Кыз теләге

Күп яучылар килде таң кызына,
Тау иленнән, диңгез артыннан;
Киемнәре ефәк һәм атластан,
Көймәләре сары алтыннан.

Кызны котлап җәүһәр муенсалар,
Беләзекләр бүләк иттеләр.
Тик барсы да, кире җавап алып,
Буш кул белән кайтып киттеләр.

Шагыйрь килде, аның бар бүләге —
Ялкынлы җыр тулы йөрәге.
Шушы булды кызның сайлаганы,
Шушы булды кызның сөйгәне.

1943 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә