Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле

Габдулла Тукай

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай Арча районының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә туа.

Габдулланың әтисе, Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улыМөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы
(1842/1843—1886)
, Кушлавыч авылының мулласы, улы туганнан соң дүрт ярым айдан вафат була. Ике елдан соң, малайның тол калган әнисен, МәмдүдәнеБибимәмдүдә Зиннәтулла кызы
(1865—1890)
, СаснаБалтач районындагы
Сасна пүчинкәсе (авыл)
пүчинкәсе мулласынаМөхәммәтшакир Фәйзуллин
(1819—1916)
кияүгә бирәләр, ә Габдулланы туган авылындагы фәкыйрь Шәрифә карчыкка асрамага калдырып торалар Бу вакытта малайга ике яшь һәм сигез ай була. Соңрак, өч-дүрт айдан, аны әнисе үзенең яңа гаиләсенә ала.

Бәләкәй Габдуллага өч яшь һәм тугыз ай булганда, ул тулы ятим булып кала — аның әнисе дә вафат була. Малайны әнисенең әтисе — ЗиннәтуллаЗиннәтулла Зәйнелбәшир улы
(1829—1909)
Габдулланың әнисенең әтисе.
Өчиле авылы имамы.
хәзрәт ӨчилеАрча районындагы авыл авылына алып китә.

Бу ярлы гаиләдә балалар күп була. Габдулланың бабасы, Зиннәтулла хәзрәт, күрше авыллардан ризык теләнеп алып кайтып, балаларны ашата. Ятим малай монда ачлыкны да татый.

Күп тә үтми, Габдулланы барабызга утыртып, Казанга җибәрәләр. Анда малайны Печән базарында Мөхәммәтвәли абзый
белән Газизә абыстай
асрамага алалар. Әмма чама белән бер елдан алар авырып китәләр һәм, бала өчен борчылып, аны кире Өчиле авылына, бабасына җибәрәләр. Бу йортта балалар күп, ә ризык әз булганга күрә, Зиннәтулла хәзрәт, теләмәсә дә, Габдулланы асрамага бирергә мәҗбүр була.

Малайны КырлайӘтнә районындагы Иске Кырлай авылы авылында яшәгән ир баласыз Сәгъди абзыйСәгъдетдин Шәмсетдин
улы Салихов
(1837—1904)
белән хатыны Зөһрә абыстайЗөһрә Габделгани кызы уллыкка алалар.

Бу авыл Тукайның күңелендә иң якын авыл булып кала. Монда ул чагыштырмача озаграк яши, укырга өйрәнә, мәдрәсәдә белем ала башлый.

1894 елның көзендә, Габдуллага тугыз яшь булганда, йортларына БәдретдинБәдретдин (Бәдри) Хисаметдин улы исемле бер кеше килеп керә. Ул, Кушлавычта яшәүче, Тукайның ерак туганы булып чыга. Бәдретдин Габдулланы озак эзләүләрен, хәзер, ниһаят, табуларын сөйли һәм бу малайны үзе белән алып китәргә һәм ҖаекКөнбатыш Казакъстанның Аурупа өлешендә,
Җаек елгасы янында урнашкан шәһәр (Уральскта)
каласында яшәүче җизнәсенәГалиәсгар Госман улы Госманов
(1845—1900)
Габдулланың әтисенең апасының ире, сәүдәгәр
тапшырырга теләген белдерә. Карыша торгач, тәрбиягә алган әти-әнисе ризалашалар, һәм Габдулла белән Бәдри абзый юлга чыгып китәләр.

Шул ук төнне алар Кушлавыч авылындагы Бәдретдин йортына килеп җитәләр. Бәдретдин, Тукайны үз йортында калдырып, үз эшләре буенча бер ай чамасына Казанга китә. Бу вакытны Габдулла өйдә булган китапларны укый, авыл мәдрәсәсенә йөри.

Бәдретдин кайткач, малай белән икәү Казанга китәләр. Анда Габдулланы асрамага алган әти-әнисен, Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстайны очраталар, өйләрендә куналар. Икенче көнне кунакханәдә Алты-биш СапыйТукайны Казаннан Җаекка алып китүче исемле кешене көтеп калалар. Ул Габдулланы, җизнәсенең соравы буенча, Казаннан Җаекка илтергә тиеш була.

Алты-биш Сапый килгәч, берничә көннән, алар Җаекка таба кузгалалар. Юл унсигез көн дәвам итә. Габдулла өчен бу сәфәр бик авыр була.

Җаекта җизнәсе Галиәсгар Габдуланы «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә укырга бирә. Малай бик тырышып, уку белән кызыксынып белем ала. Соңрак (10 яшендә) җизнәсе аны урыс классына да укый. Монда Габдулла урыс язучылары белән дә таныша (Пушкин, Лермонтов һ.б.).

1900 елны, Габдуллага ундүрт яшь булганда, җизнәсе Галиәсгар вафат була. Габдулла «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә торып укырга күчә. Монда ул 1906 елның ахырына кадәр яши.

1902 елда Тукай дусты ГабделвәлидәнГабделвәли Әмрулла
Истамбул университетында укый, әмма алдынгы фикерләре өчен куыла.
Соңыннан «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә бераз укый.
төрек теленә өйрәнә, төрек әдәбиятын укый башлый. Шулай ук, шигырьләр дә яза башлый. Мәдрәсәләрендә НуриәхмәтМортаза Гобәйдуллинның
(«Мотыйгыя»нең караучысы, сәүдәгәр-миллионер)
кияве
исемле яңа мөгаллим турында сатирик шигырен яза. Бу Габдулланың беренче шигырьләреннән дип санала. Шулай ук, ул җырлар да яза башлый. Иптәшләре белән бергә җырларына көйләр дә уйлап чыгарганнар. Мәсәлән, Тукай янына Ярулла мөәззин килгәч, һәм аннан берәр җыр җырларга сорагач, ул мөәззиннең кызларына карата җырын җырлый. Соңрак, 1903 елда, сәүдәгәр Садыйк ГобәйдуллинныңМиллионер Мортаза Гобәйдуллинның улы туена барып кайткач, «Туйга бардым мин бүген, эчтем кымыз...» шигырен яза.

1904 елны, Габдулла, Камил МотыйгыйКамил Мотыйгулла улы Төхфәтуллин
(1883—1941)
Нәшир, журналист, җырчы.
«Әлгасрелҗәдид», «Уклар», «Фикер» газет һәм журналларының мөхәррире һәм нәшире.
Бераз вакыт «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыта.
Әтисе, Мотыйгулла Төхфәтулла улы Төхфәтуллин — «Мотыйгыя» мәдрәсәсен нигезләүче.
чыгара башлаган «Әлгасрелҗәдит»Атнага бер тапкыр чыгарыла торган
әдәби, гыйльми, хикми һәм фәнни
кулъязма журналы.
Чыгарылган вакыты: июнь 1904 — 25 май 1907.
журналының язучыларыннан берсе була һәм журнал идарәсендә редколлегия әгъзасы булып эшли. Ул язган шигырьләр һәм мәкалләр беренче булып шунда басылып чыга, һәм шунда аны «Әдип» дип атый башлыйлар.

Шулай ук, 1904 елны, Тукай хаҗга киткән хәлфә Гомәр Хөсәенов урынына дүрт ай буе «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә балалар укыта. Ул уку бүлмәсенә моңа кадәр булмаган кара такта алып кереп элә, балаларны укытканда язуга, телгә, хисапка игътибар бирә.

Бу елларда Габдулла Тукай әдип, шагыйрь буларак бик нык үсә. Газет-журналлар чыгаруда актив катнаша. 1905 елның ноябрь ахырында Камил Мотыйгый җитәкчелегендә «Фикер»Татар милли-демократик газета.
Чыгарылган вакыты: 26 ноябрь 1905 — 13 май 1907
газетасы чыга башлый. Габдулла бу газетаны чыгаруда бик актив катнаша. Камил Мотыйгый аны шул газетага мөсаххихкорректор итеп куя. Габдулла бу эшендә иң беренче хезмәт хакы итеп сигез сум алса, соңрак айга егерме биш сум ала башлый. Бу газетада Тукай төп эшләрне алып бара, шигырь һәм мәкаләләре дә даими рәвештә басылып тора. Бу елларны «Фикер» газетасында, «Әлгасрелҗәдид» җурналында һәм башка газета-журналларда аның «Хөррият хакында», «Дустларга бер сүз», «Иттифакъ хакында», «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф», «Яз галәмәтләре», «И каләм!», «Ифтиракъ соңында», «Сорыкортларга», «Кемне сөяргә кирәк?», «Алла гыйшкына», «Көз», «Милләтә» һәм башка шигырьләре һәм мәкаләләре бастырыла.

1905 елның декабрендә Габдулла Тукай «Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән яңа ачылган «Казан» миһманханәсенә яшәргә күчә. Монда ул татарның атаклы артисты һәм режиссеры Габдулла КариевЧын исеме — Миңлебай Хәйруллин
(1886—1920)
Беренче татар профессиональ театрына
нигез салучыларнаң берсе.
белән бер бүлмәдә тора. Шул вакыттан Тукайның «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укуы тәмамлана, ул тулысынча шагыйрьлек, публицист-журналистлык юлы буенча китә.

1907 елда Тукай Казанга килүен хыялланып «Пар ат» шигырен яза. Шул ук елның февралендә Камил Мотыйгыйдан нәширлек һәм мөхәррирлек хокукы алынганга күрә, ул матбагасын сакларга вәгъдә иткән сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллинга сата. Ләкин Мортаза үз вәгъдәсен үтәми — шул ук елның 13 маенда «Фикер» газетасының соңгы саны, һәм 25 майда «Әлгасрелҗәдит» журналының соңгы саны бастырылып чыга. Тукай эшсез кала. Бу хакта ул «Матбага берлә уйнаган бер байга» шигырен яза.

Шул ук вакытны Габдулла Тукайга Казанның матбага хуҗалары Шәрәфләрдән «Фикер» һәм «Әлгасрелҗәдит» газета-журналларында булган шигырьләрен бастырырга рөхсәт сорап хат килә. Ул риза була, һәм Казанга бандероль белән шигырьләре җыентыгын җибәрә.

1907 елны төрле газеталарда һәм журналларда Тукай «Шүрәле», «Җуаныч», «Теләнче», «Алтынга каршы», «Сөткә төшкән тычкан», «Туган җиремә», «Театр» һәм башка шигырьләрен яза.

1907 елның октябрендә Габдулла Тукай Казанга яшәргә күчә. Ул «Болгар» кунакханәсенеңТатарстан һәм Киров (хәзер Мәскәү) урамнары кисешкән чат, 14/59 йорт.
2008 елның сентябрендә бу бинаны җимерделәр. Хәзер аның урынында башка бина.
өченче катындагы 40нчы бүлмәгә урнаша. Гомуми алганда, ул монда 1912 елның декабренә кадәр яши.

Тукай Казанга үпкә авыруы белән килә. Казанда табиб шагыйрьдә икенче стадиядәге үпкә авыруын таба. Әмма ул моңа зур игътибар бирми, дәваланмый.

Казанга килгәннән соң беренче айларда ук, Габдулла күп мәшһүр әдипләр белән таныша. Алар арасында Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев һәм башка күренекле шәхесләр була. Соңрак ул «Китаб» нәшриятына экспедитор булып эшкә урнаша, аена 25 сум хезмәт хакы ала. Шулай ук, Казанда яшәгәндә Габдулла Тукай «Яшен»Юмор һәм сатира журналы.
1908 елның 3 августында беренче саны чыга, 1909 елның 24 июлендә соңгы унынчы саны чыга.
Журналның нәшире, мөхәррире һәм рәссамы — Галиәсгар Камал.
, «Ялт-йолт»«Яшен» журналының дәвамы.
Беренче саны 1910 елның мартында чыга. 1918 елның июнендә соңгы 123нче саны чыга.
Мөхәррире — Әхмәт Урманчы. Журналны чыгаруда Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал һәм Фатих Әмирхан актив катнашалар.
газета һәм журналларда эшли.

Казанда Тукай күп төрле газета-журналларда үзенең мәкаләләрен һәм әсәрләрен бастыра, үз китапларын чыгара.

1911 елның башында, Габдулла Тукайның үпкә авыруы көчәеп китә. Шул сәбәпле, Сәгыйть Рәмиев аны кымыз белән дәвалау, яхшы табибка күрсәтү өчен, үз янына, Әстерханга чакыра. Тукай бу чакыруны кабул итә һәм, 23-24 апрельдә, «Тургенев» пароходының өченче классына утырып, Әстерханга китә. Иң беренче, анда ул «Идел» газетасы редакциясенә, дусты Сәгыйть Рәмиев янына килә. Шуннан соң, Сәгыйть Рәмиев аны Нариман исемле табибка алып бара. Табиб Габдулланы карап, аңа кымыз эчеп көч җыярга тәкъдим итә.

Соңрак Тукай Идел аръягындагы «Калмык Базары» исемле татар авылында яшәгән Шәһит Гайфи исемле мөгаллимгә торырга күчеп, атна-ун көн эчендә кымыз эчү белән бераз дәвалана һәм ял итә. Аннары ул кире Әстерханга, Сәгыйть Рәмиев янына әйләнеп кайта.

6 июньдә Габдулла Тукай «Василий Лапшин» исемле пароходының беренче классына (аерым каютада) утырып, Казанга кайтырга чыга. Ул Казанны, «Ялт-йолт»ны, иптәшләрен сагынып кайта. Кайткач та җиңен сызганып эшкә керешә.

Күп тә үтми, Тукайның яңадан авыруы көчәя. Моңа сәбәп булып шулай ук ул яшәгән «Болгар» кунакханәсендә бик салкын булу да тора. Шуңа күрә, ул декабрьнең урталарында «Болгар» кунакханәсеннән «Свет» кунакханәсенә күчеп тора башлый. Әмма монда да салкын була, һәм ул әнисенең туган авылына, Өчилегә, КәшфелкәбирКәшфелкәбир Әмиров
(1885—1938)
Зиннәтулла бабасы белән үги әбисе Латыйфәнең улы.
йортына яшәргә китә.

Авылга Габдулла Тукай бик начар хәлдә килеп җитә. Аны бик яхшы каршы алалар. Кәшфелкәбирнең хатыныныңРабига Әмирова-Мөхәммәтҗанова сүзләре буенча, ул чанадан да үзе тора алмый, ире белән икәүләп култыклап өйгә алып керәләр. Кәшфелкәбирнең җирендә, үзләре яшәгән йорттан кала, кышын ягылмый торган кечкенә генә бер йорт була. Соңрак, аны җылытып, Тукайны шул өйгә күчерәләр. Йорт көненә ике тапкыр ягыла, җиңгәсе һәр көнне аңа үрдәк шулпасы пешереп кертә, алдында гел җылы сөт була.

Бераздан, хәле әйбәтләнә төшкәч, Тукай урамга чыгып йөри башлый, авыл мәктәбенә барып, балаларның белем алуларын карый, ә төнен иҗат эше белән шөгыльләнә. Әсәрләрен «Ялт-йолт» журналына җибәреп бара, дуслары, танышлары белән хатлар алыша.

1912 елның феврале ахырында Габдулла Тукай, туганнарының тагын бераз аларда торуын үтенүләренә карамастан, Казанга кайта. Баштан Казанда ул иптәшләреннән читтәрәк булган, тыныч, «Овражная» урамындагы йортның фатирына урнаша. Ләкин, андагы шартлардан канәгать булмыйча, «Свет» кунакханәсендәге якты, матур бер бүлмәгә урнаша. Әмма бу юлы да уңышлы булмый — монда аңа күселәр тынычлык бирми.

Апрель башларында Муса Бигиевтән Петербургка килергә чакырып хатлар ала. Шулай ук, апрель урталарында ТроицкОренбург өлкәсе мулласы Габдерахман Рахманкулов та үзләренә чакыра. Шул сәбәпле, җәй буе кыргыз даласында кымыз белән дәвалану өчен Троицкига барырга, аннары, көзен, Петербургка барып, табибка күренергә ниятләп, «Фултон» пароходында утырып, Казаннан Самарага китә. 15 апрельне, самарага барып җиткәч, «Бристоль» кунакханәсенә урнаша. Һәм шул ук көнне Самараның мулласы, «Икътисад»Ислам икътисады журналы.
Чыгарылган вакыты: 1908 — 1913 еллар.
журналы мөхәррире Фатыйх Мортазин белән очрашып, озаклап сөйләшеп утыралар. 16 апрельне шагыйрь поездга утырып Уфага китә. Анда ул Мәҗит Гафури белән очраша, алар ике көн бергә булалар. 20 апрельне Петербургка килеп җитә. Муса Бигиев аны үз бүлмәсендә урнаштыра, монда ул биш көн тора. Соңыннан ул «Казанская» кунакханәсенә урнаша. Бераздан дуслары Тукайны Александр Робертович Поль исемле университет табибына күрсәтәләр. Табиб шагыйрьгә Петербургтан тизрәк китәргә, санаторийга барып дәваланырга киңәш бирә, ә иптәшләренә: «Туберкулезның соңгы дәвере... Тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора»,— дип хәбәр итә.

6 майны, төнлә, Петербургның «Николаевский» вокзалыннан Габдулла Тукай Мәскәү аша Уфага китә. Монда бер атна чамасы торганнан соң, 12 майның төнендә, шагыйрь Троицкига китә. Анда ул ике ай чамасы тора, кымыз эчә. Һәм июльнең егермеләрендә Казанга, «Свет» кунакханәсенә кайта, ләкин көз башында кире «Болгар» кунакханәсенә күчә.

1913 елның февралендә Тукайның хәле бик начарая, һәм 26 февральдә, иптәшләренең киңәше белән, ул Казандагы Клячкин шифаханәсенә керә. Гомеренең соңгы айларында да, ул мәкаләләр һәм шигырьләр язуыннан туктамый. Шифаханәдә язган аның соңгы шигырьләре «Мөхәрриргә», «Буш вакыт», «Мәктәп», «Казан», «Кыйтга» булалар.

Үләр алдыннан Габдулла Тукай, нәширләрдән алачак биш йөз сум акчасын, бер ятим татар баласын стипендия биреп укыту өчен тотарга кушып, телдән васыять әйтә.

1913 елның 2 апреленең кичке сигез тулып унбиш минутта, шагыйрь Габдулла Тукай бу дөньядан китә. Җан биргән вакытында аның янында иптәше Әмин Мостафин була.

4 апрельне, сәгать икеләрдә шагыйрьгә җеназа намазы укыла. Җеназаны Фатих Әмирханның әтисе — Зариф хәзрәт Әмирхан укый, анда биш-алты меңләп халык катнаша.

Мәгълүмат Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән һәм Габдулла Тукайга багышланган рәсми сайттан алынды.

← Артка

Өскә
Артка