ӨЧ КИЛЕН

Борын заманда булган бер карт, аның булган өч улы. Улларын өйләндергән бу. Олы килен бай кеше кызы булган. Уртанчысы — урта хәлле кеше кызы. Кечесе ярлы кеше кызы булган. Карт: «Минем малларым да күп, эшемне эшләр»,— дип, яратып, ярлы кеше кызын алган.

Бу карт йөз егерме яшендә булган. Ул, киленнәрен җыеп, әйтә:

— Миңа үләргә вакыт җитә инде, минем сезгә өч сүзем бар. Шул өч сүзгә җавап биргән кешегә өч йөз сум акчамны бирәм,— ди.

Шуннан олы киленен чакырып ала.

— Атай, ни сүзең бар, әйт,— ди килен.

— Бу дөньяда нәстәкәй симез, киленем,— ди.

Килен:

— Нәрсә симез булсын, абзарда симез үгезең бар, суйсаң биш пот май чыгар, аңардан симез нәрсә булсын,— ди.

Карт аңа сул кулын гына селти дә икенче сорауны бирә:

— Бу дөньяда нәстәкәй якты? — ди.

Килен әйтә:

— Ярминкәдән алып кайткан көзгене ишегалдына чыгарсаң, бөтен дөнья күренер, аннан якты әйбер булмас,— ди.

Карт аның бу җавабына да сул кулын гына селтәгән, ди.

Өченче сорауны бирә инде карт:

— Бу дөньяда нинди тавыш көчле? — ди.

Килен әйтә:

— Абзарда үзең җигә торган айгырың кешнәп җибәрсә, бөтен дөньяң селкенә,— ди.

Карт бу җавапка да сул кулын гына селтәгән дә, «сиңа өч йөз сум түгел, өч тиен дә юк» дип, чыгарып җибәргән.

Хәзер карт уртанчы киленне чакыра да аңарга бирә сорауларны. Ул да кайсына җавап бирә, кайсына юк.

Аңарга да, «сиңа өч йөз сум түгел, өч тиен дә юк» дип, сул кулын гына селтәп, чыгарып җибәргән, ди.

Инде карт кече киленне чакыра да әйтә:

— Киленем, ди, сиңа өч төрле сүзем бар, шул өч сүзгә җавап бирсәң, өч йөз сум акча сиңа булыр, ди. Берсе дә үпкәләмәсен дә, сапкаламасын да, әйтәсең икән — өч йөз сумны бирәм,— ди.

Килен:

— Атай,— ди,— телдән килгәнне әйтеп карыйм,— ди.

— Кызым,— ди,— бу дөньяда нәстәкәй симез? — ди.

Килен уйлап тора да:

— Бу дөньяда,— ди,— җирдән дә симез нәрсәне таба алмыйм,— ди.

— Алаймы, бик яхшы,— ди карт.

Аннан тагын:

— Бу дөньяда нәстәкәй тавышы көчле? — дип сорый.

Килен әйткән:

— Ипи-тоз авазы көчле дип беләм, атакай,— дигән.

— Ярар. Бу дөньяда нәстәкәй якты? — дигән карт.

— Бу дөньяда ай, кояш якты дип беләм,— дигән килен.

Шуннан соң карт киленнән сораган:

— Ни өчен җир симез? — дигән.

— Җирнең симезлеген шуннан беләм,— дигән килене,— җиргә икмәк чәчәбез, шуннан ризыкланабыз, үзебез дә шул җир өстеннән йөрибез.

— Алай булса, ни өчен икмәк-тоз авазы көчле? — дигән карт.

Килен әйткән:

— Син,— дигән,— бик күп кешеләрне туйдырдың, бик юмарт булдың, ерактан килгән мосафирларны сыйладың. Синең юмартлык хәбәреңне йөз чакрымнан килгән кеше мең чакрымга алып китте. Менә шуңа күрә икмәк-тоз тавышын көчле дип беләм,— дигән.

— Ярый, килен,— дигән карт,— инде монысын дә әйт: ни өчен ай, кояш якты? — дигән.

Килен әйткән:

— Ай, кояш бөтен җирне, бөтен илне яктырта, шуннан да якты әйбер таба алмыйм мин,— дигән.

Карт:

— Ярый, килен, бик дөрес җавап бирдең. Шуның өчен мә сиңа өч йөз сум акча, ана сөтеннән хәләл булсын,— дип, аркасыннан сөеп чыгарган, ди.

Шулай итеп, ярлы гаиләдән алган килен башкаларга караганда акыллы булып чыккан, ди.

Әкиятне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Өскә
Артка