***

Мөгаллим Нурый
Зур чалма урый,—
Халыкка тугъры
Күрнә, дустларым.

Мөгаллим надан —
Укымый калган;
Укыта ялган,—
Аңла, дустларым.

Нурый да тугъры —
Кыйшык торбадан
Төтеннәр тугъры
Чыкса, дустларым.

Ватык та тишек
Тәрәзә-ишек;
Хәлфәсе — кыйшык
Авыз, дустларым.

1902 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә