Имән

Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.

Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын.
Имән җырлый искә төшереп
Шаулап үткән яшь чакларын.

Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.

Кем дә белми ул кешене,
Игенчеме, бакчачымы,
Яшеллек һәм хәят сөйгән
Батыр хезмәт патшасымы?

Кем булса да, туфрагында
Җир саклаган аның тирен.
Һәм карт имән гомре белән
Бүләкләгән бу эш ирен.

Һәр көн юлдан дистәләгән
Юлчы уза, тузан туза.
Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы —
Имән җырын тыңлап уза.

Җилле көнне юлчыларны
Имән саклый җил-яңгырдан.
Җылы биреп җил-су үтмәс
Яшел чуклы юрганыннан.

Күләгәсе ял иттерә
Кырда эшләп арганнарны.
Кавыштыра айлы кичтә
Яшрен утта янганнарны.

Юл күрсәтә адашканга
Имән кышкы бураннарда.
Җәен татлы дымын эчерә
Кырда урак урганнарга.

Бәхетле син, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт имән.

Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып;
Үзе үлсә, эше калсын
Меңьяшәрлек имән булып.

1943 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә