Кайгы, миннән тизрәк кит инде,
Синең көнең бетте бит инде.
Кунак булдың миндә җитәрлек,
Бер уйласаң, ис тә китәрлек.
Айлар буе минем бүлмәдә,
Булып ямьсез кара күләгә,
Боектырып назлы күңелне,
Карауладың минем гомерне.
Киендердең мине карадан,
Яңагымны эчкә батырдың.
Шатлык килде миңа яңадан,
Кайтты илгә җиңеп батырым.
Кайтып керде: дәртле, сөйкемле,
Өйгә кояш кергән шикелле.
Кая монда урын кайгыга,
Кайгы хәзер үзе кайгыра.
Бар зарымны хәзер оныттым,
Кара шәлем салып ыргыттым.
Йөздә күрәм таңның алсуын,
Баса алмыйм йөрәк ярсуын.
Тәрәзәмне ачтым кояшка,
Кояш башка бүген, көн башка.
Һәммә җирдә шатлык, иркенлек,
Син бит, иркәм, моны китердең.
Бүлмәм бүген гөлгә өртелгән
Шатлык, бәхет, әйдә, уз түрдән!
Ә син, кайгы, тизрәк кит инде!
Сиңа урын бетте бит инде.
1943 ел