Windows күрсәтелешен татар теленә күчерү

Күп кеше белми, әмма Windows операцион системасының күрсәтелешен татар теленә күчереп була. Кызганычка каршы, тәрҗемә сыйфаты бик яхшы түгел — кайбер урында әдәби телгә бик туры килми, шуңа күрә, бераз ияләнергә туры киләчәк. Әмма, киләсе Windows версияләрендә бу кимчелекләр төзәтелер дип ышанып калыйк...

Windows 10 өчен:

Унынчы Windows-та шәкелне татар теленә күчерү башка элекке версияләргә караганда күпкә җиңелрәк (сүз лицензион (автор хокукларын бозмый торган) операцион системалар турында бара) башкарыла. Бернинди аерым тел файлын йөкләргә дә кирәк түгел — аны санак үзе эшләячәк.

Алда китерелгән адымнарны гына санагыгызда кабатлап барыгыз:

Башлау менюсы1. Унынчы Windows-ның күрсәтелешен татар теленә күчерү өчен, "Башлау" төймәсенә басып, система параметрларына күчәргә кирәк.

Параметрлар тәрәзәсе2. Ачылган тәрәзәдә, «Вакыт һәм Тел» бүлегенә күчәргә кирәк.

Вакыт һәм тел көйләүләре3. Вакыт һәм тел көйләүләре тәрәзәсе ачылачак. Шул тәрәзәнең сул ягындагы баганада «Төбәк һәм тел» бүлегенә күчәргә кирәк.

Тәрәзәнең төбәк һәм тел бүлеге4. Бу ачылган тәрәзәдә иң астагы «Өстәмә дата, вакыт һәм төбәк параметрлары» сылтамасына басыгыз (рәсемдә күрсәтелгән). Яңа тәрәзә ачылачак.

Сәгать, тел һәм төбәк тәрәзәсе5. Бу яңа тәрәзәдә «Тел» бүлегенә керәбез. Сез санагыгызда куллана торган телләр җыелмасы ачылачак. Әгәр дә бу исемлектә инде татар теле булса, алдагы ике бүлекне төшереп, сигезенче бүлеккә күчегез.

Тел өстәү6. Телләр исемлеге өстендәге «Тел өстәү» төймәсенә басабыз.

Кирәк тел сайлау7. Бөтен өстәргә мөмкин булган телләр исемлеге ачылачак. Шул исемлектә татар телен табабыз, билгелибез һәм «Өстәргә» төймәсенә басабыз.

Телнең көйләүләренә керү8. Алдан ачылган телләр исемлегендә татар теле барлыкка киләчәк. Моның белән бергә төймәсар ярдәмендә татар текстын кертү мөмкинлеге дә була. Текст кертү буенча санагыгызда татар телен төп тел итеп билгелисегез килсә, «Тел өстәү» төймәсе янындагы «Өскә» төймәсенә басып, аны иң беренче урынга куя аласыз... Эшебезне дәвам итик. Билгеләнгән телнең уң як кырыендагы тел көйләүләренә басыгыз.

Тел пакетын урнаштыру9. Бераз вакыт Windows бу телдә күрсәтелү мөмкинлеген тикшерәчәк, көтегез. Соңыннан, тел пакетын йөкләү һәм урныштыру өчен сылтама барлыкка киләчәк. Аңа басыгыз.

Әгәр дә сылтама чыкмаса, Windows-ны бу телдә күрсәтеп булмавы турында хәбәр бирелсә, яки башка берәр хата чыкса, сезгә үз Windows күчермәсенең лицензияле булуын, ягъни урланмаган булуын тикшерергә кирәк.

Телне система теле итү10. Тел пакетын йөкләү төймәсенә баскач, автоматик рәвештә аны интернеттан йөкләү һәм урнаштыру башланачак. Бу гамәл тәмамланганчы көтегез. Урнаштыру тәмамлангач, элекке сылтама урынында, бу телне Windows теле итү төймәсе барлыкка киләчәк. Аңа басыгыз.

Үзгәрешләрне гамәлгә кертү өчен, санакны сүндереп кабызу11. Иң соңгы адым — үзгәрешләрне гамәлгә кертү өчен, санакны сүндереп кабызу. Бу тәкъдим белән сезгә кечкенә генә тәрәзә чыгачак. Теләгегез буенча, санакны хәзер үк автоматик рәвештә сүндереп кабыза, яки, эшегез тәмамлангач, аны үзегез сүндереп кабыза аласыз.

Сүндереп кабызгач, Windows күрсәтелеш теле татар теленә үзгәрәчәк.

Башка версиядәге Windows системаларының күрсәтелү телен үзгәртү

Windows XP системасында телне үзгәртү

← Артка

Өскә
Артка