Үлем көтә булыр
Мине шунда,
Ерак түгел юллар күзендә.
Исем китми,
Биеп каршыларга
Бию такмагымны язып утырам
Көлә-көлә менә үзем дә.
Тик аз гына тукта,
Вакыт табып,
Соң кат үбим алсу яңагын
Постта чакта туган баламның.
1
Чәчәкләнеп, җимеш бирмәс булсам,
Тишелеп чыкмас идем түтәлдә;
Еллар миңа яңгыр булган өчен
Яшелләнеп, яшьнәп үсәм дә.
Көрәш белән кабынып, чәчәк атты
Җимешле гөл төсле яшьлегем.
Җимеш биреп шиңгән гөл шикелле үк,
Шиңсәм тагын,
Нигә ачыныйм?
Шанлы эшләремнең җимеше калыр,
Чәчәк атар шушы түтәлдә;
Мине сагынып тополь агачлары
Исәр җилдән хәбәр көтәрләр.
Бибкәй матур,
Иртүк уянырсың,
Гөл бакчаңа йөгреп чыгарсың.
Түтәлдәге зифа гөлләреңә
Очына-очына сулар сибәрсең.
Көзләр җитеп,
Барыбер шиңәр, диеп,
Юкка сыкрый синең йөрәгең.
Син сизәсең,
Барыбер җүләрлек бит
Гөлгә мәңге гомер теләве.
2
Бибкәй,
Ашык тизрәк,
Хат бар сиңа,
Хат ерактан,
Моряк иреңнән:
— «Бибкәй җаный
Иртән маневрга
Поход чыгам диңгез буена.
Сугыш белән безне куркыталар
Ак дошманнар гареп иленнән.
Көчне сизәм, Биби,
Без җиңәрбез,
Мин мәңге дә курыкмыйм үлемнән.
Хат яз,
Ничек әле дә элеккедәй
Саумы улыбыз,
һаман артамы?
Өзелеп сорыйм:
Ике күзең төсле
Спартакны сакла, аппагым».
Күкрәгендә ташкан куанычы
Яшькә манды озын керфеген.
Ашыгып барып улы Спартакны
Суырып-суырып үпте, көрсенеп.
Иреннәре юка, яз чәчәге
Сөю чишмәсеннән су эчте.
Җавап яза:
«Җаным,
Курыкмый сугыш!
Ә Спартак исән җен төсле...»
3
Биби дустым,
Мин дә серем сөйлим,
Минем дә бар әнием еракта.
Картлык баскан үзен,
Керфекләрен
Үлем кыраулары чылаткан.
Әнкәй хәзер үлем түшәгендә,
Кичә булды актык үбүе.
Нинди көч бар миндә
Үзгәртергә
Кыш алдыннан гөлнең шиңүен?
Тирән уйлар аның йөрәгендә,
Азап белән мине үстергән.
Җил тидерми саклап күкрәгендә,
Кер кундырмый карап өстемә.
Әле дә мин тоям,
Аның күңле
Минем өчен көя, сызлана.
Ул кызганмый гомре чикләнүен,
Ул һаман да мине кызгана.
Әнкәй, бәгърем,
Шатлан,
Синең улың
Көрәш бакчасында гөлләнде.
Яңа чорны кабызу көрәшендә
Ярсып типте аның йөрәге.
Соңгы үбүеңнең эзе кипмәс,
Азап белән үткән көннәрең —
Матур тормыш өчен көрәшергә
Йөрәгемне һаман өндәр ул.
Мин әле дә күрәм:
Синең сөенеп
Көлгәнеңне соңгы минутта...
Җиңә алмыйсың, үлем,
Безнекеләр
Җиңеп чикләнергә күнеккән.
4
Су бөркегез, җилләр!
Бибкәй-гөлнең
Спартагы инде бөредә,
Балкып яна, талмас ике күздәй,
Тормыш бакчасының түрендә.
Кояш нуры төсле үк җылы биргән,
Көрәш җиле белән үстең син.
Син күрерсең күпләр күрмәгәнне,
Яңа көрәшләрне иштерсең.
Синең кулда көчнең олырагы,
Эш таулары синең алдыңда.
Син күпләрнең улы —
Күпләр өчен
Беләгеңне эштән талдырма!
Кояш күктә һаман шулай йөзә,
Шулай ата һаман таңнар да.
Үлем кулы — көчсез алар өчен,
Көләч тормыш —
Мәңге аларга!
Гөрләп тора әле дә безнең кала,
Заводлары көлеп сызгыра.
Сөям сине,
Батыр эт дөньясы,
Яшен гомрем булсын үзеңә.
Яшьнәп үткән кыска яшьлегемне,
Зур көрәшкә бирдем шатланып,
Шуңа күрә,
Барыбер үлемне дә
Каршылармын көлеп,
Мактанып.
1927 ел