Туган җиремә

Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине,—

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.

1907 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә