Мөхәрриргә

(Сөргеннән кайткан Гаяз Исхакыйны каршылап язылган.)

И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриаКибриа — олылык, дан.!
И мосаувирМосаувир — сүз остасы, рәссам.! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа!

Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!
Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!

Алты елда үзгәреп китте лөгатьЛөгать — сүзләр. һәм истиляхИстилях — атамалар.,
Сәүдәгәрлектер зыялылыкЗыялылык — укымышлылык. вә сәүдәдер зыяЗыя — яктылык, аң-белем..

Җанлырак тормышта бетте, шанлырак бер эш тә юк,
Бер-берен чәйни Бишенче елдагы күп әүлия.

Алты ел торды чупансызЧупан (чабан) — көтүче, җитәкче., айрылышты яшь көтү;
Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя.

«Ул Гомәрдән курка шәйтаннар» дигән төсле рәсүл,
Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…

1913 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә