Төймә, төймә

Алма агачын вак, диләр,
Чәчәкләрен ак, диләр;
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәләре унсигез.
Кара безнең дус-ишләргә —
Бар да матур бертигез.

Кайда барсак, кайда йөрсәк,
Сез дусларны мактыйлар.
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәләре бер генә.
Кара безнең дус-ишләргә —
Чәчкә аткан гөл генә.

Сайрый былбыл, сайрый былбыл,
Сайрый былбыл үзәндә;
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәсе өзелмәсен.
Миннән башкаларны сөеп,
Үзәгең өзелмәсен.

Сайрый былбыллар үзәндә,
Үзәгем өзелгәндә.
Их, төймә, төймә, төймә,
Төймәләмичә кимә.
Син минеке, мин синеке,
Миннән башканы сөймә.

Җырны йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә