Мәкальләр
Бердәмлек, дуслык
- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Гаилә, ата-ана-бала
- Ай белән кояш берәр генә була.
Тормыш фәлсәфәсе
- Азагын күрсәтмәсәң, башын башлама.
- Ай гел болыт артында гына тормый.
- Ай нурны кояштан ала.
- Акка кара төшсә югалмый.
- Аккан су кире кайтмас.
- Алга бар — артыңа кара.
- Алдыңа кара — кая барганыңны белерсең, артыңа кара — каян чыкканыңны белерсең.
- Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.
- Артыңда ни барын белмәсәң — тотылырсың, алдыңда ни барын күрмәсәң — егылырсың.
- Аяз көннең яшененнән курык.
- Әз китерсәң сүгәрләр, күп китерсәң түгәрләр.
- Әздән күп була, күптән юк була.
- Әзнең чиген белмәгән күпнең чиген белмәс.
- Бакырны ни кадәр юсаң да, алтын булмас.
- Бата торган — еланга да тотына.
- Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
- Бер күктә ике ай булмас.
- Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде.
- Бер тамчы су, диңгезгә төшсә, кипми.
- Биек күтәрелгән егылудан курка.
- Биек тауның башы — якын, төбе ерак күренә.
- Биектән дә биек бар.
- Бикле сандыкта җәүһәр ятыр.
- Болытсыз яңгыр булмас.
- Былтыр кысканга бүген кычкырмыйлар.
- Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың.
- Вакыт акчадан кадерлерәк.
- Вакытың үтте — бәхетең китте.
- Давыл алды тын була.
- Давылны явым басар.
- Диңгез вак елганы да кире какмый.
- Диңгездә су кыйбат.
- Елга күпме боргаланса да диңгезгә төшәр.
- Ерак белән якынны йөргән белә.
- Җәй көне бияләй, кыш көне майка сатып ал.
- Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
- Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла.
- Җете кызыл тиз уңа.
- Җиңелне җил күтәрер, авыр урынында калыр.
- Җиңелне эзләгән авырга каба.
- Җирдән бизеп күккә чыгып булмый.
- Җиренә күрә чишмәсе.
- Җисеме булса, исеме булыр.
- Заман үтми, гомер үтә.
- Изге урын буш булмас.
- Иртә кичтән хәерлерәк.
- Иртә торган эшеннән куанган.
- Искә алмаган түмгәк чана аудара.
- Кара ташны юсаң да агармый.
- Караңгы төннән соң якты көн килә.
- Караңгылык яктылык белән бетә.
- Кечкенә таш баш ярыр.
- Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.
- Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
- Кояш барына да бертигез карый.
- Кояш та тапсыз булмый.
- Көз бай булма, яз бай бул.
- Көн озаймый, төн кыскармас.
- Көннең киче иртәсеннән билгеле.
- Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?
- Күккә карап, җирне уйла.
- Күл тамчыдан җыела.
- Күләгәдә таш та мүкләнә.
- Күпкә китсә, чүпкә китә.
- Күрмәгән җирнең күле — сөт, күмәче — бал.
- Күрмәгән җирнең чокыры күп.
- Олы ташны кече таш белән яралар.
- Су, ага-ага, юлын табар.
- Су синең артыңнан бармаса, син суның артыннан бар.
- Суга сөялмә.
- Суда балык адашмас.
- Сулда солтан булса да, уңга бар.
- Суның агымына карап йөзәсең.
- Суы булган җир кадерле, җире булган ир кадерле.
- Таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла; чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәк ватыла.
- Таш ялгыш тияр, чүлмәк дөрес ватылыр.
- Ташны таш белән ваталар, тимерне тимер белән игиләр.
- Тегермәнне эшләткән дә су, ваткан да су.
- Тимерне тимергә салып таптыйлар.
- Тирән елга тавышсыз ага.
- Түбәннән югарыга ун ел менәләр, югарыдан түбәнгә ун көн дә җитә.
- Тын сазда корт күп була.
- Тыныч күлдә җеннәр күп үрчи.
- Үз җирең бер карыш булса да яхшы.
- Үз урынын белмәгән урынсыз калыр.
- Үткәнгә үкенеп файда юк.
- Һавага карап йөрмә — абынырсың.
- Һәрбер кара нәрсә шакшы булмас, һәрбер ялтыраган яхшы булмас.
- Һич булмаганчы кич булсын.
- Черек бау белән коега төшмә.
- Чүп булып күп булганчы, аз булып үз булсын.
- Шаулаган судан курыкма, шым судан курык.
- Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең.
- Югарыга үрмәлиләр, түбәнгә тәгәриләр.
- Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
- Яхшы таш үзен белдерер.
- Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.
Уку, белем алу
- Китап — белем чишмәсе.
- Уку — инә белән кое казу.
Әдәп, әхлак, холык.
- Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең; казысаң, тирәнрәк казы — чыга алмассың.
- Коега төкермә, кайтып су эчәрсең.
- Сай елга шалтырап ага, тирән елга — тавышсыз.
- Таш белән атканга аш белән ат.
- Түбән җирдә бер түбә үзен тауга санаган.
- Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит.
- Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
- Урынына куйсаң, урыныннан алырсың.
- Чокырны икене казы, үзеңә дигәнен — тирәнрәк.
Эш сөю, тырышлык, булдыклылык.
- Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.
- Идел суы да барып алмыйча килми.
- Эшләгән җиз ялтырар, эшләмәгән — черер.
- Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар.
Байлык, мал.
← Артка