Сөткә төшкән Тычкан

Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.

Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый!
Сыек сөт бит, бата, һич тә табактан ычкынып булмый.

Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми,
Йөзәдер аркылы, буйга — котылмактан өмид өзми.

Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай:
Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә — булган май.

Хәзер бит батмый — тычкан киерелеп майга аяк баскан;
Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан.

*

И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!

1907 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә