(А. А.*)
Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?
Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе.
Бәлки, менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?!
Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне.
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
Шатландыра безне көн дә илнең
Бер-бер яңа уңышын ишетү;
Нинди зур көч читтә үз-үзеңне
Халкың белән бергә хис итү!
Мин тиремне саклап исән калсам,
Үлем миннән аша сикерсә,
Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп,
Ил битемә минем төкерсә?!
Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,
Йөрәк минем моңа үчекмәс.
Кешеме мин, илем үги иткәч,
Җирдә миңа эчәр су беткәч?!
Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомренең тик бер чаткысы.
Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан
Арта бары аның яктысы.
Батырлык һәм илгә турылыкны
Шушы үлем белән белдерик.
Безнең яшьлек шушы хисләр белән
Данлы иде, көчле иде бит!!!
Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!
1943 ел
* А. А. — Муса Җәлилнең дусты һәм көрәштәше, язучы Абдулла Алиш дип уйланыла.