Кар —
әйтерсең ап-ак кәгазь,
Теләсәң — шигырь,
теләсәң җыр яз.
Нур каләмен кулына тотып
Чыгып баскан шагыйрь — кояш.
Кыш иртәнге җиле белән
Карны өерә җиңел генә.
Нурга төренеп, карлар оча,
Бу ичмасам шигырь менә!..
Аны зәңгәр урман укый,
Бөдрә карлы кырлар укый.
Чыршы кызы җырлап утыра,
Ә, күрәсең, ул да укый.
Яшел бәрхет күлмәк кигән,
Итәкләре җиргә тигән.
Беләм, беләм,
Кояш менә
Шушы Чыршы кызын сөя.
Яшел фуфайкасын киеп,
Чаңгы өстендә
җырлап, биеп,
Битләреннән нур балкытып,
Минем сөйгән кыз да чыкты.
Ул тауларга менеп басар,
Ефәк карда чигеш ясар,
Яшьлек дәрте балкый анда,
Менә шигырь бу ичмасам!..
Кояш!
Нинди тормыш бездә!!!
Бәхетле без икебез дә:
Данлыклы, шат илнең җырын
Җырлау насыйп бүген безгә!
1935 ел