камали. Нәрсә ди, ни эшләгән ди?

Җамали. Ни эшләсен, Сираҗиның читек балтырыннан кырык тугыз мең сум акчасын талап алганнар, ди.

Камали. Кайда?

Җамали. Пуезда.

Камали. Ә үзе?

Җамали. Үзе... үзе... килен, акылдан шашкан, ди!

Гөлҗиһан. Аһ!

Камали. Ә?

Җамали. Акылдан шашкан, ди. Бүлнискә җибәргәннәр, ди.

Гөлҗиһан. Аһ!

Камали. Соң, соң, ни эшлимез?

Гөлҗиһан. Аһ!

Җамали. Белмим!

Камали. Үзе кайда ди?

Җамали. Бүлнистә ди.

Камали. Анысын беләм. Үзе кайда ди, кайсы шәһәрдә ди?

Җамали. Анысын белмим, менә монда язган, мә, кара.

Камали. Мин дә белмим. Анысын да Вәли белер.

Җамали. Ие, ул белер шул.

Камали. Алай булгач, аны аннан алып кайтырга кирәк.

Җамали. Ие шул.

Камали. Бүген үк китәргә кирәк.

Җамали. Бүген үк.

Камали. Ие, бүген үк. Бүген, пуез белән. Әйдә, тизрәк китик. Тилиграмны Вәлигә укытыйк та, бүген үк китик.

Җамали. Шулай дисеңме, бүген үк дисеңме? Башым әйләнә, бернәрсә дә белмим. Ах, җүләр, җүләр! Читек балтырында кырык тугыз мең сум! Әйтергә генә ансат, кырык тугыз мең сум!

Камали. Әйдә, абый, әйдә, кичекмик, китик. (Җамалины җитәкли.)

Җамали. Шулай дисеңме? Минем башым бер дә йөрми.

Камали. Шулай дим. Әйдә, китик. Килен, хуш, сау бул. Без Сираҗины алып кайтабыз. (Чыгалар.)

Гөлҗиһан. Хуш!

ҖИДЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан, «Туганым», Хәмди, Нәгыймә, Гарифә һәм Мәликә.

Гөлҗиһан. Аһ, харап булдык! Читек балтыры! Кырык тугыз мең сум! Туганым! Туганым! Ни эшлик? Кырык тугыз мең сум! Бөлдек, беттек! Инде ни эшлим? Мәҗлес! Бламажи! Кунаклар! Хәмди! Мәрфуга! Гайниҗамал! Мөхәммәтҗан! Барыгыз, бар! («Туганым», Хәмди, Нәгыймә, Гарифә һәм Мәликә керәләр.)

Һәммәсе бердән. Нихәл, ни булды? Нәрсә бар?

Гөлҗиһан. Барыгыз, бар! Йөгерегез! Кунакларга әйтегез! Килмәсеннәр. Мәҗлес бетте! Бөлдек, харап булдык! Һай, читек балтыры! Һай, кырык тугыз мең сум! Барыгыз, бар! Бламажи да кирәк түгел, бернәрсә дә кирәк түгел, мәҗлес тә юк! Ах, харап булдык, Сираҗиның читек балтырыннан кырык тугыз мең сум акчасын урлаганнар. Ух! Үләм! Бетәм! (Егыла, Нәгыймәдән башкасы Гөлҗиһан янына җыелалар.)

Нәгыймә (бер читкә тайпылып). Ай Алла, харап булдым! Бәхетсезлек! Дүрт-биш тәңкә чиертә дип торганда гына, харап булдым! Ичмаса ясаган тамыр әрәмгә китмәсен, кемгә булса да икенче бер кешегә бирермен. (Диван артыннан чирекле шешәне алып, шәле астына кыстырып, аяк очлары белән генә басып, артына борылып карый-карый чыгып китә.)

Пәрдә.

ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ

Шул ук зал. Залда күп үзгәреш юк. Өстәлләр җыелган.

БЕРЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Җамали, Камали, Сираҗетдин һәм Гөлҗиһан.

Җамали белән Камали Сираҗетдинны җитәкләп килеп керәләр.

Җамали. Килен, килен!.. Әйдә, Камали, булыш әле, менә шунда гына утыртыйк! (Сираҗетдинны, бер эскәмиягә утырталар. Сираҗетдин, дивана кеше төсле, тирә-ягына ялт-йолт карап утыра. Ишектән Гөлҗиһан килеп керә.)

Җамали. Килен, мин сезгә ничә мәртәбә әйттем, Сираҗетдинны яхшы саклагыз, өйдән чыгып китмәсен дип. Ул бит үзен бер дә белешми. Әле менә хәзер, трамвай дип белеп, утын төягән вагуннар өстенә менеп утырган да киткән. Хәмидуллалар җитәкләп китерделәр. Ул бит бернәрсә дә белми.

Гөлҗиһан. Абзый, мин ни эшләтим соң инде аны, аны бит бер дә җиңеп булмый. Бәреп җибәрә дә чыга да китә.

Сираҗетдин (урыныннан сикереп тора да почмакта, өстәл өстендә тора торган граммофон янына барып бора башлый. Бер колагына кулын куеп). Палисә, палисиски! Палисиски!

Җамали белән Камали (урыннарыннан сикереп торып, Сираҗетдинның ике кулыннан тотып). Чү, чү, ни эшлисең?

Сираҗетдин. Палисиски! Каравыл! Талыйлар!

Җамали. Һай, бичара!

Камали. Чү, энем, чү, монда бер кеше дә юк, бер кеше дә!

Сираҗетдин (читек балтырларын тотып карап). Таладылар. Таладылар! (Ике кулы белән чигәләрен тотып, икенче якка таба китә. Аннан тагы җәһәтләп китеп, ишектән чыга башлый.)

Җамали белән Камали (Сираҗетдинны барып тотып). Чү, Сираҗетдин, чү, бернәрсә дә юк, бернәрсә дә! Кил, урыныңа утыр! (Урындыкка утырталар.)

Җамали. Менә, агай, эш! Моны ни эшләтергә инде?

Камали. Сумашушныйга менгерсәк ничек булыр икән? Ул монда киленнәрне дә борчып бетерер. Төнлә белән ялангач көенчә чыгып китеп, белешмичә, әллә кайларга китеп, суга барып төшүе ихтимал.

Сираҗетдин (халыкка таба карап, үзалдына). Төшәр, төшәр, суга төшәргә мин җүләрмени? Болар инде мине чын-чыннан җүләр дип беләләр.

Гөлҗиһан. Абзый, шул, мин дә шунсыннан куркам. Бөтенләй төн йокыларым качып бетте инде. Аз гына бернәрсә кыштырдый башлады исә, ул чыгып китә торгандыр дип, котым оча.

Җамали. Менә инде Мәскәү давиринныйлары гына килеп килешеп китсеннәр, аннан соң сумашушныйга меңгерсәк меңгерербез.

Сираҗетдин (үзалдына). Тотарсыз капчыгыгызны! Алар килеп киткәч, ничек йөрергә икәнлеген мин үзем дә бик яхшы белермен.

Камали. Алар соң әле ни диләр?

Җамали. Бернәрсә дә әйтмиләр, кибеттәге кенәгәләрне карадылар. «Сезнең бу кенәгәләрегезне чурт үзе килсә дә аңлый алмас»,— диләр.

Сираҗетдин (үзалдына). Аны шул алар төшенсен дип язмыйлар.

Камали. Соң син нәрсә дидең?

Җамали. Нәрсә дип әйтим, мин дә шул бернәрсә дә аңлый алмыйм, үзе булса, бик яхшы аңлар иде дә бит, хәзер исән түгел, гакылдан шашкан дидем.

Сираҗетдин (үзалдына). Шашкан гакылдан, шашмыйни! Мин сезнең үзегезне гакылдан шаштырырмын әле.

Камали. Соң тагы нәрсә диделәр?

Җамали. Бүген без аны барып карыйк әле, үзебез белән бер доктор да алып барырбыз, ул аның гакылдан шашканмы, юкмы икәнлеген карар, диделәр.

Сираҗетдин (үзалдына). Ә менә монысы гына бераз күңелгә ятып бетмәде. Әгәр ул минем җүләр түгел икәнлекне белсә, эш харап. Тукта әле. Алар килгәнче, җүләрлекне ныклап күрсәтергә өйрәнә торырга кирәк. (Аякларын бөкләп, өстәл өстенә менеп утыра.)

Камали. Чү, чү, Сираҗетдин, ни эшлисең?

Җамали. Тимә, тимә, утырсын. Тик утырсын.

Камали. Ярый алайса. Хуш, тагы нәрсәләр дип әйтәләр дидең, докторга күрсәтербез дип әйтәләр дисеңме?

Җамали. Әйе, докторга күрсәтербез, ди. Әгәр дә доктор авыру дип әйтсә, бераз скитке ясап булса да килешербез, диләр. Кибеттәге малларны да бер кат карап чыктылар. Малы бик аз калган икән, диләр.

Камали. Соң син нәрсә дидең?

Җамали. Нәрсә дип әйтим, бары шунда инде дидем. Менә бит сезгә бирергә дип малны акчага алмаштырып бетергән иде дә, хәзер инде акчасыз да, малсыз да калган, дидем.

Сираҗетдин (үзалдына). Бер дә хафаланмагыз, акча ерак түгел, кладавайда гына. Ачкычы менә монда, кесәдә генә.

Гөлҗиһан. Соң инде, абзый, без шулай бер тиенсез бөлеп калырбыз микәнни? И Ходаем! Бар икән күрәселәребез! (Җылый.)

Камали. Хафаланма, килен, хафаланма, Алла язмаган эш булмас. Сираҗетдинның болай булуы безнең өчен дә бер дә күңелле түгел.

Гөлҗиһан. И Ходаем, күңелле генә итеп аш уздырам дип йөргәндә генә бөтен эшләр чуалды да китте.

Камали. Килен, анысы бик зур эш түгел. Сираҗетдин терелсә, бар да булыр әле.

Сираҗетдин (үзалдына). Эшне бетергәч, ничек фарсит итәргә кирәклеген Сираҗетдиның үзе дә бик яхшы белер әле. (Өстәл өстеннән сикереп төшеп, кулына лампа алып, ишеккә таба бара башлап.) Ахмак нәрсәләр, йөзе каралар, кладавай ишеген ачык калдырганнар.

Камали. Чү, зинһар, чү, һәммәсен бикләгәннәр! (Сираҗетдин һаман чыгарга маташа.)

Җамали. И бичара, бөтенләй коты очып, куркып беткән. (Камали белән Җамали Сираҗетдинның кулыннан тотып чыгармаска тырышалар.)

Сираҗетдин. Талыйлар, талыйлар! Тотыгыз!

Җамали (һаман да кулыннан җибәрмичә). Юк, Сираҗетдин, юк! Бернәрсә дә юк!

Сираҗетдин. Талыйлар! Әнә, йозагын ваталар! (Ишектән чыгып китә. Аның белән бергә Җамали белән Камали да чыгып китәләр.)

ИКЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан ялгыз.

Гөлҗиһан. И Раббым, и Раббым, тәмам харап булдык! Эштән чыктык! Фатыйма тудыкъ инде миннән авызын җырып көләр. Нинди генә матур иттереп аш уздырам дип торганда гына харап булдык. Әле менә кибетне дә пичәтләгәннәр, ди. Урам кибетеннән акча сорыйлар. Акча чыгармасагыз, бер тиенлек тә әйбер бирмибез дип әйтәләр, ди. Итче дә бүген ит бирмичә керткән. Аласыз да аласыз, акча бирүне белмисез, сез җүләрне туйдырырга мин ялланып керешмәгән дип әйтә, ди. Асрауларның да берсенә дә бер сүз әйтер хәл юк, хәзер үзеңнән битәр, биш өлеш артык итеп кычкырырга торалар. Кичәгенәк Гайниҗамал: «Торасың да кычкырасың, торасың да кычкырасың, мин җүләр кешенең хатыны түгел, мин кычкырмасаң да аңлыйм. Кычкырырга беләсез, ә өскә-башка ясарга белмисез, менә алъяпкычларым тузып беткән, кычкырганчы бер алъяпкычлык алып бир»,— ди. Хәзер инде күчәрләренә кадәр мыскыл итә башладылар. Кичә тудыкъларга барырга ат җигәргә кушкан идем: «Әллә, абыстай, син дә инде акылга җиңеләя башладыңмы? Чыгасыз да утырасыз да, бер эшсезгә чабасыз, ул атларның аяклары тимер түгел бит көне буена чабып йөрергә»,— ди. Белмим инде мин, ни эшләргә дә аптырадым. Сираҗины җүләр дип әйтер идем, кеше юк чагында үзалдына әллә нәрсәләр хисаплый, әллә нәрсәләрне шутка салаШутка (счётка) салу — исәпләү.. Мин килә башладым исә, «таларга киләсең» дип кычкырынырга тотына. И Аллам, харап булдык шул, харап булдык. Бламажи пешерелми онытылып калган дигәч тә әллә нәрсәгә эчләрем «жу» итеп киткән иде. Күрәчәгебезгә каршы булган икән шул. (Ишектән Нәгыймә карчык килеп керә.)

ӨЧЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан, Нәгыймә.

Гөлҗиһан. Әйдә, хуш киләсең, Нәгыймә абыстай, килүең-китүең юк.

Нәгыймә. Исәнме, кызым. Гөлҗиһан, исәнме? Кешенең борчулы вакытында һаман-һаман килеп кешене борчып йөреп булмый шул. Нихәл әле, кызым, ниләр эшләп торасыз? Исән-сау гына торасыңмы? Хафалана торгансыңдыр, ахры, ябыгып киткәнсең.

Гөлҗиһан. И, Нәгыймә абыстай! Ничек итеп хафаланмаска кирәк? Инде Мәскәү бүләкләре кайта дип көтеп торганда гына, ирең шулай җүләрләнеп кайткач, ничек итеп хафаланмассың! Ичмасам акчасын алдырмый гына кайткан булса, тагын да бер хәл иде. Әле ярый, көн күреп торырга сумабыз бар дип торыр идең. Әле әнә мәскәүләр килеп кибетне дә пичәтләгәннәр, ди. «Сираҗины докторга күрсәтәбез. Әгәр чын-чыннан җүләр булса, аз белән дә килешермез»,— дип әйтәләр, ди. Ул инде соң, җүләр булмаса, урамда утын төягән вагуннарга утырып йөрер идеме?

Нәгыймә. Әйе шул, әйе шул, кызым, бер дә акыллы кешенең эше түгел инде. Әле менә беркөн, теге, беләсең ич Хәмди Мәфтухасын, шуның Әсма атлы бер кызы бар. Шул кыз урамнан узып бара икән. Сираҗетдин шуның каршысына барган да: «Син кем кызы, бик матур кыз икәнсең, мин сине үземә кече хатынлыкка алам»,— дип юлыннан туктаткан. Ул аны анасына кайтып сөйләгән. Анасы тагын, җүләр нәрсә, шул сүзгә ышана калган: «Бай кеше бит, сораса, ни эшләп бирмәскә, бирәм, һәйбәт, яхшы атларга утырып рәхәтләнеп йөрер»,— ди. Мин әйтәм: «И җүләр, җүләр, шул сүзгә ышандыңмы? Ул бит хәзер акылдан шашкан, белешеп әйтми ул, аның хатыны Гөлҗиһан синең Әсмаңнан мең өлеш артык, синең йөз Әсмаңны бәреп егар»,— дим.

Гөлҗиһан. Кайсы Хәмди Мәфтухасы инде ул?

Нәгыймә. Ай Алла, син Хәмди Мәфтухасын белмәскә, менә тагы, алар бит синең әтиләрең күршесендә, Чүпрә Йосыф йортында, түбән өйдә фатир торганнар иде.

Гөлҗиһан. Ай, әҗәткана, шулмыни? Сираҗины башларына чәйнәп яксыннар, җүләр белән тормасам миңа ир бетмәгән! Ачуымны китерсәләр, иртәгә үк аерылып китәрмен. Тәмам туеп беттем инде. Беркөнне карап утырды, утырды да: «Әйдә, гармун алып уйнап җибәр әле»,— ди. Мин тагы, җүләр, аның сүзенә ышанып, чынлап әйтә дип белеп, уйнарга гына тотынган идем: «Әйдәле җырлап та җибәр»,— ди. Мин җырламагач, тотынды биергә, тотынды биергә, мин, куркып, гармунны ташладым, ул һаман бии дә бии. Тәмам арып, башлары-күзләре әйләнеп бетте. Чәнчелеп китсен Сираҗилары, башларына чәйнәп яксыннар! Шул җүләргә бирмәсәләр, кызларына урын таба алмаганнар икән.

Нәгыймә. Мин шуны әйтәм: «Юкка җүләрләнеп, үзегездән кеше көлдереп, алай итеп йөри күрмәгез»,— дим.

Гөлҗиһан. Бирсеннәр, минем бер сүзем дә юк. Гомеремдә мин аннан нинди рәхәт күрдем?

Нәгыймә. Анысы шулайдыр да инде, шулай да булса, иргә бер баргач, шунда торган яхшы. Әле соң ни эшләп торасыз? Бераз өшкертеп-төкертеп караганыгыз юкмы? Бәлки, Алла кушса, сәламәтләнеп тә китәр иде. Әле менә сезгә шуны әйтим дип килгән идем. Нурый хаҗиларга читтән бер ишан килгән, ди. Сулышы бик шифалы, өшкерткән кеше бер дә сәламәтләнми калмый, ди. Әле менә әллә кемнең хатыны шуңа өшкерткән генә икән, бик зур файда күргән, ди.

Гөлҗиһан. Мин бер дә хәзер ни эшләргә дә белмим инде. Әле менә бүген мәскәүләр белән килешмәкче булып йөриләр. Шулар белән килешеп, эшләр уңайга китсә, тагы ни булса да ул булыр иде. (Ишектән Җамали, Камали, Сираҗетдин, Закир һәм Мөхәммәтҗан килеп керәләр. Сираҗетдинны урындыкка утырталар.)

ДҮРТЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан, Нәгыймә, Җамали, Камали, Сираҗетдин, Закир һәм Мөхәммәтҗан.

Җамали. Закир, Мөхәммәтҗан, сез шунда Сираҗетдинны яхшы гына каравыллап утырыгыз, бер җиргә дә чыгып китмәсен. Килен, сез дә бераз күз-колак булыгыз. Әйдә, Камали, без кибеткә төшик. Анда теге давиринныйлар безне көтеп тора торганнардыр. Аларны монда алып килербез. Гарәфигә дә әйттерергә кирәк, ул да килсен, ул аның юлда ничек таланганын күргән кеше, бәлки файдасы тияр. (Чыгып китәләр.)

Гөлҗиһан (урындыкта башын арткы таба салып, йоклаган төсле утырган Сираҗетдинны күрсәтеп). Әнә инде, Нәгыймә абыстай, аның хәле шул инде. Йә ул шулай башын артка сала да изелеп йоклый, йә тора да пыр тузып, өй эчендә йөгергәләп йөри, йә булмаса өстәл өстенә менеп утыра да әллә ниләр мыгырдап укырга тотына. Менә инде көне буе шуны саклап утыр, әгәр гомер буена шул җүләрлегендә булса, аның белән ничек торырсың?

Сираҗетдин (үзалдына). Тормассың, тормассың бер дә. Тизрәк эшем генә бетсен, мин аннан ары сине типкәләп ишегемнән чыгарып җибәрермен.

Нәгыймә. Шулайдыр шул, Гөлҗиһан, шулайдыр. Бу килешкә булганда, хәлең бик яхшы түгел; ичмасам, байлыгы бар вакытта шулай булган булса бер хәл иде. Байлыгы бар дип чыдап торыр идең; син яшь кеше, балаң-чагаң юк, бер дә хафаланмас идең. Әле менә теге җүләр Йосыф хатыны акча белән калды да, нинди чибәр яшь кешегә барды.

Сираҗетдин (үзалдына) Күрәсезме, карчык нинди яхшы киңәшләр бирә! Калдырдылар ди сезгә акча, капчыгыгызны тотмыйсызмы?!

Закир (үзалдына). Итәрсең аны җүләр, үз файдасына килгәндә ул бер дә җүләр түгел! Беркөнне миңа алмаштырырга дип егерме биш тәнкәлек акча биргән иде, шул вакытта мин, бераз батырып калыйм әле дип, бер өчлекне кесәгә яшергән идем, хәзер сизде. «Кая акча? Талыйлар!» — дип, каравыл кычкыра башлады.

Мөхәммәтҗан (үзалдына). Акчасы булгач, баргандыр шул, акчасы булса, абыстайны алудан мин дә качмас идем. Мин дә бит бик чибәр егет. (Мыекларын боргалап-төзәтенеп куя.) Абыстай карт кеше түгел, акчасы булгач, аның белән торырга мөмкин. Матур булмаса да, акчасы булгач, ярап торыр иде.

Гөлҗиһан. Нәгыймә абыстай, зинһар, акрынрак сөйли күр. Йә үзе ишетер, тегендә тегеләр дә тыңлап торалар, үзе ул, дивана булса да, сөйләгән сүзне бик тиз ишетә. Әйдә, без теге якка чыгып, бераз сөйләшеп утырыйк. (Закир белән Мөхәммәтҗанга карап.) Сез монда абзагызны саклап утырыгыз.

Закир (Мөхәммәтҗан янына барып утырып). Нихәл, Мөхәммәтҗан? Кичә бит минем ай тулды. Беләсеңме, миңа акча кирәк. Жалунияне аласы иде. Бу җүләрне көтеп торсаң, монда жалуния алганчы сакалың агарыр.

Мөхәммәтҗан. Минем үземнең дә жалуния алганым юк. Кичә Җамали абзыйдан сораган идем, сезнең ябык кибетегез өчен мин нишләп сезгә жалуния түләп торыйм, абзагыздан сорагыз, ди.

Закир. Ә соң мин кайдан алыйм?

Мөхәммәтҗан. Белмим.

Закир. Җамали абзыйдан сорыйм да, әгәр ул бирмәсә, ташлыйм да чыгып китәм.

Мөхәммәтҗан. Теләсәң ни эшлә, мин сине тотып тора алмыйм. (Тик утыралар.)

Сираҗетдин (үзалдына). Тимә әле, минем бу җүләр булып кыйлануның бик күп файдасы булды, мине җүләр дип фараз кылып, һәммәсе дә үзләренең серләрен яшермичә сөйлиләр. Хатынның да, кибетчеләрнең дә, күперләрнең дә — һәммәсенең серләре мәгълүм булды. Тизрәк эшләрем генә бетсен, аннан ары мин сезнең барыгызны да ничек итеп өреп чыгарырга белермен. Инде теге мәскәүләр тиз килеп җитәрләр. Алар күзенә җүләррәк булып күренү өчен алданрак юллар эзләп куярга кирәк. Әгәр доктор чын-чыннан да җүләр дип шаһитлек бирсә, эшне озакка сузмаслар, тиз килешерләр. Аны ничек тә булса кулга алырга кирәк, докторлары нинди кеше икән? Аңа бер биш йөзлекне сузмый туры килмәс. Эшнең башы шунда. Аннан гына эшне бозарга ярамый. Әгәр биш йөздән дә ким бирсәң, бәлки ул риза булмас. Абыйлар бик йомшак маташмасалар ярар иде. Сумына ун тиеннән артык бер дә бирергә ярамый. Кибеттә малы бик аз икән дип әйтәләр, ди. Аз булмый, анда икенче кеше исемендәге вывиска астындагы кибеткә мал төямичә, пила чүбе тутырмаган. Алар барысы да мал. (Ишектән Мәскәү доверенныйлары керә башлыйлар.) Уф! Килеп тә җиттеләр. Ничек тә булса серне сиздермәскә кирәк.

Җамали. Әйдә, Васили Димитрич, әйдә, пожалысты, пожалысты. (Доверенныйлардан дүрт кеше, доктор, Җамали, Камали һәм Гарәфи килеп керәләр.)

БИШЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Әүвәлгеләр, дүрт доверенный, доктор, Җамали, Камали, Гарәфи һәм Сираҗетдин.

Җамали (доверенныйларга). Пажалти, пажалти, менә моннан утырыгыз. (Урын күрсәтә.)

Василий Дмитриевич. Тукта әле, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, әүвәле Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович белән күрешергә кирәк. (Сираҗетдин янына килә.) Здраствуйте, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович!

Сираҗетдин (алдына гына карап утырган урыныннан сискәнеп, сикереп торып). Каравыл! Талыйлар! (Ишеккә таба бара башлый.)

Закир һәм Мөхәммәтҗан. Тукта, абзый, тукта! (Урынына китереп утырталар.)

Василий Дмитриевич (куркып, артка чигенеп утырып). Кызганыч бичара, куркыныч.

Икенче доверенный. Бөтенләй төсләре дә үзгәргән.

Сираҗетдин (үзалдына). Үзгәрерсең, уен түгел ул, кырык тугыз мең тәңкә диләр аны!

Җамали. Бар, Мөхәммәтҗан, әйт әле, чәй китерсеннәр.

Бер доверенный. Юк, юк, кирәк түгел. Без эшебезне генә эшлик тә китәрбез.

Сираҗетдин (үзалдына). Шаулама, бу беренчесе яхшы чыкты әле, малайларыңның куркудан котлары чыкты. (Сикереп өстәл өстенә менеп утыра.)

Бер доверенный. Карагыз әле, тагы әллә ни эшли.

Камали. Юк, зарар юк, ул һаман шулай.

Доверенный. Ах бичара.

Сираҗетдин (үзалдына). Күрсәтермен әле мин сезгә бичараларыгызны!

Василий Дмитриевич. Ну, менә без хәзер барыбез да җыелган чак. Сез тагын бер сөйләгез әле, вакыйга ничек-ничек булган?

Сираҗетдин (үзалдына). Беләләр алар вакыйгане! Аны сез миннән сорасагыз, мин әйтер идем ничек булганын. (Урыныннан сикереп торып, ишеккә таба бара башлый. Утырган кешеләргә күзләрен зурайтып ачып карый. Закир белән Мөхәммәтҗан барып тотып, яңадан урынына китереп утырталар.)

Бер доверенный. Нишләп ул һаман тынычсызлана?

Камали. Юк, зарар юк, ул һаман шулай.

Василий Дмитриевич. Ну, ярый, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, сез сөйләгез әле, эш ничек булган?

Сираҗетдин (үзалдына). Берничек тә булмаган.

Җамали. Менә ничек булган. Ул безгә сөйләнеп йөргән иде: «Мин фәләнчә көн Мәскәүгә барам»,— дип. Мин аңа әйттем: «Тукта, бераз сабыр ит, бергә барырбыз»,— дип. Ул әйтте: «Юк, мин хәзер барам, кибеттә мал бик аз калды. Күп нәрсәләрнең төрләре беткән»,— дип. Шуннан соң мин дә бер сүз әйтмәдем, ул да китеп барды. Ул акчасын үз янына алып киткән икән, минем аннан да хәбәрем булмады.

Сираҗетдин (үзалдына). Китәр, китәр, үз янында алып китәр! Үз янымда алып китәргә мин дурак түгел!

Җамали. Хәтта мин аның күпме акча алып киткәнен дә белмәдем. Соңыннан, «Сираҗетдин таланды» дип, менә Гарәфидән тилиграм килгәч, киленнән ишеттем, «кырык тугыз мең», диде.

Сираҗетдин (үзалдына). Бик дөрес, шулай, кырык тугыз мең.

Василий Дмитриевич. Киленегез аны кайдан белгән? Үзе әйткәнме?

Җамали. Юк, үзе әйтмәгән. Ул чыгар алдыннан аягын чишенеп, кәгазь акчаларны балтырына чорнап, аягын киенгән.

Сираҗетдин (үзалдына). Анысы дөрес, кәгазьләрне балтырына чорнап киенгән.

Василий Дмитриевич. Киленегез мондамы? Аннан да сорап карасак, ничек булыр?

Камали. Юк, ярамый, хатын кешегә ирләргә күренергә шәригать ни вилит!

Җамали. Сорасыннар, сорасыннар, безгә кеше хакы бер тиен дә кирәкми, сорасыннар.

Сираҗетдин (үзалдына). Дөрес, дөрес, бер тиеннәре дә кирәкми!

Җамали. Бар әле, Мөхәммәтҗан, абыстаңны монда чакыр, хәзер генә чыгып керсен әле. (Гөлҗиһан керә.)

АЛТЫНЧЫ МӘҖЛЕС

Башкалар һәм Гөлҗиһан.

Җамали (Гөлҗиһанга). Менә, килен, болар Мәскәүдән килгән давиринныйлар, синнән сорамакчы булалар.

Гөлҗиһан. Нәрсәне?

Җамали. Сираҗетдинның акчасын.

Гөлҗиһан. Нинди акчасын?

Җамали. Югалткан акчасын.

Гөлҗиһан. Аны ничек миннән сорыйлар, мин аны кайдан алып бирим?

Василий Дмитриевич. Туктагыз әле сез, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, сез сорый белмисез. Менә нәрсә, абыстай: сез Сираҗетдин Гыйлаҗетдиновичның үзе белән акча алып киткәнен белдегезме?

Гөлҗиһан. Белдем.

Василий Дмитриевич. Ул аны кайсы кесәсенә салып алып китте?

Гөлҗиһан. Бер кесәсенә дә салмады. Иң әүвәл менә шушы төшкә утырды да аякларын чишенде. Аннан соң кырык тугыз мең тәңкә акчасын дүрткә бүлде дә, аякларының як-якларына, балтырларына куйды да киенде.

Василий Дмитриевич. Сез ул акчаларның нинди икәнлекләрен күрдегезме?

Гөлҗиһан. Күрдем.

Василий Дмитриевич. Нинди акчалар иде?

Гөлҗиһан. Бишәр йөзлек.

Сираҗетдин (үзалдына). Күрдең пычак, ул вакытта инде ул акчалар күптән кладавайда яталар иде.

Василий Дмитриевич. Ул акчаларны ул кайдан алып чолгады?

Гөлҗиһан. Сумкадан алып чорнады. Банкыдан алып кайтты да аягын чишенеп чорнады.

Василий Дмитриевич. Аягын киенгәч, өйдә озак тордымы?

Гөлҗиһан. Юк, озак тормады. Аягын киенде дә, атка утырып, вакзалга төшеп китте.

Василий Дмитриевич (башка доверенныйларга карап). Әфәнделәр, сез дә берәр нәрсә сорап карамыйсызмы?

Доверенныйлар. Юк.

Василий Дмитриевич. Ярый, абыстай, рәхмәт. Башка сорый торган сүз юк. (Гөлҗиһан чыгып китә.)

ҖИДЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһаннан башкалар.

Василий Дмитриевич (башка доверенныйларны бер читкә тартып). Ну, әфәнделәр, сез ни дисез? Минемчә, боларның әйткән сүзләре дөрес шикелле күренә. Банкның кассиры да һәммәсе бишәр йөз тәңкәлек аталар бирдем дигән иде.

Бер довереннай. Минемчә дә дөрес.

Икенче доверенный. Мин дә бер дә шикләнергә урын күрмим. (Һәммәсе дә килеп утыралар.)

Василий Дмитриевич. Ну, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, сүзегезне сөйләп бетерегез, аннан соң ни булган?

Җамали. Аннан соң ни булганын мин бик яхшы белмим. Менә бу Гарәфи аның белән бер пуезда барган кеше, эшне ул бик яхшы белә. Безгә тилиграмны да ул бирде.

Василий Дмитриевич. Алай икән, бик яхшы. Алай булса, сез, Гарәфи әфәнде, эшнең ничек булганын безгә сөйләп бирегез әле...

Гарәфи. Без аның белән вакзалдан кузгалып киттек. Юлда бик яхшы бардык.

Сираҗетдин (үзалдына). Бик дөрес, хәтта пирасаткага төшкәндә бергә пирәшләдекПирәшләү — пәрәмәч белән чәй эчү. тә.

Гарәфи. Соңыннан Мәскәүгә барып җитәргә берничә станса калгач...

Сираҗетдин (үзалдына). Әйе, берничә станса калгач.

Гарәфи. Сираҗетдин: «Мин тышка чыгып керим әле»,— дип, тышка чыгып китте. Төн карангы иде...

Сираҗетдин (үзалдына). Дөрес, караңгы иде.

Гарәфи. Пуез да бик шәп барадыр иде. Ул чыгып бераз торгач, пуез бер стансага туктады, аннан да кузгалып китте...

Сираҗетдин (үзалдына). Анысы да дөрес.

Гарәфи. Шуннан соң мин, тынычсызланып, Сираҗетдинны эзләргә чыктым. Бәдрәфне барып төртеп карадым, бәдрәф бикле иде...

Сираҗетдин (үзалдына). Монысы да дөрес.

Гарәфи. Бәдрәф янында бер-ике кеше көтеп торалар, бәдрәфтәге кешене озак торды дип сүгәләр иде...

Сираҗетдин (үзалдына). Анысы да дөрес. Хәтта ишекне дөбердәтеп аптыратып бетерделәр.

Гарәфи. Шул вакытта бер кандуктыр узып барадыр иде, аңа жалуба бирделәр...

Сираҗетдин (үзалдына). Анысын да ишеттем.

Гарәфи. Кандуктыр: «Стансада торганда, икенче кандуктыр бикләп куйгандыр аны»,— дип, ачып керде...

Сираҗетдин (үзалдына). Уф! Иң читен җиренә килеп җиттеләр.

Гарәфи. Бервакытны ачып керсәк... ни күзебез белән күрик, Сираҗетдинның башыннан бүрекләре, кәләпүшләре төшкән...

Сираҗетдин (үзалдына). Дөрес.

Гарәфи. Аякларын салдырганнар...

Сираҗетдин (үзалдына). Анысын үзем салдым.

Гарәфи. Казакиларын, камзулларын чишкәннәр...

Сираҗетдин (үзалдына). Аларын да үзем чиштем.

Гарәфи. Бернәрсә белмичә һушы китеп ята...

Сираҗетдин (үзалдына). Әйе, белмәмешкә салынып яттым.

Гарәфи. Моны күргәч тә минем йөрәкләрем «гөп!» итеп китте, кандуктыр да: «Кенәзне талаганнар!..»— диде.

Сираҗетдин (сикереп торып). Каравыл! Тотыгыз! Тот! (Ишеккә таба йөгерә, һәммәсе урыныннан сикереп торалар. Сираҗетдинны барып тоталар.) Каравыл! Талыйлар!

Җамали, Камали, Гарәфи һәм башкалар (беравыздан). Җибәрмәгез, җибәрмә! Сираҗи, Сираҗи, бернәрсә юк, утыр! Утыртыгыз! (Урындыкка китереп утырталар.)

Сираҗетдин. Каравыл! Талыйлар! (Урындыкка егылып, изелеп төшә.)

Доверенныйлар. Доктор, доктор әфәнде, ярдәм итегез, карагыз. (Доктор килә.)

Доктор. Рәхим итеп, бер чүпрәкне салкын суга манып китерегез әле. Бераз хәл алдырырга кирәк булыр. Аннан соң тамырларын карарбыз. (Сулы чүпрәкне китерәләр. Доктор сулы чүпрәкне маңгаена куеп.) Шул килешкә бераз гына торып хәл алсын әле, сез, зинһар, бераз читкәрәк китеп торыгыз, яңадан күзен ачып җибәреп, сездән курыкмасын. (Читкә китәләр. Доктор бераз торып.) Менә инде хәзер тамырларын карап карыйк. (Сираҗетдинның асылынып торган кулын кулына ала. Шул арада Сираҗетдин бик кечкенә итеп бөкләнгән биш йөзлекне докторның кулына кыстыра. Доктор, биш йөзлеккә күзен төшереп, үзалдына.) Һа, алай икән, эш сизелде, бик шәп акылдан шашкан икән. Ярый, миңа барыбер. (Кесәсеннән сәгать алган булып, биш йөзлекне кесәсенә тыга. Тамырыны тотып бераз караганнан соң.) Эш бу яктан бик өметле түгел, тамыр бик еш тибә. (Күкрәкләрен тыңлый.) Монда да хәл бик яхшы түгел. Йә әле, башкача тәҗрибә кыйлып карыйк. (Кесәсеннән бер нәрсә алып, кулларына, битләренә төртеп карап.) Дөрес. (Доверенныйларга әйләнеп карап.) Әфәнделәр, эш бик өмитле түгел, гакылына бик зур хәләлХәләл — зарар. килгән. Әгәр дә бик зур, хәтта харикыльгадәХарикыльгадә — гадәттән тыш. бер вакыйга булып, шул вакыйгане күргәндә кинәттән гакылына килмәсә, дәва белән генә терелтергә зур өмит күренми. Менә бу чүпрәкне алып куегыз әле. Хәзер күзен бераз ача башлады. Инде миңа тагын бер стакан салкын су китереп бирегез, шуны эчерткәч, бераз хәл алыр. Аннан соң мин сезгә бер дару язып бирермен. Шул даруны эчерткәч, ул тынычсызлануыннан бераз тукталыр. Шулай да булса, әфәнделәр, бөтенләй терелүенә өмит бик аз.

СИГЕЗЕНЧЕ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан һәм башкалар.

Гөлҗиһан (ишектән җылап кереп). Доктор әфәнде, мин нихәл итәрмен, кая барырмын?

Доктор. Тс, тс! Тавышыгызны чыгармагыз! Авыру янында җылаган тавыш чыгарырга ярамый, ул аның кәефен генә боза. (Гөлҗиһан күзен яулык берлә каплап, акрын гына җылый.) Белмәссең, бәлки Ходадан вәгъдә җитсә, терелеп тә китәр. Дөньяда төрле вакыйгалар була. Менә бервакыт шундый бер кеше акылыннан шашкан, ничә еллар үзен-үзе белмичә йөргән. Бервакыт шуларның йортлары яна башлаган. Ул кешенең алты-җиде яшендә кечкенә кыз баласына ут кабынырга якынлашкач, бала бик каты, ачы аваз белән кычкырып җибәргән дә, шул тавышка теге кеше йокысыннан уянып китеп, коточкыч пожарны күреп, кыз баланы кочагына алган да, ут эченнән йөгереп чыгып, баланы янудан коткарган һәм үзе дә яңадан акылына килгән.

Җамали. Хода безгә дә шулай ярдәм бирсә иде.

Камали. Илаһем, үзең ярдәм бир!

Гөлҗиһан. И Раббым, Ходаем! (Тынычлык.)

Василий Дмитриевич. Доктор әфәнде, алайса сез Сираҗетдин әфәнденең акылына зарар килү хак дисез?

Доктор. Анда һичбер шик-шөбһә юк.

Василий Дмитриевич (доверенныйларга карап.) Алай булгач, әфәнделәр, безгә эшкә керешергә вакыт. Сез ни дисез?

Сираҗетдин (күзләрен бераз ачып, үзалдына). Йа Алла, эшләр бераз җиңеләя, иң авырлары узды. Акча төрткәч, докторың эреде. Шайтан да эзләп таба алмаслык ялганнарны ялганлый!

Доверенныйлар. Без дә шуны уйлап торадыр идек, без дә шул фаразда. (Гөлҗиһан чыгып китә.)

ТУГЫЗЫНЧЫ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһаннан башкалар.

Василий Дмитриевич. Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, соң сез нинди фаразда?

Җамали. Без нинди фаразда булыйк?

Василий Дмитриевич. Доктор әфәнде әйтә, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович акылга килерлек түгел, ди. Шулай булгач, инде ул моннан соң сату итә алмас. Кибеттәге бар малын, йортларын сатарга кирәк тә, шуның белән бурычларын түләргә кирәк.

Сираҗетдин (үзалдына). Ай-яй, начар сүз әйтте.

Җамали (аптырап китеп). Ул ни дигән сүз? Ничә еллардан бирле бер тиен калдырмый түләп килгән фирманы шулай итеп тар-мар итмәкче буласызмы?

Василий Дмитриевич. Ә соң сез ни эшләмәкче буласыз?

Җамали. Менә сезнең белән килешсәк, агай-эне икебездән беребезне апнкун итеп куярбыз да, әүвәлгечә сату итә бирербез.

Сираҗетдин (үзалдына). Менә монысы яхшы сүз.

Василий Дмитриевич. Соң сез ничек итеп килешмәкче буласыз?

Җамали. Белмим, ничек килешергә?

Василий Дмитриевич. Соң сез күпме бирмәкче буласыз?

Җамали. Белмим.

Василий Дмитриевич. Илле процент бирәсезме?

Җамали. Ул ни дигән сүз? Аның йорты залук, кибетендә малы юк, акчасы урланган.

Василий Дмитриевич. Анысын һәммәсен дә беләбез.

Җамали. Шулай булгач, ни өчен илле прасинт сорыйсыз? Аның кибетендәге бар малын сатып бетерсәгез дә ун прасинттан артык җыя алмассыз.

Сираҗетдин (үзалдына). Монысы өчен абыйга рәхмәт.

Василий Дмитриевич. Соң күпме бирмәкче буласыз?

Җамали. Күпме дип, ун прасинт бирербез. Аны да инде тик, барган көенә фирманың эше туктамасын дип кенә бирәбез.

Василий Дмитриевич. Алай бик аз. (Доверенныйларга карап.) Әйдәгез әле, монда килегез. (Бер читкә китәләр.) Ну, сез ни дисез? (Үзара шыпыртлап бераз киңәшәләр. Янәдән килеп утырып.) Ну, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, менә нәрсә, унбиш процент бирерсез. Аннан да ким булганда, иптәшләр риза булмыйлар.

Җамали. Ихтыярыгыз, без артык бирә алмыйбыз. Ничә еллардан бирле килгән фирманы бетерәсез икән, хәерле булсын.

Василий Дмитриевич. Алай булса, менә нәрсә: ун процентның һәммәсен дә иртәгә биреп бетерергә кулыгыздан подписка бирәсезме?

Җамали (Камалига карап). Камали, синдә иртәгә алты мең тәңкәләп акча булырмы? Калган яртысын мин табам.

Камали. Яхшы, ярар, булыр.

Василий Дмитриевич. Димәк, алай булгач, риза буласыз?

Җамали. Риза.

Сираҗетдин (үзалдына). Эш пешә.

Василий Дмитриевич. Ну, доверенныйлар, сез дә ризамы?

Доверенныйлар. Риза, риза!

Василий Дмитриевич. Алай булса, мин актны язам. (Яза.) Менә сезгә үзебезнең йөз егерме мең сум алачагыбыз бәрабәренә унике мең сум алырга риза булганлыгыбызга распискалар. Рәхим итеп, һәммәгез дә шуңа кул куегыз! (Куялар.) Яхшы, инде алай булса, менә, менә монысы сезгә. Ә менә монысы безгә. (Кесәсенә тыга.) Яхшы, хәерле сәгатьтә булсын. (Кул бирешәләр.) Ну, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, инде эш бетергәнлекнең сые сездән.

Җамали. Әйдәгез, рәхим итегез, барабыз.

Бер доверенный. Ә Сираҗетдин Гыйлаҗетдиновичны тәбрик итәргә кирәк.

Василий Дмитриевич. Юк, ярамый.

Җамали. Әйдәгез. (Чыга башлыйлар.)

Сираҗетдин (үзалдына). Ух, эш пеште! Бер көн эчендә йөз дә сигез мең тәңкә файда!

Доктор. Әфәнделәр, сезгә бер сүзем бар. Әгәр дә минем сүземне тотсагыз, хәзерге көндә ике кешегә сез бик зур файда китерә аласыз. Бердән, сез авыруны терелтә аласыз, икенчедән, мина бик зур шөһрәт була.

Доверенныйлар. Ничек итеп?

Доктор. Менә ничек итеп: бая мин сезгә сөйләгән идем бит, харикыльгадә бер эш булса, диваналарның терелүе ихтимал дип.

Доверенныйлар. Ие.

Доктор. Менә хәзер минем башыма бер фикер килде. Сезнең кайсыгызда булса да дүрт данә бишәр йөз сумлык акчалар бардыр бит?

Доверенныйлар. Бар, миндә дә бар.

Җамали белән Камали. Миндә дә бар.

Сираҗетдин (үзалдына, шатланып). Аңладым, аңладым, бу доктор түгел икән, шайтан икән! Яңадан бер биш йөзлекне тамызмый туры килмәс. Дәртен белгән — дәрманын белер диләр, бик дөрес сүз.

Доктор. Булса, китерегез монда акчаларыгызны. (Бирәләр.) Хәзер миңа калын-калын итеп дүрткә бүлеп төргән чуар кәгазьләр бирегез.

Җамали. Хәзер китерәм. (Чыгып китә. Камали да өстәл асларыннан кәгазьләр эзли башлый.)

Василий Дмитриевич. Сез ни эшләмәкче буласыз? Мин аңламыйм.

Доктор. Бераз гына сабыр итегез, хәзер күрерсез. (Кәгазьләрне китереп бирәләр.) Менә аларны шушылай итеп төрик. (Төрәләр.) Хуш, сез, әфәнделәр, менә бу почмакка килеп, бер дә дәшми-тынмый гына тик торыгыз. (Тегеләр почмакка китәләр. Доктор тышкы ягыннан бишәр йөзлек акча белән төргән кәгазьләрне икешәр-икешәр ике кулына тотып, аларны югары күтәреп, акрынлап, аяк очлары белән генә басып, Сираҗетдинның артына килә. Соңра кинәттән, аяк тибеп, бик каты аваз белән: «Сираҗетдин!»— дип кычкыра. Сираҗетдин, сискәнеп, аяк өстенә баса. Акчаларны карап тора. Соңра көлеп җибәреп: «Акчам! Акчам!»— дип, кулларын суза.)

Доктор (акчаны биреп). Мә, ал акчаларыңны! Монда кырык тугыз мең тәңкә! Акчаң табылды! (Сираҗетдин, акчаларны алып, кантор өстәленә йөгерә. Өстәл эченә салып бикләп, ачкычны ала.)

Доктор (халыкка карап). Ну, каналия, нинди оста зшли, артист кына буласы бар! (Сираҗетдин янына бара. Бер кулы белән Җамалига ишарә кыла. Җамали килә.) Сираҗетдин әфәнде, бу кем? Бу абзаң, күрешегез.

Сираҗетдин (Җамалига карап). Абый!

Җамали. Исәнме, энем! Исән кайттыңмы?

Камали. Исәнме, энем?

Сираҗетдин. Исәнме?

Доктор. Хатынын чакырыгыз!

Җамали. Исән-сау кайттыңмы, энем?

Сираҗетдин. Ә?

Җамали. Исәнме дим?

Доктор. Менә болар — агаларың, таныйсыңмы?

Сираҗетдин. Таныйм.

Доктор. Танысаң, күреш. (Сираҗетдин күрешә. Гөлҗиһан керә.)

УНЫНЧЫ МӘҖЛЕС

Гөлҗиһан һәм башкалар.

Доктор. Менә монысы кем?

Сираҗетдин. Гөлҗиһан?

Доктор. Күрешегез. (Күрешәләр.) Йә, инде утырыгыз. (Дүртесе дә утыралар.) Йә, менә инде тыңлап торыгыз, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович! Әнә сезнең кырык тугыз мең тәңкә акчагыз, сез ул акчаны Мәскәү юлында югалттыгыз.

Сираҗетдин (сикереп торып). Ә?

Доктор. Утыр, утыр, менә инде хәзер ул акчалар табылды.

Сираҗетдин. Сез кем?

Доктор. Мин — доктор.

Сираҗетдин. Хуш?

Доктор. Хәзер инде син терелдең.

Сираҗетдин. Мин авырмадым!

Доктор. Ярый, авырмасаң. (Халыкка карап.) Авырмаганлыгың бик мәгълүм. (Сираҗетдинга.) Ярый, хуш инде! Мин китәм.

Сираҗетдин (урыныннан торып). Ярый, хуш! Ә болар кемнәр? Ә, Василий Дмитриевич, уһуу, исәнме? Миңа ник әйтмисез, исәнме? Һа, сез дә исәнме? Акчага дип килдегезме? Менә хәзер сезгә акча бирәм. (Өстәл астын барып ача башлый. Доверенныйлар шаркылдап көлеп җибәрәләр.)

Василий Дмитриевич. Юк, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович, кирәк түгел. Бирерсез әле. Әйдә, без сине сыйланырга алып барабыз. Шунда сөйләшербез.

Сираҗетдин. Ярар, барам, бар, чыга торыгыз. Кая, Гөлҗиһан, бүрек белән яңа киемнәрне китер. (Һәммәсе дә чыгып китәләр. Доктор кала. Докторга.) Аңладым, аңладым. Сезгә тагын биш йөз. Мин хәзер чыгам. (Доктор чыга.) Ә менә монда икән җилән. (Киенә.) Эш пеште! Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам, афтамабил алам! Типтерәм дөньясында! (Чыгып китә.)

Гөлҗиһан (ишектән сөйләнеп керә). Бүрекләрең бу яктадыр, ахры. Ай Алла, чыгып та киткән, күрми дә калдым. Үзе дә терелде! Байлыгыбыз да үзебезгә калды. Кунакка барам, кунакка чакырам, мәҗлес уздырам! Янсын дошманнарның йөрәге!

Пәрдә.

1911 ел

Пьесаны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә