«Уклар»

Бик үткен журнал тарала:
Исме ничек? «Уклар»мы?
Иске-москы муллаларны
Һич кызганмый чукмарлый.

Аталар да ваталар,
Кирәк җирне күзлиләр;
Аткач, атылмышка чаклы
Ук бармыйча туктармы?

Хәзрәтләр, хәддин узмагыз!
Онытмагыз «Уклар»ны.
Шаярсаң күрсәтер «Уклар»
Яңак төптән утларны.

1906 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә