Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар! — Җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
"Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит — Казан!”.

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
"Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

1907 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә