Комсомолларга

(Комсомолның 10 еллыгына)

Барыгыз да яшел киенгәнсез,
Билегезне кысып бугансыз:
Яр буенда җилгә күкрәп үскән
Нарат урманыдай булгансыз

Күп давыллар булды бу уйдыкта,
Бозлар яуды, җилләр уйнады,
Сезнең яшьлек ләкин аз гына да
Баш ияргә әле уйламый
Болытларга күкрәп җавап биреп,
Яшеннәргә яшьнәп үсәбез

Кайда фронт —
Шунда сез балкыйсыз,
Кайда эш учагы —
Шунда сез.
Зур көрәшкә чыккан армиянең
Сез булдыгыз кавалериясе.
Егетләр — сез,
Канлы сугышта да,
Кансыз сугышта да җиңәсез.
Сезнең «кылыч» белән теткәләнсә
Илебездә бүген бюрократ,
Сез ташлыйсыз бөтен кирелекне,
Күз буяуны ватып, тураклап,
Күп яңгырлар кирәк басуыбызга,
Бик күп әле эшләр эшебез.
Тагын-тагын күкрәп уртабыздан
Су бөркетеп яшьнәп үтегез.

1928 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә