Комедия 8 картинада
КАТНАШАЛАР:
Батырхан — зыялы.
Нуретдин — тәрәккый пәрвәр, бай сәүдәгәр.
Давыт — Нуретдиннең улы, студент.
Дилбәр — Нуретдиннең кызы, гимназия бетергән.
Рөкыя — Нуретдиннең кызы, бөкре, зәгыйфь.
Гөлнар — Нуретдиннең кардәш кызы, алар тәрбиясендә.
Сергей Сергеевич Носов — генерал.
Зәйнетдин — Нуретдиннең кияве, нэпман.
Фәттах — вак кул бай, спекулянт.
Сөнгать — зыялы яшьләрдән, социалист.
Нияз — мөселман комитеты секретаре, офицер.
Мисбах хаҗи — зур сәүдәгәр, кара бай.
Сәхипгәрәй — Хәрби Шура вәкиле, офицер.
Фәтхи — эшче.
Рауза — хезмәткәр.
Наум Пахомич — зур бай.
Хәзрәт-мулла — мәхәллә имамы.
Голам әкә — лашманБеренче дөнья сугышы вакытында тыл хезмәте өчен Төркестанның җирле халкыннан җыелган гаскәр., үзбәк.
Хатын.
Асрау.
Байлар һәм эмигрантлар.
Вакыйга башлана 1910 елда, бетә 1923 — 1924 елларда.
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Бай кунак бүлмәсе.
I
Гөлнар, Сөнгать.
Гөлнар (ишекләрне карап, тәрәзәгә килеп ымлап). Кер инде, кер, берәү дә юк. (Тагын ишекләрне карый. Сөнгать керә.) Ни булды сиңа, нигә мондый вакытта?
Сөнгать. Бер нәрсә китергән идем, яшерә алмассыңмы?
Гөлнар. Нәрсә соң ул?
Сөнгать (чемодан кертеп). Менә!
Гөлнар. Мондый нәрсәләр белән нигә көндез киләсең?
Сөнгать. Хәтәр эшләрне көндез эшләү уңайлырак.
Гөлнар. Моннан соң бу тирәдә күп күренеп йөрмә.
Сөнгать. Нигә?
Гөлнар. Давыт кайтты.
Сөнгать. Кайтты?!
Гөлнар. Бүген иртә белән.
Сөнгать. Алайса, син моны (кулындагы чемоданны күрсәтеп) ышанычлырак урынга яшер.
Гөлнар. Авырга алма, Сөнгать, моннан соң сезнең бу хикмәтле нәрсәләрегезне саклый алмамдыр, ахры. Монысы актыгы булсын.
Сөнгать. Нигә?!
Гөлнар. Бу йортта озак кала алмам күренә. Шулхәтле туйдым, шулхәтле туйдым, әллә кая баш алып китәргә риза булыр идем. Әллә кем мин монда! Асрау дисәң, асрау түгел. Хуҗа дисәң, хуҗа түгел, әллә нәрсә генә шунда. Кардәш дигән булалар, ансын да сизмим. Адым саен кырын караш, чәнечкеле сүзләр... (Чемоданны күрсәтеп.) Моны кайчан алырсың?
Сөнгать. Атна-ун көнсез булмас. Ләкин, зинһар, ышанычлырак урынга куя күр. Юкса бик күп иптәшләрнең эзләре ачылачак.
Гөлнар. Тс-с-с!.. Харап булдык, Давыт керә.
Сөнгать (кулы белән ишарә ясап). Борчылма.
II
Гөлнар, Давыт, Сөнгать.
Давыт керүгә, Гөлнар белән Сөнгать бер-берсенә карашып сүзсез катып торалар.
Давыт. Бу ничек болай, Сөнгать «иптәш», сез бездә?!
Сөнгать. Менә туташ белән дә шул турыда сөйләшеп торадыр идек. С приездом! (Күрешәләр.) Кайтканыгызны ишеткәч тә килергә булдым.
Давыт (шикләнеп карый). Чемоданнар белән әллә берәр яры китәсезме?
Сөнгать. Юк, бер яры да китәргә җыенмыйм. (Гөлнар борчыла.)
Давыт (чемоданны курсәтеп). Ә бу соң?
Сөнгать. Яңа фатирга күчәм.
Давыт. Нигә, әллә?..
Сөнгать. Юк, ул яклардан полный тынычлык.
Давыт. Нигә фатир алмаштырасыз?
Сөнгать. Хозяйкалар белән тыныша алмыйм бит мин. Алар акча диләр, ә минем акчалар банкыда, хи-хи-хи!
Гөлнар. Давыт абый, сине зур әти сораган иде.
Давыт. Күрдем. (Гөлнар чыгып китә.) Йә, нигә басып торасыз? Утырыгыз.
Сөнгать. Рәхмәт.
Давыт. Йә, ниләр бар монда, сездә, шәһәрдә? Мин бит әле кичә генә кайттым.
Сөнгать. Ул-бу юк. Искечәрәк.
Давыт. Үзгәргәнсез, ябыккансыз дип әйтимме?!
Сөнгать. Гаҗәп түгел! Быел дачага чыкмадым, курортка баруны мәгъкульМәгъкуль — лаеклы, кулай. тапмадым. Бүлмәдән кудылар, номерга кертмиләр, бурычка ашарга да бирмиләр, хи-хи-хи!
Давыт. Шутник сез, да... Аттестат зрелостиегез ни хәлдә?
Сөнгать. Губернатор канцеляриясендә хәл җыя.
Давыт. Ничек?!
Сөнгать. Шулай, быел имтиханга да кертмәделәр.
Давыт. Сәбәп?
Сөнгать. Неблагонадежный.
Давыт. Шул политикага катнашып үзегезне генә харап итәсез. Политика белән чуала торган заманмыни хәзер, бигрәк тә безгә, татар яшьләренә. Бишенче елны шаярдык, балаландык, шул җитмимени!
Сөнгать. Мин сезгә, Давыт әфәнде, бөтенләй башка йомыш белән килгән идем. Әмма үгетләргә килгәндә, әни карчыкны һич уздыра алмассыз. Гаҗәп кызык карчык. Бер елны үзенә читек алып кайткан идем, кимәде. Тула оек аякка рәхәтрәк, ди.
Давыт (коры гына). Шуннан соң?
Сөнгать. Минем сезгә килүемнең сәбәбе, Давыт әфәнде, ни иде... Теге ни... Сезнең конторага счетовод кирәк дип ишеткән идем...
Давыт. Нигә, сез урынсызмыни?
Сөнгать. Урынсыз дию генә аз, бөтенләй Алла положениесендә калдым.
III
Сөнгать, Давыт, Нуретдин, Батырхан.
Нуретдин (ерактан шау килеп керә). Сайлыйбыз, Алла боерса, сайлыйбыз, күңелеңне көр тот.
Давыт. Исәнмесез, Батырхан әфәнде!
Батырхан (кулында чәчәкләрдән букет). Ә... Давыт әфәнде, исәнмесез, туган, исәнмесез!
Нуретдин (бүлмә ишекләренә кычкыра, Сөнгатьне абайламый). Кызым, кызым, кызым, дим! (Рөкыя керә.)
Рөкыя. Нәрсә, әткәй?
Нуретдин. Син түгел, йөрмә монда, кеше бар! (Төрткәләп кире чыгара. Икенче бүлмәгә барып.) Кызым Гөлнар, әй, тфү, Дилбәр, дим!
IV
Әүвәлгеләр һәм Гөлнар.
Гөлнар. Нәрсә, дәү абый?
Нуретдин. Син түгел лә... Нәрсә аяк астында буталасыз! (Кулыннан тотып этеп җибәрә. Гөлнар чемоданга барып бәрелә.)
Батырхан белән Давыт үзара сөйләшәләр. Гөлнар чемоданны алып чыгып китә.
V
Давыт, Сөнгать, Нуретдин, Батырхан, Дилбәр.
Нуретдин. Әйдә, кызым, әйдә, Батырхан әфәнде көтә.
Дилбәр. Исәнмесез! (Реверанс ясый, туктап кала.)
Батырхан. Хөрмәтле Дилбәр туташ, көмеш медаль белән бүген гимназияне бетерүегезне котлап шушы саф гөлләрне тәкъдим итәргә рөхсәт итегез!.. (Букет бирә.) Дилбәр туташ, милләтебез сезнең шикелле сөйкемле, зыялы, медальле туташларга мохтаҗ. Яшәсен Дилбәр туташ, яшәсен аның медале!
Сөнгать пырхылдап ала, Нуретдин аңа табан борыла.
Нуретдин. Бу кем?
Давыт. Минем танышым, шәһәребезнең яшьләреннән, таныш булыгыз!
Батырхан. Ә, Сөнгать әфәнде... Без таныш, исәнмесез!
Сөнгать. Исәнмесез!
Давыт. Бу минем әтием.
Нуретдин. Батырхан әфәнденең үзен һәм танышларын өебездә күрүгә без шат, исәнмесез!
Сөнгать (күрешә-күрешә). Сөнгать Сәйфетдинов!
Нуретдин (сискәнеп китеп). Син әллә теге җомганы бәскерәсиниягәБәскерәсиния — «воскресенье» сүзеннән алынган — якшәмбе көне. алмаштыручы ходайсыз Сәйфетдиновмы?
Сөнгать. Җомга белән якшәмбедә минем эшем юк. Хезмәтчеләргә атнага бер көн ял көне бирелүен яклыйм.
Нуретдин. Ярый, ярый. Шул икәнсең, үзе икәнсең, тай нихәтле тәртәгә дошман булса да, ат булгач, тәртә эченә үзе керә башлый ул, энем. Үзе керә, үзе...
Сөнгать. Әгәр дә тай тәртәне сындырып ташласа, ат булгач, анда керергә туры да килмәс иде.
Нуретдин. Урманда агач бетмәгән, энем. Аннан соң бу заманда тәртәләрне тимерлиләр бит, чибәр егет. Тәртәне сындырам дип аяксыз калуы да бар бит аның, хи-хи-хи!..
Батырхан. Ай-һай, Нуретдин әфәнде, телгә яман икәнсез, хи-хи-хи...
Нуретдин. Нихәтле кабарынырга тырышсагыз да, егет, кызыл флагларыгыз белән ерак бара алмадыгыз. Бер атна эчендә җыеныгызны протестка керттеләр. Кояш та шул иртә белән чыкмыйм-чыкмыйм дип нихәтле кызарынса да, өйлә вакытында агара шул. Үтә кызыл тиз уңа, дигәннәр бабайлар. Сез менә флагларыгызның бер читен яшел итегез, берсен ак, берсен сары... Менә шулай бергә-бергә булганда барып та чыгар ул. Җомга урынына бәскерәсиния тудырып, Ходай сүгеп кенә бернәрсә дә барып чыкмас, энем... Утырышыгыз, әфәнделәр!
Батырхан. Менә, Сөнгать әфәнде, халык нәрсә ди. Ә сез халыкның теләгенә колак салмыйча, эшчеләрне диктатор ясарга җыенасыз. Әгәр дә сезнең ул планнарыгыз тормышка ашса, дөньяга шундаен анархия туачак, бала — атаны, ата баланы танымас, кечкенәләр олыларны санламас.
Сөнгать. Бик яхшы, танымасыннар. Без, гомумән, фетишизмгаФетишизм — җансыз, терек булмаган материаль әйберләргә табыну. каршы.
Батырхан. Ташыгызның кем бакчасына атылганын күрәм мин, Сөнгать әфәнде. Шулай да мин фетишизмны сезнеңчә аңламыйм. Бөтен җиһанны яратучы көч булырга тиеш бит. Сез инде аңа материя, атом, фәлән дисез. Менә шул атомнар белән идарә итүченең барлыгын аңлыйсыгыз килми. Мондый койрыксыз караш фәнни караш була алмый.
Сөнгать. Атомнарга хозяин эзләү фәнни карашмы? Хи-хи-хи...
Нуретдин. Әфәнделәр, атом-матомнарыгызны ташлап, үзебезчә, атышмыйча гына сөйләшик әле.
Батырхан. Минемчә, Сөнгать әфәнде, дин аркылы да социализмга ирешергә мөмкин. Фәнгә, тигезлеккә, икътисади нигезгә нигезләнгән дин, мәсәлән, ислам дине аркылы интернационалга ирешергә бик мөмкин.
Сөнгать. Оҗмахлы, тәмуглы Аллагыз шул интернационалның башында торырмы? Хәер, без андый интернационалга, андый социализмга да ышана алмыйбыз шул... Давыт, Нуретдин әфәндегә минем йомышны әйтсәгез, мин китәр идем.
Нуретдин. Нинди йомыш?
Батырхан белән Дилбәр сөйләшеп террасага менәләр.
Давыт. Сөнгать әфәнде урынсыз икән, счетоводлыкка сездә урын юкмы, ди.
Нуретдин. Былгахтирия рәтләрен беләсеңме соң?.. Телгә үткен булсагыз да, эшкә чамалы буласыз шул.
Сөнгать. Контора эшләрендә яхшы ук тәҗрибәм бар.
Нуретдин. Ә-ә-ә! Булды, булды! Менә нәрсә, Сөнгать әфәнде... Юк, тукта... Гөлнар, Гөлнар! Бире чык әле.
VI
Әүвәлгеләр һәм Гөлнар.
Гөлнар. Нәрсә, дәү абый?
Нуретдин. Менә Сөнгать әфәндегә әйбәтләп чәй эчерегез әле...
Сөнгать. Рәхмәт, чәй эчәсем килми.
Нуретдин. Эчәрсең, эчәрсең, Алла боерса... Без шул арада сине конторга алу турында үзара сөйләшеп карарбыз... (Гөлнар чыга.) Бар, бар. Рәхәтләнеп, ашыкмыйча теләгән кадәр эч!.. (Сөнгатьне чыгара.) Кая, балалар, якынрак килегез, Батырхан әфәнде, сез дә. Бу малай башыма бер уй салды, сезнеңчә, зурлап әйткәндә, план.
Давыт. План? Ни турыда?
Нуретдин. Теге Кави шәкерт үз энесен думага үткәрер өчен бөтен байларны, муллаларны үзенә караткан. Яшьләр аркылы, менә бу маңка социалистлар аркылы Батырхан әфәндене думага үткәреп булмасмы, дим. Барыбер алар үзләре сайлана да алмыйлар, сайланырга правалары да юк. Әллә, мин әйтәм, Батырхан әфәндене, юньләп сөйләшкәч, сайларга да риза булырлар. Үзләре сайланмагач, аларга барыбер түгелмени!
Давыт. Батырхан әфәнде үзе ни әйтер бит, алар ягыннан сайланып баргач, думада, алар файдасын карарга туры килер. Сәяси платформагыз сыйдырамы соң?
Нуретдин. Сыйдырыр-сыйдырыр, уйлап эшләгәндә сыйдырыр, Алла боерса. Шулай бит?.. Сыйдырыр бит, Алла боерса?
Батырхан. Бик күп сыйдырмаса да, беразын сыйдырса кирәк.
Нуретдин. Әйттем бит сыйдырыр дип. Безнең Батырхан әфәнде башкалар төсле тар күңелле түгел, аларны гына түгел, башкаларны да сыйдырыр, Алла боерса.
Давыт. Ничек инде ул алай?
Батырхан. Менә ничек: мин анда, ягъни думада бөтен татар милләтенең файдасы өчен тырышачакмын. Милләт эчендә эшчеләр дә, ярлылар да бар. Шулай булгач, үз платформама аларның платформасын да сыйдырган булам.
Нуретдин. Менә барып та чыкты, сугып та екты, депутат, Алла боерса, первый гильди депутат.
Дилбәр. Кави шәкертләргә үч итеп булса да, Батырхан әфәндене депутат итәргә кирәк.
Нуретдин. Ишетәсезме, нәрсә ди бу? Депутат итәргә кирәк, ди... Ай, сез яшьләрне, хи-хи-хи... Депутат, депутат, Алла боерса, расходларын үзем күтәрәм.
Батырхан. Нуретдин әфәнде, сезгә расходлар тотарга ризалык бирә алмыйм. Мин Дилбәр туташны аңлыйм...
Нуретдин. Аңлаганга депутат дим дә бит, Алла боерса.
Давыт. Күндереп булса, бу эштә Сөнгать чынлап та бик зур ярдәм игә алачак.
Нуретдин. Ике сүз белән авызын томаламасам, исемем протестка керсен минем.
Батырхан. Ул мондагы социалистларның иң катыларыннан исәпләнә.
Нуретдин. Әнә корыч нинди каты да, шулай да эретәләр. Ул яктан күңелне киң тот, Батырхан әфәнде...
Давыт. Башта осталык белән җәясен тартырга кирәк. Булмаслык булса, серне ачудан хикмәт чыкмас.
Нуретдин. Алайса бар, син җәясен тарт. Монда кергәч, мин угын атармын... Бар, улым, бар... Ә мин шул арада өйлә намазымны укып алыйм, сез сөйләшә торыгыз!..
Давыт бер якка, Нуретдин икенче якка чыгалар.
VII
Батырхан, Дилбәр.
Дилбәр. Батырхан әфәнде, мин сездән бер нәрсә сорамакчы булам.
Батырхан. Рәхим итегез!
Дилбәр. Бу сәясәт, милләт планнарыгыз бер дә ялыктырмыйлармы сезне?
Батырхан. Профессиям шул бит, сөекле Дилбәр туташ. Минем башымда кайчагында йөзәр, меңәр план берьюлы тора. Кайчакларда шул планнар, микроблар төсле бер-берсен ашап бетереп, бөтенләйгә юкка чыгалар. Менә шундый чакларда башым бөтенләй сафланып кала да, йөрәгем белән акылым берләшеп фәкать бер генә нәрсә турында уйлый башлыйлар. Менә хәзерге шикелле тормыштагы шул сәгатьләрем иң якты, бәхетле сәгатьләрем була.
Дилбәр. Мин никадәр уйласам да, башымда бөтен бер план оештыра алмыйм. Нигә ул алай икән?
Батырхан. Сезнең акылыгыз белән йөрәгегез тату торалар булырга кирәк.
Дилбәр. Нигә, әллә акыл белән йөрәк талашалар дамы?
Батырхан. Талашу гына түгел, сугышалар да. Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора ала.
Дилбәр. Сезнең акыл белән йөрәгегез ничек соң?
Батырхан. Минем акыл белән йөрәкнең боткалары пешми.
Дилбәр. Нидән алай дип уйлыйсыз?
Батырхан. Чөнки йөрәгем эшләгән кичәге эшне күп вакытта бүгенге акылым яратмый. Акылым уйлаган кичәге планны бүгенге йөрәгем эшкә ашырмый. Сәяси тел белән әйткәндә, йөрәгем анархист, акылым монархист.
Дилбәр. Бигрәк явыз дошманнар икән. Хи-хи-хи... Сез хәзер генә, йөрәгем белән акылым берләшеп, фәкать бер генә нәрсә турында уйлый башлыйлар, дигән идегез... Анархист белән монархистны берләштерә торган ул «бер генә нәрсә» нәрсә соң?
Батырхан. Анархист белән монархистны берләштергән ул «бер генә» — сез, туташ!..
Дилбәр. Мин, ха-ха-ха...
Сөнгать белән Давыт керәләр.
VIII
Батырхан, Дилбәр, Сөнгать, Давыт һәм Нутердин.
Давыт. Әткәй монда юкмыни?
Нуретдин (дога кыла-кыла чыгып). Монда, монда, Аллаһы әкбәр... Әйдә, Сөнгать әфәнде, әйдә. Кем, Сөнгать әфәнде, үзара киңәшеп, сезне хезмәткә алырга булдык. Башка кешегә егерме сум биргәндә, Давытның дусы булгач, кирәк чагында безнең сүзне дә тыңлар әле дип, сиңа айга кырык биш сум куярга булдык. Тукта, кара әле... (Чалбар төбенә күзе төшә.) Тукта әле, тукта, синең чалбарыңның төбе бөтенләй протестка кергән ләбаса. (Әйләндереп бастырып, Сөнгатьнең чалбар төбен капшап карый.) Иртәгә үк, Алла боерса, кибеткә төшеп, җаның теләгән кисәктән бер чалбарлык кистереп ал... Чынлап әйтәм, җаның теләгән кисәктән үлчәт тә ал. Үзебезнең үк тегүчегә биреп тә калдыр... Болай протестка кереп, бөлгән чалбар белән, бөлгән бояр төсле йөрергә ярамый. Менә озакламый думага сайлаулар булыр. Җәмәгать алдына чыгарга туры килер. Бәлки, депутат булып Питергә дә китәрсең.
Сөнгать. Анысы булмас.
Нуретдин. Нигә, әллә синең сайланырга праваң юкмы?
Сөнгать. Правам да юк. Правам булса да мондый карагруһКарагруһ — монархия, шовинизм. думага депутат булып бармас идем.
Давыт. Вакыт узмаган, либераль дума сайларга да мөмкин бит әле.
Нуретдин. Дума дигәннән, кем, Сөнгать әфәнде, теге Кави шәкертләр үзара оешып җыен протеска кергән кешеләрне сайларга дип торалар. Алыйк, мәсәлән, Низам мулланы... Ул тыңкыш танау анда барып нишли алыр икән! Урысча түгел, татарча да сөйләшә белми бит ул. Хәзер бит эш яшьләр кулында. Үзегез даулап чыгарган дума бит. Милләт өчен файдалы кешеләрне сайларга кирәк. Синең яшьләр арасында сүзең үтә диләр... Әйдәгез берләшеп, шул тыңкыш танауларга үч итеп, Батырхан әфәндене сайлыйк.
Сөнгать. Бик яхшы, сайлагыз.
Батырхан. Әфәнделәр, мәсьәләне ачык куярга рөхсәт итегез.
Нуретдин. Ачык булсын. Эшнең бөтен әңгәмә-кәлтемәләрен Сөнгать әфәндегә төшендерергә кирәк.
Батырхан. Сөнгать әфәнде, эш менә нәрсәдә, дәүләт думасына булачак сайлауларда агай-эненең кайберләре минем кандидатурамны куймакчы булалар. Ләкин үз-үзеңне мактау, әллә ничегрәк, килешми.
Нуретдин. Нишләп килешмәсен, мактамыйча авыл агаена бер аршын ситсы да сатып булмый, ә бу бит милләт өчен депутат!..
Батырхан. Платформага килгәндә, һәрхәлдә, Низам муллага караганда, мин сезгә якынрак торам.
Сөнгать. Зарарлылык ягыннанмы?
Батырхан. Дөресен генә әйткәндә, мин сезне аңлый алмыйм, Сөнгать әфәнде. Сез, бер яктан — икътисади, рухани һәм сәяси яктан изелгән халыкны азатлыкка чыгарабыз, дисез, икенче яктан — үзегезне пролетариат киртәсе дигән киртә белән киртәлисез. Төрек-татар революционеры алдында беренче планда төрек-татар халкы интересы торырга тиеш. Ә сез бөтен дөнья күсәген күтәрергә маташасыз.
Нуретдин. Суга алмаган зур күтәрер, дигәннәр картлар.
Батырхан. Бөтен дөнья пролетариаты дигән әкиятне, хыялны ташларга вакыт. Кулдан килгәнне эшләргә кирәк.
Сөнгать. Шул бөтен дөнья пролетариаты эченә татар пролетариаты кермимени?
Давыт. Керер өчен иң элек пролетариаты булырга кирәк, кая ул?
Сөнгать. Һе, пролетариаты булмагач, бәлки, буржуазиясе дә юктыр?
Батырхан. Дөрес, бездә чын пролетариат булмаган кебек, чын капиталистлар да юк. Бөтен татар байларының капиталын бергә җыйсаң, Американың бер урта капиталисты капиталы кадәр капитал җыя алмассың. Шулай булгач, капитал, пролетариат мәсьәләсе татар дөньясына читтән адашып кына кергән бер мәсьәлә булып кала.
Сөнгать. Ике сыйныфның интересларын бутарга без җыенмыйбыз, аңа яшелле-сарылы төс тә бирергә теләмибез. Безнең билгеле юлыбыз, программабыз бар, җиңгәнгә кадәр шул юл белән барачакбыз.
Нуретдин. Бу галдишГалдиш — «галдёж» сүзеннән алынган — буш тавыш чыгаручы, буш сүз сөйләүче мәгънәсендә. ни сөйли бу?
Давыт. Сөнгать әфәнде, акылга утырырга вакыт, ул юлларыгыз, ул программаларыгыз мөхальМөхаль — мөмкин булмаган, тормышка ашардай булмаган. — утопия бит. Реальный тормышта реальный булырга кирәк. Гасырлардан соң булу ихтималы булган хыял белән баш ватканчы, бу көнге хакыйкатькә, фактка буйсыну артыграктыр, дип уйлыйм.
Сөнгать. Без, Давыт әфәнде, бүген туып, иртәгә үлә торган фактларга да, агымнарга да иярмибез, буй да сынмыйбыз.
Батырхан. Бу тәгассыбТәгассыб — нервалану, борчылу, фанатизм. — фанатизм, Сөнгать әфәнде, алмашыну көннәрендә фанатизм колы булу ярамый, һәрбер дәвернең үзенең гадәтләре, кануннары була.
Сөнгать. Без гадәтләргә койрык буласыбыз килми. Без үзебез дәвергә тон бирергә җыенабыз.
Нуретдин. Ярый, егетләр, тун да бирегез, миңа дисә толып та бирегез! Әкиятләрегезне башка вакыт, иркен чакта сөйләшерсез. Эшкә керешик. Болай да бүген милләт юлында йөри торгач, кибеткә дә төшә алмадым. Йә, Сөнгать әфәнде, күзгә-күз карашып сөйләшик, Батырхан әфәндене депутат итеп сайлыйбызмы, юкмы?
Сөнгать. Сез сайлагыз, без юк.
Нуретдин. Ярый, сез, мөселманнардан аерылып, миссионер дьяк малае Калатушкинны сайламакчы буласызмыни?
Сөнгать. Минем үземнең сайларга да, сайланырга да правам юк.
Нуретдин. Соң, алай булгач, үзең сайланмагач, Батырхан әфәнде депутат буламы, башкасы буламы, сиңа барыбер түгелмени?
Сөнгать. Миңа дисәгез бөтенләй думасы ук булмасын, Нуретдин әфәнде.
Нуретдин. Нәрсә? Болай булгач, тел талдырып, авыз күтәреп сөйләп торасы да юк. Дума тикле думаны да протестка керткәч, мәгъзүрМәгъзүр — нинди дә булса эшне үти алмаучы.
(Биредә — гафу үтенү мәгънәсендә.), жалунияңне егерме сумнан арттыра алмабыз...
Рөкыя керә.
IX
Әүвәлгеләр һәм Рөкыя.
Рөкыя. Әткәй, кичәге юан абзый килде.
Нуретдин. Хәзер, хәзер, кабинетка кертегез! Сөнгать әфәнде, хуш, сау булыгыз, бүлмәгездә тагын бер кат яхшылап уйлап карагыз... Иртәгә хезмәткә чыккач, тагын бер кат сөйләшеп карарбыз. Чалбарлыкларның аиглийскиләре бар... Ярый, хушыгыз!
Сөнгать (барысына башын иеп). Хушыгыз! (Чыгып китә.)
Нуретдин. Әйдә, улым, кеше көтмәсен. Кызым, ашаталармы, эчерәләрме, ни эшлиләр икән анда? (Чыгалар.)
X
Батырхан, Дилбәр.
Дилбәр. Батырхан әфәнде, сез бая йөрәгегез белән акылыгызның берләшүе турында нәрсәдер әйтмәкче идегез.
Рөкыя керә. Бүлмә җыеп маташа.
XI
Батырхан, Дилбәр һәм Рөкыя.
Батырхан. Ә, әйе... акылым белән йөрәгем берләшеп, фәкать... (Рөкыяне күреп.) Ә... исәнмесез, Рөкыя туташ!
Рөкыя. Аллага шөкер.
Дилбәр. Апа җаным, Гөлнар өйдә микән? Әткәй әйтә, хәзерләнделәрме икән, ди. Бар, белеп кенә кил әле.
Рөкыя. Үзең барырга аякларыңның риматизлары кузгалдымы әллә?
Дилбәр. Апа җаным, кеше алдында тәрбиялерәк булырга кирәк.
Рөкыя. Кемнән үрнәк алып тәрбияле булыйм икән?
Дилбәр. Батырхан әфәнде, гафу итегез, мин хәзер килермен. Апа, бер генә минутка чыгыйк әле, синдә йомышым бар иде. Апа, әйдә чыгыйк, дим!
Рөкыя. Чыгасың килсә, чык... Комганның суы бар, хи-хи-хи!..
Дилбәр. Апа.
Рөкыя. Ау-у-у!
Дилбәр. Бу издевательство, бу свинство, позор, скандал, ха-ха-ха!.. (ГасабиланыпГасаби — нервлы, борчулы. чыгып китә.)
Рөкыя (артыннан үртәп). Ә-тә-тә-тә-тә! Хи-хи-хи!..
Батырхан уңайсызланып йөреп тора.
XII
Батырхан, Рөкыя.
Рөкыя. Һәрвакыт шулай ул, чыгымчы бия төсле хәзер тәртә сындырырга керешә. Хи-хи-хи... Өйләнгәч, мыекларыгызны йолкып бетерер, хи-хи-хи... Аның тагын бер яман гадәте бар, әйтсәм, чәчләрегез үрә торыр!.. Нигә эндәшмисез, әллә телегезне ломбардка салдыгызмы?
Батырхан. Гафу итегез, туташ, сүзләрегезгә төшенә алмыйм.
Рөкыя. Ярый, ярый, ландринланмагыз... Дилбәргә өйләнергә уегыз бармы, дим?
Батырхан. Булса соң?
Рөкыя. Ә миңа? Минем байлыгым Дилбәрнекеннән бер дә ким түгел бит.
Батырхан. Сез нәрсә сөйлисез?
Рөкыя. Сез бит әле кыш көне генә миңа өйләнмәкче булган идегез.
Батырхан. Кем әйтте аны?
Рөкыя. Мин әйтәм. (Хатлар чыгарып.) Менә сезнең кул белән язылган шушы хатлар әйтәләр. Гыйшык хатлары, хи-хи-хи!..
Батырхан. Кая? (Хатларга ташлана.)
Рөкыя. Ай, юк, сабыр итегез. Мин аларны үлгәнче үземдә саклаячакмын. Сездән башка миңа берәү дә гыйшык хатлары язмады, дисәм, хәер, сукыр Галләм суфи бер хат язган иде тагы...
Батырхан. Сез нәрсә әйтергә телисез?
Рөкыя. Гомерегезне заикъ кылыпЗаикъ кылып — заяга (бушка). йөрмәгез бу тирәдә. Сез жулик булсагыз, бездә сездән дә остарак жуликлар бар.
Батырхан. Нинди үчегез бар миндә, нигә сез мине хурлыйсыз?
Рөкыя. Сезне хурларга уйлаганым да юк. Ләкин мәсьәләнең бер башы миңа да кагылганга, мин сезгә коточкыч бер серне ачарга тиешмен.
Батырхан. Нәрсә?! Нинди сер тагын?
Рөкыя. Мин әйтте дип әйтмәскә сүз бирәсезме?
Батырхан. Сез кешеме, шәйтанмы? Бөтен акылымны чуалттыгыз. Нәрсә бар, сөйләгез!
Рөкыя. Мин әйтте дип әйтмәскә сүз бирәсезме?
Батырхан. Сөйләгез, дим.
Рөкыя. Мин әйтте дип әйтмәскә сүз бирәсезме?
Батырхан. Югалыгыз каршымнан, юкса мин сезне буып ташлармын!
Рөкыя. Мин әйтте дип әйтмәскә сүз бирәсезме?
Батырхан. Бирегез хатларымны, бирегез хатларымны! (Рөкыягә ташланып, буа башлый.)
Рөкыя. Каравыл, каравыл, үтерәләр!..
XIII
Батырхан, Рөкыя, Нуретдин, Давыт, Дилбәр.
Нуретдин. Ни бар, бу нинди тавыш?.. Батырхан әфәнде, сез нишлисез?
Рөкыя. Аның миңа нәрсә әйткәнен белсәгез, чәчләрегез үрә торыр, хи-хи-хи...
Нуретдин. Син монда нәрсә буталып йөрисең, марш моннан!.. (Кулыннан алып бәреп җибәрә, Рөкыя идәнгә яткан килеш кала.)
Батырхан. Нуретдин әфәнде, Дилбәр туташ, гафу итегез... Мин борчылдым, артык монда кала алмыйм... Гафу итегез!.. (Ашыгып чыгып китә.)
Барысы. Аңа ни булган?
Рөкыя. Саташкан! Хи-хи-хи!..
Барысы кинәт, борылып, Рөкыягә акаеп карап калалар.
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Бик бай йорт эче. Кунак бүлмәсе.
I
Сөнгать, Гөлнар.
Сөнгать. Иртәгә безнең полкны фронтка озаталар. Ә инде атна-ун көннән, бәлки, полкның сәләмә флагы гына исән калыр.
Гөлнар. Син бит сугышка каршы, нигә күрәләтә үлемгә барасың? Нигә берәр оборон эшенә кереп калмыйсың?
Сөнгать. Оборон эшендә кулга мылтык та, бомба да бирмиләр, Гөлнар.
Гөлнар. Нигә кирәк мылтык, бомба?
Сөнгать. Кирәк, хәзер вакыты шундый.
Гөлнар. Әнә дәү абый, Давытны сугышка җибәрмәс өчен, сукно фабригы алырга йөри. Сиңа да, бәлки, шунда берәр урын табылыр иде.
Сөнгать. Юк, безгә хәзер кулга мылтык, бомба алырга кирәк. Мондый вакытлар йөз елларга бер генә туры килә. Хәзерге вакытта көч тә, корал да эшче-крестьян кулында. Немец, француз, итальян, төрек эшче-крестьяннары ни өчен, кем өчен үлемгә хөкем ителүләрен аңламыйлар дип беләсезме әллә?
Гөлнар. Алар аңлаудан ни файда, безнекеләр аңламагач.
Сөнгать. Безнекеләр дә аңлыйлар. Менә фронтка чыгачак безнең полкта 4000 кешедән 3900е сугышны теләми.
Гөлнар. Теләмәү белән эш бетәмени?! Менә син дә бит сугышны теләми идең, җибәргәч — барасың.
Сөнгать. Безгә сугышка барырга кирәк. Әлбәттә, кирәк. Сугышны бетерер өчен сугышка барырга кирәк. Менә шулай, Гөлнар, якты көннәрне күрергә күп калмады. Гөлнар, менә шушы хатны Салих Ризвановка, зинһар, тапшыра күр, ул атна-ун көннән кайтыр. Хатны синнән килеп үзе алыр. Ләкин һичбер кем белмәсен иде.
Гөлнар. Тыныч бул, Сөнгать. (Хатны алып күкрәгенә яшерә.) Сез мине тәмам почта ящигы иттегез инде.
Сөнгать. Юк, син безнең өчен почта ящигы гына түгел, янмый торган тимер сандык.
Гөлнар. Сандыкмы, ящикмы, келәтме — анысы барыбер инде.
Сөнгать. Гөлнар, тагын бер дуслык үтенече бар.
Рөкыя керә.
II
Сөнгать, Гөлнар һәм Рөкыя.
Рөкыя. Нинди әфисәрме дисәм, өтекӨтек — мескен, шыксыз. солдат икән, хи-хи-хи... Исәнмесез, Сөнгать әфәнде.
Сөнгать. Исәнмесез!
Рөкыя. Кара, кара, чын солдат төсле үк булгансың ич.
Сөнгать. Солдат булгач, муллага охшамам бит.
Рөкыя. Болай булгач, ай-вай дип җырлый да, сызгыра да белә торгансыңдыр?
Сөнгать. Һу! Ничек кенә әле... Мин сызгырганда, тәрәзә пыялалары дер-дер килә.
Рөкыя. Һәр көн таң белән безнең каршыдан шау-шу килеп, җырлашып, сызгырып әллә сез үтәсезме?
Сөнгать. Нигә, әллә вакытсыз йокыгыздан уяталармы?
Рөкыя. Тупас солдат җырлары безнең абразовный ландрин тартмаларының кәефләренә бер дә килешми. Таң белән солдатлар җырлашып үткән саен, нәкәс сыерлар төсле мөгри башлыйлар.
Сөнгать. Йокылары бүленә торгандыр шул.
Рөкыя. Кара әле, Сөнгать әфәнде, сугыш бетә, диләр, дөресме?
Сөнгать. Ишеткәнем юк.
Рөкыя. Сугыш бетә дип ах-вах килүчеләр бар. Хи-хи-хи...
Гөлнар. Сугыш беткәнгә кем кайгырсын икән.
Рөкыя. Бар шул, бар, кайгыручылар бар.
Сөнгать. Фронтка баргач, күрербез тагын.
Рөкыя. Син сугышка киткәнче, сугыш та бетәр. Бер елдан бирле китәм-китәм дисең, ә үзең һаман әле монда.
Сөнгать. Бу юлы инде тәгаенТәгаен — һичшиксез, һич шикләнүсез. китәм. Иртәгә поход чыгабыз.
Рөкыя. Сугышкамы?
Сөнгать. Әйе, фронтка.
Рөкыя. Барырга булдыңмыни инде?
Сөнгать. Кушкач ни хәл итәсең.
Рөкыя. Тукта әле, тукта! Уен-көлке бер якта торсын, чынлап ук шулай сугышка китәсеңмени?
Сөнгать. Бик чынлап. Поход капчыкларыбыз да бәйләнгән.
Рөкыя. Кара әле, нишләп берәр оборонага кермисең, бөтен дөнья оборонага керә бит.
Сөнгать. Барыбыз да оборонага кергәч, кем сугышыр соң?
Рөкыя. Дурак гыйбдиләр беткәнмени!
Сөнгать. Менә мин дә шул гыйбдиләр белән бергә барырга булдым. Акыллылар монда калсын.
Рөкыя. Мин синең урыныңда булсам бармас идем.
Сөнгать. Нигә?
Рөкыя. Барлык адәм рәтле кешеләрне сугышка җибәреп юри үтертеп бетерәләр. Җыен усал, комсыз, оборона булып, монда кала.
Сөнгать. Сез мине шулай адәм рәтлеләр арасына кертәсезмени?
Рөкыя. Нигә кертмәскә... Бездә торган чакта, теге безнең ландрин тартмаларының каннарына тоз сипкәндә, рәхәтләнә идем, ичмасам. Сез булмагач, бөтенләй рәхәтләнеп калырлар инде.
Сөнгать. Мин үләргә дип китмим... Ярый, Гөлнар, сау булыгыз. Хушыгыз, Рөкыя туташ!.. Ландрин тартмалары, дисезме әле?.. Хи-хи-хи... Насыйп булса, ул тартмалар тиздән бушарлар. Ярый, хушыгыз!..
Гөлнар. Сөнгать, хат яз. Мөмкин кадәр ешрак яз. Мөмкин кадәр ешрак!.. (Елап борыла.)
Сөнгать. Ярый, ярый, Гөлнар... Син нишлисең?! Менә!.. (Аптырап, уңайсызланып кала.) Ярый, хуш, сау булыгыз!..
Гөлнар аның артыннан елап кала. Рөкыя аның янына килә.
III
Гөлнар, Рөкыя.
Рөкыя. Ярый, җитәр, Гөлнар, алай сабырсыз булма. Сугышка киткән һәрбер кеше үләмени...
Гөлнар. Мондый бала җанлы, саф йөрәклеләр үләләр шул!..
Рөкыя. Бер дә үлмәс, күр дә тор, әфисәр булып кайтыр. Укыган бит ул. Төс итеп тотарлык берәр нәрсә бирдеңме соң үзенә?
Гөлнар. Авыр, Рөкыя апа җаным, авыр! (Елый.)
Рөкыя. Әй, шыңшыма әле, дөньяда җиңел нәрсә бармыни. Безнең ландрин тартмалары гына бит үзләренә үзләре сокланып чыш-пыш йөриләр.
Гөлнар. Өч ел буенча күңелемдә асраган сүземне әйтә алмый калдым.
Рөкыя. Әйтмәвең, бәлки, хәерлегәдер әле... пошынма, җитәр.
IV
Гөлнар, Рөкыя һәм Дилбәр.
Дилбәр (ашыгып пох-пох итеп кереп). Әткәй өйдәме?
Рөкыя (ачулы). Юк!..
Гөлнар елавын яшерә.
Дилбәр. Кайда?
Рөкыя. Каенлыкта каймак ашый.
Дилбәр. Дорфа, тупас, хәшәрәт! (Бәргәләнеп икенче якка чыга.)
Рөкыя. Әтә-тә-тә!.. Кыланышларына карап мигрин булырсың, хи-хи-хи!.. Әллә нинди зур эш куптарган төсле тырт-пырт, шырт-фырт килеп, кызган майга салган суган төсле чаш-чош киләләр.
Дилбәр керә.
Дилбәр. Гөлнар, әткәй күптән чыктымы?
Гөлнар. Чыкканын күрмәдем.
Рөкыя. Нигә эт күргән мәче төсле бәбәкләреңне акайттың?! Әллә берәр әфисәреңне сугышка куалармы?
Дилбәр. Не твое дело.
Рөкыя. Муну, муну... муну!..
Дилбәр. Карт дура!
Рөкыя. Үтү-тү-тү!..
Дилбәр. Зәһәр елан, крокодил!
Рөкыя. Әтә-тә-тә-тә!..
Дилбәр. Тфү!
Рөкыя. Тимәде, әлләли, бәлләли, тимәде!
Дилбәр утырып аякларын бәрә-бәрә елый башлый.
Гөлнар. Нуретдин абый нигә кирәк иде соң?
Дилбәр (елап, сулышына кабып). Чернояровларга... Заграничный ефәк килгән... Илаһи, халык, Илаһи, халык!.. Бер генә платьялык булса да алып каласы иде... (Ялынган йомшак тавыш белән Рөкыяга килеп.) Апа җаным, зинһар, илле сум биреп тор әле. Әткәй кайткач та түләрмен...
Гөлнар тирән сулап хәсрәт белән йончыгып чыга.
V
Рөкыя, Дилбәр.
Рөкыя. Алмасаң ни була?
Дилбәр. Заграничный ефәк бит. Тагын кайчан булыр... Әй Илаһым, алып бетерәләр, бетерәләр... Сугышы да бетмәде, чәнчелгере!.. Йә, бир инде, апа бәгырем, Билләһи, әткәй кайткач та түләрмен.
Рөкыя. Түләрсеңме?
Дилбәр. Билләһи, түләрмен.
Рөкыя. Иманым кяфир, үзем мордар булыйм, түләрмен, диген.
Дилбәр. Иманым кяфир, үзем мордар булыйм, түләрмен.
Рөкыя. Унбиш ел укып син шулай әле, илле ел укысаң, нәрсәгә ярар идең икән?
Дилбәр. Апа җаным, мин синнән үтенәм, үзеңне дә тыңлармын.
Рөкыя. Дустым, бәгырем, диген.
Дилбәр. Дустым, бәгырем.
Рөкыя. Синнән дә якын дустым, ахирәтем юк, диген.
Дилбәр. Синнән дә якын дустым, ахирәтем юк. Бир инде.
Рөкыя. Моннан соң аяк астыңда туфрак булырмын, диген.
Дилбәр. И, бигрәк инде син тагын.
Рөкыя. Мин киясе ефәк түгел, ихтыярың.
Дилбәр. Азаплама, бир инде.
Рөкыя. Моннан соң аяк астыңда туфрак булырмын, диген.
Дилбәр. Йә, йә, моннан соң аяк астыңда туфрак булырмын.
Рөкыя. Кочаклап үп.
Дилбәр. Йә, күңелең булсын... (Үбә.) Бир!
Рөкыя. Тезлән.
Дилбәр (тырылдап китеп, гасабиланып). Карт тә... карт тә... карт тә-тәтә...
Рөкыя. Нәрсә?
Дилбәр. Карт тәтәй, карт апай, карт, карт, апа бәгырем, җаным, бир инде...
Рөкыя. Тезлән.
Дилбәр (тезләнә). Йә, бир.
Рөкыя. Акчам юк!.. Хи-хи-хи!..
Дилбәр (сикереп торып, бәргәләнеп). Нахалка, идиотка, урод, тфү!
Рөкыя. Тфү! Ландрин!..
Дилбәр. Хулиганка, шпана, дура, тфү!..
Рөкыя. Тфү!.. Сыбызгы!..
Дилбәр. Тфү!..
Рөкыя. Тфү!..
Дилбәр төкеренә-төкеренә чыга, Нуретдин белән Давыт керәләр.
VI
Рөкыя, Дилбәр, Нуретдин һәм Давыт.
Нуретдин. Чү, чү, кызым, бу ни эшең? (Йөзен сөртә.)
Дилбәр. Гафу ит, әткәй, сиңа түгел, менә бу идиоткага! Тфү!..
Рөкыя. Тфү!..
Нуретдин. Балалар, бу ни эшегез?
Дилбәр. Бетте, бетте. Әткәй бәгырем, илле сум акча бир, бик кирәк, бик, бик!
Нуретдин. Ярый, карарбыз.
Дилбәр. Юк, юк, карап торырга вакыт юк, әткәй, хәзер кирәк, хәзер бир! Югыйсә ычкына, ычкына!
Нуретдин. Нәрсә ычкына?
Рөкыя. Кияве! Хи-хи-хи...
Нуретдин. Сиңа монда ни калган, марш моннан, көчек!
Рөкыя (көйләп). Көчекнең атасы эт булыр дигән имди.
Нуретдин. Марш, югал күземнән, чатан дуңгыз!
Рөкыя. Мишәр әйтмешли, матур-матур чучкаларың белән кал. Хро-хро-хро! (Китә башлый.)
Нуретдин. Менә шашкан, аңгыра тавык!
Рөкыя. Тол әтәч, кикрику-ку-ку-ку!
Нуретдин. Вон моннан, кәкре кяфир! (Һөҗүм итә. Рөкыя чыга.)
Дилбәр. Әткәй бәгырем, шул зәһәргә карап каныңны бозма, илле генә сум.
Нуретдин. Әй, буталмасана... Нәрсәгә ул хәтле?
Дилбәр. Бер җирдә бик затлы заграничный ефәк бар. Бәясе дә бик арзан. Хәзер бармасам, ычкына...
Нуретдин (акча бирә-бирә). Менә шашкан, гурбон шәйтан, мә!
Дилбәр. Рәхмәт, әткәй бәгырем!.. (Йөгереп чыгып китә.)
Нуретдин. Башка бәлагә туган кәкре имгәк. Баш-аягы белән протестка кергере. Юньсез, бөтен зиһенне таратты... Кая, шутны бир әле... Күрсәтермен мин сиңа тол әтәчеңне, миең черегән нәрсә, тавык баш!
Давыт счет бирә.
Нуретдин. Җыенысы күпме, дисең?.. Һе, кәкре галдиш!
Давыт. Дүрт йөз утыз мең.
Нуретдин (счетка сала). Безнең өлешкә күпмесе төшә?
Давыт. Йөз дә кырык өч мең өч йөз сум.
Нуретдин. Купчи кәгазьләре ничек була инде? Һе, кәкре галдиш.
Давыт. Аларда да, бездә дә.
Нуретдин. Әгәр сугыш туктап китсә, ул фабрикны кая куярбыз?
Давыт. Сугыш яңа кыза гына әле, әткәй. Уһ-уһу... Бу сугыш туктаганчы, сумабыз өч өлеш булып кайтачак.
Нуретдин. Кеше белән уртак эш итүне яратмыйм, аннан соң сугыш туктала калса, харап бит.
Давыт. Сугыш, Алла боерса, тиз тукталмый әле.
Нуретдин. Шулаен шулай да, улым, әллә, мин әйтәм, теге урман подрәтен генә алыйкмы? Унбиш-егерме мең яна икән, чорт с ним, янсын. Җан тыныч булыр. Оборонда калырлык булгач, сиңа барыбер түгелмени?
Давыт. Юк шул, әткәй, барыбер түгел. Урман подрәтендә күрәләтә торып егерме мең сумны суга ташларга туры килә. Ә бу фабрик эшендә, Алла биреп сугыш яңадан ике-өч елга тартылса, ике-өч йөз мең саф файдасы күренеп тора. Мондый чаклар йөз елларга бер генә килә. Файдаланып калырга кирәк.
Нуретдин. Чыкылдаган йөз кырык өч меңне чыгарып салырга кирәк бит.
Давыт. Әгәр дә безнең бәхеткә сугыш тагын бер өч елга сузылса, файдасына үзеннән зур фабрик корырга мөмкин булыр.
Нуретдин. Амин! Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре патшаның күңеленә ачу салсын инде!..
Батырхан офицер киемендә, Голам әкә үзбәк киемендә керәләр.
VII
Нуретдин, Давыт, Батырхан һәм Голам әкә.
Батырхан. Хәерле көн, әфәнделәр!
Нуретдин. Сөбханалла, Машалла!.. Батырхан әфәнде!.. Күктәнме сез, җирдәнме сез?.. (Күрешәләр.)
Давыт. Урамда очратсам, танымас идем мин сезне!..
Батырхан. Нигә?
Давыт. Сез гаскәри түгел идегез бит.
Батырхан. Бөтен Европаны чолгаган пожар вакытында һәрбер намуслы, ватанын сөюче граждан гаскәри булырга тиеш. Европаны бандаларның тимер йодрыкларыннан коткарырга кирәк! Европаның үзәгендә яшәүче сугыш аждаһасы җиһангир Герман бетәргә тиеш. Шул чагында гына Европада һәм бөтен дөньяда мәңгелек солых туачак...
Давыт. Бу кем?
Батырхан. Бу, Голам әкә, лашман.
Давыт. Әһә...
Нуретдин. Рәхим итегез, кем, Батырхан әфәнде. (Урын күрсәтә.) Төрекләр дә Герман яклы бит, Герман җиңелсә, төрекләр дә бетәр бит.
Батырхан. Бөтен дөньядагы тынычлыкны саклау юлында Төркияне генә түгел, ярты дөньяны корбан итәргә мөмкин. Ләкин, асылда, Төркия бетмәс, Төркиянең Европада адашып калган өч-дүрт шәһәре китә икән, Европа тынычлыгы алдында ул бик кечкенә мәсьәлә.
Давыт. Сез элек болай сөйләми идегез, Батырхан әфәнде!
Батырхан. Үткәнне искә төшерүченең күзе чыксын, диләрме әле... Бәндә сагышлый, Алла багышлый, дигәннәр бабайлар. Тарих тудырган бөек вакыйгалар алдында һәрбер намуслы граждан тез чүгәргә тиеш. Сугышларның сугышы булган бу бөек сугыш киләчәктә булу ихтималы булган бөтен сугышларның соңгысы булачак. Вак-төяк хөкүмәтләр бетә икән, бетсен! Вак-төяк милли теләкләр корбан була икән, булсын! Утыз-кырык миллион кеше үлә икән, үлсен! Алтмыш-җитмеш миллиард һавага оча икән, очсын! Кызганыч түгел. Ләкин бу сугыштан соң бөтен дөньядагы изелгән милләтләргә якты көн, тигезлек, рәхәт тормыш туачак. Без шуның өчен тырышабыз, шуның өчен кан коябыз, шуның өчен үләбез... Үлгәндә дә, яшәсен Европаның тынычлыгы, яшәсен мәңгелек солых дип кычкырып үләбез!..
Нуретдин. Алай... Батырхан әфәнде, бу сугыш тагын озакка сузылырмы икән?
Батырхан. Германиянең көле күккә очкан көнне мәңгелек солых кәгазенә имза ителер.
Голам әкә. Һәм шуттә көнне Ая Суфия мәнарәсигә хач һәм куелырмы ди кү?
Батырхан. Һайт, Голәм әкә, шәшмәң, җум булың!
Нуретдин. Нәрсә ди, нәрсә ди?.. Ая Суфия, нәрсә ди?
Батырхан. Һәм шул ук көнне Ая Суфия манарасына тәре дә кадалырмы, ди, ахмак.
Нуретдин. Юк, кем, Батырхан әфәнде, туры сөйли ул. Ая Суфия түбәсенә тәре кадатырга без мөселманнар риза түгел.
Голам әкә. Һа, Машалла, Машалла, һәм чал нугай әкә дә җүдә түзек гәп буйды кү.
Батырхан. Шәшмәң!.. Лашман!
Нуретдин. Дөресен сөйли ул, Бәрәкаллаһ...
Батырхан. Бөтен дөнья тынычлыгы алдында, бөтен милләтләр азатлыгы каршында ай-тәре мәсьәләләре кечкенә мәсьәләләр. Ая Суфия манарасына тәре куелу белән төрек милләте нәрсәсен җуя? Төркиянең башына туган бөтен бәла дә әнә шул Ая Суфия түбәсендәге айдан булды.
Нуретдин. Юк инде, ни булса да Ая Суфия түбәсендә ай калсын иде инде. Тәре куелуына без риза түгел.
Давыт. Батырхан әфәнде, көтелмәгәндә каян болай килеп чыктыгыз?
Батырхан. Төркестаннан. Монда үтешли генә кердем.
Давыт. Кая үтәсез?
Батырхан. Фронтка.
Давыт. Фронтка?!
Батырхан. Әйе, лашманнар алып барам.
Давыт (Голам әкәне күрсәтеп). Болар анда ни эшләрләр икән?!
Батырхан. Милләтләр азатлыгы өчен булган көрәштә Төркестан кардәшләребез дә үзләренең ватанпәрәслекләренВатанпәрәс (ватанпәрвәр) — Үз ватанын сөюче, туган иленә һәм халкына җаны-тәне белән бирелгән кеше. күрсәтсеннәр, дибез.
Давыт. Хәзерге сугыш эшенә яраклылармы соң?
Батырхан. Урман кисәрләр, юллар ясарлар, окоплар казырлар, тиз арада лашманнар дивизиясе төзеләчәк. Эшкә ярасалар, корпус төзергә дә уйлыйбыз әле.
Давыт. Өйрәнмәгән һавага, күнекмәгән эшкә чыдый алырлармы икән, кырылып бетмәсләрме?
Батырхан. Кырылсыннар, бетсеннәр, никадәр күп үлсәләр, шулкадәр ватан һәм Европа каршында төрек-татар милләтенең абруе күтәрелүгә сәбәп булыр. Нигә аңа эчең поша, Давыт әфәнде?
Давыт. Юк, болай әйтәм, фабриктагы кара эшкә ничегрәк булырлар икән, дим. Барыбер ватанга хезмәт бит.
Дилбәр керә, кулында төргәк.
VIII
Әүвәлгеләр һәм Дилбәр.
Дилбәр. Өлгердем, әткәй, өлгердем!.. Ах, пардон!
Батырхан. Исәнмесез, Дилбәр туташ!
Дилбәр (катып карап тора). Батырхан әфәнде, бу сез? Әфисәр?!
Батырхан. Шулай, Дилбәр туташ, шулай!
Дилбәр. Алай...
Батырхан. Шулай... Гаскәри мундир кию һәрбер намуслы гражданга фарыз хәзер.
Дилбәр. Гаскәри форма сезгә нинди килешә...
Батырхан. Рәхмәт.
Дилбәр. Әллә сугышта булдыгызмы?
Батырхан. Юк, барабыз гына.
Дилбәр. Сугышка?!
Батырхан. Әйе. Эшелоным вокзалда көтеп тора. Сезгә үземнең сугышка керер алдыннан булган сәламемне ирештерергә генә кердем.
Дилбәр. Сез пехоттамы, кавалериядәме?
Батырхан. Берсендә дә түгел!
Нуретдин, Давыт, Голам әкә бергә сөйләшәләр.
Дилбәр. Артиллериядә?
Батырхан. Түгел.
Дилбәр. Моряк, пилот дисәм, формагыз охшамый, кем соң сез?
Батырхан. Лашман долыгының меңбашы.
Дилбәр. Лашман?
Батырхан. Әйе.
Дилбәр. Кем, нәрсә ул?
Батырхан (Голам әкәне күрсәтеп). Әнә. Ярый, хушыгыз, фатихада булыгыз, лашманнарым минем көтә торганнардыр. (Дилбәрнең кулын алып.) Хушыгыз, Дилбәр туташ, үлсәм, Коръән укыгыз, исән булсам, онытмагыз! Кайда гына булсам да, еракта, окопларда, туплар төтене арасында сезне уйлаучы, сезне сагынучы, сезне сөюче бер җан барлыгын исегездә тотыгыз!.. Хушыгыз, әфәнделәр!
Нуретдин. Чәй дә эчә алмадыкмы, Батырхан әфәнде?
Батырхан. Эшелоным көтә, гаскәри эштә җыйнак булырга туры килә. Голам әкә, кәлләмне бир!
Нуретдин. Кая, Батырхан әфәнде, бер дога кылыйк. (Утырып дога кылалар.) Батырхан әфәнде, авырсынмыйча гына шуны алыгыз, берәр расходыгызга ярар шунда. (Акча бирә.)
Батырхан. Рәхмәт, Нуретдин әфәнде, мин моны мөселман лазареты фондына бирермен! Хушыгыз! (Голам әкә белән чыгалар.)
Голам әкә. Хәй, хәй!..
Нуретдин (аптырап катып калып). Хәерле юл, хәерле юл!
Дилбәр (һушыннан язган сымак). Ах!.. Китте!..
Пәрдә.
ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА
Мөселман комитеты канцеляриясе. Диварда лозунглар. Каршыда уртасы яшел, өске чите ак, асты кызыл байракта «Яшәсен хөррият, мөсавәтМөсавәт — тигезлек., гадәләтГадәләт — гаделлек.!» дип язылган.
I
Нияз һәм Нуретдин.
Нуретдин (паузадан соң, каушап кереп). Кәмититебезнең президиумы әгъзалары җыелып җиттеләрме?
Нияз. Нишләптер бүген акрын җыелалар.
Нуретдин. Батырхан әфәнде мондамы?
Нияз. Килгәне юк әле.
Нуретдин. Әгъзалар кая соң?
Нияз. Әнә анда.
Хатын керә, Нуретдин чыга.
II
Нияз, хатын.
Хатын. Кара әле, егет, миңа кәмитит кирәк иде.
Нияз. Кайсы комитет?
Хатын. Мөселман кәмитите.
Нияз. Хуш, ни йомыш?
Хатын. Әллә үзең буласыңмы?
Нияз. Йомышыңны әйт!
Хатын. ЫслабудЫслабуд — «свобода» сүзеннән алынган — азатлык, хөррият. булганнан бирле иремнән көн күрмим, аер дисәм, хәзер ыслабуды, ди, аермый. Расходка акча сорый башласам, ыслабуд тамагыңны туйдырсын дип ора, суга. Ярдәм сорап килүем иде. Йә ул мине аерып җибәрсен, аермый икән, торырга акча бирсен...
Фәттах керә.
Нияз. Әнә шул бүлмәгә керегез... Казый аерып ташлар.
Хатын. Ничек аерып ташлар?
Нияз. Барыгыз, бар, әнә шунда керегез.
Хатын чыга.
III
Нияз, Фәттах.
Фәттах. Әссәламегаләйкем, исәнме-саумы?
Нияз. Ни йомыш?
Фәттах. Чукрак Хәйдәр малае минем йортта фатирда тора, ыслабуд булган көннән бирле фатир хакы түләми.
Нияз. Нишләп түләми?
Фәттах. Шәйтан белсен аны... Хәзер ыслабуд, ди, патша да, закон да, чорт та юк, ди, күп шаулашсаң, ди, миңа әйтә, үз фатирыңа кереп утырырмын, ди.
Нияз. Большевиктыр ул.
Фәттах. Шулайдыр, Саручида сату итә.
Нияз. Большевик булса, без бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Социалистлар комитетына барыгыз. Большевикларны алар карый.
Фәттах. Миңа монда килергә куштылар.
Нияз. Монда бездә хак мөселман агай-эне эшләре генә карала. Большевиклар эше бездә каралмый.
Фәттах. Аның большевикмы, түгелме икәнлеген каян беләсең, маңгаенда язылмаган бит.
Нияз. Өстендә күн тужурка, билендә наган, күкрәгендә кызыл тасма булса, большевик булыр.
Фәттах. Андый нәрсәләре күренми.
Нияз. Алланы сүгәме?
Фәттах. Нишләп Алланы сүксен, мөселман ул. Үзе юньсез булса да җомгадан калмый.
Нияз. Квартал ясагын түлиме?
Фәттах. Безнең кварталның казначие мин, анысын алабыз. Менә шуңа булашып фатир акчасын түләми.
Нияз. Алайса, безнең тәбәгаТәбәга — кул астындагы халык. икән. Әнә шул бүлмәгә казыйга кер. Ул карар.
Батырхан керә.
IV
Нияз, Фәттах һәм Батырхан.
Батырхан. Җыелдылармы?
Нияз. Акрын җыелалар.
Батырхан. Бу абзыйга ни кирәк?
Нияз. Абзый, барыгыз, казыйга керегез.
Фәттах. Суд юк, закон юк. Алла белсен, кем хуҗа? Ясак җыя беләләр. (Чыга.)
Батырхан. Нияз әфәнде, ишеттегезме, шомлы хәбәр.
Нияз. Нәрсә тагын?
Батырхан. Төркестанда хәлләр начар, ди.
Нияз. Булмас ла?!
Батырхан. Начар, ди, начар, ди, яшерен фонд спискаларын яндырыгыз. 25 сентябрь утырышының протоколларын яшерегез. Акча алынганлыкка бирелгән квитанцияләрнең корешокларын юкка чыгарыгыз. Тегеләр ягыннан килүчеләр булмадымы?
Нияз. Кемнәрдән?
Батырхан. Хәрби революционный комитеттан.
Нияз. Юк.
Батырхан. Бу буталыш ике-өч айга тартылыр төсле күренә. Авылларга бүгеннән калмыйча агитаторлар җибәрергә кирәк. Бөтен таяныч хәзер авылда. Дин ягын каерсыннар. (Асрау керә.) Нишләп гәзит чыкмаган, белмәдеңме?
Нияз. Наборщиклар җыймаганнар. Бүген эшкә дә чыкмаганнар.
V
Батырхан, Нияз һөм асрау.
Батырхан. Сволочьлар! Эт симерсә, иясен тешли, ди шул. Әнә советларына барып карасыннар. Бүгеннән үк базарда мал калмаган, яхшылыкны белмәсәләр, йөрерләр шунда аяк туздырып, совет суганын суырып! Килүчеләр бармы?.. (Борылып чыга башлый.)
Нияз. Беркадәр генә...
Асрау. Абзый, прашениеләр карый торган кәмит шул буламы?
Батырхан. Әнә бу кешегә күрсәт. (Нуретдин кергән бүлмәгә керә.)
Нияз. Ни йомыш?
Асрау (кәгазен биреп). Мин элек Сабирҗан абыйларда торган идем, ул оборонга Иж заводына киткәч, Хәдичә апа, безгә асрау кирәкми, дигәч, Мисбах хаҗига кердем.
Нияз. Йомышыңны әйт, нәрсә кирәк?
Асрау. Йомышым шул инде. Кергән көннән башлап хаҗи абый миңа кул сала башлады.
Нияз. Йә?
Асрау. Шул, кул сала башлады: ул сала, мин алам, ул сала, мин алам... (Кара савыт, китапларның тузаннарын сөртә.)
Нияз. Ни кирәк соң сиңа?
Асрау. Кул сала торгач, беркөнне, Нәгыймә абыстай мөслимәләр җәмгыятенә дип киткәч, ишекләрне бикләп алды да, хәзер ыслабуд, теләсәм нишләтә алам мин сине дип... (Елый.) Кайткач Нәгыймә абыстайга әйткән идем, иртәгесен куып чыгардылар.
Нияз. Беттеме?
Асрау. Юк әле... Күмәчче Мәңгәр Сәлахиендә, курсиларга килгән безнең авылның укытучысы Мәчтүрә апа фатирда тора...
Нияз. Ярый, җитәр, аңлашылды.
Асрау. Юк әле, абый, аңлашылып җитмәде әле. Шул Мәчтүрә апа әйтә, бу эшне болай калдырма, ди, хәзер хөррият, ди, менә язып өйрәтеп җибәрде.
Нияз. Ярый, беттеме?
Асрау. Хәзер бетә... Мәчтүрә апа әйтә, моның өчен аның арт сабагын тыңлатырлар, ди. Абый җаным, зинһар өчен, шул карт мордарныңМордар — кабахәт, пычрак, шакшы кеше. арт сабагын тыңлатыгыз әле...
Нияз. Аның арт сабагын тыңлатудан сиңа ни файда?
Асрау. Адәм рисвае булсынРисвай булу — мәсхәрә ителү, гаепләре ачылып хурлыкка төшү.. (Өстәл тузанын сөртә башлый.)
Нияз. Бу кәгазең белән мөслимәләр җәмгыятенә бардыңмы?
Асрау. Юк. Мәчтүрә апа барырга кушмады. Ник дисәң, Нәгыймә абыстай анда перчидәтел булып утыра икән. Карга карганың күзен чукымас, ди. Анда бернәрсә дә эшләмиләр, җыелышып, күлмәк модалары тикшереп, гайбәт кенә сөйләп утыралар, ди.
Нияз. Син тагы тотындың. Сөйләп бетерәсеңме инде?
Асрау. Бетте.
Нияз. Шаһитларың бармы?
Асрау. Нәгыймә апа белән Мәчтүрә апа беләләр.
Нияз. Ничек беләләр?
Асрау. Мин аларга бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.
Нияз. Ул гына җитми... Кәгазең монда калыр, ә үзең әнә шул бүлмәгә кер.
Асрау. Әем, кермим мин анда. Мин азган-тузган кыз бала түгел.
Нияз. Эшеңне казый карар.
Асрау. Карамый торсын әле, карагыч кушарлар. Әйем, кирәкми!..
Нияз. Ихтыярың.
Фәтхи керә.
VI
Нияз, асрау һөм Фәтхи.
Асрау. Беләм мин сезне, мин алдалана торган кыз бала түгел. Кара син аны, песи-песи сөйләшкән булып, бүлмәгә кертеп, минем үк арт сабакны тыңлатмакчысыңдыр. Тыңлатмый тор әле... Тыңлаткыч кушарлар. Мәчтүрә апаны алып килсәм, үзеңнең арт сабагыңны тыңлатыр.
Нияз. Нәрсә саташасың, төш күрәсеңме әллә син?..
Асрау. Төш күрергә аяк өстемдә басып торам ла.
Фәтхи. Нәрсә, туташ, әллә бу катыргы муен абижайт итәме?
Нияз. Сезгә нәрсә кирәк?
Асрау. Прашиния белән килгән идем, бүлмәгә кер, ди, җирбитҖирбит — орышып әйтелә торган сүз, кабәхәт дигән мәгънәдә..
Фәтхи. Йөрмә монда, кызый, йөрмә юкка. Байлар кайгысын кайгыртучы кәмитит бит бу, син безнең кәмититкә бар.
Асрау. Ул кайда тагын?
Фәтхи. Мөселман социалистлар кәмитите дисәң, һәркем әйтер.
Асрау. Мәчтүрә апа белә торгандыр. Ничек дидең әле?
Фәтхи. Мөселман социалистлары кәмитите.
Асрау. Мөселман сәт, сәт...
Нияз. Мөселман сәләмәләре кәмитите диең, ха-ха-ха...
Фәтхи. Без сәләмәлектән хурланмыйбыз, тәти егет, менә сезне сәләмәләндереп ташласак, ни эшләрсез икән, селәгәй авыз.
Асрау чыга.
Нияз. Абзый кеше, сүгенергә бу кабак түгел, йомышыгызны әйтегез дә юлыгызда булыгыз!
Фәтхи. Кабакта, ичмасам, эчеп исерәсең, ә сез монда эчми исергәнсез. (Газета чыгарып.) Минем фамилиямне кем рөхсәте белән монда бастырып чыгардыгыз, ә?
Нияз. Кая?
Фәтхи. Койма башында. Бу нәрсә соң?
Нияз. Фәтхулла Насыйров дөньяда бер сез генә дип беләсезме әллә?
Фәтхи. Минем өчен бер мин генә шул.
Нияз. Кызганыч... Фәтхулла бай сезнең белән адаш булуына хурланса, бер хәл иде... Сезгә ни калган?
Фәтхи. Киләсе гәзигегездә, сабын заводының эшчесе Фәтхулла Насыйров белән буржуй Фәтхулла Насыйров арасында адашлык та, кардәшлек тә, туганлык та, чорт та юк, дип бастырыгыз! Мин моны сезгә яхшылык белән әйтәм. Бастырмасагыз, үпкәләмәгез!.. Мин үземнең, чисный фамилиямне какой-то собака, буржуй фамилиясе белән бутыйсым килми. Менә шул!
Нияз (төкереп). Шпана!..
Фәтхи чыга, паузадан соң Мисбах хаҗи керә.
VII
Нияз, Мисбах хаҗи.
Мисбах. Җыелдылармы?
Нияз. Бүген әллә нишләп бик акрын җыелалар, хаҗи әфәнде.
Мисбах. Кара әле, кем, капка төбендә бер кыз очрады, урын-фәлән эзлиме әллә?
Нияз. Юк.
Мисбах. Ни эшкә соң ул монда буталып йөри?
Нияз. Сезне эзләп килгән.
Мисбах (куркып). Мине?!
Нияз. Әйе, сезне, хаҗи әфәнде.
Мисбах. Нигә кирәк булдым икән мин аңар?
Нияз. Менә гариза калдырып китте.
Мисбах. Гариза?! Нинди гариза?
Нияз. Сезнең өстегездән жалу белән килгән, хаҗи әфәнде.
Мисбах. Минем өстән жалу белән?!
Нияз. Ул сездә асрау булып торган икән.
Мисбах. Йә, йә?
Нияз. Бикәгез мөслимәләр җәмгыятенә җыелышка киткәч, сез, хаҗи әфәнде, ишекләрне бикләп, аның белән кети-кети уйнап алгансыз икән.
Мисбах (лап итеп утырып). Ә?! (Кинәт торып.) Йә, хуш, хуш, нәрсә ди?
Нияз. Эшне зурга җибәрергә уйлый. Әгәр дә хаҗи абый ризаландырмаса, эшне болай гына калдырмыйм, мөселман социалистлары комитетына ирештерәм, ди.
Мисбах. Хуш, ирештерде, ди, аннан ни булган, шаһитлары кая? Хуш, шаһитлары кая, йә?
Нияз. Доктордан караткан.
Мисбах. Ай, каһәр икән, Алла орган икән! Ризаландырыр өчен үзенчә күпме сораган була?
Нияз. Ул үзенә күп сорамый.
Мисбах. Шулай да күпме ди?
Нияз. Үзенә биш йөз, ди, аны берәү котырта икән, аңа да бер-ике йөз кирәк булыр. Докторны да күреп сөйләшергә кирәк. Җыенысы мең сумга җыелыр.
Мисбах. Мең сум?! Мең сумга, дурак, мин алма төсле унҗиде яшьлек мулла кызын гомерлеккә алам. Йөз сум бирсәм дә, түбәсе күккә тияр әле.
Нияз. Мең сумнан ким бер тиен булса да алмаска кушты.
Мисбах. Ничек кушты? Кемгә?
Нияз. Миңа.
Мисбах. Сиңа?!
Нияз. Әйе, менә язуы.
Мисбах. Ике йөзгә дә күнмәсме икәнни?
Нияз. Күнәр төсле күренми... Вакыты бик уңайсызга туры килде. Ни әйтсәң дә, шәһәрдә көч большевиклар кулында бит. Эш аларга ирешсә, шуны бәһанәБәһанә — сылтау, сәбәп. итеп атып куюлары да бар.
Мисбах. Һә, биш йөзгә дә күнмәсме икәнни?
Нияз. Күнми, хаҗи әфәнде, күнми. Яхшы чакта бетерергә кирәк.
Мисбах. Акча күрсәткәч, бәлки, алты йөзгә күнеп тә куяр.
Нияз. Ихтыярыгыз. Мең сум өчен атып куйсалар...
Мисбах. Өркетмә, егет, өркетмә... Асрау өчен аталар ди, атмый ни...
Нияз. Шундый гына атып куярлар...
Мисбах (бүлдереп). Ярый, ярый... Аяк астыннан чыккан каза икән, хәерле булсын. Мең булса, мең булсын.
Нияз (шатланып). Менә, әллә кайчан шулай кирәк иде. Кая, рәхим итегез!
Мисбах. Нәрсә?
Нияз. Мең сум.
Мисбах. Ә, кем, акчаны үзенә үз кулым белән бирермен, син шаһит булырсың, яме!
Нияз. Ничек?
Мисбах. Шулай. Мәслихәтләрең өчен рәхмәт. Җыелдылар дисеңме? (Чыга.)
Нияз. Алырсың шәйтаннан иман. (Гаризаны карап.) Әһә... Пеште генә. Адресы күрсәтелгән... Кызны алдан күреп йөзгә күндерсәм... калганын эһем, эһем, эһем... (Кулларын уа.)
Сәхнә артында шау-шу башлана, шаулашып чыгалар.
VIII
Нияз, Нуретдин, Батырхан, Мисбах хаҗи, Сәхипгәрәй һәм башка байлар.
Мисбах (чыгып китмәкче була, башкалар җибәрмиләр). Валлаһи газыйм, бер тиен бирмим. Алла боерса, бер тиен юк!
Батырхан. Хаҗи әфәнде, соңын уйлагыз!
Нуретдин. Бернәрсә булса, хәзер тәртәгә тибә башлый. Син тәртәгә тип, мин тәртәгә тибим, милләтне кем кайгыртыр?
Сәхипгәрәй. Деньги на кон, отец дьякон! Акча сездән, хезмәт бездән!
Батырхан. Хаҗи әфәнде, сез акыллы кеше, соңын уйлагыз! Дулый торган вакыт түгел. Әфәнделәр, утырышыгыз, мәҗлесне дәвам иттерәбез. Нияз әфәнде, утырыгыз.
Зур өстәл әйләнәсенә утырышалар. Нияз кәгазьләр алып утыра.
Мисбах. Утырсам утырам, ләкин бер тиен бирмим, сүзем сүз! Болай да инде бирә-бирә бирәнгә сабышып беттем.
Нуретдин. Ә мин бирмимме? Юрган хәтле гәзит чыгарам, шуның өстенә кәмититкә дә, Хәрби Шурага да, башкасына да синең белән тигез бирәм.
Мисбах. Хөррият, милләт, кәмитит, шураларыгызның барысы да минем кесәгә көя төшерер өчен корылган тегермән. Бир дә бир, ал диюче юк.
Батырхан. Гел алырга гына димәгәндер бит. Алган хәтлесенә шөкер итегез. Кайчагында бирергә дә кирәк бит, ахрысы. Безнең кемнәр өчен тырышканлыкны күрмисезмени, сезнең өчен бит, сезнең өчен, ягъни милләт өчен!
Сәхипгәрәй. Безгә үз ихтыярыгыз белән бирмәсәгез, большевиклар кычкыртып алырлар.
Батырхан. Мөселман комитеты президиумының нәүбәттәнНәүбәт — чират. тыш фәүкылгадәФәүкылгадә — гадәттән тыш, чиктән тыш. утырышы дәвам итә. Каралачак мәсьәләләр: беренче — Хәрби Шураның матди ягын төзәтү; икенче — мөселман комитетының тышкы һәм эчке идарәсен автономияле итеп игълан итү; өченче — Совет властен тасдыйк итү-итмәү мәсьәләсе. Дүртенче — Төркестандагы соңгы хәлләр турында информация.
Мисбах. Алай икән, сезгә акча да бир, шуның өстенә савитны да тасдыйк итТасдыйк итү — тану.... Алай булса, без киттек, хушыгыз!.. (Торып китмәкче була, тотып утырталар.)
Нияз. Сабыр итегез!
Батырхан. Утырыгыз, сез мине аңламадыгыз, хаҗи әфәнде. Ул алай түгел.
Нуретдин. Бу ниткән кирегә өстерәвең инде синең!
Сәхипгәрәй. Деньги на кон, отец дьякон!
Мисбах. Минем алдымда савит дигән сүзне телгә аласы булмагыз, рөхсәт юк! Җыен разбуйник, галах, зимагур, динсез сәләмәләр шайкысы бит алар. Савит, имеш, шайкы, шайкы, шайкы!.. У-у-у! Алла биреп, богауланган көннәрен бер күрсәм, тиреләрен үтмәс пычак белән үз кулым белән тунар идем. У-у-у! Алла боерса, у-у-у! Алла боерса!.. (Өстәлне тукмаклап.) Менә сезгә хөррият, менә сезгә ыслабуда! Менә сезгә магазин, менә сезгә кәнтрибуция!..
Батырхан. Менә шул шатлыклы көннәрне күрәсегез килсә, хәзерге вакытта дәүләтегезне кызганмаска кирәк.
Сәхипгәрәй. Бүген ун мең бирәсегез килмәсә, иртәгә йөз мең контрибуция түләрсез.
Мисбах. Акчам юк дигәч, пычагыма кәнтрибуция саламыни ул!
Сәхипгәрәй. Табарлар...
Мисбах. Табар менә!.. (Йодрыгын күрсәтеп.) Килеп карасын, бирермен!..
IX
Әүвәлгеләр һәм хәзрәт.
Хәзрәт. Әссәламегаләйкем!
Нуретдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдүк, хәзрәт!
Батырхан. Хәзрәт, соңга калыбрак килдегез.
Дога кылалар.
Мисбах. Ашарга чакырсаң, вакытында килә алар, монда бит майлы бәлеш төбе көтми ашыгырга.
Хәзрәт. Никах мәҗлесе бар иде.
Мисбах. Шундый кыямәттә кайсы диванасы өйләнергә уйлаган тагы?
Нияз. Шулай инде, кайсы өйләнә, кайсыберсе бүлмәгә бикләп кети-кети уйный.
Мисбах. Егет, май кап. Бетте!
Нуретдин. Кемгә никах укыдыгыз, хәзрәт?
Хәзрәт. Ибраһим байга.
Нуретдин. Чәйче Ибраһим байгамы?
Хәзрәт. Әйе, бикәсе бик күркәм, яшь кенә, йоны яңа чыгып килә торган үрдәк бәбкәсе төсле. Бик зифа, бик сылу, һөнәре дә бар икән.
Нияз. Яшь башы белән алтмыш биш яшьлек картка чыккач, һөнәре бардыр шул.
Хәзрәт. Һөнәре бар, ди, бар. Тешләр ямаучы, ди.
Мисбах. Яшь булгач, Ибраһим байның тешен дә, кесәсен дә берьюлы ямап куяр, Алла боерса, хи-хи-хи...
Сәхипгәрәй. Байлар, карап торам да мин сезгә, эшнең, сәясәтнең кая таба барганлыгын төшенмисез, күрәм. Бөтен шәһәр Советлар кулында, урамнарда нәмаешларНәмаеш — демонстрация., бүген-иртәгә реквизиция, конфискация, контрибуцияләр башланачак. Үлем куркынычы борын төбендә торган бер заманда мөселман комитеты президиум әгъзалары бикәчләп яталар. Болай булса, гафу итегез, байлар, үзегез дә бетәсез, безне дә бетерергә җыенасыз. Мин Хәрби Шураның вәкиле булуым сыйфаты белән тарихи вакыйгаларга сезнең болай салкын карашыгызга протест бәян итеп, мәҗлесегезне ташлап китәргә мәҗбүрмен. Гафу итегез, байлар, сез безгә кирәк түгел, без сезгә кирәк, хушыгыз! (Чыга.)
Батырхан. Сәхипгәрәй әфәнде, Сәхипгәрәй әфәнде!..
Нуретдин. Бу ни булды бу?!
Батырхан. Мәсьәләнең ничек булганын төшендегезме инде, байлар?.. Сәхипгәрәй әфәнденең бу чыгышы Хәрби Шураның бездән аерылуы дигән сүз.
Мисбах. Ә сез шул койрыксыз саесканнар өчен бездән акча даулыйсыз.
Нуретдин. Тукта әле син, эшнең төбен аңламыйча лыгырдама әле!
Батырхан. Ит үзлегеннән кортлый, дигәннәр бабайлар, безнең кәмитит тә үзлегеннән кортлады, әфәнделәр. Менә күрәсез, комитетның фәүкылгадә җыелышына шундаен мөһим вакытта биш кеше килгән. (Кычкырып.) Бу ни эш бу!..
Мисбах. Кычкырма, барыбер миннән бер тиен юк!
Батырхан. Бу эшебез белән үзебез муеннарыбызга бау салабыз.
Мисбах. Син сал, мин салмыйм.
Батырхан. Йә, менә иртәгә большевиклар килеп барыбызны берәм-берәм суя башласалар?.. Кем яклар, таянычыбыз кемдә?..
Мисбах. Өркетмә, егет, өркетмә... Алла барлыгын онытма, әфәнде! Син Аллага ышанасыңмы, әллә койрыксыз саескан Хәрби Шурагамы?.. Шулай бит, хәзрәт?..
Хәзрәт. Алла, сакланганны саклармын, дигән. Динебез, милләтебез бетмәсен дисәгез, иганәләрегезнеИганә — матди ярдәм. кызганмагыз. Мал кызгана торган чак түгел.
Нияз. Әфәнделәр, бу фәүкылгадә мәҗлес булмады, бу фәүкылгадә ботка булды, протоколга ни язарга да белмим.
X
Әүвәлгеләр һәм Давыт.
Давыт (шашынып керә). Харап, әфәнделәр, харап!
Барысы (сискәнеп торып). Ни бар, ни булган?..
XI
Әүвәлгеләр һәм хатын белән Фәттах.
Фәттах, Хатын. Ни бар, ни булган?
Давыт. Милләт бетте!
Барысы. Бетте?!
Давыт. Дин югалды!
Барысы. Югалды?!
Давыт. Дәүләт очты! (Арып утыра.)
Мисбах. Очырмабыз, рөхсәт юк!
Батырхан. Милләткә ни булган?
Давыт (кулын бутап). Харап!
Хәзрәт. Динне нишләткәннәр?
Давыт. Харап!..
Нуретдин. Дәүләткә ни булган?
Давыт. Беттек, җәмәгать, беттек!
Хәзрәт. Ярабби, әльәманӘльәман — ярдәм ит, коткар., Ярабби, әльәман!
Барысы. Ни бар соң? Ни булган?!
Давыт. Югары урамда бөтен кибетләрне печәтләп киләләр!
Барысы. Ә-ә-ә?!
Давыт. Түбән базарны патрульләр чолгап алганнар!
Барысы. Сөбханалла, Машалла!
Давыт. Урам башларында пулеметлар...
Барысы. Ляхәүлә, ляхәүлә... (Куркыналар, хәрәкәт.)
Мисбах (Батырханга җикеренеп). Ишетәсеңме, правасыз атбакат, тол пистон. Кая милләтең, кая иттифакың, кая Хәрби Шураң?! Анда безнең кибетләрне талыйлар бит!.. (Нуретдингә.) Син кызыңа кияү эзләп шул шартлавыкны безнең арага тыктың! (Батырханга.) Кибетебезне талатыр өчен җиде ай буенча бездән акча җыйдыгызмыни! Буш куык, шартлавык!.. (Нуретдингә.) Тайга карап азган ат, син нәрсә карадың, тол дүдәк!..
Нуретдин. Җикеренмә миңа, юләр балык, юка баш!
Батырхан. Әфәнделәр, сабыр, үпкәләшә торган чак түгел, холыксызланмагыз, сабыр! Бөтенләйгә өметегезне өзмәгез, бу эшләр вакытлы гына...
Мисбах. Малым, дәүләтем таралганнан соң аның мәңге булмавыннан миңа ни файда?!
Батырхан. Мал бетсә, табылыр. Җанны саклап калырга кирәк.
Мисбах. Мал булмагач, хәерче җан ни эшкә миңа? (Шашынып.) Кая, бирегез балта, бирегез күсәк, мылтык бирегез, дин юлында шәһит китәм, чукындырып шәһит китәм! (Шашынып кешеләргә, урындыкларга бәйләнә.)
Хәзрәт. Сабыр, хаҗи, сабыр, тынычланыгыз, утырыгыз! (Утырталар.)
Мисбах (елап). Ай, малларым, җан кисәкләрем, малларым!..
Нуретдин. Йә, Батырхан әфәнде, инде ни эшлибез?
Хәзрәт. Ярабби, әльәман, Ярабби, әльәман!..
Давыт. Үзебез гаепле, үзебез. Куеныбызда еланнар асрадык!
Батырхан. Әфәнделәр, шашмагыз, болай өметсез булырга ярамый... Ир булыгыз!..
Мисбах. Әй, кяфир, хәзергә кадәр мине хатын дип йөрдеңмени!.. (Һөҗүм кыла, хәзрәт тота.)
Хәзрәт. Сабыр, сабыр, хаҗи әфәнде!
Мисбах. Хурлыгына чыдар хәлем юк, хәзрәт. Шул сакалым белән мине хатын исәпләп юләр саттырган бит ул... Ай, малларым, җаннарым, малларым!.. (Елый.)
Батырхан. Җәмәгать, әфәнделәр, урыннарыгызга утырышыгыз!.. Большевикларның мондый чыгышлары, күрегез дә торыгыз, үз башларына булыр. Шәһәребезнең большевиклар кулына күчкәненә күпме генә булды, базарда мал, икмәк, чәй-шикәр калмады. Бу эш кара халыкны үзен үк тынычсызландырачак. Бу афәттән котылырга юллар бар, ләкин һаман да шул бер нәрсә кирәк.
Барысы. Нәрсә, нәрсә?!
Батырхан. Милли сәрмая, акча кирәк.
Мисбах (урыныннан сикереп торып, Батырханга барып). Тагын акча!.. (Кукиш курсәтеп.) Менә монысы акча, ә менә монысы милли сәрмая!..
Сөнгать һәм кораллы ике эшче керә.
XII
Әүвәлгеләр, Сөнгать һәм кораллы ике эшче.
Сөнгать (гаскәрләрне төрле урыннарга куеп). Әфәнделәр, бер шәһәрдә ике властьның яшәве мөмкин түгел. Революцион военный комитет исеменнән бирелүегезне үтенәм, коралларыгыз булса, ташлагыз!..
Батырхан. Сөнгать әфәнде, исәнмесез!.. (Алга атлый.)
Сөнгать. Урыныгыздан кузгалмагыз!..
Мисбах өстәл астына кача, башкалар катып кала.
Пәрдә.
ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА
Бай зал. Төнлә.
I
Давыт, Нуретдин, Мисбах хаҗи, Дилбәр, хәзрәт, Сәхипгәрәй, Фәттах һәм башка байлар.
Сәхипгәрәй. Итак, әфәнделәр, әгәр дә Хәрби Шура председателен 24 сәгать эчендә азат итмиләр икән, без коралга ябышырга мәҗбүр булачакбыз.
Барысы. Корал күтәрергә кирәк, мәслихәтМәслихәт — киңәш, акыллы эш..
Давыт. Корал күтәрерлек реальный көч җитәрлекме?
Сәхипгәрәй. Җитәрлек һәм тайярТайяр — әзер..
Давыт. Шулаймы?
Сәхипгәрәй. Тимер дружина беренче сигнал бирү белән большевикларга каршы сугышка чыгарга тайяр тора. Тик бер айлык жалунияләрен алдан бирелүен сорыйлар.
Мисбах. Кара син аларны, акыллы башлар икән. Сугышмас борын жалуния алмакчылар. Иң элек сугышсыннар, савитны җиңсеннәр, аннары алырлар. Без качып китмибез ич.
Давыт. Сугышка чыгарлык булсалар, сораганнарын бирергә кирәк.
Мисбах. Моңарчы биргәннәребезне Алла кабул итсен. Алдан жалунияләрен алып бетергәч, нәрсәгә кызыгып сугышырлар икән алар! Без, энем, эш хакын кәләпүшчеләргә дә алдан биреп куймыйбыз. Бу сугыш эше, уен түгел. Бәлки, ул капкадан чыгуга үләр.
Сәхипгәрәй. Тимер дружинаның теләкләрен ирештердем, калганы ихтыярыгызда, байлар.
Нуретдин. Сәхипгәрәй әфәнде, сугыш эшендә хәйлә кирәк бит, хәстәрен күрдегезме?
Сәхипгәрәй. Бөтен планнар әзер.
Нуретдин. Шулай да?..
Сәхипгәрәй. Беренче, броневиклар үтә алмасын өчен, бөтен урамнар аркылы бүрәнәләр тезелеп ята. Зур йортларның чарлакларына, мәчет манараларына пулеметлар куелды.
Нуретдин. Туплар нинди урыннарда булачак?
Сәхипгәрәй. Шәһәр сугышында тупларның кирәкләре юк.
Нуретдин. Юк, юк, туплар кирәк. Гөрселдәтеп атып җибәргәндә гөж килсеннәр иде.
Мисбах. Корал ягы ничек, корал ягы?
Сәхипгәрәй. Кемнең?
Мисбах. Тимер дружинаның.
Сәхипгәрәй. Ышанычлы 800 штык, 12 мең патрон, 3 пулемет, ләкин икесен төзәтергә кирәк булыр. Хәер, шәһәр сугышында пулеметның әһәмияте аз...
Давыт. Кавалерия буламы?
Сәхипгәрәй. Әлбәттә, хәзергә 35 баш ат, 28 ияр...
Нуретдин. Азрак икән...
Сәхипгәрәй. 19 сөңге, 96 кылычыбыз бар. Ләкин кавалериянең шәһәр сугышында кирәге дә шулкадәр генә.
Давыт. Әфәнделәр, бу кораллар белән генә сугыш башлау бәладән башка нәрсә тудырмас. 12 мең патронны бер сәгатьтә атып бетерергә мөмкин. Аннан соң ни эшләрбез? Манарадагы бер пулемет та күгәрченнәр куркытудан башкага ярамас. Минем фикеремчә, үзара яңадан акча җыеп, беренче планда коралны ныгытырга кирәк.
Мисбах. Тагын акча?! Акча белән корал ныгытырга дип уйласагыз, мине бөтенләй юк дип белегез. Ныгытасын ныгыттык инде, Алла кабул итсен.
Сәхипгәрәй. Сез байларның ярдәменнән башка ныгытып булмый.
Мисбах. Милләтегез кая соң?.. Болай да бер елдан бирле милләт, дин ныгыттырдыгыз. Инде хәзер корал ныгытырга уйлыйсызмыни?.. Бигайбә, мәгъзүр, әфәнделәр. Әнә яшь бикәчкә өйләнгән Ибраһим байдан ныгыттырыгыз. Кәмититкә дә язылып кына түләмичә котылды. Ә үзе бер ай эчендә төгәл бер миллион сум патша акчасы җыеп алды. Нигә ул ныгытмый, ныгытсын!..
Хәзрәт. ҖиһадҖиһад — изге сугыш. эшендә коралның нык, яхшы һәм көчле булуы, әлбәттә, кирәк. Ләкин сугышта иң кирәкле нәрсә хәмият, гайрәт һәм иман. Алыйк, мәсәлән, Бәдер, Охед сугышларын. Карыйк ибне Зиатның Әнделсне фәтхен...
Нуретдин. Хәзрәт, эш вакытында әкият сөйләмик.
Давыт. Мөселман полыгының ни хәле бар?
Сәхипгәрәй. Аны оештыру бөтен килеш Батырхан әфәндегә тапшырылды.
Давыт. Минемчә, безнең иң көчле терәгебез әнә шул мөселман полыгы булырга тиеш. Ул оешмаганда, сугыш башлаудан, бая әйткәнчә, бер мәгънә дә чыкмас.
Тавыш.
Нуретдин. Батырхан әфәнде кулында булса барып чыгар, Алла боерса.
Фәттах. Әле хәзер генә бу әфисәр әфәнде бүрәнә дигән иде. Хәзерге вакытта саллар юк, урман ерак. Аннан соң хәзерге вакытта шәһәрдән дә чыгып булмый бит. Уйлап-уйлап торам да, ул хәтле бүрәнәләрне каян табып бетерербез икән, дим. Әллә, мин әйтәм, бүрәнәләр урынына урамнар аркылы тирән-тирән чокырлар казу мәслихәт булырмы икән, дим? Кыргыч, көрәк, лом, Аллага шөкер, һәрбер йортта бар.
Сәхипгәрәй. Телефон, телеграм баганалары хәзергә җитәрлек.
Хәзрәт. Бүрәнә дә булсын, чокыр да булсын... Бу инде, ягъни мәсәлән, гасре сәгадәттәге Хәндәкъ сугышы төсле...
Нуретдин. Хәзрәт, вәгазеңне мәчеттә, иркен чакта сөйләрсең, йә, хуш, хуш, тагы?
Дилбәр. Картлардан узып булса да миңа да сүз бирегез әле.
Сәхипгәрәй. Рәхим итегез!
Мисбах. Бу ниткән кош тагы?
Сәхипгәрәй. Мөслимәләр җәмгыятеннән килгән вәкилә.
Дилбәр. Әфәнделәр, җәмәгать, картлар, сез кораллар, бүрәнәләр, чокырлар турында сөйләштегез. Әмма санитарлык турында һичберегез бер сүз әйтмисез. Мөслимәләр җәмгыяте мәҗрухларныМәҗрух — яралы, җәрәхәтле. карау эшен үз өстенә ала. Без мөслимәләр җәмгыятенең бөтен әгъзаларын шәфкать туташлыгына мобилизовать иттек.
Мисбах. Миием карчыкны да туташ иттегезме, ха-ха-ха... Йөрмәгез юк белән саташып.
Дилбәр. Әгәр дә кирәк булса, хатын-кызлардан дружина төзергә сүз бирәбез.
Мисбах. Ә?! Ха-ха-ха!
Дилбәр (каты). Әйе, юкка көләсез, хаҗи баба.
Мисбах. Соң бит безнең ирләрдән төзелгән тимер дружинабыз бар, хатыннардан агач дружина төземәкче буласызмыни?.. Маташмагыз юк белән кеше көлдереп... Энҗе калфаклы дружина, ха-ха-ха!..
Дилбәр. Хәер, хаҗи баба, сез әле һаман да хатын-кызларга курчак итеп карамакчы буласыз икән. Ләкин ялгышасыз, Керенский төзегән ударный батальоннарны онытмагыз!.. Жанна д’Арк — Орлеанская деваны исегезгә төшерегез!
Мисбах. Аруллы дифкыларыгыз да, калфаклы дружиналарыгыз да үзегезгә булсын, бәлагездән башаяк.
Дилбәр. Ай, хаҗи баба, хатын-кыз дигәч тә сезнең азиатлык пружинагыз басылды булырга кирәк.
Мисбах. Тимер дружинага агач пружина куйсаң, басылмый хәле юк аның, хи-хи-хи!..
Барысы. Юк эшкә кердегез, юк эшкә!..
Шаулашалар. Батырхан керә.
II
Әүвәлгеләр һәм Батырхан.
Батырхан (честь биреп). Әфәнделәр, полк хәзер, фәрманыгызны көтә!
Барысы. Ура, ура!..
Нуретдин. Яшәсен мөселман полыгы, яшәсен Батырхан!
Барысы. Ура, ура!..
Батырхан. Яшәсен Чыңгыз әүлядыӘүляд — балалар, нәсел.!
Барысы. Ура, ура!..
Давыт. Яшәсен татарның Әнвәр пашасы!
Барысы. Ура, ура!..
Хәзрәт тәкбир әйтә башлый. Сәхипгәрәй авызын кулы белән каплый.
Батырхан. Әфәнделәр!..
Барысы. Т-с, т-с!.. (Хәзрәт тәкбирен бүлә.)
Батырхан. Мөселман полыгын большевикларга каршы сугышка чыгарыр өчен өч нәрсә кирәк!
Барысы. Ун булсын, йөз булсын, барысын да үтибез.
Батырхан. Шул өч нәрсә булса, полк сезнеке!
Барысы. Үтибез, үтибез, теләкләре нәрсә соң?
Батырхан. Полк теләгән өч нәрсәнең беренчесе — акча!
Барысы. Алай!.. (Пауза.)
Батырхан. Икенчесе... (Пауза.)
Нуретдин. Хуш?
Батырхан. Акча!
Мисбах. Ишеттек!
Батырхан. Өченчесе һәм ахыргысы — акча!
Мисбах. Безнең өчен файдалы сүз әйтәме дисәм, һаман шул иске куыкны шартлатуың икән, энем.
Батырхан. Йә, әфәнделәр, мин җавап көтәм, акча буламы?
Мисбах. Акча булса, мин милли мөселман полыгы түгел, кяфирләр полыгы да төзи алам.
Батырхан. Булмый икән, бүген үк төнлә полк солдатлары авылларына таралачак.
Мисбах. Сугышкан өчен оялмыйча акча сорарга алар милләт түгелмени?
Батырхан. Алар хәзер милләт тә, чорт та түгел, алар сугыштан алҗыган солдатлар гына. Йә, байлар, ни әйтәсез?! (Барысы тын кала, пауза.) Акча җыясызмы? (Барысы тын, пауза.) Акчагыз бармы?
Мисбах. Юк!
Батырхан. Юк булгач, мәгъзүр, сау булыгыз!.. (Китмәкче була.)
Нуретдин. Тукта әле, Батырхан, тукта!
Батырхан. Байлар, мин ике сөйләшергә дип килмәдем, ахыргы сүзем, акча бирәсезме, юкмы?
Нуретдин. Күпме кирәк соң?
Батырхан. Жалуниягә сиксән мең, коралларга ике миллион.
Барысы. Алай-й-й!..
Давыт. Әфәнделәр, Батырхан мәсьәләне уртага салды, ни дисез?
Фәттах. Ул сораган хәтле булмаса да, кадәри хәл җыеп бирергә кирәк булыр.
Мисбах. Миннән сукыр бер тиен юк. Болай да бирә-бирә бет басты инде мине.
Нуретдин. Син, кем, хаҗи, бернәрсә булса, хәзер пузырьга керә башлыйсың, алай ярамый, син бирмә, мин бирмим, кем бирер?
Мисбах. Милләт бирсен.
Нуретдин. Син, мин милләт бит инде.
Мисбах. Алаймы, акча сораганда — милләт, магазиннарны печәтләгәндә — имгәк!
Батырхан. Менә шул печәтләнгән магазиннарыгызны ачтырыр өчен, йортларыгызны кайтарыр өчен, контрибуцияләр түләмәс өчен, төрмәләрдә газап чигүче каһарманнарны азат итәр өчен акча кирәк.
Мисбах. Магазиннарымны товарлары белән, йортларны зарарлары белән сугышып кайтарып алып бирсеннәр, бирермен. Юкса төче телләнеп, явачак карга, туңачак бозга ышандырып, җитәрлек каен терәттегез инде.
Нуретдин. Тукта әле, хаҗи, сөйлисең дә сөйлисең, башкаларга сөйләргә ирек бир. Хуш, Батырхан әфәнде, нишлик икән?.. Бик зур акча бит, җыеп булырмы икән?..
Батырхан. Йөз еллар буенча җыелган дәүләтләрегез тар-мар булсын дисәгез, акча бирмәгез! Мең өч йөз елдан бирле килгән динегез мәсхәрә ителсен дисәгез, акча бирмәгез! Никахлы хатыннарыгыз, буйга җиткән кызларыгыз хурлансын дисәгез, акча бирмәгез!
Мисбах. Йөз еллардан бирле җыелган дәүләтем китте. Хур ителерлек кызым юк, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган. Карчыгымны алалар икән, үпкәм юк, алсыннар.
Дилбәр. Милләтнең карт аталарына шундый тарихи вакыйгалар алдында мондый сүзләр сөйләү оят. Мең мәртәбә оят! Дөнья яралганнан бирле коллыкта, хурлыкта яшәгәнбез, шәрык хатын-кызлары, бу көн җиткәч, намусыбызны саклап калыр өчен актык тамчы каныбызгача көрәшеп корбан булырга хәзербез!.. Бернәрсәбез жәл түгел!.. Менә сезгә энҗеле калфагым, менә сезгә ридикюлем. (Өстәлгә ташлый.) Без бичара хатын-кызлардан тагын сезгә ни кирәк?.. Урамнарга чыгып сугышыгыз дисәгез, без хәзер! Үлегез дисәгез, үләргә дә без хәзер! Бирегез корал, корал бирегез!.. Корал, корал, корал!.. (Һушыннан язган була. Давыт белән Нуретдин әйләнәсендә йөриләр.)
Сәхипгәрәй. Су бирегез, су!..
Нуретдин. Милләт юлында корбан булган кызым, кызым Дилбәр!..
Давыт. Әткәй, алып чыгыйк!..
Нуретдин. Кызым, кызым!
Култыклап алып чыгалар. Дилбәр калфагын, ридикюлен алып чыга.
Батырхан. Әфәнделәр, күрдегезме бу каһарман туташны, шуны күреп тә күңелләрегез йомшармадымы?.. Оят сезгә, оят! Шулай ук хатыннардан да түбән калдыгызмыни?.. Кая соң сездә бабабыз Чыңгыз ханның гайрәте?!
Мисбах. Калфак бәреп кенә гайрәт күрсәтү сиңа кирәк булса (кәләпүшен кат-кат өстәлгә бәреп), менә сезгә кәләпүшем, алыгыз, ал! Кил, зинһар, акча гына сорамагыз!.. Һе, корал, имеш, коралланасы килсә, тимер дружинага барсын... Ир-ат алдында кыз башы белән кәмит уйнамасын.
Шау-шу.
III
Давыт, Дилбәр, Нуретдин, башкалар һәм Зәйнетдин.
Зәйнетдин. Әссәламегаләйкем!
Хәзрәт. Вәгаләйкемәссәлам!
Сәхипгәрәй. Әфәнделәр, менә тимер дружинадан килгән вәкил, үзе белән сөйләшегез.
Зәйнетдин. Дөрес, җәмәгать, мин вәкилен вәкил, ләкин тимер дружинадан түгел.
Сәхипгәрәй. Кайдан?
Зәйнетдин. Мин үз йомышым белән генә килгән идем.
Сәхипгәрәй. Хуш?
Зәйнетдин. Миңа Фәттах абый кирәк иде, Фәттах абый, кил әле!
Фәттах (торып). Минме?
Зәйнетдин. Әйе, кил әле!
Сәхипгәрәй. Җәмәгать, таралмагыз!..
Фәттах. Мин хәзер, хәзер... Йә, ни бар, Зәйнетдин?
Зәйнетдин. Әйдә киттек, рәт чыкты.
Фәттах. Йә?
Башкалар үзара сөйләшәләр.
Зәйнетдин. Бер җирдә биш чиләк спирт калкып тора.
Фәттах (шатланып). Булмас ла?!
Зәйнетдин. Билләһи газыйм... Әйдә!
Фәттах. Бәһа?
Зәйнетдин. Сорап та торма, мөф... Әйдә киттек!
Фәттах. Мәҗлес бит, чыгармаслар, үзең генә рәтлә.
Зәйнетдин. Минем сума җитми шул, булмаса, акча гына бир!
Фәттах. Акча?.. Күпме кирәк?
Зәйнетдин. Ике чиләгенә үземдә дә рәт бар, калганына сума җитми.
Фәттах. Янымда ул хәтле юк шул, кем, Зәйнетдин.
Сәхипгәрәй. Әфәнделәр, урыннарыгызга утырышыгыз, мәҗлес дәвам итә.
Фәттах. Хәзер, хәзер.
Зәйнетдин. Өеңдә бармы?
Фәттах. Табылыр.
Зәйнетдин. Әйдә алайса, киттек.
Фәттах. Мәҗлес бит, милләт эшләре.
Зәйнетдин. Әй, дуракланмасана!.. Милләт кайгырта торган чакмыни... Биш чиләк бит!.. Әйдә!
Фәттах. Шулаймы?
Зәйнетдин. Нишләттең, әйдә, дим инде!
Фәттах. Хәзер... Җәмәгать, минем хатын үлә икән, мәгъзүр, сау булыгыз!..
Зәйнетдин. Үлә генә түгел, шытты инде, шытты. (Чыгалар.)
Барысы. Таралмагыз, таралма, җәмәгать, бу ниткән эш бу?!
Наум Пахомич белән генерал Носов керәләр.
IV
Әүвәлгеләр, Носов һәм Наум Пахомич.
Наум Пахомич. Керергә рөхсәтме?
Нуретдин. Әйдүк, Наум Пахомич, әйдүк.
Наум Пахомич. Господа, таныш булыгыз, генерал Сергей Сергеевич Носов.
Нуретдин. Сез соңладыгыз, Наум Пахомич.
Наум Пахомич. Менә генералны көттем, совещаниедә идек.
Нуретдин. Йә, ничек соң сездә эшләр?
Наум Пахомич. Көткәннән дә артык булып чыкты. Сергей Сергеевич, аңлатыгыз!
Носов. Господа, без сезнең белән ничә йөз еллардан бирле туганнарча тату, дус булып яшәп килдек. Татарлар моңарчы ватанга һичбер вакыт хыянәт кылганнары юк. Татар солдатлары сугышларда ватан өчен геройларча сугышканлыкка мин үзем шаһит. Бу турыда мин 1916 елны главный командующийга рапортта да белдергән идем. Без һәрвакыт сезгә ышанган төсле бу юлы да ышанабыз. Башлаган эшегез зур, Алла куәт һәм гайрәт бирсен! Большевикларга каршы көрәшү — хәзерге заманда һәрбер намуслы, ватанын сөюче гражданның бурычы. Без рус офицерларыннан төзелгән өч меңлек көч белән сезгә булышырга хәзер торганлыгыбызны белдерер өчен килдек... Өч меңле офицер отряды к вашим услугам, господа.
Барысы. Ура, ура, ура!..
Носов. Сездә оста командирлар аз булганлыктан, командование эшен без үзебез алып барырга булдык.
Наум Пахомич. Сергей Сергеевич үзе главный командующий булачак.
Барысы. Ура, ура, ура!..
Носов. Бер атна эчендә бу шәһәрдә бер большевик та калмас. Бер айдан, күп булса, ике айдан Мәскәүдә булырбыз!..
Барысы. Ура, ура!..
Сәхипгәрәй. Йә, җәмәгать, күпмешәр языласыз?
Нуретдин. Миннән ун мең языгыз!
Мисбах. Миннән бер тиен дә юк.
Нуретдин. Ярамый, хаҗи, ярамый.
Мисбах. Хәзергә ярап торыр... Соң, үзең уйлап кара, Нуретдин, полыгына бир, шурасына бир, дружинасына бир, кәмититенә бир, Мөхтәсибенә бир, квартал казначиена бир, чортына бир, муртына бир, бир дә бир!.. Мә дигән кеше юк, бирә-бирә бетмәскә, минем кесәм зәмзәм коесы түгел, егетләр.
Батырхан. Менә иртәгә үк сәләмә кызыл гвардеецлар йортларыгызга кереп, көз көне казларны суйган кебек, берәм-берәм барыгызны суеп чыгачаклар. Исән калганнарга гомергә түләп бетерә алмаслык контрибуцияләр салып, җыеныгызны, богаулап, окоплар казырга алып китәчәкләр. Салкын кырларда, буран, бозлы яңгыр астында ач-ялангач килеш, адашкан этләр төсле кырылып бетәчәксез... Үләксәләрегез козгыннарга, ач бүреләргә азык булачак. Кәфен саручыгыз булмас, кабер казучыгыз булмас, җеназа укучыгыз булмас, сөякләрегезне тычканнар кимерер...
Мисбах. Өркетмә, егет, өркетмә!.. Ярый, мең сум языгыз!
Нуретдин. Миннән илле мең.
Сәхипгәрәй яза.
Хәзрәт. Бездән дә илле сум языгыз!
Мисбах. Киткән-киткән икән, ике мең булсын.
Нуретдин. Миннән алтмыш мең.
Башкалар тагы яздыралар.
Батырхан (кыза барып). Хатыннарыгызны, сылу, зифа кызларыгызны плен алып, казармалар, күперләр юдырып, зимагурларның шакшы киемнәрен яматып, кызыл гвардеецларга никахсыз загс ясап кияүгә бирерләр, әби-бабаларыгыз күмелгән зиратларны стадион ясап, эшчеләрдән футбол типтерерләр!
Нуретдин. Миннән йөз мең!
Мисбах. Мин синнән киммени, языгыз ун мең!
Башкалар язылалар.
Наум Пахомич. Молодец, Мисбах Шакирич, молодец. Миннән егерме мең языгыз!
Мисбах. Языгыз егерме биш мең!.. Әмма ләкин актыгы булсын.
Носов. Молодец, князь, молодец!..
V
Әүвәлгеләр һәм Нияз.
Нияз. Җәмәгать, җәмәгать!..
Барысы (куркышып торалар). Ни бар, ни бар?!
Нияз (тагы кычкырыныбрак). Җәмәгать!
Барысы куркышып сискәнеп тайчаналар.
Нияз. Җәмәгать!.. Финляндский полк килде, вокзалда совет агитаторлары аларны котырталар. Үз ягыбызга аударырга кирәк. Барысы да кораллы!
Мисбах. Кеше куркытмыйча әйтсәң, авызың тузар дип курыктыңмы әллә, саескан!
Давыт. Әфәнделәр, ул полкны үз ягыбызга аударырга кирәк.
Мисбах. Аларга да акчамы?..
Батырхан. Әфәнделәр, ул полкка әби-бабаларыбызның гадәте булган кунакчыллык күрсәтү — сезнең бурычыгыз. Хәзердән җөмһүриятнең бөтен урамнарына, тыкрыкларына фәрман таратырга кирәк, һәрбер гаилә дүрт-биш солдатны кунак итсен! (Тавыш.) Һәм большевикларга каршы өндәү алып барсын.
Нияз. Аннан соң тупчылар казармасында булдым. Йөз меңгә егерме туп сатарга булдылар.
Нуретдин. Алырга кирәк, безгә туплар кирәк.
Барысы. Алырга кирәк!
Нияз. Алырга кирәк булса, хәзер, шул минут акча бирегез! Тизрәк, тизрәк. Вакыт үткәрмәгез!
Нуретдин. Барысы күпме кирәк?
Нияз. Йөз мең. Унбиш пулемет мең ярым. Барысы йөз дә бер мең ярым.
Мисбах. Сатулаш, бәлки, төшәрләр.
Нияз. Шуннан ким бирмиләр.
Нуретдин. Йә, җәмәгать, бирә башлагыз. Бисмиллаһир-рахманир-рахим, менә егерме биш мең. (Акча бирә.)
Мисбах. Көтәргә бирмиләрме?
Нияз. Акча, акча кирәк, акча!
Нуретдин. Кая, хаҗи, күпме саласың?
Мисбах. Янымда барлыгы ун сум килгән.
Нуретдин. Ярый, теге май хисабыннан синең өчен утыз мең бирәм.
Мисбах. Нишләттең инде син?.. Карт көнеңдә син дә кызыл гвардин булдыңмы?..
Нияз. Бирәсезме, юкмы?
Мисбах. Ә, монда биш мең сум бар икән. Кая, җәмәгать, хәлле хәленчә сез дә салыгыз, безнекенә саварга димәгәндер бит.
Башкалар да акча салалар.
Нуретдин (акча санап). Булды, менә нәкъ йөз дә бер мең биш йөз сум.
Мисбах. Алган нәрсәләреңә яздырып счет ал!
Нияз (акчаларны кесәсенә салып). Ярый, җәмәгать, теләктә булыгыз. Үлеп-нитеп калып кайтмасам, бәхил булыгыз!..
Барысы. Бәхил, бәхил!..
Хәзрәт. Җәмәгать, йә, тәкбир!..
Тәкбир әйтәләр. Нияз чыга. Еракта пулемет тавышы. «За власть советов» көенә җыр тавышы ишетелә. Тәкбир акрынлана, куркынып бер-берсенә карашалар. Бик каты кычкырып Дилбәр керә.
Дилбәр. Киләләр, киләләр, матрослар киләләр!
Барысы куркышып катып калалар.
Барысы. Т-с-с-с!.. (Кача башлыйлар. Пулемет тавышы көчәя.)
Пәрдә.
БИШЕНЧЕ КАРТИНА
Себер шәһәрләренең берсендә номер. Чемоданнар, кәрзиннәр хәзерләнгән.
I
Нуретдин, Мисбах хаҗи.
Мисбах. Сез дурак, сез дурактан битәр мин дурак! Йә, ниемә калган, йорт-җиремне ташлап, чегән төсле, шәһәрдән шәһәргә сөрлегеп йөрү? Йә, ниемә калган?.. Үз иркең белән тот та, бөтен мөлкәтеңне ташла да дуадакДуадак — бала чыгармаган, ялгыз (кош-корт турында). күке төсле кит, имеш. Бу да булдымы эш, бу да булдымы акыл, бу да булдымы сәүдәгәрлек! Шулай шул. Алла берәүнең башына бәла җибәрим дисә, иң элек аның акылын алыр, дигәннәр... Бик дөрес... Менә хәзер бөтен мөлкәтеңнән колак кагып, кардәш-кабиләңнән аерылып, тол ата каз төсле, чемоданнар күтәреп йөр инде монда сөйрәлеп! (Башын тукмаклап.) Әй син, карт дурак, миңгерәү бүкән, ярык чүлмәк, буш барабан!.. Кайда идең соң син?! Ахыр гомеремдә шул дураклыкны күрсәтер өчен, мин сине алтмыш биш ел буенча муеным өстендә асрадыммыни, дурак, дурак!..
Нуретдин. Болай холыксызлану килешми, хаҗи, бер синең генә башка төшкән бәла түгел, ил белән күтәрәбез.
Мисбах. Төкерәм мин синең илеңә! Илеңдә минем ни эшем бар, миңа рәхәт булмагач! Карт хәерче төсле, күпер төбендә үлгәндә, илең минем авызга су салырмы соң?
Батырхан керә.
II
Нуретдин, Мисбах һәм Батырхан.
Батырхан. Әссәламегаләйкем!
Нуретдин. Вәгаләйкемәссәлам! Әйдүк, Батырхан әфәнде, утырыгыз, шатлыклы яңа хәбәрләр юкмы? Сугыш сафында ниләр бар?
Батырхан. Өфе киткән.
Мисбах. Ишкән икән! Без аны синнән башка да ишеттек, киткәнне син әйтмәсәң дә, Аллага шөкер, ишетә торабыз. Алганны син әйт безгә. Моңарчы киткәннәрен Алла кабул итсен.
Нуретдин. Ярсыма, хаҗи. Хуш, хуш, Батырхан әфәнде, хуш?
Батырхан. Чиләбе төбендә бик каты сугышлар бара.
Нуретдин. Шулай укмыни?
Мисбах. Өфесе дә китәр, Чиләбе дә китәр, Умский да китәр, бөтен Себере дә китәр. Безгә ни эш кала, безгә кая барырга?
Батырхан. Тагын да ерагракка күчәргә туры килер.
Мисбах. Рәхмәт киңәшеңә, акыллы сүзең өчен, Аллаһы Тәгалә келәвез хатынга дучар итсен үзеңне... Тапканнар бер сүз, күчәргә, имеш... Болай да инде күчә-күчә иске күчәр төсле шомарып беттем. Бөтен дөньяны алып бетерсәләр дә, һаман шулай күчерерсезме?..
Батырхан. Шуннан башка чара юк, хаҗи әфәнде.
Мисбах. Чарасы юклыгын синнән башка да беләм. Күчерә-күчерә агач атка атландыруыгызны азсынып, әллә инде йолдызларга атландырмакчы буласызмы?
Нуретдин. Кит, хаҗи, тузга язмаганны, ичмасам, син сөйләмә. Бөтен дөньяны кем бирә аларга! Менә күрегез дә торыгыз, Чиләбе төбендә борыннарын сындырмасалар, башым протестка керсен!
Мисбах. Бер кат протестка кергән башны икенче кат тагы, хи-хи-хи!..
Нуретдин. Тукта әле, хаҗи, син төшенмисең!
Мисбах. Төшенгән хәтлесеннән дә ычкына алмыйм, зинһар, яңа башыннан төшендерә күрмәгез инде.
Нуретдин. Соң бит бөтен генераллар, барлык әфисәрләр, адвакатлар, докторлар бу якта. Вакыты җиткәч, шундый кыздыра башларлар, Алла боерса, ул кызыл шәйтаннар Мәскәүне ташлап киткәннәрен дә сизми калырлар.
Мисбах. Үз сүзен сөйләгән дурак бер генә кат дурак, ди, башка дурак сүзләрен сөйләүче дурак йөз кат дурак, ди. Син, Нуретдин энем, бу юлы соңгысы булып калдың, бигайбәБигайбә — гаепләмә, кичер.. Соң, кеше сүзен сөйли торган чакмыни!.. Ә менә мин генералларыгызга да ышанмыйм, кызылларыгызга да ышанмыйм. Үз кайгым кайгы. Нигә, миңа димәгәе, җыенысы шунда бергә җәһәннәмгә поход китми! Барысы да безнең башка бәла булып туган имгәкләр... Инде эшнең төбен уйласаң, барысына да менә моның төсле шартлавыклар, тол пистоннар гаепле. Хөррият, кәмитит, чорт, горт дигән булып, җир өстендәге бәрәкәтне күтәрделәр. Патша начар булган аларга. Патшасыз, кәмитит булып көн күрергә уйлаганнар. Кырдыгыз!.. Туйдан соң дөмбергә дигәндәй, сез ашаганга авыз сөртеп, адашкан эт шикелле йөр монда өстерәлеп.
Нуретдин. Бу шәйтан туе мәңгегә тартылыр дип беләсеңме әллә син?! Большевикларның нинди кош икәнлекләрен халык хәзер үзе дә аңлады инде. Менә, Алла боерса, киләсе елга шул вакытта, Колчак хәзрәтләре Мәскәүдә патша булып утырмаса, башым протестка керсен!
Мисбах. Аңарчы кызыллар муеныңны киссәләр, ни әйтерсең? Хи-хи-хи!.. Әй, нәрсәгә дип тел туздырып карт башың белән малай-салай сүзен сөйләп утырасың иренмичә. Мәскәү, имеш, барып кара, хәзерләгәннәр ди. Исән-сау абынып, әби-бабайлар янына күмсәләр дә, рәхмәт укырсың әле. Әй, син, пугач батыр, тол пистон, каһәр суккыры, нигә телеңне йоттың! Бик шапырына идең бит әле... Рәт калмадымыни! Кая милләтең, кая кәмититең, кая Хәрби Шураң!.. Ходаның хикмәте, бездә рәт бар чагында барысы да бар иде, бездә рәт күренмәгәч, керосин сибелгән кандалалар төсле, әллә кая юкка чыгып беттеләр. Кәмитит тә юк, шурасы да юк...
Батырхан. Ахмак сүзне атаң сөйләсә дә, тыңлама, диләр.
Мисбах. Ярый, хуш, акыллы сүз ишетик. Кая соң милли кәмитит, шураларың? Йә, кая?
Батырхан. Хәзерге вакытта Русиядәге бөтен татар-төрек милләтен оештыра торган, аларга юл күрсәтә торган Милли Идарә бар.
Мисбах. Нәрсә, кем?
Батырхан. Моңарчы исемен дә ишетмәвегез тәәссефТәәссеф — үкенечле, кызганыч..
Мисбах. Себер җиленең шаукымыннан колакларым тонса да тонгандыр. Бигайбә, нәрсә, кем дидегез әле?
Батырхан. Милли Идарә.
Мисбах. Алаймы?
Батырхан. Шулай.
Мисбах. Ярый, ярый, бара торгач, милләткә дә койрык таккансыз икән, энем.
Нуретдин. Куй әле, хаҗи, юк-бар сүзләреңне. Хуш, Батырхан әфәнде, хуш?
Батырхан. Кичә генә әле Милли Идарәнең әгъзалары мөфти хәзрәт белән берлектә Колчак хәзрәтләренең эчке эшләр министры урынбасарының секретарен күреп сөйләштек.
Нуретдин. Хуш, хуш, нигә соң аны баядан бирле әйтми торасыз. Йә, хуш, нәрсә ди?
Батырхан. Эчке эшләр нәзарәте янында милләтләр бүлеге дигән бер бүлек төзергә мөмкин булыр төслерәк сөйләште.
Нуретдин. Менә шул шул, юньле булсаң, берәү дә читкә какмый. Яхшылап түбәнчелек белән сорый белгәч, бөтен хокукларны бирерләр әле, Алла боерса.
Батырхан. Ләкин хәзерге вакытта Милли Идарәнең матди ягы гаять начар. Тиз арада милләт ярдәм кулын сузмаса, бөтен милли теләкләр харап булачаклар.
Нуретдин. Хуш, ни эшләргә кирәк инде? Нинди ярдәм?
Батырхан. Милли хокуклар бирелсен дисәгез, милләт харап булмасын дисәгез, милли сандык файдасына...
Мисбах. Тагын акчамы?
Батырхан. Әйе, акча бирегез!
Мисбах (торып). Мишәр әйтмешли, сыптырып каталатсаң үзегезне, яхшы түгел. Кара син, акыллы башлар, бумажникны азсынып, милли сандыкка ук ябышканнар.
Батырхан. Вакыт мөһим һәм куркынычлы. Акча булганда гына милли иттифакны, милли мәнфәгатьне саклап кала алачакбыз.
Мисбах. Алаймы?
Батырхан. Шулай, хаҗи әфәнде.
Мисбах (кукиш курсәтеп). Менә монысы сәүдәгәр кукишы, ә менә монысы майлы кукиш. (Ике кулыннан бер кукиш ясап.) Ә менә монысы иттифаклашкан мәнфәгатьле кукиш!
Батырхан. Алаймы?
Мисбах. Шулай!
Батырхан. Ә менә монысы мәдәни кукиш! (Яңагына суга.)
Нуретдин. Батырхан әфәнде, бу ни эшегез, сез ни эшлисез?!
Пауза.
Мисбах (Батырханның кулын алып). Тот кулны, рәхмәт, энем, Билләһи газыйм, чын күңелдән рәхмәтләр укыйм. Бу аз әле. Без дуракларны җиргә яткырып суктырырга кирәк. Ник дисәң, дуракка йодрык кына акыл кертә ала... Без дурак булмасак, сезнең ише тол пистоннар артыннан лагун төсле тагылып йөрер идекме?.. Без дурак булмасак, патша да урынында утырыр иде. Дуракларны яңаклау гына аз. Аларны яткырып кабыргалары сынганчы, әйтә-әйтә бүсәргә кирәк. Әле шунысына рәхмәт әйтәм, кем, Нуретдин, яңакласа да үз кеше яңаклый, большевик түгел. Ни әйтсәң дә, үзебезнең мөселман, милли йодрык, хи-хи-хи!..
Батырхан. Хаҗи әфәнде, зинһар, гафу итегез, кызулык белән булды...
Мисбах. Бәхил, Билләһи газыйм, бәхил. Береннән алып меңенә кадәр бәхил!.. Үзеңнең тегеләй бармакларың, каләм тотып кына тәрбияләнсәләр дә, шактый салмак икән, хи-хи-хи!..
Батырхан. Хаҗи әфәнде, зинһар, гафу итегез, мин сездән үтенәм.
Мисбах. Үтенмә, энем, үкенечкә калырсың. Гомереңдә бер егетлек эшләгәнсең икән, май кап!
Офицер киемендә Давыт керә.
III
Әүвәлгеләр һәм Давыт.
Давыт. Хәерле көн, әфәнделәр!.. (Күрешәләр.)
Нуретдин. Улым, сугышлар Чиләбе төбендә бара, ди, расмы?
Давыт. Барса бара торгандыр.
Нуретдин. Бу ни була инде?
Давыт. Сугышта стратегиясез булмый.
Батырхан. Гомумән, хәлләр ничегрәк, Давыт әфәнде?
Давыт. Яхшы.
Батырхан. Соңгы көннәрдә хәбәрләр бик буталчык булып күренәләр. Әллә чынлап та?..
Давыт. Хуш?..
Батырхан. Әллә чынлап та киләләрме?..
Нуретдин. Алла сакласын, Алла сакласын. Сез ни сөйлисез, Батырхан әфәнде?
Давыт. Батырхан әфәнде, мондый сөальләр бирүегезгә гаҗәпләнәм. Бөтен мәдәни дөнья безнең белән булган чагында, бер төркем бандитларның үлем алдында тыпырчынуларын әле һаман да күрмисезмени?
Батырхан. Анысы шулай да бит, Уфаның китүе бик шомландыра.
Давыт. Күңелеңне тыныч тот, Батырхан әфәнде. Биш айдан соң Мәскәүдә, конституционный монарх исәнлегенә бокал күтәргәндә, бу көнге куркуларың өчен кызарырга туры килмәсен сиңа.
Батырхан. Алаен алай да, яшерен хәбәрләргә караганда, Чиләбе төбендә алар искиткеч көч белән, коточкыч дәрәҗәдә сугышалар, ди.
Давыт. Әнә аларның соңгы тыпырчынулары шунда инде. Безгә аларның бөтен көчләрен бер җиргә җыярга кирәк иде. Менә хәзер алар Чиләбе төбенә җыелып җиттеләр. Бүген-иртәгә безнең тарафтан бирелгән бер удар бөтен большевизмны Урал таулары итәгендә күмәчәк. Шуннан соң Мәскәүгә барып керергә генә кала. Соң, үзегез уйлап карагыз! Азыклары юк, киемнәре юк, кораллары юк; нәрсә белән сугышырга кирәк! Бөтен өязләрдә, авылларда сәнәкчеләр продналог отрядларын кырып бетергәннәр. Хәзерге вакытта Сембер, Самар, Воронеж, Тамбов губерналары сәнәкчеләр кулында. Мәскәү ут эчендә... Петроград камалган. Шулай, Батырхан әфәнде, яңа Россия яңартылган җир төсле яңарып, чистарып калачак... Әткәй, мин командировка алдым. Бәлки, тиз генә күрешә дә алмабыз. Миңа бераз акча кирәк иде.
Нуретдин. Әллә фронтка озаталармы?
Давыт. Юк. Безнең тылга берничә большевик бандитлары үтеп, партизан отрядлары төзегәннәр, авылларда коткы салып йөриләр икән. Шул бандитларны атарга, авылларны тынычландырырга безнең эскадронга приказ булды. Дилбәр кая?
Нуретдин. Иртә белән чыгып киткән иде. Кайтмаган, күрәсең.
Фәттах керә.
IV
Әүвәлгеләр һәм Фәттах.
Фәттах. Әссәламегаләйкем, исәнме, байлар!
Нуретдин. Әйдә, Фәттахетдин, әйдә, йә, ниләр бар?
Фәттах. Биш вагон дигәннәре ике генә булып чыкты. Менә образчыгы!
Мисбах. Кая, кая? (Чәйне чәйнәп.) Урта күренә. Бәһа?
Фәттах. Бәһа турында сорамагыз да, мөф инде, мөф!.. Ычкындырырга ярамый, байлар, башкалар сизмәс борын тибәргә кирәк.
Нуретдин. Казна малы түгелдер бит?
Фәттах. Ниткән казна малы булсын. Вагоннарында кытайлары да утырып торалар.
Мисбах. Казна малы булса ни булган... Казна малында бәрәкәт тә хәзер...
Фәттах. Ниятегез булса, ашыгыйк, байлар, извозчик көтеп тора.
Нуретдин. Карарга кирәк булыр. Улым, акча дигән идеңме?
Давыт. Әйе.
Нуретдин. Ярый, әйдә безнең белән, нинди чәй икән? Батырхан әфәнде, вакытыгыз сыйдырса бездә калыгыз. Озакламыйча Дилбәр дә кайтыр.
Батырхан. Ярый, ярый, минем язасы нәрсәләрем дә бар иде, хушыгыз, Давыт әфәнде, муаффәкыятьМуаффәкыять — уңыш. телим.
Давыт. Рәхмәт, хушыгыз! (Чыгалар.)
Батырхан, идән буйлап озак йөреп, утыра. Язарга керешә. «Шарабан» җырлап Сәхипгәрәй керә.
V
Батырхан һәм Сәхипгәрәй.
Сәхипгәрәй (җырлый).
А ну, лошадка, трогай, трогай
По сибирскою дорогой,
Ах, шарабан мой, шарабан,
Я мальчишка шарлатан...
Ә, Батырхан әфәнде, җаныем, бәгырем, син һаман мондамыни әле? Исәнме, яхшымы, исәнме, матурым, саумы?
Куда ветер, туда я,
Галиябану сылуым-иркәм,
Балдызым, ялгызым, җизнәкәй...
(«Шарабан» көенә.)
Прощайте, други, я уезжаю
И шарабан мой я вам завещаю.
Ах, шарабан...
Кая соң болар? Хуҗалар кая? Дилбәр туташ, Давыт кая?..
Батырхан. Давыт хәзер генә монда иде, чыгып китте.
Сәхипгәрәй. Син өй саклап калдыңмы? Мин күрешеп, бәхилләшеп, исәнлектә-саулыкта, юл сәфәренә, юл сәфәренә, сәфәр чыкмакчы булып, сәфәрләшергә килдем... (Җырлый.)
Вместо сигар, эх, тарый-барый
Хотят дать нам коммунары.
Ах, шарабан...
(Җыр ахырын җырлап бетерә. Елый.)
Батырхан. Сәхипгәрәй әфәнде, ятып йоклап алыгыз.
Сәхипгәрәй. Булмый, булмый, йоклап та, елап та булмый... Беттек бит, беттек, хур булып, мәсхәрә булып, адәм көлкесе булып беттек бит, Батырхан әфәнде... Соңгы көннәрнең соңгы сәгатьләрен аракыга батырабыз... Мин гомеремдә аракыны авызыма алган кеше түгел... Сәламәтлегем югалмасын, дидем, гимнастика ясап, мускуллар үстердем... Таза, сау, шат булып дөньяда торасым килде... а вон поди, большевик үтермәкче була... Нигә ул мине үтерә, сукин сын! Мин бит гимназист чагымда социалистлар кружокларында эшләдем. Прокламацияләр тараттым, комитетларга, съездларга сайландым. Мин бит монархист түгел!.. Үткән көннәрнең күләгәләрендә үземнең собственный утарымда хәл җыясым килә... Мин укыдым, мин тырыштым, мин ватанга, патшага, халыкка хезмәт итәргә тиешме, түгелме?.. (Җырлый.)
Ах, шарабан мой...
Йә, Батырхан әфәнде, шуннан соң?
Батырхан. Ятыгыз, Сәхипгәрәй әфәнде!
Сәхипгәрәй. Сез мине аңламыйсыз, аңламыйсыз! Уф-ф!
Батырхан. Мин сезне аңлыйм. Матди һәм мәгънәви бөлгенлекне хис итүе авыр.
Сәхипгәрәй. Әй, сезгә нәрсә, и так хорошо, и так недурно.
Батырхан. Миңа яраган нигә сезгә ярамый?
Сәхипгәрәй. Ярамый шул, ярамый. Ярамаганга ярамый... ярамый!.. ЧерньныңЧернь — кара халык. миңа баш булуын каным күтәрә алмый. Каппл дивизиясендә чагында Самар төбендә атылган крестьяннарның күз карашлары... ух, ул минутлар!.. Мин «җир — крестьяннарга» дип, менә шул куллар белән прокламацияләр таратучы мин! Шул ук крестьяннарның күкрәкләренә төзәлгән пулеметны менә шул ук кулларым белән борып тордым...
Батырхан. Да!
Сәхипгәрәй. Раз алда үлем, эчәргә кирәк, артта үлем, эчәргә кирәк. До победного конца эчәргә кирәк. Эчүдә генә табарсың син үз хакыңны! Дурак!.. Әйдә, акыллым, аек дурактан исерек дурак акыллырак, әйдә киттек, дурак!.. («Шарабан» җырлап чыга.)
Батырхан (идән буйлап йөри. Ширма артына караватка барып ята). Чынлап та аек дурактан исерек дурак акыллырак... Их, менә шулай ятып йокыга китсәң иде дә йөз елдан уянсаң иде! Уһу-һу-һу!.. (Йокыга китә. Зур пауза.)
VI
Батырхан, Дилбәр һәм Нияз.
Нияз. Нуретдин әфәнделәр кая болай төялеп киттеләр икән?
Дилбәр. Милли Идарәгә яисә берәр сәүдә эше белән киткәннәрдер. Йә, Нияз әфәнде, хикәягезне сөйләп бетермәдегез бит.
Нияз. Хикәя түгел, Дилбәр туташ, үз башымнан кичкән вакыйга.
Дилбәр. Хуш?
Нияз. Шул... Алты пулемет белән иллегә якын кызылармеецларны плен алып штабка китереп тапшырдым.
Дилбәр. Карагыз әле, Нияз әфәнде, үз шәһәребездә чакта мин сезне гаскәри дип тә белмидер идем. Ә сез чын каһарман әфисәр икәнсез ләбаса.
Нияз. Ерак сәфәр кешеләрне таныта да, дуслаштыра да, Дилбәр туташ. Ул чакларда мин дә сезгә якын барырга батырчылык итми идем. Сәфәр интересларының берлеге миңа көч, гайрәт бирде. (Төргәккә күзе төшеп.) Бу нәрсә?
Дилбәр. Бу — Америкадан килгән крепдешин, көчкә-көчкә генә бер платьелык алып калдым.
Нияз. Шулай ук бик зарурмыни?
Дилбәр. Мәскәүгә кайткач, без, эмигранткалар, барыбыз бертөсле платьелардан, бертөсле киенеп грандиозный бал ясамакчы булабыз. Вакыт җитеп бара. Иртәгә эмигранткаларның җыелышы булачак. Шунда фасон сайларга булдык.
Нияз. Кайчан Мәскәүгә кайтырбыз дип уйлыйсыз?
Дилбәр. Аермачык әйтүе кыен. Шулай да ике-өч айдан кайтырбыз дип уйлыйбыз. Анысы инде, Нияз әфәнде, сездән, әфисәрләрдән зависит... Ике атнадан кайтарасыз икән, без әзер.
Нияз. Мин дә әзер, Дилбәр туташ, Мәскәүгә генә түгел, дөньяның койрыгына кадәр сезнең белән барырга әзер. Мин, Дилбәр туташ, боргаланып-сыргаланып ике сөйләргә яратмыйм. Мин гаскәри кеше — раз, два и готово!.. Мин, Дилбәр туташ, сезне туганнан бирле яратып йөрим... Менә бу куллар, бу беләкләр... (Үбә.)
Дилбәр (торып). Нияз әфәнде, ярамый!
Нияз. Юк, ул ярарга тиеш. Сез минем гомерлек юлдашым булырга тиешсез! Мин, шул сөальгә җавап алмыйча, бу бүлмәдән чыгачак түгелмен. Җавап бирегез. (Кочакламакчы була.)
Дилбәр. Ярамый, ярамый, Нияз әфәнде. Мине бүлмәдән качарга мәҗбүр итмәгез!
Нияз. Сез миңа бүген, хәзер катгый җавап бирергә тиешсез. Туган көннән бирле шашып яратуымның бүләген бүген сездән алырга тиешмен. Җавап бирегез...
Дилбәр. Акылыгызны башыгызга җыегыз, Нияз әфәнде.
Нияз. Миңа хәзер акыл да, оят та, вөҗдан да — берсе дә кирәк түгел. Миңа сез кирәк, сез җавап бирегез! (Кочаклап кыса.)
Дилбәр (кычкырып, ычкынып). Артыгракка китү инде бу!.. Үзегезне тота белмәгәч, мин сезнең белән бүлмәдә кала алмыйм!.. (Чыкмакчы була. Нияз аны көч белән тартып алып ишекне бикли.)
Нияз. Менә күрәсез, ишекнең ачкычы миндә, сез хәзер чыга алмыйсыз. Әгәр дә минем мәхәббәтемә җавап бирмисез икән, мин моннан үз ихтыярым белән чыгачак түгелмен... Җавап бирегез!
Дилбәр. Ишекләр бикләп кенә мине куркыта алмассыз!.. Ачыгыз хәзер ишекне! Югыйсә мин!..
Нияз. Юк, юк, Дилбәр җаным. Мин сезне куркытырга теләмим, мин сезнең аяк астыгызда шулай, менә шулай утырасым гына килә. Дилбәр җаным, әйтегез, мине сөясезме? Әйтегез, сөясезме?
Дилбәр. Бүген мин сезгә бер сүз дә әйтә алмыйм.
Нияз. Кайчан әйтерсез?
Дилбәр. Бер туры килгәндә.
Нияз. Вәгъдәме?
Дилбәр. Әйе.
Нияз. Вәгъдәгезнең ныклыгын менә шушы берлиант йөзегегез белән раслагыз! (Көчләп йөзеген салдырып үз бармагына кия.)
Дилбәр. Сез нишлисез, Нияз әфәнде, акылыгыздамы сез?
Нияз. Гафу итегез, җаным, вәгъдәгезнең ныклыгын раслау өчен кирәк ул миңа... Дилбәр бәгырем, Дилбәр акыллым... (Энҗе бавы белән уйнап.) Әгәр дә сез минем күңелемдәге уйларны белсәгез иде, әгәр дә белсәгез иде... Юк, сез белмисез дә, беләсегез дә килми... Менә шушы энҗе бөртекләре шикелле тезелеп торган, тезелеп-тезелеп торган... (Энҗене кинәт өзеп ала.)
Дилбәр. Ах, бу ни эшләвегез!..
Батырхан уянып карап тора.
Нияз. Тс-с-с!.. Сөйгәнлектән, бәгырем, сөйгәнлектән.
Дилбәр. Хәзер кайтарыгыз энҗемне, юкса...
Нияз. Тс-с-с! Энҗеләрегезне заложник итеп алдым. Минем мәхәббәтемә җавап биргән сәгатьтә энҗеләрегез кире кайтачак.
Дилбәр. Шаяртмагыз, Нияз әфәнде! Сезнең бу кыланышларыгыз мине шөбһәләндерә башлады!..
Нияз. Шөбһәләрегезне бетерергә мөмкин!.. (Кочаклап көчләп үбә. Диванга ега, тартышалар.) Карышмагыз, бирелегез, бирелегез!..
Дилбәр. Коткарыгыз, коткар! Караул!..
Нияз (авызын каплап). Карышмагыз, бирелегез!..
Батырхан (Ниязның җилкәсеннән эләктереп, ишеккә этеп җибәрә). Нахал, хулиган!
Нияз (наганын чыгарып). Сез кем?! Кузгалмагыз урыныгыздан! (Ишекне ачып, бикләп чыгып китә.)
Дилбәр (бикле ишеккә бәрә-бәрә). Энҗеләрем, йөзегем, караул!..
Батырхан. Куегыз, чуалмагыз шул хулиган бандит белән!.. (Диванга утырта.) Юк өчен борчылмагыз!..
Дилбәр (елап). Рәхмәт, Батырхан әфәнде, рәхмәт, сез мине коткардыгыз!.. Ничек Алла сезне болай туры китерде.
Батырхан. Тынычланыгыз, Дилбәр туташ.
Дилбәр. Энҗеләрем, йөзегем, әтигә ни әйтермен?! (Елый.)
Батырхан. Берни дә әйтмәссез!.. Борчылмагыз!..
Дилбәр. Талады бит ул мине, талады, хулиган... Әнкәйнең төсе итеп саклаган йөзегемне... (Елый.) Ярый әле сез булдыгыз...
Батырхан. Яман эшкә караганда яхшы йокы хәерлерәк икән, Дилбәр туташ.
Дилбәр. Йокы?!
Батырхан. Гафу итегез, Дилбәр туташ, мин монда йөз елдан соң уянырга дип яткан идем, йөз минут та үтмәде, уяттыгыз!
Дилбәр. Гафу итегез, Батырхан әфәнде, әфисәр булгач, бандит дип кем уйлар аны.
Батырхан. Күрәсең ич.
Ишек артында Нуретдин тавышы.
Нуретдин. Ачыгыз, ач!.. Харап, харап, ачыгыз, кем анда?!
Дилбәр. Әткәй тавышы... (Ишеккә барып.) Ах, хулиган, нахал, өстән бикләп киткән... Әткәй, әткәй!..
Нуретдин. Ачыгыз, ач!.. Харап, харап!..
Батырхан. Нуретдин әфәнде, Нуретдин әфәнде, әү!.. Ватып керегез, ватып!..
Ишек вата башлыйлар, Нуретдин керә.
VII
Батырхан, Дилбәр һәм Нуретдин.
Нуретдин. Харап, харап, кызым, харап!.. Батырхан әфәнде, кем бикләде, бу ни эш?! Харап, Чиләбе киткән!
Дилбәр. Киткән?!
Нуретдин. Киткән, киткән, туры монда киләләр, ди. Алдагы юлны кызыл партизаннар кискәннәр, ди... Харап, харап! Әйдә җый нәрсәләреңне, киттек!.. (Чемоданнарын күтәреп чыкканда, кире кайтып.) Батырхан әфәнде, нәрсә карап торасыз, кызыллар килә бит!..
Батырхан. Мин монда калам.
Дилбәр, Нуретдин. Нәрсә?..
Урамда «Шарабан» җырлап офицерлар үтәләр.
Нуретдин. Әйдәгез, әйдә, киләләр, киләләр! Керәләр!.. (Батырхан өстенә чемоданнар өеп, шаулатып, буталып чыгалар.)
Мисбах (чемоданнар күтәреп кереп). Тагын күчәргә!.. (Чыгып китә.)
Пәрдә.
АЛТЫНЧЫ КАРТИНА
Учреждениедә кабинет. Батырхан эшләп утыра. Рауза керә.
I
Батырхан, Рауза.
Рауза. Ситдиков иптәш. Исемегез турында тагы бер буталу чыкты. Яңа документларыгызда исемегез Батырҗан дип күрсәтелгән, бөтен иске документларыгызда Батырхан дип язылган. Шуларның кайсы дөрес?
Батырхан. Ничек?
Рауза. Батырханмы? Батырҗанмы?
Батырхан. Хан белән минем арада нинди мөнәсәбәт булуы мөмкин. Контр «х»ның астына кызыл нокта утыртканыма бер елдан ашып китте инде. Феодал хан белән интернационал «җан» арасында аерма булырга кирәк бит... Моннан соң документлар-фәләннәр дип волокита тудырасы булмагыз, Батырҗан Ситдиков, вәссәлам.
Рауза. Болай булгач, сезнең бөтен контр «х»ларыгыз астына кызыл нокталар куеп чыгарга туры килер.
Батырхан. Туры килер түгел, кирәк булыр. Барыгыз!..
Рауза чыга, Давыт керә.
II
Батырхан, Давыт.
Давыт. Мөмкинме?
Батырхан (эштән башын күтәрмичә генә). Рәхим итегез!
Давыт. Батырхан әфәнде...
Батырхан (башын күтәреп). Тукта, тукта, Давыт әфәнде!.. Сез ничек болай?.. Рәхим итегез, утырыгыз!..
Давыт. Рәхмәт.
Батырхан. Ничек болай?.. Кайчан кайттыгыз?.. Легальныймы... Әллә?..
Давыт. Документлар буенча легальный, әмма үзем... (Җилкәләрен уйната.)
Батырхан. Шулаймыни?.. Йә, шуннан?
Давыт. Артык бетергән эш юк.
III
Батырхан, Давыт һәм Рауза.
Рауза. Батырҗан иптәш, кул гына куеп җибәрегез, регистратурага бирергә кирәк.
Батырхан кул куя. Рауза чыга.
Давыт. Әллә исемегезне алмаштырдыгызмы?..
Батырхан. Пышылдамыйча, теләгәнчә кычкырып сөйләшергә мөмкин, йә, Давыт әфәнде, шуннан соң? Бик кызык очрашу булды бу. Дилбәр туташ та кайттымы?
Давыт. Әйе.
Батырхан. Йә, шуннан соң?
Давыт. Мин, Батырхан әфәнде, теге вакыттан бирле урынсыз йөрим. Советлар иленең бер гражданы буласым килә, һәм кулдан килгән хезмәтне, халык өчен дисезме, эшче-крестьян өчен дисезме, үтисем килә.
Батырхан. Шулаймы?..
Давыт. Минемчә, татар спецларына тоткарсыз эш бирелергә тиеш. Мәскәү бит хәзер спецларга бөтенләй икенче күз белән карый башлады.
Батырхан. Мәскәү карар ул. Мәскәү ерак бит, Давыт әфәнде. Мәскәү дә һәрбер кызыл авыз кулына күсәк тоттырмыйлар. Ә монда бездә эшләр башкачарак. Малай-шалайлар белән көрәшеп көннәр уздырабыз. Кеше юк. Ярдәмчеләр, үз кешеләр кирәк.
Давыт. Ничек уйлыйсыз, Батырхан әфәнде, миңа монда берәр яры урнашырга булырмы икән?
Батырхан. Мин үзем белемнәре, эшләре белән безгә кирәк булган төрек-татар укымышлыларын һичбер вакыт читкә какканым юк. Ләкин безнең арабызда мәсьәләгә тар карашта булучылар да юк түгел.
Давыт. Нигә инде ул алай?
Батырхан. Янәсе, Советларга үч итеп бер тапкыр җимергән илне төзәтүне менә сезнең шикеллеләр кулына тапшырырга мөмкин түгел, имеш.
Давыт. Минемчә, Советлар власте аерым кешеләрдән курку дәрәҗәсеннән узган инде хәзер.
Батырхан. Сез шулай уйлыйсызмы?
Давыт. Бүген шулай бит. Ә иртәгәге өчен алдан бернәрсә дә әйтеп булмый. Все течет, все изменяется, ди Гегель.
Батырхан. Әйткәндер, әйткәндер. Ә сезнең үз карашыгыз ничек?
Давыт. Миңа хәзер ачыктан-ачык контрреволюция ясаудан бер файда да юк. Мин алпавыт түгел, шулай ук кайтарачак йортларым да юк. Минем бөтен байлыгым, үзегезгә билгеле, товарда, оборотта иде. Переворот ясап, аны һичбер кемнән түләтә алмауга да күзем җитә.
Батырхан. Дөрес, фикерегез туры... Шулай да... Әгәр дә сезгә мондый сорау куйсалар...
Давыт. Хуш?
Батырхан. Сезнең малларыгыз Колчакка хәтле үк киткән иде. Шулай да Колчакта карательпый отряд башында торып, Себер авылларында крестьяннарны бугазлап йөргәнсез, дисәләр... ни әйтерсез?..
Давыт. Мин ул эшләрне агымга ияреп эшләнгән акылсызлык дип кенә карыйм. Сезнең дә бит, Батырхан әфәнде, үткәнегез, большевиклар күзеннән караганда, бик үк шәптән түгел.
Батырхан. Минем магазиннарым, фабрикаларым юк иде, Давыт әфәнде.
Давыт. Ә дин төзәтүче булу, Пуришкевич, Марков Второйлар белән бергә Дәүләт Думасында янәшә утырырга уйлау, шул ук Советлар властена каршы оештырылган агымнарның илһамчыларыннан берсе булу, Себердә Милли Идарә исеменнән Колчак ишеге төбендә большевикларга каршы милли полклар төзергә йөрүләрегез сезнең монда утыруыгызга уңайсызламаган күренә.
Батырхан. Кояшта да андый гына тап бар, Давыт әфәнде. Үткәндәге эшләремне искә төшерүдән теләгегез нәрсә икәнен белергә мөмкинме?
Давыт. Юк, һичбер яман теләгем юк. Сез минем Колчакта карательный отрядта эшләвемне хәтергә алгач, сүз уңае килеп әйтүем генә булды.
Батырхан. Сунарчы сунарчыны ерактан таный, дигәннәр бәхетле бабайлар димәкчесеңдер, шулаймы?
Давыт. Дөрес.
Батырхан. Буталчык суда балык тотуы уңайлырак, дигәннәр картлар. Безгә хәзер сезнең шикелле спецлар бик кирәк. Мин сезне үзебездә калдырырга тырышырмын. Булмаса, башка җиргә урнаштырырырга да мөмкин булыр. Ләкин сез мине, мин сезне белмик. Хәтта без сезнең белән таныш та түгел. Шулай яхшырак булыр. Менә адресым, кичкә фатирыма килегез. Миңа баруыгызны өйдәгеләрегез дә белмәсеннәр. Хәзергә хушыгыз... Сәгать уннарда мин сезне көтәрмен. Менә шунда сезне легальләштерү турында да уйлашып карарбыз... Хушыгыз!..
Давыт. Рәхмәт. (Кул биреп, чыгып китә.)
Батырхан (идән буйлап йөренә. Зур пауза. Телефонда). 8-16... Мәрдан, синме?.. Син кичкә миңа килә алмассыңмы?.. Ә?.. Утырыштан соң булса да кереп чык. Мин сине бер кош белән таныштырырмын. Ә?.. Ышанычлы, ышанычлы... Файдаланырга мөмкин булачак, ярый. (Утырып яза башлый.)
Мисбах шаулап, талашып керә.
IV
Батырхан, Мисбах хаҗи һәм Рауза.
Мисбах. Тукта, кызый, канатларыңны бик җәймә алай. Син граждан булсаң, мин дә граждан. Әлхәмделилла, советский. Йомышым булгач, монда килми кая барыйм!
Рауза. Вакытында килергә кирәк. Күрәсез бит, сәгать өч инде.
Мисбах. Сезнең шәйтан вакытларыгызда минем эшем юк. Үз вакытым вакыт. Өйләдән чыгып килешем.
Батырхан. Җибәрегез, керсен!
Мисбах. Әнә юньле кеше нәрсә ди. Әссәламегаләйкем!
Рауза чыгып китә.
Батырхан. Йомышыгызны әйтегез!
Мисбах. Хәзер әйтербез, Алла боерса, хәзер әйтербез. (Утыра.)
Батырхан. Йә?
Мисбах. Мин йортларны кайтара торган комиссиягә... Машалла!.. Чү, чү, Сөбханалла!.. Син соң теге кем, ни түгелме? Йә Ходай, син ич!
Батырхан. Йомышыгызны әйтегез!
Мисбах. Әйтербез, әйтербез, Алла боерса. Кая, кил, күрешик. Исәнме, саумы?.. Кызыл түрә дә булдыңмыни?.. Ярый, ярый, Бәрәкаллаһ. Укыган кеше — ике яклы пычак шул. Тегеләй дә кисә, болай да юна, хи-хи-хи!.. Ярый, ярый.
Батырхан. Сезгә ни кирәк?
Мисбах. Юк, әле шуны әйтәм, теге чагында милләт дигән пычак белән кисә идең. Коммунист дигән пәкең дә бар икән ләбаса синең. Безнең өчен, ни әйтсәң дә, урыс түрәсеннән мөселман түрәсе яхшырак инде. Ике як белән кисәбез диең, ә? Машалла, Машалла... Ә менә без укымаган надан булгач, рәтен-чиратын абайламагач, утка кергән күбәләк төсле өтелдек тә калдык. Уңнан да өттеләр, сулдан да өттеләр; милләтегез белән дә өттегез, Колчак белән йонны теттегез. Шул кадәр өтелдек, кем, егет, тәмугта янарлык йоныбыз да калмады, хи-хи-хи!..
Батырхан. Йомышыгыз нәрсә?
Мисбах. Мин түбән урамдагы йортымның үземә кайтарылуын сорап йортларны кайтара торган комиссиягә прошение биргән идем. Юләр әйтмешли, бер ел үтте инде, прошением дә юк, җавабы да юк, йортым да юк. Бу ни хәл бу? Артыннан йөреп, менә Алла хәзер, ике кием киез ката туздырдым.
Батырхан. Йортыгыз зурмы?
Мисбах. Кечкенә, бик кечкенә. Йорт дип әйтерлеге дә юк.
Батырхан. Ничә катлы?
Мисбах. Кат саны күп аның. Өч катлы, үзе кечкенә.
Батырхан. Ничә квартиры бар?
Мисбах. Саный башласаң, фатир саны да ишле аның, фатирлары кечкенә, шырпы тартмасы хәтле генә.
Батырхан. Алай да ничә фатир?
Мисбах. Бик каһәрләп санасаң, дүрт, биш, алты, җиде фатирга тулыр, бәлки.
Батырхан. Ничә тәрәзәсе бар?
Мисбах. Исәпкә күп. Ләкин аның биш тәрәзәсеннән бер зур тәрәзә чыгармы икән, Валлаһе әгъләм.
Батырхан. Ни өчен кайтармакчы буласыз?
Мисбах. Күз-колак булмагач, искереп эштән чыгып бетә.
Батырхан. Ярый, бер атнадан җавабына килерсез.
Мисбах. Кем, син, зинһар, минем кулны тота күр инде. Мин, теге Ибраһим бай төсле, хөррияттән файдаланып өйләнмәдем дә, милләтегезгә дә, шураларыгызга да, үзеңнең кәмититкә дә сораганын һаман бирә килдем.
Батырхан. Ярый, ярый, бетте, чыгыгыз!
Мисбах. Караштыра күр инде... Тау тау белән очрашмаса да, кеше кеше белән очраша, дигәннәр... Карый күр!.. (Чыга.)
Рауза ашыгып керә.
V
Батырхан, Рауза, Сөнгать һөм башкалар.
Рауза (каушап кереп). Үзәктән инструктор килгән, безнең бүлекне сораша.
Батырхан. Үзәктән инструктор?!
Рауза. Әнә монда керәләр!
Сөнгать берничә кеше белән керә.
Сөнгать. Исәнмесез, иптәшләр!
Батырхан. Исәнмесез, рәхим итегез!
Сөнгать. Бүлек башлыгы мондамы?
Батырхан. Юк. Урынбасары мин булам.
Сөнгать. Таныш булыйк, Сөнгать Сәйфетдинов. (Гаҗәпләнеп, аптырап кала.)
Батырхан. Батырҗан Ситдиков.
Сөнгать. Батырҗан, дисезме?! (Гаҗәпләнеп карый.)
Батырхан. Әйе, Батырҗан.
Сөнгать. Тукта, тукта, сез теге Батырхан әфәнде түгелме соң?
Батырхан. Әйе шул, Сөнгать иптәш, онытмагансыз икән.
Сөнгать. Сез алай тиз генә онытыла торганнардан түгел бит, Батырхан әфәнде... Ә... Монда эшлисезме?
Батырхан. Икенче ел инде.
Сөнгать. Икенче ел?!
Батырхан. Әйе, икенче ел.
Сөнгать. Бүлек башлыгы булыпмы? Ячейка секретаре белән директорыгызны чакырып килегез әле.
Башкалар чыгып китәләр.
Сөнгать. Гаҗәп!
Батырхан. Гаҗәп!
Сөнгать. Әйе, бик гаҗәп! Сезне бит, Семенов отрядына кушылып Кытайга киткән, дигәннәр иде.
Батырхан. Уйлаганым да юк. Гомумән, Семенов отряды белән минем һичбер вакыт һичбер төрле мөнәсәбәттә булганым юк.
Сөнгать. Милли Идарә әгъзалары башында генерал Семеновка ипи-тоз тотып сәдакать игълан итеп баруыгызны, бәлки, хәтерли торгансыздыр?..
Батырхан. Агымга иярелгән ялгышу гына ул. Хәер, ул ахмаклыкларның берсен дә Совет властеннан яшермәдем.
Сөнгать. Гаҗәп!..
Батырхан. Нигә болай гаҗәпләнәсез, Сөнгать иптәш? Акылы сәламәт кешегә үткәндәге бөтен хаталарыннан кайтып, тәүбә итеп, туры юлга керергә ярамыймыни?..
Сөнгать. Нигә ярамасын, бик ярый. Ләкин ул ярау кешеләрнең йөрәкләре төсле үк серле һәм катлаулы була. Хәер, бу турыда икенче урында яхшылап сөйләшергә кирәк булыр... Рәхим итегез, нигә басып торасыз!.. Рәхим итегез! (Урын күрсәтә.)
Батырхан торып шашынып кала.
Пәрдә.
ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА
Бай кабинеты.
I
Зәйнетдин һәм Дилбәр.
Зәйнетдин (язу өстәле янында утырып язулар карый. Счет сала). Хатын!.. Дилбәр, Диллүс!.. Баядирка, чукрак чучка, чык монда!..
Дилбәр (кереп). Юньле кылан. Тупасланмасаң да, тупаслыгың җитәрлек.
Зәйнетдин. Ай Алла, Баядирка дию тупаслыкмыни? Баядирка дип үзең шаштың ич...
Дилбәр. Ярый, ярый, паяцланып утырмасана! Ни кирәк?
Зәйнетдин. Ай-яй, бер дә серкәң су күтәрми икән синең, болай булгач, карт хатынны кайтармый да булмас, ахры.
Дилбәр. Ярый, кайтарсаң кайтарырсың... (Чыга башлый.)
Зәйнетдин. Бетте, бетте, Баядирка җан кисәгем, сылуым, иркәм, бетте. Син булганда, карт хатыннар өшкергән инде.
Дилбәр. Нәрсә кирәк соң сиңа?
Зәйнетдин. Чәпчемә, чәпчемә, менә шул вексельнеВексель — бурычка алган акчаны билгеләнгән вакытка кире кайтару турында бирелгән язма йөкләмә. карап чык әле. Фәлшесе юкмы икән?
Дилбәр. Кара әле, Зәйнетдин, шул вексельләрең белән башымны катырмасана, рәтләренә төшенә алмыйм.
Зәйнетдин. Төшенә алмыйм, ха-ха-ха!.. Мин төшенәм ич, гимназияләрдә укымадым, университетка да кермәдем, простой школга да йөрмәдем... Вексель фәлшесен дә сизәрлек булмагач, гимназия бетерүеңдә ни файда соң?
Дилбәр. Әй, базар татары төсле башымны катырма әле.
Зәйнетдин. Базар татарында хикмәт, Биби Баядирка җан кисәгем, Дилбәрбану, сылуым, иркәм, базар татарында хикмәт. Сезнең тирәдән бәрәкәт очты инде хәзер. (Күкрәгенә сугып.) Нэп абзаңда хикмәт, нэпта!.. Давыт кайнагайны әйтәм әле, Мәскәүдә укыган бит. Шулай булса да, сукыр бер тиенлек базар бәрәкәтен аңлый алмый. Хәзер шул вагонлап-вагонлап мал җибәреп торучы Коншоннар да, Морозовлар да, Сендельләр дә юк. Өшкергән хәзер алар, җан кисәгем, өшкергән. Хәзерге заманда җиде кат су, җиде кат ут кичеп товар табыла. Кая киттең инде!.. Утыр дигәч утыр!..
Дилбәр. Курчак төсле каршыңда утырырга эшем бар минем.
Зәйнетдин. Утыр, Нирон Лазаричка хат яз!
Дилбәр (утырып). Йә?..
Зәйнетдин. Җибәргән малларыңны һәм дружеский вексельләреңне алдым, диген. (Кашына.) Атна-ун көн эчендә яңадан акча һәм соратканың хәтле дружеский вексельләр җибәрермен, диген. Ахырга «эс товарищеским приветом» дип куй. Кулны үзем куярмын. Менә, Алла боерса, киләсе баруда Мәскәүдән яза торган машина алып кайтырмын. Тәкелдәт тә тәкелдәт аннары. Фасоның да килә!.. Нәкъ коеп куйган... Машинада язуны булдыра торгансыңдыр бит?!
Дилбәр. Әй, куй әле, зиһенемне таратма!
Зәйнетдин. Пианинода уйный ала торган бармаклар машинада да уйнар әле... (Тәмәке каба.) Кая, шырпы бир!
Дилбәр. Бер эшне бетерергә ирек бир!
Зәйнетдин (кабызып). Совнаркомский, диең, ә?.. Ха-ха-ха... Зәйнетдин Гыйлаҗетдинең совнаркомскийны сайрата... Ә абразовный Давытка «даешь всё» да тәтеми! Ха-ха-ха!..
Дилбәр. Тупасланмасана, Зәйнүш!
Зәйнетдин. Бетте, бетте, Диллүс... Бетте, Баядирка!.. (Җырлый.)
О, Баядирка, мы тебя любим.
О, Баядирка, через тебя страдаем...
Дилбәр. Булды, кул куй.
Зәйнетдин. Кая, мин әйткәнчә яздыңмы? (Карый.)
Дилбәр. Кара әле, Зәйнүш, бүген дә кинога бара алмыйча калдыкмыни?
Зәйнетдин. Ничә мәртәбә әйттем мин сиңа, шул «у» хәрефләрен чуалган дилбегә төсле язма, дип. (Төзәтә.)
Дилбәр. Әй, яратмасаң, яздырмассың тагы!.. (Чыга.)
Пауза. Мисбах керә.
II
Мисбах, Зәйнетдин.
Мисбах. Әссәламегаләйкем! Бай үзе дә өйдә икән!
Зәйнетдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдә, хаҗи абый, әйдә!
Мисбах. Кая, бер дога кылыйк. Ни хәлләр бар, Зәйнетдин энем? Бик байыйсыңмы?
Зәйнетдин. Сәвиттә кеше байыймыни?
Мисбах. Байыйсыз инде, байыйсыз. Алла бирсен.
Зәйнетдин. Баетырлар болар. Иткән файдаң налогларны түләргә дә җитми.
Мисбах. Ярый-ярый, Алла бирсен, әйдә, без карт байлар, көя төшкән тире төсле, хикмәти Хода, куырылдык та калдык, һич хәлләнер хәл юк.
Зәйнетдин. Насыйп булса, булыр әле.
Мисбах. Булмый инде, булмый, биш йорттан берсен кайтармадылар бит, имансызлар, картлык белән рәтен белә алмаганбыз, күрәсең. Әнә Мифтах малае йортын кайтарып та алган, күмәчче Шәрифкә саткан да. Рәтли белгән, күрәсең.
Зәйнетдин. Дөрес әйтәсең, хаҗи абый, рәтли белүдә хикмәт зур. Хәзерге вакытта ишектән куып чыгарсалар, тәрәзәдән керергә кирәк, тәрәзәдән кусалар, ярыктан керергә кирәк.
Мисбах. Шул шул. Малай-шалай шул, һичбер сүзне төшендереп булмый үзләренә. Йөри-йөри өч кием киез ката туздырдым, әле шуның өстенә төрмәгә эләгә яздым. Берсенә илле сумны төрткән идем, разбой сала башлады — атамы дип торам. Әллә илле сумны азсынуы булган инде.
Зәйнетдин. Төртә белергә кирәк, хаҗи бабай, төртә белүдә хикмәт. Садаканы да бисмилла әйтми бирсәң, кабул булмый, ди. Төртә белүдә хикмәт!
Мисбах. Шулайдыр, шулайдыр, бөтен дөньясы чәкмәрә килде, бөтен эш, бөтен нәрсә яңача булып китте... Карап торам да, Зәйнетдин энем, хәйранга калам. Кем идең, кем булдың! Ни әйтсәң дә, миндә кеше булдың син, миндә. Кем әйтеп кем ышаныр, кибеттәге өч тиенлек малай башың белән, бөтен дөнья хәерчелеккә калганда, баедың да киттең. Нуретдин байның атбакатларга бикәчлеккә хәзерләнгән, гимназия бетергән кызын типтең дә куйдың. Дөньяның асты өскә килде. Әле, Зәйнетдин энем, шуның өчен дип кергән идем. Кибетеңдә миңа берәр эш табылмасмы? Алла, хәзер менә фатирга түләрлек тә рәт калмады. Элек син миндә хезмәтче идең, хәзер мин булыйм. Әйләнгәч, әйләнеп бетәргә кирәк инде.
Зәйнетдин. Хәзерге вакытта күпләп хезмәтчеләр, приказчиклар тотарга ярамый. Аннан соң, турысын әйткәндә, син, хаҗи абый, хәзерге сәүдәнең хикмәтенә дә төшенә алмассың. Хәзерге заманда, ай-һай-һай, хикмәтләп эш итәргә туры килә.
Мисбах. Булмас шул, булмас. Үзем дә булыр дип ышанмаган идем. Акшамнан чыгышлый, тукта бер бәрелеп карыйм диеп кенә кердем. Өйдә утыра-утыра эч тә поша, йөрәк тә яна, ух-ух-х-х... Бетәсе булгач, бетәсең икән... Ярый, Зәйнетдин энем, сау бул, гаепләп калма! Үз кеше булгач, кергән идем инде, ух-ух-х-х... (Чыга.)
III
Зәйнетдин, Дилбәр.
Зәйнетдин. Диллүс!.. Диллүс-с-с!
Дилбәр (кереп). Нәрсә?
Зәйнетдин. Таныдыңмы абзаңны, хезмәт сорап кемнәр килә аңа, ха-ха-ха!.. (Кочаклый.)
Дилбәр. Канатларыңны җәймә, җибәр, җибәр! Какао кайнатам.
Зәйнетдин. Асрау кайнатсын! Нигә үзең эшлисең, Баядиркам, сылуым, иркәм... (Әйләндерә.)
Дилбәр. Әй, җибәрсәнә! (Чыга.)
IV
Зәйнетдин ялгыз.
Зәйнетдин. Мисбах хаҗи нәрсә ди?.. Нуретдин байның атбакатка гына бикәч булырга хәзерләнгән кызын типтең дә куйдың, диме?.. Тибәрбез әле без, бер аяк белән тибеп нинди хикмәтләр чыгарып торабыз, ике аяк белән тибә башласак, күрерсез әле. Тибә белеп тибүдә хикмәт!
Дилбәр поднос белән какао һәм бисквитлар кертә.
V
Зәйнетдин һәм Дилбәр.
Зәйнетдин. Булдымы? Яратам шул какао дигән хикмәтне, американскийлар белми эчмиләр икән... (Авыз итә.) Әһә, барып чыккан бу!
Дилбәр. Яхшы булганмы?
Зәйнетдин. Первый сорт!.. (Пауза. Эчәләр.) Ха-ха-ха!..
Дилбәр. Нәрсә шашасың тагы? Ашаган-эчкән чагында шаркылдап көлү неприлично.
Зәйнетдин. Атбаш Гыйлаҗи малае бисквитлап какао эчә, ә? Ха-ха-ха!.. Каршысында атбакатлар өчен үстергән Баядирка!.. (Кикерә.)
Дилбәр. Ярый, ярый, кыланма, юньле утыр!
Зәйнетдин. Бетте, бетте, Биби Баядирка җаныем, иркәм!.. (Шопырдатып эчә.)
Дилбәр. Шопырдатып эчмә. Неприлично.
Зәйнетдин. Шопырдаткач хикмәтлерәк була ул. Әткәй мәрхүмне кабереннән торгызып шул хикмәтне күрсәтәсе иде. Ни эшләр иде икән?.. Теге театрдагыча күзләрен шар хәтле ачып шашыныр иде бугай, ха-ха-ха-ха... Театр дигәннән, безнең татарда да Баядирка төсле уен булырмы икән?
Дилбәр. Татарга тагын!
Зәйнетдин. Мин дә шулай уйлыйм. Ай-һай акырырга кирәк бит. Ул хәтле акырырга безнең агай-эне бугазы чыдамас. (Чапылдатып ашый башлый.)
Дилбәр. Сыер шикелле чаф-чоф килмә әле. Чапылдатмый ашарга өйрән, неприлично.
Зәйнетдин. Чапылдатмый ашасаң, тәме, ләззәте булмый аның. Чапылдатуда хикмәт. Кая, тагы бер стакан бир!
Дилбәр. Җитәр инде, какаоны күп эчмиләр, неприлично.
Зәйнетдин. Китер, китер, какао да үземнеке, корсак та собственный. Неприлично дигәнең үзеңә булсын! Давай!
Дилбәр. Давайламый юньләп сора!..
Зәйнетдин. Давай, давай!.. Китер...
Дилбәр чыга. Ишек кагалар.
Җыеп ал боларны, кеше бар... Керегез!
Нуретдин, Батырхан, Давыт керәләр. Дилбәр чыга.
VI
Зәйнетдин, Батырхан, Нуретдин, Давыт.
Нуретдин. Әссәламегаләйкем!.. Өйдә икәнсең, кияү, бик яхшы.
Зәйнетдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдә, кайнатай, хуш килдең! Саумы, кайнатай!
Нуретдин. Таныш булыгыз, бу безнең иске дустыбыз Батырхан әфәнде.
Зәйнетдин. Ишеткәнем бар, утырышыгыз, кунаклар.
Дога. Зәйнетдин тәмәке бирә.
Нуретдин. Дилбәрнең кияве шул була инде, Батырхан әфәнде.
Батырхан. Бик яхшы, бик яхшы.
Зәйнетдин. Кунаклар, чәй эчәсегез киләме, әллә какаомы?
Нуретдин. Юк, кияү, рәхмәт, чәйләр эчә-нитә тормабыз. Без зур гына йомыш белән килгән идек.
Зәйнетдин. Алаймы?
Дилбәр керә.
VII
Әүвәлгеләр һәм Дилбәр.
Дилбәр. Исәнме, әткәй?
Нуретдин. Үзең саумы, кызым?
Батырхан. Исәнмесез, Дилбәр ханым, мөбарәк булсын!
Дилбәр. Рәхмәт!.. Нихәл, Давыт, нишләп торасың?
Зәйнетдин. Кунакларга чәй дигән идем, эчмибез, диләр.
Дилбәр. Сөйләшә-сөйләшә эчәрбез әле.
Нуретдин. Юк, кызым, рәхмәт, кирәк түгел. Без кияүгә эш белән генә килдек.
Дилбәр. Сөйләшә-сөйләшә эчәрбез әле... Фатыйма, Фатыйма, самовар куй.
Нуретдин. Йә, яшьләр, башлагыз, Батырхан әфәнде, сез башлагыз!
Батырхан. Безнең сезгә килүебез, Зәйнетдин әфәнде, яңа икътисади сәясәткә бәйләнгән.
Зәйнетдин. Ничек бәйләнгән?
Батырхан. Ягъни нэп турында сөйләшмәкче булабыз.
Зәйнетдин. Була, була, сөйләгез, сөйлә.
Батырхан. Большевиклар властьны алу белән, бөтен сәнгать, сәүдә эшләрен дә үз кулларына алып караганнар иде, ләкин эш чыкмагач, сәүдә, сәнгать эшләрендә нэп уйлап чыгарган булдылар. Хәзерге заманда кулларында беркадәр капиталлары булган яшь сәүдәгәрләргә шул нэпның бөтен серләренә төшенеп эш күрергә кирәк.
Зәйнетдин. Әйе, әйе, сергә төшенүдә хикмәт. Хуш, хуш?..
Батырхан. Бу мәсьәләдә без фәнгә, белемгә, сәясәткә таянмасак, гомергә Совет властеның жалуниясез приказчиклары булып калачакбыз. Большевикларның бөтен теләгәннәре дә шул.
Дилбәр. Гафу итегез, сүзегезне бүлдем. Сез үзегез дә большевик бит, Батырхан әфәнде!
Зәйнетдин. Большевик?
Нуретдин. Айныды инде, айныды, күптән айныды, хи-хи-хи...
Батырхан. Тормышта адәм баласының башыннан төрле хәлләр үтүе бик мөмкин, Дилбәр ханым. Ләкин шул хәлләрдә мәңгегә харап булып калмас өчен, яхшыдан яманны аерырга дип Аллаһы Тәгалә адәмгә акыл биргән.
Дилбәр. Димәк, сезнең большевиклыгыгыз факт?
Батырхан. Дөрес, мин бер елга якын большевик булып ахмакланып, җил куып йөргән идем. Ләкин хәзер, Аллага шөкер, ул афәттән котылдым.
Зәйнетдин (читкә чакырып). Кайнатай, бире килегез әле.
Нуретдин. Ни бар, кияү?
Зәйнетдин. Бу әфәндегез өч хәреф түгелме икән?
Нуретдин. Юк, юк. Ул яктан тыныч бул, кызым Дилбәр дә аны бик яхшы белә, баштанаяк үз кеше, тыныч бул. (Кайтып.) Дәвам итегез, Батырхан әфәнде!..
Батырхан. Ә... әйе... бер елга якын большевиклар арасында кайнаганлыктан, аларның тоткан сәясәтләренең төбенә төшендем.
Зәйнетдин. Бик дөрес, төбенә төшенүдә хикмәт. Кем, исемегез ничек әле?
Батырхан. Батырхан.
Зәйнетдин. Дөресме, Батырхан әфәнде, бу нэп дигән нәрсә вакытлы гына булачак, ди, имеш, яшергән малларны чыгартыр өчен корылган хикмәт кенә, ди, имеш, дөресме?
Батырхан. Дөресен әйткәндә, ул нэпта сез аңлый алмаган кайбер серләр бар.
Нуретдин. Кияү, бу кеше бөтен нәрсәнең төбеннән белеп сөйли торган кеше.
Зәйнетдин. Әлбәттә, әлбәттә, төпне белүдә хикмәт. Минем мәрхүм бабай әйтә торган иде, «белеп сөйләүдә бер хикмәт булса, белеп эшләүдә йөз хикмәт» ди торган иде. Сөйләгез, сөйлә!
Батырхан. Нәрсә сөйли идем әле мин?
Давыт. Нэпның мәгънәсе болай, кияү. Нэп, тышкы яктан хосусый капиталга юл ачу булган төсле күренсә дә, төбе аның башкада. Әнә шул большевиклар уйлаган башканы җимерергә кирәк.
Зәйнетдин. Җимерү мәслихәт. Большевикларның үзләрен җимерүгә дә мин каршы түгел. Хуш, кайнагай, шуннан соң?
Давыт. Әнә шул зур эшләрне башкару өчен акча кирәк.
Зәйнетдин. Хикмәт әнә шул акчада шул. Акчасыз, Ходаның хикмәте, бер хикмәт тә чыкмый. Әнә шуңа күрә тырышкан булабыз да.
Давыт. Тырышу гына җитми, көрәшергә кирәк. Көрәшү өчен, барлык мөмкинлекләргә хуҗа була белергә кирәк. Төшенәсезме, кияү?
Зәйнетдин. Төшенүен төшенәбез, кайнагай, төшенүдә хикмәт.
Давыт. Безнең план зурдан.
Зәйнетдин. Әнә шул сезнең зур планнарыгыз минем кечкенә планнарыма туры килеп бетми шул. Миңа бер тиенем ун тиен китереп тора икән, мин шуңа канәгать.
Давыт. Большевиклар яшәгәндә, ул һаман шулай булып торыр, дип уйлыйсыңмы әллә?
Батырхан. Миллионнар үзләре кычкырып торганда, хәрәкәтсез ятарга ярамый, Зәйнетдин әфәнде.
Зәйнетдин. Кая миллионнар кычкыра?
Батырхан. Кая, дисеңме? Зәйнетдин әфәнде, менә эш нәрсәдә... Сездә капитал бар. Бездә белем бар. Ягъни сәяси белем. Менә шушы ике көчне бергә кушарга кирәк.
Зәйнетдин. Әһә... бергә кушарга?!
Батырхан. Әйе.
Зәйнетдин. Мин надан кеше, сезнең шикелле хикмәтләп сөйләшә дә белмим. Минем надан акылым миңа болай ди: капиталсыз коры белем белән бер телем икмәк тә алып булмый, кайнагай. Белемсез капитал белән бөтен дөньяны сатып алырга була, кайнатай. Акча үзе абразавный шул, әфәндем... төрле телне белә. Мең төрле эшләрне хикмәтләп чыгара. Сез белемегезне минем капиталга алмаштырырга теләсәгез дә, мин капиталымны сезнең белемегезгә алыштырасым килми. Мин, Дилбәр әйтмешли, американский уйлыйм. Американский эшләргә уйласагыз, әйдәгез эшлибез.
Батырхан. Ничек американский?
Зәйнетдин. Яңа эшегезгә мин күпме капитал куйсам, сез дә шулхәтле үк куясыз. Файда итсәк тә уртак, хикмәтләнсәк тә уртак, барамы?..
Давыт. Ә безнең белемебезне кая куясың?
Зәйнетдин. Сезнең белемегез үзегездә, минем наданлыгым үземдә калыр. Аларны компаниягә кертмәбез.
Батырхан. Соң, сез бит безнең нинди эш башларга теләгәнлекне белмисез.
Зәйнетдин. Белү генә түгел, мин андый миллионнар тудыра торган эшләрне белеп оныткан инде. Миңа һәр көн байны баетучы хәерче абразавныйлар йөреп тора, һәммәсе миллионнар күрсәтәләр. Ә үзләренең келәләрендә грошлары да юк. Хикмәти Хода, барысы да мине баетмакчы булалар. Теге бер тиен садакага мең сум теләгән теләнчеләр төсле. Ха-ха-ха!..
Нуретдин. Мин бай чагымда андый гына суманы милләт файдасына да бирә торган идем.
Зәйнетдин. Сез бай чакта сезнең милләтегез булган. Ә без, кайнатай, интернационал, ха-ха-ха!.. Бездә милләт тә, чорт та юк. Милләт, кесәңдә булса, милләт, кесәңдә булмаса — имгәк ди ул, Мисбах хаҗи.
Давыт. Молодец, кияү, үз ягыңны кара.
Нуретдин. Бу нәрсә булды инде?
Давыт. Иләк белән су ташуны ташларга кирәк, әткәй!
Батырхан. Дилбәр ханымның фикерен ишетмәдек әле.
Зәйнетдин. Какао эчәсегез килсә, Дилбәр ханым аны бик оста булдыра, ирләр эшенә катнашырга большевик та, комсомол да булганы юк әле аның.
Батырхан. Шулай укмыни, Дилбәр ханым?!
Дилбәр. Шулайрак, Батырхан әфәнде.
Батырхан. Гаҗәп!..
Нуретдин. Сез тагын борынгы әкиятләрегезгә керештегез. Мәсьәләгә кайтыйк, эш турында сөйләшик.
Давыт. Мәсьәләгә яңабаштан кайтканчы, өйгә кайту артыграк булыр, әткәй. (Урыныннан торып җыена башлый.)
Батырхан. Минемчә дә, бу мәсьәләне бүгенгә калдырыйк. Минем дә бүген кәефем юк. Йөрәгем уйнап, башларым әйләнә башлады. Әллә инде, Дилбәр ханым, сезнең һавагыз килешмәде?..
Дилбәр. Гаҗәп түгел.
Нуретдин. Кайтасы булсагыз, кайтыйк!
Дилбәр. Туктагыз, чәй эчәрбез, әткәй.
Нуретдин. Рәхмәт, кызым, рәхмәт!
Зәйнетдин. Утырыгыз, кайнагай, чәй эчәрбез, кайнатай!
Батырхан (Дилбәрнең кулын алып). Шулай, Дилбәр ханым, кояш баегач кына, без аның кадерен сизәбез икән!..
Дилбәр. Ул кояш турында уйламагыз, Батырхан әфәнде, ул яңадан һичбер вакыт чыкмас!..
Зәйнетдин. Нигә чыкмасын?.. Менә юләр! Кояш чыгар, хикмәт чыкмас, диең син аңар!
Нуретдин. Ярый, Аллага тапшырдык, балалар, хушыгыз!
Дилбәр. Хуш, әткәй, хуш!.. Килеп утырыгыз!
Зәйнетдин. Бигайбә, кайнатай, һәркемнең дә бармаклары үзенә таба бөгелә... (Озата чыга. Пауза. Кире керә.) Кара син аны, тол саескан, хикмәтләп «кояш» чыгарырга килгән. Бер кат күзлек белән генә күзләрең күрмәсә, фонарьлар куеп җибәргән өчен дә кыйммәт алмам мин!..
Дилбәр керә.
Дилбәр. Нәрсә дисең?
Зәйнетдин. Әле теге әфәнденең кояшы турында әйтәм... Уһу-һу-һу, сәгать ун булган. Урын җәйгәнме?
Дилбәр. Җәйгән.
Зәйнетдин. Ай сине, Баядирка дисәң Баядирка. Бөтен дөньяның күзе кыза бит үзеңә, ә?.. (Төрткәли.)
Дилбәр. Кыланмасана!
Зәйнетдин. Теге әфәнде кояш чыгарсын, ә без утларны сүндерик, ә? Ха-ха-ха... (Утларны сундерә.) Әйдә!..
О, Баядирка, мы тебя любим,
О, Баядирка, через тебя страдаем.
Вальс биеп бүлмәгә керәләр.
Пәрдә.
СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА
Ярлы подвалда фатир.
I
Нуретдин һәм Рөкыя.
Нуретдин, тәбәнәк өстәл янында утырып, иске киез итекләргә ас сала.
Рөкыя баскан килеш җепкә сумала сыдыра.
Нуретдин. Кызым, чәй эчеп аласы иде, булмаса.
Рөкыя. Күмер юк, күмер юк!.. (Чыгып китә.)
Нуретдин. И-хи-хи-хи!.. Бер кирегә китсә, китә икән. Таудан тәгәрәгән таш төсле һаман әле аска таба тәгәрибез.
II
Нуретдин, Давыт, Рөкыя.
Давыт яшеренеп керә. Тынычсызлана. Зур пауза.
Нуретдин (кинәт Давытны күреп сискәнеп). Йә!.. Син икәнсең, улым. Котны алдың.
Давыт. Әти, ул-бу юкмы?
Нуретдин. Хәзергә тыныч әле.
Давыт. Мине сораучылар булмадымы?
Нуретдин. Яңалардан юк. Күк күзлекне күргәнсеңдер.
Давыт. Күрдем.
Нуретдин. Үзеңдә ниләр бар, улым?
Давыт. Батырхан әфәнде килмәдеме?
Нуретдин. Юк... Әй замана, замана!.. Первый гильди купецтан тишек киез итекләр яматалар.
Давыт. Коммерческий институт бетергән улыңа киез итекләр ямарга да мөмкинлек бирмиләр.
Нуретдин. Бу да булдымы хөррият! Бу да булдымы тигезлек!
Давыт. Куеныгызда елан үскәнне сизмичә, күгәрченнәр ашатуыгызның җәзасы. Шулай кирәк. Алар урынында мин дә шулай эшләр идем. Хәер, ул көннәрнең шәүләләре... Ничек әле, әти, ике кучкарның башы бер казанга сыймый, диләрме?
Нуретдин. Кучкар, кучкар... хәерче, кустарь, дисәң бер хәл.
Давыт (онытылып, көч белән). Ләкин мин чәнчелеп ачка үлсәм дә, властьны хезмәт кулына бирү ягында түгел. Чөнки ул караш дөрес караш түгел. Капитализм үзенең гегемон дәверен уздырырга тиеш.
Рөкыя. Һаман сүз, һаман сүз!.. Сөйләгән сүзләрегезнең меңнән бер өлеше генә эшкә ашкан булса да, хәзер инде җир йөзендә бер большевик та калмаган булыр иде.
Нуретдин. Үз почмагыбызда сөйләшергә дә ярамый башладымы әллә инде?!
Рөкыя. Аналап-әбиләп сүгенеп тә ал, булмаса.
Нуретдин. Сүгенермен дә шул. Син үк бит, чәй, дигәч, күмер юк, дисең.
Рөкыя. Юк шул. Күмер дә юк, шикәр дә юк... Вареньены әйтмим дә, хи-хи-хи!..
Нуретдин. Тукта, дим мин сиңа!
Рөкыя. Әтә-тә-тә!.. Большевик ачуын миннән ала.
Нуретдин. Тукта, дим!
Рөкыя. Күмер юк!
Нуретдин. Һе, бөкре җабага... дәргаһтан сөрелгән шәйтан анасы!..
Рөкыя. Бай кызыңа бар. Какаолар хәзерләп көтеп тора, ди, хи-хи-хи!..
Нуретдин. Канымны бозма, кәкре галдиш!
Рөкыя. Җикеренмә миңа, карт дурак!
Нуретдин. Туктыйсыңмы, юкмы!.. (Калып белән кизәнә. )
Давыт (бик каты кычкырып). Шаулашмагыз!.. Сезнең тавышыгызны сагынып килмәдем әле!
Нуретдин. Бер хәл булса, җелегемә үтеп, эчәгеләремне саварга тотына.
Рөкыя. Шулаймы?
Нуретдин. Туктыйсыңмы, юкмы?.. (Кизәнә.)
III
Шулар ук һәм Зәйнетдин, Дилбәр.
Давыт. Җитәр!.. Җитәр сезгә!..
Зәйнетдин. Әссәламегаләйкем!.. Исәнме, кайнатай!.. Саумы, кайнагай. Нихәл, кайнигәч!.. Сау гына хикмәтлисезме?..
Нуретдин. Түрдән узыгыз, балалар.
Дилбәр. Нишләп торасыз, әткәй? Рөкыя апа безгә килеп тә карамый инде. Безне бөтенләй чит күрә.
Рөкыя. Нишлим мин сездә?!
Нуретдин. Балалар, чәй куйсак, эчәрсезме?
Рөкыя. Маташма, күмер юк.
Зәйнетдин. Юк, юк, борчылмагыз, кайнатай. Кирәк түгел. Мин хәзер, хикмәти Хода, чәйне бик аз эчә башладым. Дилбәр ханым какао белән хикмәтли хәзер.
Рөкыя. Безнең әти дә, какаоны бик яратам, ди.
Нуретдин. Телеңә тилчә төшкере, галдиш!..
Давыт. Утырыгыз, нигә басып торасыз?
Зәйнетдин. Мин, кайнатай, сезгә хикмәт белән, йомыш белән кергән идем.
Нуретдин. Алаймы, ярый, ярый. Утырып сөйләшик, кияү. Йомыш, дисеңме, хуш, кияү, хуш?
Зәйнетдин. Мин бу йортыма капитальный ремонт ясатырга уйлыйм. Юкса күгәреп, череп эштән чыга. Сезгә дә җайсыздыр.
Нуретдин. Рәхмәт, кияү. Ремонтлар ясап безнең өчен борчылмагыз.
Зәйнетдин. Төбендә ул ремонт сезнең өчен... түгел, кайнатай.
Нуретдин. Алаймы?
Зәйнетдин. Мин бу подвалны цементлап, яхшылап төзәттереп, склад ясарга уйлыйм. Фатирчылардан хикмәт чыкмый, кайнатай. Аскы катта барлыгы алты фатир бар. Шул фатирлардан айга ун сум җыяр хәл юк. Кайсы эшче, ди, кайсы эшсез, ди, кайсы хикмәт, ди. Склад булса, азында айга алтмыш-җитмеш сум китереп торыр.
Нуретдин. Һе, алай икән. Шуннан соң, кияү?
Зәйнетдин. Сезгә бу фатирдан күчәргә туры килер, кайнатай. Ай башына хәтле үзегезгә фатир табып хикмәтләп куйсагыз, яхшы булыр иде.
Нуретдин. Анысы алаен алай да бит. Тиз арада гына арзанлы фатир табуы читенрәк булыр, кияү.
Давыт. Табарбыз. Кайчанга бушатсыннар?
Зәйнетдин. Ай башыннан калмыйча ремонтка керешмәкче булам.
Давыт. Ярый, өч атнадан фатирың бушаган булыр. Башка хикмәтләрең юкмы?
Нуретдин. Улым, алай кырт кисеп куйма. Фатир табулары җиңел эш түгел хәзер.
Давыт. Тиреслек башына күчәрбез. Анда тишек киез каталар да, кыргаяклар да күбрәк.
Зәйнетдин. Тынычрак булыр... Синең өчен, дим, кайнагай...
Рөкыя. Бу хәтле карун чучка булырсың икән, кияү.
Нуретдин. Катышма, синең эшең түгел.
Дилбәр. Килмисез, йөрешмисез дип үпкәлисез. Килсәң, Рөкыя апа зәһәрләнә башлый.
Рөкыя. Фатирдан куарга килүегез өчен кулларыгызны үбәргә кушар идегезме тагын!
Дилбәр. Кирәк булгач, берни итәр хәл юк. Бер сез генә тормыйсыз бит бу йортта. Үз кешеләрне башта чыгармасаң, башкалар чыгарлар дип беләсеңме?
Зәйнетдин. Эшне шулай куймаганда, хикмәт чыгарып булмый, кайнигәч. Ярый, туры килгәндә үзегез дә керә-чыга йөрегез, кайнатай. Чынлап әйтәм, кайнагай, баргалап, кергәләп, чыккалап йөрештерегез. Сөйләшеп утыру кызык ич. Бездә тыныч та. Ярый, бары шунда инде, кинога үтешли генә кергән идек. Бик хикмәтле картина, ди, бүген. Дугасмы, Пугасмы ди шунда, гаҗәп хикмәтле, ди. Ярый, исән булыгыз!
Дилбәр. Хуш, әткәй. Менә аз булса да чәй янында кабарсыз. (Кәгазьгә төргән паштет кисәге бирә.) Хуш, Давыт!
Чыгып китәләр. Зур пауза.
Нуретдин (төргәкне сүтеп карап, Рөкыяга сузып). Кызым, алып куй, чәй янында ашарбыз.
Давыт. Менә, әти, сезнең сәүдәгәрлек калдыгы безнең Дилбәрдә һаман бетмәгән әле. Ул паштет кисәге белән вөҗданын аклап, күңелендәге курку хисен басмакчы була. Хәзерге тормышта бай булып яшәргә үзен хаклы дип тапкан безнең кияү алай маташмый. Алты сумлык доходны алтмыш сумга күтәрер өчен, никахлы хатынының атасын урамга ташларга кирәк икән, ул аны эшли. Аның планы метр белән үлчәнә. Яшәү өчен көрәшкәндә, шулай булырга кирәк тә. Черек сентиментальностьларның эзләрен ком бураны күптән күмеп киткән инде. Ә сез, күгәрченнәр ашатып, кулыгыздагы властьны ялчыларыгыздан алдырдыгыз!..
Рөкыя. Һаман сүз, һаман әкият. Ә күмер юк. Күмер кирәк, күмер кирәк!.. (Чыгып китә.)
Паузадан соң Мисбах хаҗи керә.
Давыт. Тс-с-с, кеше бар!.. (Яшеренә.)
IV
Нуретдин, Мисбах хаҗи.
Мисбах (сәләмә киемнән. Кулында сыңар киез ката, черек киез кисәге һәм иске читек балтырлары). Әссәламегаләйкем!
Нуретдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдә, хаҗи!
Мисбах. Кем, Нуретдин, болар сиңа батмыймы?
Нуретдин (бик җентекләп карап). Кая, эһем... Монысын көя эштән чыгарган икән. Күпме сорыйсың?
Мисбах. Икесенә сиксән тиен бирерсең.
Нуретдин. Монысын көя эштән чыгарган бит, хаҗи.
Мисбах. Көя кисмәгән булса, йөз егерме тиен дә бирер идең.
Нуретдин. Кырык тиенгә риза булсаң, калдыр.
Мисбах. Кем, Нуретдин, сумасы илле тиеннән.
Нуретдин. Көя кискән бит. Һу!.. Бу җирен күрми дә торам икән, син әйткән бәһагә батмас, хаҗи.
Мисбах. Күпме дисең соң, тиярен бир!
Нуретдин. Икесеннән тартып-сузып бер киемгә аслык чыкса чыгар.
Мисбах. Кысмыйча гына тиярен бир дә алып кал.
Нуретдин. Ярый, илле тиенгә калдыр.
Мисбах. Ихлас әгәр, сумасы илле тиен. Биш-ун тиен дә файдасы булмагач, булмый бит инде. Кысма син мине.
Нуретдин. Илле биш тиеннән артык бер тиен дә бирә алмыйм, хаҗи.
Мисбах. Ярый, игелеген күр... Болары батмыймы?
Нуретдин (балтырларга карап). Юк. Акчасына иртәгә керерсең.
Мисбах. Бүген булмыймыни?
Нуретдин. Бүген булмый, юк.
Мисбах. Иртәгә тәгаен булырмы соң?
Нуретдин. Тәгаен булыр, Алла боерса. Йә, ни эшләр бетереп торасың, хаҗи?
Мисбах. Ипие булса, бәрәңгесе юк, чәе булса, шикәре булмый. Без бай чагында, Ходаның хикмәте, бөтен дөнья тук иде. Дөньясы чәкмәрә килде. Үлеп тә булмый. Беттек инде, Нуретдин, аръягына чыгып беттек. Булмаса, боларны да алып кал, читек балтырларын, дим.
Нуретдин. Боларга бит өр-яңа башлар кирәк. Хәер, баш сабарлык җире дә калмаган икән.
Мисбах. Алып кал, берәр ямауга ярар шунда. Тузган булсалар да, читек балтырлары бит.
Нуретдин. Юк, хаҗи, болар эшкә ашырлыклар түгел. Үзләре черегән, үзләре... юк, батмый.
Мисбах. Әйе, яңа башлар кирәк шул, яңа башлар.
V
Шулар ук һәм Батырхан.
Батырхан. Исәнмесез, әфәнделәр!
Нуретдин. Әйдә, Батырхан әфәнде, рәхим ит.
Батырхан (Мисбахка). Исәнмесез!
Мисбах. Хәлләр хәстә булгач, коры исәнлектә генә хикмәт аз икән, егет.
Нуретдин. Берәр җиргә киткән идегезме әллә, күренмәдегез?
Батырхан. Заманасы шундый бит, әфәнделәр.
Мисбах. Менә, кем, әфәнде, безне генә эштән чыгардыгыз. Барыбер үзегезгә дә булмады. Безне генә харап иттегез. Хәер, Алла ул чыдап тора-тора да бер каптыра. Таладыгыз, таладыгыз, барыбер байый алмадыгыз. (Читек балтырларын җиргә ташлый.)
Батырхан. Мин үзем дә шул турыда төннәр буе уйлап чыгам.
Мисбах. Туйдан соң дөмбер дигәндәй, беткәннән соң уйлавыңда ни файда! Хәер, сиңа нәрсә, элек тә хәерче идең, хәзер дә шул ук. Һе, дөньяны тигезләргә уйлаганнар. Җыен катржан җыелып алганнар да тигезләргә керешкәннәр!
Нуретдин. Бәйләнмә аңа, ул алардан түгел.
Мисбах. Җыенысы бер себерке белән себерелгән чүп. Йортымны кайтарырга баргач бит, әллә кем булган, рәтләп сөйләшмәгән дә була.
Нуретдин. Ул күптән айныды инде.
Мисбах. Йортым кайтмагач, аның айнуыннан миңа ни файда! Ярый, хуш, Нуретдин. Сөйләшә башласам, йөрәгем бозыла. Иртәгә керермен. (Китә башлый. Кире кайтып.) Читек балтырларын онытып китәм ләбаса... Иртәгә кәҗә базарына чыгарып карармын... (Балтырларны күтәреп бер-берсенә бәреп.) Иһи-һи-һи!.. Заманында болар да кәҗүл булганнар бит... Ярый, хуш, Нуретдин!.. (Чыгып китә.)
Нуретдин. Давыт, Давыт!..
VI
Нуретдин, Батырхан, Давыт.
Давыт (чыгып). Исәнмесез, Батырхан әфәнде! (Сәгатенә карый.)
Нуретдин. Батырхан әфәнде, инде ни эшләргә?.. Ни эшлибез? Шулай ук бөтен бөлгенлекләрнең чигенә җиттекмени?!..
Давыт. Юк. Минемчә, романның беренче бүлеге генә бетте әле. Минем уйлавымча, куелган бу нокта, кызыл нокта романның икенче бүлеген башларга вакыт җиткәнлеген күрсәтә. Ә инде романның икенче бүлеге беренче бүлегеннән дә кызыграк булыр төсле. Шул турыда фикерегезне ачык белер өчен мин сезне чакырган идем... Әти!.. (Рөкыяне чыгарырга ымлый.)
Нуретдин. Кызым!
Рөкыя. Нәрсә?
Нуретдин. Тышкы ишекне биклә. Кеше-кара сизелсә, тиз генә кереп әйтерсең.
Рөкыя. Тагын сүз, тагын сүз, ә күмер һаман юк. Күмер кирәк, күмер!..
Нуретдин. Бар, кушканны эшлә.
Рөкыя чыгып китә.
Батырхан. Шулай, әфәнделәр. Алда торган мәсьәләләргә тирәнтенрәк карый башларга вакыт җитте бугай инде. Безгә бөтен төрек-татар дөньясын, хәтта бөтен мөселман дөньясын...
Давыт. Марксизм-ленинизм чиреннән саклап калырга кирәк, дисезме?
Батырхан. Әйе, әйе, бу безнең мөкатдәс бурычыбыз. Бу зур эшне, әлбәттә, үзебез генә башкарып чыга алмабыз.
Давыт. Руслардан һәм чит илләрдән ярдәмчеләр кирәк, дисезме?
Батырхан. Әйе, әйе, без алар белән бер саф булып большевизмга каршы көрәшергә тиешбез.
Давыт. Соңгы заманның иң зур даһисыДаһи — Иң югары иҗади сәләткә ия булган, гадәттән тыш талантлы, данлыклы, мактаулы. Муссолини Европада марксизмга каршы...
Батырхан. Әйе, әйе... Безгә дә төрек-татар мөселман дөньясын марксизм-ленинизмнан коткарырга кирәк. Моның вакыты җитте. Әгәр дә без бу көрәшкә хәзерлекне хәзердән башламасак, төрек-татар тарихы алдында зур җинаять эшләгән булырбыз.
Давыт. Әһә, аңлыйм, аңлыйм.
Нуретдин. Нигез ныкмы соң?
Батырхан. Нигез бар. Тамырлары бөтен төрек-татар җөмһүриятләренә җибәрелгән. Кайбер партбилетлылар арасында да фикердәшләр бөтенләй үк юк түгел.
Давыт. Чит илләр белән дә багланыш бар. Кыскасы, Батырхан әфәнде, менә шул: Европа өстендә йөргән марксизм шәүләсенә каршы, анда хәзер фашизм гәүдәсе... Менә шул эшләр белән иртәгә мин...
Нуретдин. Чү!..
VII
Әүвәлгеләр һәм Рөкыя.
Рөкыя (каушап йөгереп кереп). Ишектә кешеләр бар!..
Батырхан. ГПУГПУ (Государственное политическое управление) — В. И. Ленин киңәше буенча оештырылган, 1922-1923 елларда эшләгән политик спец-хезмәт.!..
Нуретдин. Кертмә, ярамый!..
Давыт (идән тактасын ачып). Әйдәгез, Батырхан әфәнде, бу юл безне коткарыр!.. (Идән астына төшәләр.)
Нуретдин, ишеккә таба омтылып, керүчеләрне көтеп торган хәлдә кала.
Рөкыя (чабып кереп). Керделәр!..
Икесе дә, карашларын ишеккә юнәлтеп, керүчеләрне көтеп омтылып калалар.
Өйалдында ишек тимеренең чыңлаган тавышы һәм кереп килә торган аяк тавышлары ишетелә.
Пәрдә.
1926 ел