***

Ә-гә

Ал чәчәккә кунган бал корты күк,
Синең кочагыңа атылдым.
Бу мәхәббәт нинди көчле әйбер,
Бу йөрәкләр нинди ялкынлы!..
Без бәхетле идек...
Безнең күңел
Сөю балын эчеп исерде.
Ал иреннәр аша мин күчердем
Сиңа кайнар яшьлек хисемне...
Шат йөрәкләр бергә ярсып типте,
Ике күңел бергә кушылды.
Мин яшьлегем итеп тойдым сине,
Бу, ахрысы, шуның өчендер.
Сөю катыш көләч караш белән
Керфек аша миңа карадың.
Син төзәттең үксез йөрәгемдә
Еллар буе килгән яраны.
Күкрәгеңә кыстың, күзләремне,
Битләремне үптең үз итеп.
Бу минутта илдә иң бәхетле,
Иң кайгысыз кеше без идек.
Аерса да тормыш безне, иркәм,
Чик куйса да безнең бәхеткә,
Бу төн калыр мәңге йөрәкләрдә
Һәйкәл булып кайнар яшьлеккә!..
Мин онталмам, мәңге онталмам мин
Синең күкрәгеңнең җылысын,
Беркем бирә алмаган иркәләүне
Әллә ничек кенә бирдең син.
Син төшендең яшьлек дәрте белән,
Чын ышану белән януны —
Шуңар күрә синең карашларың
Бар нәрсәдән миңа ягымлы.

1935 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә