Шагыйрь сые

Кунак җыйды шагыйрь...
Яшьне, картны,
Ир-хатынны, дусны, якынны.
Шигырь булып тойгы чәчәк аткан
Йөрәк бакчасына чакырды.

Чәкчәктән соң шагыйрь, кунакларның
Күңелләре булсын өченме,
Йөрәгеннән утлы бокалларга
Салып кайнар җырын эчерде.

Ялкыныннан җырның исерделәр
Мәҗлестәге картлар, егетләр;
Канатланды уйлар, акты хисләр,
Артты көчләр, артты өмитләр.

Ак сакаллы бер карт кузгалды да
Әйтте: «Шагыйрь! Рәхмәт сыеңа!
Мин күрмәгән идем мондый сыйны
Туксан еллык гомрем буена.

Күп татыдым ачы-төчене мин
Туксан еллык тормыш юлымда.
Күптән җуйган дәртле яшьлегемне
Таптым бүген синең җырыңда».

1943 ел

Шигырьне йөкләргә: TXT PDF

← Артка

Артка
Өскә