Кылыч белән кергән — кылычтан үләр.
Александр Невский
— Аягыңда, егет, күн итек,
Көмеш саплы кылыч билеңдә.
Аргансыңдыр авыр юл үтеп,
Кунып китче минем өемдә!
Төреп сине ефәк юрганга,
Йоклатырмын назлап, иркәләп.
Кан, яшь белән җирне юарга
Өлгерерсең әле иртәгә!..
Зифа буйлы купшы әфисәр
Яшь хатынның сүзен ишетте.
Гайрәтләнеп көяз башкисәр
Каты ябып керде ишекне.
— Чибәр хатын, сине яраттым,
Кем син үзең, белмим исмеңне...
Табып китер тавык, аракы!
Җәй урныңны, чишен өстеңне!
Хатын суеп тавык пешерде,
Аракысын салып эчерде.
Майлы күзле майор бу сыйдан
Кәефләнде, тәмам исерде.
Кадрен белеп юмарт бу өйнең,
Ул тарттырды итек кунычын.
Салып бирде аннан мундирын,
Көмеш саплы матур кылычын.
Майор ятты,
юан корсаклы.
— Йә, ач, — диде, — миңа кочакны!
Сузып аңа ялан кылычны,
Хатын әйтте аңа шул чакны:
— Син хурладың минем җиремне,
Син үтердең минем иремне...
Инде тагын йөрәк хисемне
Калҗа итеп сиңа биримме?
Килешсә дә кылыч билеңә,
Көтмә бүген ярдәм корычтан!
Кылыч белән кердең илемә,
Үлемең булыр шушы кылычтан.
Шуннан хатын сузып яткырды
Бу котырган камыр батырны.
Көмеш сабына кадәр кылычны
Йөрәгенә аның батырды.
— Сый җитәрлек булды тилегә!
Тыпырчынма, майор, тынычлан!
Кылыч белән кердең илемә
Һәм үлемең булды кылычтан.
1942 ел