Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, әй, һай!..
Сөлгең аклы, сөлгең аклы,
Сөлгең аклы, шакмаклы.
Бер җырламый булмас инде
Сез уйнаган такмакны.
Алъяпкычың ал мәллә,
Алдыңда алма бар мәллә?
Әйләнәсең, тулганасың,
Әйтер сүзең бар мәллә?
Алын аласы микән,
Гөлен аласы микән,
Арасыннан бер чибәрне
Сайлап аласы микән?!
Аклы ситсы күлмәгеңне
Кигәнеңне күрмәдем.
Синең өчен хафаландым —
Әле ярый үлмәдем.
Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса.
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире...
Олы юлда — кыяк үлән,
Иң нечкәсе кыл кебек.
Бу җырларны бөтен дөнья
Халкы җырлаган кебек.
Аклы яулык, чите мамык —
Бәйлә — йөзең нурлансын.
Мине ташлап, ятны сөйсәң,
Нурлы йөзең хурлансын.
Безнең кошлар урманда,
Кайда сезнең кошыгыз?
Килер көннәр — очрашырбыз,
Ә хәзергә хушыгыз!..