Гармунчы булсын ярың

Әй, дускаем, сиңа әйтәм:
Гармунчы булсын ярың.
Гармунчының буыннары
Саен мәхәббәт аның.

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Гармунчылар гармун уйный,
Кулында балдагы бар;
Гармунчы дигән даны бар,
Сөеп туймас яры бар.

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Утырмагыз урындыкка,
Гармунчылар утырсын.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный,
Ул ничек онытылсын.

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Гармунчының гармунына
Матур көйләр көйлибез.
Син алырлык, мин барырлык
Булсак кына йөрибез.

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә