ЗИРӘК КАРТ

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип, үтертә торган була. Бер егетнең була җитмеш яшьлек атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.

Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:

— Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар? — ди.

Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.

Шулай беркөнне егет кайта, кайта да әтисе янына керә.

— Нәрсәләр күрдең, улым, ниләр ишеттең? — ди әтисе.

— Әти,— ди егет,— патша үзенең вәзирләре белән су буена төшкән,— ди. — Су төбендә яп-якты ялтырап торган гәүһәр күренә икән. Шуны су төбенә төшеп эзлиләр — юк, менгәч карыйлар, тагын су төбендә ялт итеп тора,— ди. — Шуларга бик аптыраганнар. Патшаның вәзирләре дә моның хикмәтен белми икән,— ди.

Карт әйтә:

— Әй, улым,— ди, — анда берәр агач бармы, су буенда?— ди.

— Нәкъ шул агач тирәсендә эзлиләр,— ди егет.

— Ул агач башында кош оясы бармы? — ди карт.

— Бар,— ди егет.

— Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга кирәк. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр,— ди карт.

Иртәгесен торып, патша кешеләре яңадан барып карыйлар. Күрәләр, гәүһәр су төбендә ялтырап ята, суга чумалар — тагын юк. Таба алмыйча, тагын аптырап кайтып китәләр. Болар таба алмагач, егет патша янына бара да әйтә:

— Падишаһым-солтаным, бер сүз сөйләр идем мин сиңа,— ди. — Бу гәүһәр су төбендә түгелдер, су буенда агач бар, агач башында оя бар, шул ояда булырга кирәк. Шуны менеп карыйк әле,— ди.

Ярый, патшаның менүчеләре күп була, тиз генә агач башына менеп китәләр дә каз йомыркасы кадәр гәүһәрне алып та төшәләр. Патшаның исе китә моңарга. Вәзирләрен бик орыша бу:

— Үзегез барыгыз да укыган кешеләр, шул авыл малае кадәр дә акылыгыз юк,— ди.

Патша егеттән сорый:

— Моны сиңа кем өйрәтте? — ди.

— Үзем белдем,— ди егет.

Вәзирләрнең бу егеткә бик ачулары килә. Егет үзләреннән өстен чыкты бит инде. Хәзер вәзирләр, егет өстеннән патшага әләкләп, аны ничек булса да үтертмәкче булалар. Патшага барып әйтәләр:

— Ул,— диләр, — миңа нәрсә күрсәтсәләр дә беләм, дип әйтә,— диләр.— Без аңа ике айгыр күрсәтик,— диләр.— Икесе дә бертөсле, бертигез булсын, авызын да ачып карамасын, янына да килмәсен, кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген читтән торып кына белсен,— диләр.

— Ярый,— ди патша, егетне чакыртып ала да әйтә:— Иртәгә килерсең, без сиңа шундый-шундый ике айгыр күрсәтербез, син шуларның кайсы, карт, кайсы яшь икәнлеген белерсең,— ди.

Егет бик кайгырып, «ярар» дип кайтып китә. Кайткач, атасы янына керә.

— Улым, нихәл? — ди атасы.

— Әти,— ди, — гәүһәр син әйткәнчә, кош оясында булды,— ди. — Тик патша миңа бүген тагын шундый-шундый мәсьәлә бирде әле,— ди.

— Әй, улым,— ди атасы,— аның өчен хәсрәтләнмә, ул берни түгел,— ди. — Иртәгә барырсың, ике айгыр китерерләр. Аның картын-яшен шуннан белерсең: яшь айгыр ерактан ук тузгып, уйнаклап килер, карт айгыр башын борып, яшь айгырга юл биреп китәр,— ди.

Ярар. Егет иртә торып барды. Вәзирләре белән патша да килде. Килде дә ике айгыр китертте, икесе дә бертөсле, икесе дә бертигез.

— Моның кайсы карт, кайсы яшь? — диләр егеткә.

Ике айгыр ике яктан кара-каршы киләләр. Яшь айгыр әллә каян тузгып килә, карт айгыр башын иеп кенә уза. Егет әйтә:

— Менә бусы карт айгыр, бусы яшь айгыр,— ди.

Бу егет моны да белде бит инде. Икенче көнгә тагын моңарга йомыш хәстәрлиләр. Багана кебек ике агач, берәр сажинлы. Икесе дә шоп-шома итеп юнылган.

— Шушы агачларның кайсы башы оч, кайсы башы төп була, шуны бел,— диләр.

Егет бик хәсрәтләнеп кенә кайтып китә. Кайткач, тагын әтисе янына керә.

— Улым,— ди карт,— бүген ниләр күрдең?

— Айгырны белдем, әти, син әйткәнчә булды,— ди. — Миңа тагын мәсьәлә биреп җибәрделәр. Бертигез юнган ике агач, тышыннан бернәрсә дә беленми, шуның кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен белергә,— ди.

— Әй улым,— ди атасы,— аның өчен кайгырма син,— ди. — Син ул агачны суга салырга куш,— ди. — Суга салгач, оч башы өскә калкыбрык, төп башы төпкә батыбрак торыр,— ди.

Ярар. Иртәгесен егет торып китте. Барып керде. Моңарга шоп-шома итеп, ике агач юнып куйганнар.

— Менә сиңа ике агач, юнып та карама, күтәрмә дә, кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен болай гына бел,— диләр.

Егет:

— Суга салып карагыз әле,— ди.

Суга салсалар, агачның бер башы бата, бер башы өскә калка.

Егет әйтә:

— Менә бу башы очы, бусы төп була,— ди.

Тагын белде бит бу, алай да булмады. Патша бик гаҗәпләнде. Ул егеттән сорый:

— Моны сиңа кем өйрәтте? — ди.

Егет әйтә:

— Үзем белдем,— ди.

— Юк, син әле моны белерлек түгел, яхшылык белән әйтмәсәң, мин сине астырам,— ди.

Егет әйтмичә булдыра алмый:

— Минем җитмеш яшьлек әтием бар, мин аны үтертмичә яшереп асрыйм, миңа шул акыл бирә,— ди.

Шуннан соң патша әйтә:

— Яхшы, дөньяда картлар да кирәк икән, картлардан башка дөнья бармый икән. Моннан соң картларга тимәскә,— ди.

Әкиятне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Өскә
Артка