ӨЧ ДУС

Борын-борын заманда, кәҗә команда, песнәк писердә, саескан солдатта вакытта, бер авылда өч егет булган, ди. Болар берсе-берсеннән батырлар, берсе-берсеннән матурлар икән, ди. Бу өч егет — дус кушылышканнар, ди. Нинди авырлык килсә дә, бер-берсен ташламаска, яклашырга, бер-берсенә бер дә дошманлык итешмәскә сүз бирешкәннәр, ди. Менә көннәрнең берендә болар җыелышып сүз куешканнар да, ди, барысы да, өч-дүрт көнлек азык хәзерләп, юлга ил-җир күрергә чыгып киткәннәр, ди. Бер көн барганнар, ди, ике көн барганнар, ди, бара торгач, арганнар, ди. Аргач, ял итмәкче булганнар, ди, утырганнар, ди. Боларның һәрберсе үзе белән алган ашамлык әйберләрен: берсе — йөрәк, икенчесе — бөйрәк, өченчесе бавыр чыгарып салганнар, ди. Болар бик әйбәтләп тамакны туйдырганнан соң әрле-бирле йөри башлаганнар, ди. Әйләнә-тирәдә йөри торгач, йөрәк ашаган егет бер тимер капкачка барып сөртенгән, ди. Болар бу тимер капкачны ачып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр, бу бер кое капкачы икән, ди. Ачканнар. Боларның үз араларында сүз киткән: бу коега кем төшә дә, кем төшә!

Менә бер заманны йөрәк ашаган егет:

— Мин төшәм дә, мин төшәм,— дип әйткән, ди.

— Ярый алайса, син төш!

Иптәшләре хәзер аркан табып китергәннәр дә, ди, моның биленнән бәйләп, төшереп җибәргәннәр, ди. Бу егет, кое төбенә төшеп җиткәч: «Сез көтеп торыгыз, мин тирә-юньне караштыргалыйм әле»,— дип әйткән дә, ди, кое әйләнәсен кармалый башлаган, ди. Анда бик караңгы икән, ди. Менә бер заманны, кармалый торгач, диварда бер ишек тапкан, ди. Шул ишектән бу егет кереп китсә, бик матур ике дивар арасында юл киткән, ди, тагын бер ишеккә барып җиткән, ди. Ишекне алай-болай итеп ачып кергән дә, ди, ни күзе белән күрсен, бик матур бүлмә, ди. Бүлмәнең диварлары алтын кәгазьләр белән ябыштырылган, идәне хәтфә паласлар белән түшәлгән, идән уртасында, алтын тәхет өстендә, бер бик матур кыз утыра, ди.

Бу егет килеп кергәч тә кыз:

— Әй егет, җаныңны бер дә аямыйсың икән, монда нигә дип килеп кердең? Бу бит бөтен пәриләр башлыгы Гыйфрит дигән дию пәриенең сарае. Ул мине, моннан биш-алты еллар элек атамнан урлап, шушында алып килеп куйган иде, мин шуннан бирле аның кулында тоткында ятам бит. Тиз чыгып кит моннан, югыйсә ул сине үтерер, миңа да көн булмас. Ул адәмнәрне бер дә яратмый,— дип әйтте, ди. Шуннан соң егет кызга әйтә:

— Аптырама, сынашып карарбыз, кем җиңәр икән,— дип әйтеп тә өлгермәде, ди, менә бер заманны җир тетри, диварлар селкенә башлады, ди. Кызның төсләре бетте, агарынды ди. Ул инде Гыйфрит бу егетнең көлен күккә очыра, дип тора, ди. Менә бер заманны Гыйфрит килеп керде дә, ди:

— Фу, адәм исе килә, кая ул адәм, китерегез аны миңа, хәзер мин аның көлен күккә очырам,— дип әйтте, ди. Шул вакыт кыз калтыранып тора, ди. Теге егет бер почмактан килеп чыкты да, ди:

— Әй Гыйфрит, синең яратмаган адәмең менә мин ул, әйдә, көчләребезне сынашып карыйк әле,— дип әйтте, ди. Гыйфрит бу егеткә күз салып карады да, ди, моның матурлыгына, сынына гаҗәпкә калып, бераз калтыранды да, ди:

— Әйдә, егет, көчләребезне сынашып карасак карыйк алай булса,— дип әйтте, ди.— Кемгә чират, сиңамы, миңамы? — ди. Егет бер дә каушамыйча:

— Сиңа булсын, син алдан ор! — дип әйтте, ди.

Шуннан соң Гыйфрит йөз потлы гөрзиен алды да, ди, егеткә берне китереп бирде, ди. Егетнең башы чык итте дә, ди, үзе тубыктан җиргә керде, ди. Егет сикереп чыкты да, ди, гөрзине алып Гыйфриткә берне утырткан иде, ди, Гыйфритнең көле күккә очты, ди.

Шуннан соң тәхет өстендә утырган кыз сикереп төште дә, ди, егетне кочаклап үбеп, куанычыннан елый-елый:

— Әй егет, сиңа ни бирсәм дә кызганыч түгел, син мине генә түгел, бу Гыйфритнең җәфасыннан тагын ике апамны да коткардың. Әйдә әле, менә алар бу бүлмәдә биш-алты елдан бирле тоткында утыралар,— дип әйтте дә, ди, күрше бүлмәдән ике апасын алып чыкты, ди.

Шуннан соң бу егет кызларга:

— Әгәр чыгасыгыз килсә, мин сезне якты дөньяга чыгарам,— дип әйтте, ди.

Бу кызлар беравыздан:

— Чыгасыбыз килә, чыгабыз! Каян чыгабыз? — дип әйттеләр, ди.

Шуннан сон, алган хәтле әйберләр алдылар да, ди, егет кое төбенә төшкән җиргә таба киттеләр, ди. Кое төбенә барып җитсәләр, егетне төшергән аркан асылынып тора, ди. Егет:

— Минем чын дусларым, сез андамы? — дип кычкырды, ди. Югарыдан:

— Без монда, сине көтеп торабыз,— дип тавыш бирделәр, ди. Менә бер заманны бу егет олы кызны биленнән бауга бәйләде дә, ди, меңгереп җибәрде, ди. Аннары соң уртанчысын, аннары соң кечкенәсен. Югарыдагы егетләр, олы кызны чыгаргач, гаҗәпкә калдылар, ди. Бу адәмме, пәри-җенме, бу нинди зат икән, дип әйттеләр, ди.

Бу кызларның олысы да бик матур иде, ди, олысыннан да уртанчысы, уртанчысыннан да бигрәк кечесе матур ие, ди. Менә, кечесе килеп чыккач, ике егет читкә китеп:

— Әгәр дә ул үзе монда чыкса, кечесен үзе алыр, мәңге дә ул аны безгә бирмәс. Без аны чыгармыйк, шунда башын бетерик,— дип киңәш итештеләр дә, ди, теге егет чыгып җитәм дигән чагында гына арканны кистеләр дә, ди, теге егет кое төбенә төшеп китте, ди. Ләкин егет үлмәде, ди, исән-сау кое төбенә төшеп җиткәч, әүвәлге юлы белән китте, ди. Барып җитеп, теге бүлмәләрнең диварларын капшап йөргәндә кулы бер тоткага эләкте, ди. Тоткадан тартып җибәрсә, ишек ачылып китте дә, ди, тагын бер юл күренде, ди. Бу егет шул юл белән китте, ди. Бара, ди, бара, ди. Менә бер заманны ямь-яшел урманга, болынлыкка барып чыкты, ди.

Бераз хәл җыйганнан соң алга таба китсә, кап-кара басу, ди. Шул басуда, тузан туздырып, сыерлар-сарыклар йөри, ди. Шулар арасында ап-ак сакаллы бер карт йөри, ди. Бу егет ап-ак сакаллы карт янына барып җитте дә, ди:

— Исәнме, бабай! — дип әйтте, ди. Карт:

— Бик яхшы әле, балам! — дип әйтте, ди.

Шулай итеп исәнлек-саулык сорашканнан соң, бу егет картка:

— Бабай, миңа бер хезмәт кирәк иде, син мине үзеңә хезмәткә алмассың микән? — дип әйтте, ди. Карт аңар:

— Миңа хезмәтче кирәк кирәген дә, син чыдый алырсыңмы соң? Менә күрәсең, минем сыерларым, сарыкларым бар, шушы кара туфрактан башка җирем юк. Менә аларны шушы кара туфракта туйдырырга кирәк,— дип әйтте, ди. Бу егет карап торды, торды да, ди, бабайга:

— Ярый, бабай, мондый яшел урманнар, болынлыклар тирәсендә ничек тә туйдырырмын әле,— дип әйтте, ди. Карт аңар:

— Ул яшел урманнар, болынлыклар дию пәриенеке шул, аларны ашатырга ярамый. Юкса ул сине дә, мине дә, барлык хайваннарны да һәлак итеп бетерер, менә шушы кара туфракта туйдырырга риза булсаң, җиде елга сүз белән алам. Җиде елдан соң, үзем сине бик яхшылап илеңә озатырмын,— дип әйтте, ди.

Бу егет юлны белми, карны ачыккан, нишләсен, кая барсын, теләр-теләмәс риза булды, ди.

Кич җитеп, кояш баеп барадыр иде, ди, инде. Шуннан соң карт белән егет картның өенә барып керделәр, ди. Хайваннарны киртә эченә ябып куйдылар да, ди, ашап-эчеп ятып йокладылар, ди. Егет бик арган иде, ди. Алай булса да иртүк сикереп торды да, ди, ашап-эчеп, хайваннарны көтүгә алып чыгып китте, ди. Хайваннар азык эзләп анда чабалар, монда чабалар, ди. Егет арып әлҗерәп бетте, ди. Кайту белән, үле-мәле йокыга китте, ди. Иртәгесен тагын кара таң белән сикереп торып көтү көтәргә чыгып китте, ди.

Шулай итеп, тузан-туфрак арасында, үләнсез җирдә бу егет дүрт-биш еллар азапланды, ди, ябыгып бетте, ди. Шуннан соң ул уйлады, уйлады да, ди, көннәрнең берендә:

— Бабай, мин бик ябыктым, син миңа иртәгә көтүгә чыгар алдыннан бераз капкаларга чирек үгез пешереп куй инде,— дип әйтте, ди. Карт ашаудан бер дә кызганмый торган иде, ди.

— Ярар, улым, син теләгәнчә булыр,— дип әйтте, ди.

Егет, иртүк торып, чирек үгезнең бер калҗасын да калдырмыйчы ашап бетерде дә, ди, хайваннарны көтүгә алып чыгып китеп, туп-туры дию пәриенең урман арасындагы аланлыгына кертеп тә җибәрде, ди, хайваннар пух булып, корсакларын күтәрә алмыйча яткач, егет үзе дә ятып бик тәмле йокыга китте, ди.

Азмы-күпме йоклагач, егет, өнемме бу, төшемме бу, дип уянып китсә, барча хайваннар сикереп торып колакларын тасрайтканнарТасрайту — колак яфрагын дикъкатьне тарткан нәрсәгә юнәлтү (хайваннар турында)., ди, як-ягына каранса, ни күзе белән күрсен, күк күкрәтеп, җир тетрәтеп, давыл куптарып, тузан туздырып агач башларын сыгылдырып-сыгылдырып дию пәрие килеп төште дә, ди, егетнең алдына басып:

— Әй нәҗес, адәми зат! Син ни дип мине, пәри зат патшасын, мыскыл итеп, минем моңарчы берәү дә аяк басмаган ямь-яшел аланлыгыма үзеңнең хайваннарыңны кертеп аунаттың?! Җаныңмы, малыңмы?! Әйт тизрәк, минем вакытым юк!! — дип авызыннан утлар чәчә-чәчә кычкырды, ди.

Егет бер дә каушамады, ди. Дию пәриенең алдына басып, күкрәген киереп бер сулады да, ди:

— Әй пәри зат, син нәҗесме, мин нәҗесме, анысын актыктан сөйләшербез, әйдә, иң элек көчләребезне сынашып карыйк, кем алдан ора? — дип әйтте, ди. Дию пәрие бик шатланып:

— Әйдә, алайса, мин сине бер оруда көлеңне күккә очырам! — дип әйтте, ди. Шобага салышканнар иде, ди, дию пәриенә килеп чыкты, ди. Шуннан соң, дию пәрие алтмыш потлы гөрзиен алып егетнең баш түбәсенә берне биргән иде, ди, егет муеныннан җиргә батты, ди. Егет, җирдән сикереп чыгып, аягүрә басты да, ди, гөрзине алып, дию пәриенең баш түбәсенә берне биргән иде, ди, дию пәрие бары тубыктан гына җиргә батты, ди. Җирдән сикереп чыкты да, ди:

— Ярый, иртәгә шушы вакытта мин синең башыңны җыярмын,— дип әйтте дә, ди, күк күкрәтеп, җир тетрәтеп, давыл куптарып, тузан туздырып, килгән ягына таба китеп күздән югалды, ди. Кояш баер алдыннан бу егет көтүен кайтарып, киртә абзарга кертеп япты да, ди, картка:

— Бабай, миңа иртәгә ярты үгез пешерерсең инде, күрәсең, бик ябыктым,— дип әйтте, ди.

— Ярый, балам, ярый,— дип әйтте дә, ди, карт, хайваннарны барларга чыгып китте, ди. Карт ни күзе белән күрсен, хайваннарның корсаклары пух иткән, барчасы да ятып йокыга киткәннәр, ди. Картның эче жу итеп китте, ди.

Егет, иртүк торып, ярты үгезне бер генә калҗасын да калдырмыйча ашап бетереп, хайваннарын алып чыгып китте дә, ди, аларны янә дә туп-туры аланлыкка кертеп җибәрде, ди. Хайваннар туеп йокыга киткәч, үзе дә ятып йокыга китте, ди. Азмы-күпме яткач, янә дә дию пәрие, күк күкрәтеп, җир тетрәтеп, давыл куптарып, тузан туздырып, агач башларын сыгылдырып килеп төште, ди. Шобага салышканнар иде, ди, янә дә диюгә килеп чыкты, ди. Дию гөрзиен алып егетнең башына берне биргән иде, ди, бу юлы егет бил тиктен җиргә батты, ди. Егет сикереп чыгып диюнең баш түбәсенә берне биргән иде, ди, дию тездән җиргә батты, ди. Дию пәрие сикереп җирдән чыкты да, ди:

— Мин сине иртәгә бетерермен,— дип, ачу белән, килгән җиренә кире китте, ди.

Кояш баер алдыннан, бу егет хайваннарны алып кайтып абзарга ябып куйды да өйгә кереп картка:

— Бабай, мин бик ардым, ябыктым, иртәгә миңа өч чирек үгез пешерерсең инде,— дип әйтте, ди. Карт:

— Ярый, балам, ярый,— дип әйтте дә, ди, хайваннарын барлап керергә чыгып китте, ди.

Янә дә ни күзе белән күрсен, хайваннарның корсаклары пух иткән, көчкә генә сулап яталар, ди. Картның эче янә дә жу итеп китте, ди. Өйгә кергәч, егеттән сорашмакчы булган икән, ди, ул арада инде егет үле-мәле йокыга киткән иде, ди.

Иртә белән иртүк торып, егет өч чирек үгез итенең бер калҗасын да калдырмыйча ашап бетерде дә, ди, хайваннарны алып китеп, әлеге ямь-яшел аланлыкка туп-туры кертеп җибәрде, ди. Хайваннар тагын таралышып-таралышып утладылар да, ди, тамаклары туйгач, бергә җыелышып ял итәргә яттылар, ди. Егет тә бераз черем итеп алыйм әле, дип яткан гына иде, ди, менә күк күкрәтеп, җир тетрәтеп, авызыннан утлар чәчеп, дию килеп төште дә, ди, гөрзие белән егетнең баш түбәсенә берне бирде, ди. Егет монысында бары тик тубыктан гына батты, ди. Сикереп чыгып диюгә берне биргән иде, ди, дию җиргә бил тиктен батып керде, ди. Ул сикереп чыкты да, ди, бик ачуланып, авызыннан утлар чәчеп:

— Иртәгә мин синен башынны җыймыйча калмам,— дип килгән юлына кире китте, ди.

Хайваннар тагын таралышып утладылар да, ди, тамаклары туйгач, корсаклары пух булгач, әкрен генә кайтырга чыктылар, ди. Егет тә болар артыннан әкрен генә кайтып абзарга япты да, ди, өйгә кереп:

— Бабай, миңа инде иртәгә иртә беләнгә бер бөтен үгез хәзерләп куярсың, шуның белән миңа хәл кереп җитәр, дип уйлыйм,— дип әйтте, ди.

— Ярый, балам, ярый,— дип әйтте дә, ди, карт, тагын хайваннарны барлап керергә чыгып китте, ди. Тагын ни күзе белән күрсен, хайваннар пух булганнар. Картның бик эче пошты, ди. Бу егет мине малымнан, җанымнан мәхрүм итәргә йөри булыр, мөгаен ул дию болынлыгын корыта торгандыр, аның башы яшь әле, белми, аның өчен дию безнең көлебезне күккә очырачак бит дип уйлады, уйлады да, ди, ятып йокыга китте, ди.

Иртә белән иртүк, бабай торганчы, әллә кайчан торып, егет бер бөтен үгезнең сүз чынлыгы өчен ичмаса ярты гына калҗасын да калдырмыйча ашап бетергән дә, ди, көтүне алып чыгып та киткән, ди. Картның бик эче пошкан, ди: «Тукта әле, басуга чыгып барлап кайтыйм, кайсы тирәдә йөртә икән ул хайваннарны?» — дип киткән, ди. Басуда йөргән, йөргән, көтүне таба алмаган, ди. Дию болынына барып керсә, ни күзе белән күрсен, хайваннар туеп ял итеп яталар, ди. Егет тә йокыда, ди. Шуннан соң бу карт, бик курыккан килеш бер бик куе куак төбенә кереп, нәрсә булыр икән инде дип, көчкә-көчкә сулыш алып торганда, менә бер заманны кинәттән: күк күкрәтеп, җир тетрәтеп, давыл куптарып, тузан туздырып, агач башларын сыгылдырып, авызыннан утлар чәчелдереп, дию пәрие килеп төште, ди. Моны күргәч, карт коелып төште, ди, белгәннәрен укырга тотынды, ди. Озак та үтмәде, ди, дию пәрие гөрзие белән егетнең баш түбәсенә бик ныклап берне китереп бирде, ди. Карт, «егетнең көле күккә очты», дип торганда, ни күзе белән күрсен, егет кымшанмады да, ди. Егет урыныннан кымшанмагач, дию пәриенең дә куркуыннан маңгаеннан тирләре акты, ди. Шуннан соң егет гөрзине алып бер селтәнде дә, ди, диюнең баш түбәсенә берне биргән иде, ди, шул минутта дию, җиргә кереп, гаеп булды, ди. Харап булдык, бетәбез, дип калтыpaп торган карт, моны күргәч, куе куак төбеннән җәлтерәп чыкты да, ди, егетне кочаклап еларга тотынды, ди:

— Бу дию ата-бабаларыбыздан бирле безгә көн бирмичә килә иде, рәхмәт, улым, син коткардың мине ул дошманның бәласеннән, теләсәң ни сора, хәзинәмдә барын сиңа биреп, мин сине үз илеңә озатырмын,— дип үксеп-үксеп елады, ди дә өенә кайтып китте, ди.

Хайваннар туеп пух булганнар, егет тә ял итеп алган да, көтүне кайтарып ябып куйган да, өйгә кергәч:

— Бабай, мин әле елымны тутырганчы хезмәт итмәкче булам, — дигән ди.

Карт бик шатланып, куанып:

— Ярый, ярый, бик яхшы булыр,— дигән, ди.

Шуннан соң җиде ел булгач, карт бу егеткә ике пар үгез биреп, ике арбага җигеп, бик күп маллар төяп, егеткә юл күрсәтеп, авылына озатып җибәргән, ди. Менә бу егет карт күрсәтеп, өйрәтеп җибәргән юл белән төн бара, ди, көн бара, ди. Бу юл аның бер дә күрмәгән, бер дә белмәгән юлы икән, ди. Менә көннәрнең берендә, ай баргачмы, ел баргачмы, бик озак баргач, ул беркөнне, таң аткач, үзен күрше авыл басуында күргән, ди. Шунда инде ул үгезләрен туктатып уйлаган, уйлаган да, ди, бераз хәл җыйгач, күрше авылга таба кузгалып киткән, ди.

Бу авылда бик гадел, гаделнең гаделе бер карт булган, ди. Бу егет туп-туры шул карт капкасы төбенә туктап, карттан:

— Бабай, мин юлаучы идем, сездә бер кич кунып чыгарга булмасмы икән?—дип сораган, ди.

Карт аңар:

— Ярый, балам, кунып чыгарсың,— дип әйткән, ди.

Шуннан соң, бу егет картка кунарга кергән, ди.

Иртәгесен торып ашагач-эчкәч, бу егет картка:

— Бабай, минем бу тирә-юньдә йомыш-юлым бар иде, шуларны үтәп килгәнче, үгезләрем, арбаларым, әйберләрем сездә торып тормасмы икән? — дип сораган, ди. Бабай аңар:

— Ярый, балам, торып торыр, үзең кайтканчы, инәсе дә, шырпысы да югалмас,— дип әйткән, ди.

Шуннан соң, кичкә таба, кояш баер алдыннан, бу егет иске-москы киемнәрен киенгән дә, ди, капчык асып, үз авылына таба киткән, ди.

Бу егет үз авылына барып җиткән чагында инде караңгы төшкән, авыл өйләренең кечкенә тәрәзәләреннән җем-җем итеп утлар күренә иде, ди.

Бу егет, басу капкасын кергәч тә, иң кырыйдагы, капкасыз, киртә-курасыз, тишек-тошык салам түбәле кечкенә генә бер өйнең тәрәзәсен кагып:

— Әби, мин юлаучы идем, төнгә калдым, сездә кунып чыгарга булмасмы икән? — дип сораган, ди.

Әби аңар:

— Ярый, балам, кунып чыгарсың, — дип әйткән, ди.

Шуннан соң, бу егет, өйгә кереп, өс-башын чишенгәч, әбидән хәл-әхвәл сораша башлаган, ди. Әби, авыр сулап, уфылдап әйткән, ди:

— Әй балам, әйтмә дә, сөйләмә дә инде. Бик авыр заманага калган икәнбез. Усал-уртагайлар күбәйде. Менә безнең авылда өч егет бар иде, берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе батыр иде, үзләре бик дуслар иде. Авылда «өч дус», дип даннары да чыккан иде. Хәтерем дә тарала башлаган инде, ун ел микән, әллә егерме ел микән моннан элек алар ил-җир күрергә дип чыгып киткәннәр иде, күп тә узмады, икесе өч кыз урлап кайтты, өченчесе, иң батыры, иң матуры юк та юк. Халык сөйли: алар аны үтергәннәр, имеш, дип тә, кем белсен инде аны. Менә инде, балам, мондагы икесе эшләмәгән усаллыкны калдырмадылар. Тирә-юньнең җанын кыеп, малын талап йөриләр. Хәтта үз авылыбызны да буш куймыйлар. Ул, мин сиңа әйтсәм, балам, өч кызнын кечкенәсенә күрсәтмәгән азапны калдырмадылар инде. Ике тутасын икесе хатын итеп Тоталар, бу кечкенәсен асрау итеп эш эшләтәләр. Ул, бичара кыз, монда килгән елларда матурларның матуры, сылуларның сылуы иде. Инде хәзер, мескенкәй, саргаеп, кибеп бетте. Җизнәләре инде усалларның да усаллары. Тирә-юньнең җанын кыеп, малын талап кайталар да көне-төне исереп, авылны куркытып йөриләр. Алардан бизмәгән кеше калмады инде. Аларга беркем дә бер сүз дә әйтә алмый. Беркем дә алардан ничек котылырга белми. Алар, ул кызларны дию пәриеннән коткардык, диюне дә җиңдек, дип куркыталар, имеш,— дигән, ди.

Әби боларны сөйләгәндә, егет бер кызарынды, бер бүртенде, ди, ничек тә булса ачуын йотып, әбигә сиздермәде, ди. Болар өченче әтәчкә хәтле сөйләшеп утырдылар, ди. Шуннан соң, әби юлаучыга урын җәеп бирде дә, ди, үзе дә мич башына менеп ятты, ди. Егет Төн буена йоклый алмады, ди, уйланды-уйланды да, ди, иртә белән торып, чәй эчкәч, әбигә рәхмәт әйтеп, чыгып китте, ди. Урам буйлап бара торгач, бер өйгә барып керде, ди. Ни күзе белән күрсен, үзе кое төбеннән чыгарган кызларның кечкенәсе аш пешереп йөри, ди. Өс-башы иске, каралып беткән киемнәрдән, үзе саргаеп, кибеп беткән, ди.

Егет хәл-әхвәл сорашкач, асрау кызга:

— Мин ялчылыкка керергә урын эзләп йөрим, синең хуҗаларыңа ялчы кирәк түгелме икән? — дип әйтте, ди. Бу асрау кыз:

— Хуҗалар үзләре өйдә юк, табышка чыгып киттеләр. Апайларга әйтеп карыйм, бәлкем үзләреннән башка да алырлар, ялчы кирәк, дип сөйләнеп йөриләр иде,— дип чыгып китте, ди. Апайлары бер үк ишек алдында икесе ике ак өйдә торалар, бу асрау кыз әлеге шушы, егет килеп кергән, аш өйдә тора торган булган икән, ди.

Менә озак та үтмәгән, теге асрау кыз ике апасы белән аш өйгә килеп кергәннәр, ди.

Бу асрау кызның ике апасы, өс-башы иске-москыдан, чәч, сакал, мыек үскән, колак тишекләренә Тузан кунган, тырнак асларына кап-кара кер тулган кешене күреп:

— Бик ярый, бик ярый, безгә нәкъ шундый кеше кирәк иде, үзләре дә бер сүз әйтмәсләр, син бездә ялчы булып кал, бүгеннән үк эшли башла, бәясе кешедәге бәя булыр,— дип әйткәннәр дә, ди, эшләтә дә башлаганнар, ди.

Шулай итеп, бу егет боларда ялчылыкта калган, асрау кыз белән аш өйдә тора башлаган, ди. Хуҗалар табыштан кайталар да, ди, ул беткәч, тагын чыгып китәләр икән, ди. Ялчы белсә дә, белмәмеш булып, йөрәге сызланып, тешләре кайралып үз эшендә йөри, ди.

Ай йөргәнме, ел йөргәнме, күпме йөрсә дә; йөргәндер инде, инәсеннән җебенә хәтле сынап бетергәч, көннәрнең берендә, хуҗалар табышта чагында, бу егет асрау кызга:

— Минем сиңа бер серем бар, беркемгә дә сөйләмәскә сүз бирсәң, әйтер идем,— дип әйтте, ди.

Асрау кызның эче жу итеп китте, ди, нәрсәдер үзенең күңелендә булган бер сергә килеп бәрелгән шикелле булды, ди. Күзләре ялтырап, битләре кызарып, йөзләре нурланып китте, ди дә:

— Беркемгә дә әйтмәм, үтерсәләр дә әйтмәм, әйт тизрәк, тизрәк әйт! — дип ялынды, ди.

— Сезне дию пәриеннән коткарып, кое төбеннән бер егет чыгардымы?

— Чыгарды.

— Аны күрсәң, таныр идеңме?

— Таныр идем. Ул егет син бит! — дип әйтте дә, ди, асрау кыз ялчының муенына сарылды, ди...

Күпме-азмы вакыт үткәч, болар һушларына килеп тагын сөйләшә башладылар, ди. Егет:

— Без болардан үчебезне алыйк,— дип әйтте, ди.

— Алардан бөтен тирә-юнь куркып тора, без нишләтә алабыз аларны? — дип әйтте, ди, кыз.

Шуннан соң, болар берни дә булмаган шикелле тагын күпме-азмы вакытлар ялчылыкта, асраулыкта тордылар, ди. Егетнең каны кайнады, чыдамы калмады, ди. Менә беркөнне ул кызга:

— Болардан үч алырга теләүчеләр бер без генә түгел, бөтен тирә-юнь. Безнең кулыбызда форсат барында без боларның башларын егыйк, кулдан форсатны ычкындырсак, актыктан үкенербез! — дип кызны бик үгетләде, ди. Ахырында кыз риза булды, ди. Менә төннәрнең берендә хуҗалары, табыштан кайтып кереп, бик каты исерешеп егылгач, ялчы егет белән асрау кыз бер сүздә булып, аш өйдән бик үткер бер пычак алдылар да, ди, теге караклыкка әйләнгән егетләрнең өйләренә кереп, икесен дә буын-буынга турап ташладылар, ди. Шуннан соң, икесенә ике арбага ике атны җигеп, сыйган хәтле әйберләр төяп, теге кызның ике апасын утыртып, әкрен генә авылдан чыгып киттеләр дә, ди, егетнең күрше авылда калдырган үгезләрен, әйберләрен дә алып, юлга чыктылар, ди.

Иртәгесен таң аткач, халык йөри башлагач, авылда:

— Каракларның башларын бетергәннәр,— дигән шау-шу таралды, ди. Ул арада бу шау-шу күз ачып йомганчы тирә-юньдәге авылларга да барып җитте, ди.

Менә бер заманны бөтен халык караклар өенә таба агыла башлады, ди. Ни күзләре белән күрсеннәр, караклар буын-буынга туралганнар. Шунда бар халык шатланды, ди.

Ә тегеләр, үзләрен генә түгел, бөтен тирә-юньне караклардан коткарып, әле дә булса көн итәләр, имеш, ди.

Әкиятне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Өскә
Артка