STDU Viewer

STDU Viewer программасы

STDU Viewer — төрле форматлардагы электрон документларны карау өчен программа. Ул хәзерге вакытта кулланыла торган күпчелек текст, документ, китап һәм рәсем файлларын укый ала. Текст һәм документ файлларыннан PDF, TIFF, TXT, DjVu, FB2 (шулай ук FB2.ZIP), JBIG2, WWF, XPS, TCR, PalmDoc(PDB), MOBI, AZW, EPub, CBR һәм CBZ төрләрен, рәсемнәрдән BMP, PCX, JPEG, GIF, PNG, DCX, WMF, EMF һәм PSD форматларын укый ала.

Программаның күп функцияләре бар: документ битен үзегезгә уңай зурлыкка кирерү, бору, яктылыкны һәм контрастлыкны үзгәртү, һәм, әлбәттә, документны күп көйләүләр белән бастыру мөмкинлекләре бар.

Шулай ук бу программаның документта билгеләр кую мөмкинлеге, текстны эзләү һәм документ битен рәсем буларак саклау мөмкинлекләре дә бар.

STDU Viewer бер вакытны күп төрле документлар белән эш итә ала, һәр документ аерым салынмада ачыла. Программа ябылган вакытта да документлар белән салынмаларны саклап калдырып була. Ягъни, икенче тапкыр программа ачылганда, элек кулланылган документлар үз урыннарында калачаклар.

Программаның авторы - STDUtility.

Система таләпләре

STDU Viewer программасын йөкләргә:

← Артка

Өскә
Артка