Иттифакъ хакында

Күрең патша хәзрәтен —
Җуйды халык хәсрәтен;
Күргәч фетнә кәсрәтен,
Киңлек бирде, бәдәвам.

Файдаланыйк киңлектән,
Ваз кичик мин-минлектән;
Көчле-көчсез тиңлектән
Файда алыйк, бәдәвам.

Тырышыйк, и хас вә гам,
Һәр көн үзгәрә заман;
Җитәр, йокламыйк һаман, —
Таңнар атты, бәдәвам.

Кызганамын сезләрне,
Ник ачмыйсыз күзләрне?
Киләчәктә бәхетләр
Көтә безне, бәдәвам.

Итик, дустлар, иттифакъ,
Бетсен, кадалсын нифакъ;
Тәнемез айрым булса да,
Бер җан булыйк, бәдәвам.

Якты көннәр алдале
Җәһел безне алдалый;
Бүлик без бер алманы
Биш кисәккә, бәдәвам.

Җыйналып мәҗлес ясыйк,
Бер-беремездән качмыйк;
Наданлыкка юл ачмыйк, —
Бик күп изде, бәдәвам.

Кайчанга чаклы татар
Ушбу уйкуда ятар;
Бер-берсенә ук атар,
Иттифакъсыз, бәдәвам.

Ачыйк иттифакъка юл:
Ушбудыр иң тугъры юл;
Сыңар җиңнән ике кул
Чыгарыйк без, бәдәвам.

1905 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә