Ак бүрек

Атларны җиксәң, җик яхшысын,
Дугалардан биек башлысын;

Әй! Ак бүрек кар кебек ләй,
Авызы шикәр-бал кебек,
Йөзе тулган ай кебек.

Сөйсәң лә сөй ярның матурын,
Зифа буйлы, кара кашлысын.

Әй! Ак бүрек кар кебек ләй,
Авызы шикәр-бал кебек,
Йөзе тулган ай кебек.

Бөгелмә базарларыннан шул алып ла
Кайттым ак бүрек;

Әй! Ак бүрек кар кебек ләй,
Авызы шикәр-бал кебек,
Йөзе тулган ай кебек.

Синең лә нурлы йөзләреңне
Туя ла алмадым һич күреп.

Әй! Ак бүрек кар кебек ләй,
Авызы шикәр-бал кебек,
Йөзе тулган ай кебек.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә