SuperTux

SuperTux уены

SuperTux — 2D платформалы «Йөгер-Сикер» төрендәге уен. Биредә төп герой — Linux системасының билгесе булган Tux пингвины.

Бу уен бик киң таралган «Super Mario» уенына бик ошаган.

Уен дәрәҗәләрен үтү өчен, сезгә картаның икенче ягына исән килеш барып җитәргә кирәк.

Уенны урнаштыргач, ул татар телендә булмаса, көйләүләр бүлегендә («Options») телне сайлау бүлегенә кереп («Select Language»), татар телен сайлый аласыз. Шунда ук уенны үзегезгә охшаганча көйләп була.

Уенның рәсми интернет-сайты: SuperTux.

Система таләпләре

SuperTux уенын йөкләргә:

← Артка

Өскә
Артка