Исемдә

Беренче кат сөю дәрте белән
Елмайганың минем исемдә.
Күзләреңә карап: «Сөям», — дигәч,
Оялганың минем исемдә.

Өметләрем кинәт юкка чыккач,
Йөрәк әрнеп газап эчендә,
Төннәр буе күзгә йокы керми
Сызланганым минем исемдә.

Үтте инде ул көн;
хәзер бар да
Күргән төсле бары төшемдә.
Яндырса да сөю, туңдырса да,
Туйдырмый икән, шунсы исемдә.

1933 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә