Кошчык

Чәнечкеле тимерчыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз.
Көне буе шунда казынабыз,
Әйтерсең лә тирес корты без.

Кояш чыга койма аръягында,
Күрше кырлар нурга коена.
Тик нигәдер аның нуры безгә
Тими үткән төсле тоела.

Ерак түгел урман, кыр...
Кемнеңдер
Ишетелә чалгы кайравы.
Кичә шуннан бер кош очып килеп,
Шул коймага кунып сайрады.

Чакырсам да, кошчык,
Син бу йортка
Үзең теләп очып кермәссең.
Керә күрмә, безнең кан-яшь йотып
Интеккәнне үзең күргәнсең.

Сайра безгә шушы нәләт төшкән
Койма аша гына булса да,
Шунсы да бит безгә зур юаныч,
Җырларыңнан күңел тулса да.

Син очарсың, бәлки, минем илгә,
Син ирекле, җитез канатлы.
Тик әйт, кошчык,
Синең минем янга
Бу килүең соңгы кабатмы?

Соңгы кабат булса, тыңла,
кошчык,
Соң теләген мәгърур җанымның:
Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт
Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Ук шикелле үткен канатыңнан,
Таң шикелле якты җырыңнан
Таныр сине халкым:
«Бу, — дип, — аның
Соңгы җыры көрәш кырыннан.

Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, —
Дип, — шагыйрьнең аяк-кулларын,
Бер көч тә юк җирдә богауларлык
Аның кайнар йөрәк моңнарын».

Оч син, кошчык,
көчле җырым булып,
Шушы сиңа соңгы теләгем.
Тәнем калсын монда,
(Нәрсә ул тән?)
Барсын илгә минем йөрәгем.

1942 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә